Куянга – кунакка

№ 137

(Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә сәламәтлек саклау технологияләрен кулланып үткәрелгән белем бирү эшчәнлеге)

Рәмилә СӘМИГУЛЛИНА,

Азнакайдагы 4 нче «Светлячок» балалар бакчасы тәрбиячесе

Бурычлар:

белем бирүдә:

– сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллаулар формалаштыру, хәрәкәтләрне үстерү;

– төп төсләрне(кызыл, зәңгәр, сары) өйрәтү;

– текст нигезендә гамәлләр үтәргә өйрәтү.

үстерешле: балаларның ишетү сәлатен, игътибарын үстерү;

тәрбияви: дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Балалар белән алдан үткәрелгән эш:

– Балалар белән әңгәмә: урманда нинди җәнлекләр яши? Куян кайда яши?

– Балалар белән урман, җәнлекләр рәсемнәрен карау.

– «Куянкай» уенын уйнау.

– Сәламәтлек ковригында йөрү.

– «Үз төсен тап» уенын уйнау.

Тәрбияченең алдан үткәрелгән эше:

белем бирү эшчәнлеге конспектын язу;

– күрсәтмәