«Кыңгыраулы мәктәп еллары»

№46

(«Соңгы кыңгырау» бәйрәменә  багышланган сценарий)

Рузилә ҺАДИЕВА,

Арча районы  Шушмабаш  урта    мәктәбенең  югары квалификация категорияле  биология-география укытучысы, XI сыйныф җитәкчесе

«Соңгы кыңгырау» бәйрәме – һәр мәктәпне тәмамлаучы укучы иң дулкынланып әзерләнгән көн ул. Әйе, ул – тормышның бер мөһим этабы тәмамланып, яңасы башланган чор. Бу көнне укучылар да, әти-әниләр дә кайтарып алып булмый торган үткәнне сагынуларын, киләчәк турында уйлап дулкынлануларын яшерми.

«Соңгы кыңгырау» бәйрәмен укучылар күңеленә кереп калырлык итеп үткәрү, мәктәпкә, укытучыларга хөрмәт һәм рәхмәт хисе тәрбияләү максатыннан, мәктәбебездә бу тантаналы бәйрәмгә зур игътибар биреп әзерләнәбез.

Бәйрәмчә киенгән, шат күңелле укучыларыбызны музыка, аллы-гөлле шарлар, матур теләкләр белән яраткан, туган мәктәпләре ел саен май ахырында «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә җыеп ала да зарыгып көткән күңелле җәйге ялларга озата.

Мәктәбебез зур, матур булуга карамастан, «Соңгы кыңгырау» бәйрәме авылыбызның мәдәният йортында үткәрелә. Традиция буенча мәктәптән мәдәният йортына кадәр шарлар тоткан укучылар «тере коридор» ясап тезелеп, куллар чабып, чыгарылыш сыйныф укучыларын тантаналы бәйрәмгә озаталар. Сыйныф җитәкчеләре белән дулкынланып атлаучы, кызыл тасмалар таккан  XI сыйныф укучылары, туктап,  изге теләкләр теләп, шарлар очырталар. Аларны әти-әниләре, дуслары, авыл халкы  каршы ала. Елның-елында мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын булмый. Сәхнә, заллар әти-әниләр көче белән бизәлә. Бәйрәмдә районнан, җирле үзидарәдән кунаклар була, ветеран укытучылар чакырыла. Чыгарылыш сыйныф укучыларын матур котлаулар белән башланган  тантана көчле алкышлар дулкынында сизелми узып та китә. Соңгы кыңгырау чыңы астында чыгарылыш сыйныф укучыларын басып, куллар чабып озатып калу белән тәмамлана.  

Һәр чыгарылышның үзенчәлекле үз сценарие, чыгарылыш программасы – мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары ярдәме белән, сыйныф җитәкчесе һәм укучыларның зур иҗади хезмәт җимешләре нәтиҗәсе ул.

 Арча районы  Шушмабаш урта мәктәбендәге 22 еллык хезмәт юлымда V сыйныфтан XI сыйныфка кадәр сыйныф җитәкчесе булып ике чыгарылыш тәрбияләдем. Тиздән, бик тиздән мәктәпләребез кабат «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәре рухына күмелер. Коллегаларыма аңа хәзерләнүдә беркадәр ярдәм итү һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан, узган уку елында бик талантлы 12 укучым белән әзерләгән һәм үткәргән «Соңгы кыңгырау» бәйрәме сценариен тәкъдим итәм.          

 

Кичә барышы

1 нче алып баручы. Хәерле көн, дуслар! Бүген әлеге зал хөрмәтле укытучыларыбызны, безнең бәйрәмне уртаклашырга килгән мөхтәрәм кунакларыбызны, кадерле әти-әниләребезне, мәктәптәге кечкенә дусларыбызны һәм, әлбәттә, без – чыгарылыш класс укучыларын үзенә җыйды.

2 нче алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Кадерле дуслар! Бүген без сезгә  XI сыйныф укучыларының мәктәп тормышы турында сөйләүче «Кыңгыраулы мәктәп еллары» дип исемләнгән күп серияле кинофильмны карарга тәкъдим итәбез.

3 нче алып баручы. Әлеге фильм барлыкка килүнең кыскача тарихы: борын-борын заманда, 2004 елда, мәктәбебезнең танылган режиссерлары күңелендә 2015 елгы чыгарылыш укучылары турында кинофильм төшерә башлау идеясе туа.

1 нче алып баручы. Төшерү урыны – туган мәктәбебез. Сценарийны тормыш үзе язды. Ә фильмда төп рольләрне 1 нче сериядән соңгысына кадәр без – бүгенге чыгарылыш класс укучылары башкарабыз.

Артистларыбызны алкышларга күмик әле!

2 нче алып баручы. Фильмны без җылы атмосферада матур итеп карарбыз.

3 нче алып баручы. Әмма без бүген фильмны тулысынча түгел, ә иң якты, истә кала торган серияләрен һәм, һичшиксез, соңгы, йомгаклау сериясен тәкъдим итәбез.

I серия – «Балачак иле»

1 нче алып баручы. «Балачак иле»! Кем әйтте андый ил юк дип?! Бар ул андый ил. Бар! Аның барлыгын барыбыз да беләбез, әнә шул илне сагынабыз, ул безнең төшләребезгә керә. Төнлә төшкә керә дә, таң ату белән, кояш нурларында эреп югала. Бар ул андый ил, ләкин беребез дә аңа кайта торган юлны белми. Шундый ымсындыргыч матур, үзәкләрне өзәрлек якын, серле ил ул – Балачагым иле!..

 2 нче алып баручы. «Балачак!» дигән сүз белән минем күз алдыма туган як, туган авылым, аның безнең төбәккә генә хас урман-кырлары, чишмәләре, елгалары килеп баса.

3 нче алып баручы. «Балачак!» дигәч, бергә уйнап үскән иптәшләрем, сыйныфташларым искә төшә.

1 нче баручы. «Балачак!» дигәндә, йөрәкнең бөтен кылларын тибрәтә торган моңлы матур көй ишетелә башлый.

2 нче баручы. Беркем дә бәхәсләшмәячәк: зур тормышка аяк басу, тормыш законнарын өйрәнүне балалар бакчасында башлыйбыз. Әйдәгез, матур хәтирәләргә күз төшерик әле.

3 нчы алып баручы. Бер минутка риясыз балачакка сокланып карыйк әле.

Презентация  «Балачак»  (+ музыка, балачак турында җыр)

1 нче алып баручы.

Шаулап-гөрләп үткән балачак

Күңелебездә мәңге калачак.

(Хор башкаруында  «Прекрасное далеко» дигән җыр. Җырлап бетерүгә   кереп китәләр.)

II серия – «Беренче тапкыр беренче сыйныфка»

2 нче алып баручы (җырлап җибәрә).

Мин хәтерлим әле бүгенгедәй

Сентябрьнең бере җиткәнен…

3 нче алып баручы. Әйе, хәтерлибез, Рөстәм, моннан 11 ел элек – бүгенге чыгарылыш сыйныф укучыларын үзләренең ышанычлы канатлары астына безнең беренче укытучыларыбыз Шушмабаш урта мәктәбендә –  Гөлшат Ринат кызы Таҗетдинова, Носы төп мәктәбендә – Гөлүзә Зәкәр кызы, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә Асия Петровналар алды.

1 нче алып баручы. Һәм менә нәкъ алар – безнең беренче укытучыларыбыз – фильмыбызның беренче сериясе режиссерлары булдылар да инде.

(Видео. I сыйныф күрсәтелә. «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җыры белән хор чыга.)                  

2 нче алып баручы. Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады. Шушы бер күрүдә үк үз иткән, якын иткән һәм чын күңелдән яраткан кешеләребез иде алар. Сез сабый күңелебезгә ачкыч таба белдегез, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булдыгыз. Кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттегез. Рәхмәт Сезгә, беренче укытучыларыбыз!

3 нче алып баручы. Кадерле укытучыларыбыз, Сез безне 2004 елның 1 сентябрендә беренче күргәч, кичерешләрегез нинди булды? Сез безнең фильмыбыз геройлары шундый матур, талантлы булып үсәрләр дип күзалладыгызмы?

1 нче алып баручы. Ә хәзер сүзне Сезгә бирәбез.

(Башлангычлардан III сыйныф укучылары чыгышы. Беренче укытучылардан Гөлшат Ринат кызы Таҗетдиновага сүз бирелә.        Башлангычларга  бүләк тапшырыла. Кызлар башкаруында «Укытучыма» дигән җыр яңгырый. Видео «Таныйсызмы: 11 ел элек без нинди идек».)

III серия – «Яңалыклар чыгарылышы»

1 нче алып баручы. Без безне гел матур, тырыш, актив итеп күрергә теләүче, зур хыялларга күмүче хөрмәтле директорыбыз Рәзилә Габделнур кызы Шәймәрданованы чын күңелебездән сәламлибез.

2 нче алып баручы. Рәзилә Габделнуровна Сезгә чыгарылыш кодексын җиткерәчәк:

1. Һәр чыгарылыш класс укучысына – бер тән сакчысы;

2. Чыгарылыш сыйныф укучысының самолет, ракета, корабль, яхта, стадион яки бассейн сайлап алырга хакы бар;

3. Һәр укытучыга – «Мерседес»;

4. Һәр укучыга – персональ компьютер кабинеты;

5. Уку – дистанцион интернет аша гына;

6. Мәктәпне тәмамлаган һәр укучы «Яңа татар» сертификаты алачак, диярме икән?

3 нче алып баручы. Һич юк! Ул, һәр укучы киләчәген тагын да матур күрсен өчен, һәммәбез нинди көч куйганлыгыбызны бәяләячәк.

1 нче алып баручы. Хөрмәтле директорыбыз Рәзилә Габделнуровна, сүз Сезгә бирелә. Рәхим итегез!

(Директор котлау белән чыга. Приказ укыла. Презентация ачылып бара,  приказга туры килеп, һәр баланың фотосы чыгып бара.)

2 нче алып баручы. Бүген безнең бәйрәмебезне уртаклашырга килгән хөрмәтле кунакларыбызны сәламлибез.

(Кунакларга, мәктәп директоры урынбасарларына сүз бирелә.)

3 нче алып баручы. Безне белемле, тәрбияле, киләчәгебезне якты итеп күрергә теләп, зур көч куючы мәктәп директорының уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Шаһимулла кызы Фәтхрахмановага сүз бирәбез.

(Хор «Соңгы кыңгырау» җырын башкара.)

1 нче алып баручы. Әйе, бүгенге көн барлык массакүләм мәгълүмат чаралары аша яктыртылачак. Залда бүген күп кенә телерадиостанция вәкилләре эшли. Видеокамералар һәр мизгелне истәлеккә алыйк, дип тырыша.

(Кызлар башкаруында «Нарисую, мелом напишу» дигән җыр.)

IV серия – «Рәхмәтлебез Сезгә, Укытучым!»

2 нче алып баручы. Укытучы – иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе. «Укытучы булып туарга кирәк»,  ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул.

3 нче алып баручы. Күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк.

1 нче алып баручы. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән.

2 нче алып баручы. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен мөһим.

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә, дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.

3 нче алып баручы.

Укытучы!

Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Сезнең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

Яз төшүгә, көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтегезнең нәтиҗәсен күрер өчен,

Дистә еллар түгәсез Сез акыл көчен.

1 нче алып баручы. Без бүген – безнең һәм безнең номинант-укытучыларыбызның җиңү шатлыкларын уртаклашырга килгән һәрберегезгә рәхмәтебезне белдерәбез.

2 нче алып баручы. «Соңгы кыңгырау» конкурсына Шушмабаш урта мәктәбенең 30 укытучысы катнашты. «Соңгы кыңгырау–2015» премиясе бүген 17 укытучыга тапшырылачак.

3 нче алып баручы. Премияне чыгарылыш сыйңныф укучылары тапшырачак. Кадерле номинант-укытучыларыбызны котларга рөхсәт итегез.

(Сәхнәгә бер егет һәм бер кыз чыга. Егетнең кулында поднос. Подноста конверт һәм кайчы. Кыз конвертны ала, номинацияне укый. Катнашучылар укыла. Шигырь сөйләнә. Җиңүче әйтелә.)

Гөлназ.   Номинант укытучыларыбызны котлауны башлыйбыз.

1       нче номинация – «Мәктәбебез президенты» (директорлар).

Катнаштылар: Әмир Габделхак улы Нуретдинов, Рамил Шәрифулла улы Сәгъдуллин, Рәзилә Габделнур кызы Шәймәрданова.

Укытучым!

Шатлык, кайгыларны уртаклашып,

Безнең янәшәдә эшлисез.

Ходай имин, озын гомер бирсен,

Ихлас рәхмәт, чып-чын кеше Сез!

Җиңүче: Рәзилә Габделнур кызы Шәймәрданова! Сезгә чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез. Без Сезне яратабыз.

Бар гомерне җитәр яктыртырга,

Сез кабызган утның яктысы.

Нурга күмсен иде гомерегезне

Безнең гомернең дә балкышы.

2 нче номинация –  «Беренче укытучым».

Катнаштылар: Әлфия Мидхәт кызы Абдуллина, Рәмзия Хәйдәр кызы Йосыпова, Гөлшат Ринат кызы Таҗетдинова.

Елмаеп каршы чыктыгыз,

Башлап мәктәпкә килгәч.

Оялып башларны идек,

Апабыз, Сезне күргәч.

Кулга-кул тотынышып,

Белем иленә киттек.

Ял җитсә, апа, Сезне

Шундый сагынып көттек.

Җиңүче: Гөлшат Ринат кызы Таҗетдинова! Безне тәрбияләүгә куйган хезмәтегезгә без барыбыз да чиксез рәхмәтле.

3 нче номинация – «Безнең заман герое» (рус теле һәм әдәбияты укытучылары).

Катнаштылар: Ләлә Фәрит кызы Галәветдинова, Кәүсәрия Габделхак кызы Нуриҗанова, Гөлназ Ильяс кызы Фәйзрахманова.

Бар көчегезне салдыгыз

Безгә белем бирүдә,

Йөрәкләрне яуладыгыз,

Яраттык бер күрүдә.

Сезнең сөйкемле йөзегез

Сакланыр күңелләрдә.

Ә белемнәр ярдәм итәр

Гел югары үрләргә.

Без телибез бүген Сезгә

Шатлыкларның иң олысын,

Кая гына барсагыз да,

Юлларыгыз гел уңсын.

Җиңүче: Ләлә Фәрит кызы Галәветдинова! Хөрмәтле укытучыбыз, Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

4 нче номинация – «Крестиклар-ноликлар, икслар-игриклар» (математика укытучылары).

Катнаштылар: Альмира Михайловна Ганиева, Рәис Тәбрис улы Сөнгатуллин, Рамил Шәрифулла улы Сәгъдуллин.

Безнең өчен бик күптәннән таныш

Зур тырышлык куеп йөрүегез.

Һәр дәрескә керсез иман белән,

Авыр багаж белән керүегез.

Шатландыра безне олы юлда

Һаман олы булып баруыгыз.

Кечеләргә олы булган кебек,

Зурларга да олы калуыгыз.

Кемнәр үлчәр Сезнең хәзинәдә

Тулып яткан акыл байлыгын?!

Диям бүген: шуны саклар өчен,

Күбрәк булсын иде саулыгыгыз.

Җиңүче: Рамил Шәрифулла улы Сәгъдуллин! Сезгә чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез.

5 нче номинация –  «Иң яхшы компьютер белгече».                          

Җиңүче: информатика укытучысы Элнар Таһир улы Нуриҗанов.

Кәгазь-каләм булган булса элек,

Хәзер кулда йөз дә дүрт төймә.

Элемтәдә торабыз һәр җирдә,

Эштә, укуда,  өйдә.

Була саклап күңелдәге моңны,

Гомер-гомерлеккә санакта.

Интернетның киңлекләрен иңләп,

Укучылар килер һәрчакта…

Безне замана белән бер дулкында атлау серләренә төшендерүче укытучыбыз Элнар Таһировичка рәхмәтебез зур.

6 нчы номинация:  «Тел – күңел көзгесе».         

Җиңүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәслимә Әфләтун кызы Сабитова.

Шигырьләргә салып бар моңнарын,

Белем бирә акыл иясе.

Шигырьләргә салган фикерләрне

Һәркемнең дә килә беләсе.

Сез дә, дуслар, фикер алышыгыз,

Салып аны шигырь юлына.

Шигырь моңы юл күрсәтер

Кечеләргә һәм дә олыга.

Хисләр булса – ник соң ташымаска?

Моң булганда – ник соң тын тору?

Талант, сәләт, теләк булганда,

Кулны ник соң кушырып утыру?

Укучыга җиткер фикерләреңне,

Калмасыннар алар йөрәктә!

Дип өйрәттең, укытучым,

Рәхмәтлебез Сезгә һәм изге теләктә.

7 нче номинация:  «Кичә, бүген, иртәгә…».       

Җиңүче: тарих һәм җәмгыять белеме укытучыбыз Рәзинә Рәис кызы Сәгъдуллина.  

Җыерчыклар күбәйсә дә йөзегездә,

«Күзлек көче» кирәксә дә күзегезгә,

Яшьлек дәрте сүнми Сезнең эшегездә.

Шуңа күрә картаймыйсыз үзегез дә.

Могҗизалар тудыручы галимнәр дә,

Хисләреннән җыр ясаучы шагыйрьләр дә,

Батырлыкта тиңдәше юк геройлар да,

Башлап Сезгә бурычлылар, бар да, бар да!

Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле укытучыбыз!

8 нче номинация: «Табигать фәннәре белгечләре» җиңүчеләре:  физика укытучыбыз Рәмлә Равил кызы Нуриева, химия укытучыбыз Лилия Шаһимулла кызы Фәтхрахманова, биология  һәм география укытучыбыз Рүзилә Рәфикъ  Һадиева.  

Бөтен гомерен балаларга биреп,

Таңнан төнгә янып-көюче,

Күктә янган якты кояш сыман,

Тирә-юньне нурга күмүче – укытучым!

Һәрбер сүзе, җылы күз карашы,

Сабый күңелемнең түренә үтүче,

Авырлыклар килсә, уртаклашып,

Сиздермичә ярдәм итүче – укытучым!

Кирәк чакта бераз кырыс булып,

Тыныч кына җавап бирүче,

Белем дөньясының баскычларын

Синең белән бергә үтүче!

 Хөрмәтле укытучыларыбыз, чын күңелдән җиткерелгән рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз.

9 нчы номинация: «Телләр белгән – илләр гизгән».  

Җиңүче: инглиз теле укытучыбыз  Әлфирә Мәсхут кызы Гыйльванова.

И сабырлык, хаклык алиһәсе!

Гомеремнең якты җыры Сез.

Балачакны шау чәчәкле итте

Изге күңелегезнең җылысы.

Рәхмәт Сезгә, иң хөрмәтле кешем,

Канат куеп, безне очырдың.

Тормыш дигән гаҗәп орбитага

Тиң кешесе итеп чорымның.

Хөрмәтле укытучыбыз Әлфирә Мәсхутовна, Сезне котлыйбыз, зур рәхмәтебезне әйтәбез.

10 нчы номинация – «Иң яхшы хуҗабикә».

Җиңүче: Асия Ильинична Җаппарова.  

Укытучым, минем күңелемдә,

Матур хисләреңне тудырдың.

Тормыш юлымда да, укытучы апам,

Сезнең кебек, кеше булырмын!

          Технология укытучыбыз Асия Ильиничнага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

11 нче номинация – «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз».   

Җиңүче: автодело, технология укытучысы Әнис Равил улы Шәймәрданов.

Машинада узышуның

Белмисез лә тәмнәрен.

Руль артында онытасың

Дөньяның бар гамьнәрен.

Машинамда очам гына,

Канатлар да кирәкми.

Мондый бәхет, мондый бәхет

Һәркемгә дә эләкми.

Ярышларда, узышларда

Иң күңелле чакларым.

Беркем белми, беркем белми

Алдынгылык шатлыкларын.

Җиңү шатлыгын яуларга безгә ярдәм иткән хөрмәтле укытучыбыз Әнис Равилевичка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

12 нче номинация – «Сәламәт тәндә – акыл да зирәк».

Җиңүче: физкультура укытучысы Рамил Камил улы Гәрәев.

Эзсез югалмый тырышлык хакы,

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

Сәламәт акыл – сәламәт йөрәк,

Киләчәк өчен шундыйлар кирәк.

Ярата спорт күп көч салганны

Ярата спорт алга барганны.

Талантлар эзли спорт мәйданы,

          Тырышлык белән бизә син аны.

Сәламәт тәндә акыл да зирәк,

Туган илемә шундыйлар кирәк.

Зур рәхмәтлебез Сезгә, хөрмәтле укытучыбыз  Рамил  Камилевич!

13 нче номинация – «Тәрбия – тиңсез хәзинә.

Җиңүче: мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Чулпан Миңнулла кызы Сәмигуллина.

Вөҗдан күзе белән карыйсыз Сез

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелгән.

Рух ныклыгына таянасыз,

Нәкъ меңьяшәр имән төсле Сез.

Чор сулышын ачык тоемлаучы

Зыялы һәм затлы кеше Сез!

Безнең тәрбияле, күркәм булып үсүебез өчен күп көч куйган, матур ял итәргә, җырны-моңны яратырга, сәнгатьне аңларга өйрәтүче укытучы апабыз Чулпан Миннуловна! Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

14 нче номинация –  «До, ми, соль».       

Җиңүчеләр: музыка укытучылары Фирая Салих кызы Мортазина һәм Эльвира Альберт кызы Гобәйдуллина.  

Мәңге Сезнең күңелегезне

Ил җылысы торсын җылытып.

Изге хыялларыгыз  чынга ашсын,

Яшәгез көннәрегезне җыр итеп.

          Җылы караш, назлы сүзләрегездән

Тойдык Сезнең йөрәк җылыгызны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп алыгыз Сез җырыбызны.

Хөрмәтле укытучыларыбыз, чиксез зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

«Соңгы кыңгырау-2015» премияләрен тапшыру тантанасы тәмам.

1 нче алып баручы. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Безнең  шатлыкны уртаклашуыгыз өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

2 нче алып баручы. Хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз! Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә дә җаваплы, онытылмас көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз һәм сукмак салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, шул ук чибәрлек, шул ук очкын чәчеп торган күзләр. Безне хөрмәтләп килүегез өчен рәхмәт Сезгә.

Белем сере белән сукмаклардан

Ачтың миңа юлның яктысын.

Укытучым, җырларымда чагыла

Изге уйларыңның чаткысы.

Кулларыңны суздың, кыңгырау – сорау

Тынгы бирмәгәнгә күңелгә.

Укытучыларыбыз,  җырыбыз  кыңгыраудай

Юлдаш булсын Сезгә  гомергә.

­3 нче алып баручы. Без шулай ук бүген 11 ел буена безгә тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы ачык йөзле аш-су осталары Гөлнара, Фирүзә, Динара апаларга, чисталыкны тәэмин итүче җыештыручы Фәрзия, Венера, Әкълимә апаларга, лаборант, китаплар патшасы Ләлә Фоатовнага, педагог-вожатыйларыбыз Гүзәл Наилевнага, Лилия Мөдәрисовнага, шоферлардан   Габделнур белән Нияз абыйларга, мәктәпне җылытучы оператор абыйлардан Ансар, Зөфәр, Рүзәл абыйларга үзебезнең чын күңелебездән чыккан иң җылы,  олы рәхмәтләребезне әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә кире әйләнеп кайтсын.

Киң күңел, юмартлык өчен

Кояш белән Сезне тиңлибез.

Шатлык белән тулы, куанычлы

Озын гомер Сезгә телибез.

Безнең өчен күпме тырыштыгыз Сез,

Уйладыгыз безнең өчен дә.

Онытмабыз Сезне һичбер вакыт,

Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә.

(Хор «Укытучылар гимны»н башкара.)

IV  серия – «Сыйныф  җитәкчем килә янәшә»

1 нче алып баручы. Беренче укытучыларыбызның ышынычлы кулларыннан безнең геройлар урта өлешкә күтәрелделәр, һәм алар Рузилә Рәфикъ кызы Һадиева җитәкчелегенә туры килделәр.

2 нче алып баручы. Һәм менә без 7 ел буе бергә. Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы  сыйныф җитәкчебез Рүзилә Рәфиковна!

3 нче алып баручы. Хөрмәтле укытучыбыз! Мәктәп елларында V сыйныфтан алып  XI сыйныфка кадәр Сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз. Кирәк чакта – терәк, кирәк чакта – язгы җылы җилдәй йомшак, ә кирәк икән, кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, безне үз балагыздай якын күреп, ярдәм кулы суздыгыз. Сез – безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсыйхәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә!

Сценка:  сыйныф җитәкчесе белән укучылар арасында әңгәмә.

Сыйныф җитәкчесе чыгышы:  притча + шигырь.

Видео:  сыйныф җитәкчесе турында.

Кызыклы, кыю, оператив, актуаль, зирәк, креатив, җитди, шаян, объектив – ул күптөрле, әмма ул бер мәңге яшь  сыйныф җитәкчебез Рузилә Рафиковна.

Сыйныф җитәкчесе котлавы

V серия – «Әти-әни – пар канатым»

1 нче алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләребез!  Менә без дә үсеп җиттек. Сез безне тәрбияләүгә зур көч куйдыгыз. Безне яратып, кадерләп үстердегез. Шул ук вакытта таләпчән дә була белдегез.

2 нче алып баручы. Бу дөньяның саф һавасын сулап, тормышның матур мәшәкатьләренә күмелеп, без  –  балаларыгыз белән гомер кичерү – үзе зур бәхеттер. Бүгенге бәйрәм белән тәбрикләп, сезгә һәрчак нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер, тормыштан ямь табып, авырлыкларга бирешмичә, иминлектә яшәвегезне телибез.

Без юлларга чыктык кына,

Күңелдә якты теләк.

Иң дөрес, иң матур юлны

Сайлашырга Сез кирәк.

Алда көрәшләрдә  булыр,

Югалып калсак кинәт –

Егылганда тотынырга,

Көч бирергә Сез кирәк.

Сүнгән чакта өметебез,

Калмаган чакта терәк.

Күз яшьләрен сөртә-сөртә,

Юатырга Сез кирәк.

Боекмас өчен күңелләр,

Кимсенмәс өчен йөрәк,

Сез кирәк  әти-әниләр,

Безгә һәрчак Сез кирәк!

3       нче алып баручы.

Әти-әни, тагын озак еллар

Яшәгез сез тату, сәламәт.

Безне тәрбияләп үстердегез,

Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт.

Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк,

Йөрәктә сез кичен-иртәсен,

Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык,

Якты көннәр мәңге бетмәсен.

Якты йолдыз кебек балкыйсыз сез,

Тормыш юлларыбыз күгендә.

Иң кадерле кешеләребез булып

Торасыз сез күңел түрендә.

Мәңге-мәңге шулай  тәрәзәләрдә

Балкып торса иде утыбыз.

Һәрчак безне каршы алса иде

Әти-әни, туган йортыбыз.

(«Әткәй-әнкәй – пар канатым» дигән җыр башкарыла. Әти-әниләр чыгышы тыңлана.)

VI серия – «Үткәннәр кадерле, киләчәк якын».

1 нче алып баручы.

Мәктәп, мәктәп, тик син ачтың миңа

Бу дөньяның күркәм серләрен.

Якын шуңа сиңа илткән юллар,

Якын шуңа туган җирләрем.

Укытучы,  китап һәрчак бергә,

Пар канаты кебек бер кошның.

Белем, акыл баш булганда гына,

Нигезе нык була тормышның.

И мәктәбем! Зур хыяллар белән,

Кыңгыраулар белән дәшәсең.

Мең кат сагынып, мең кат сагындырып,

Каршы алдың безне гел, мәктәп –

Укытучымның елмаюы белән,

Уку елы белән бүләкләп!

 2 нче алып баручы.

Укытучы, укытучы,

Ул бит безне куркытучы.

Белмәгәндә дәресеңне,

Мең инәгә утыртучы.

«2»ле алмасам бүген,

Укып йөрер идем диеп,

Дер калтырап дәрес буе

Башкаеңны аска иеп

Утыртучы.

Укытучы!

Күп тәүбәләр иттерүче.

Укымаганда – сораучы,

Укыганда – көттерүче.

Укытучы, укытучы!

Пьедсталга бастыручы.

Иңнәренә канат куеп,

Күк катына ашыручы.

Үсендереп, акыллым дип,

Күреп һәрбер уңышыңны

Үзеңнән нык шатланучы,

Җайлар өчен тормышыңны.

Нәни генә сәләтеңне

Күреп алып үстерүче,

Орчык кадәр шаяннарга

Хан булырлык көч бирүче!

          («Хуш, мәктәбем» дигән җыр башкарыла.)        

VII серия – «Алдагы серияләрдә… 10 ел узгач… 2025 ел»

(Музыкаль скетч «10 ел узгач»)

3 нче алып баручы.

Яшьлеккә кереп киләбез

Бөреләнгән гөл сыман.

Ак чәчәкле, җырлы-моңлы

Мәхәббәт дөньясына.

ҖЫР “ГАЗИЗ ҖАН” РӨСТӘМ

Сценка «V һәм XI сыйныфларны чагыштыру». (Вальс башкарыла.)

1 нче алып баручы.

Матур эшләр эшлик Җирдә,

Якты эзебез калсын.

Бөтен дөньяга күренер,

Йолдыз булып кабынсын.

Барлык йолдызлардан якты,

Күркәм булсын ул йолдыз.

Әйтеп торсын: «Монда укыды

Шундый егет, шундый кыз».

Игелек кылу – шатлык ул:

Моны һәркем татысын.

Безнең гамәлләр зур җиһанга

Якты биреп балкысын.

Шул саваплы эшләребез

Кино серияләрендә.

Барыбызга да күренеп,

Күңелләребездә озакка саклансын!

2 нче алып баручы.

Видео «Безнең фильм».

Рольләрне башкардылар:

Сыйныфыбызның отличниклары: Алия, Алсу, Гөлназ, Энҗе.

Җырчы-сандугачлары: Рөстәм, Таңсу.

Рәссамнары: Нурзилә, Наилә.

Спортчынары: Илназ, Рәзил, Рәзил, Инсаф.

«Кыңгыраулы мәктәп еллары – 2015» фильмын сәхнәгә куючы, баш режиссер –  сыйныф җитәкчебез Рүзилә Рәфикъ кызы Һадиева.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

3 нче алып баручы.

Чәчәк тотып әле бүген генә,

Киләм кебек сиңа, мәктәбем!

Инде менә сезгә, укытучыларым,

«Сау булыгыз» дип әйтәмен.

Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,

Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.

Укытучым, синең алда бүген

Сынау тотам соңгы дәрестә.

Ел да шулай очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп – изге йорт.

Сабый чакны эзләп бер килербез,

Онытма син, мәктәп, безне көт.

Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынышып Сезгә килербез.

Урау юллар узып булса да,

Сезнең хәлегезне белербез.

(Кичә хор башкаруында «Сау бул, мәктәп!» җыры белән төгәлләнә.)

Презентация.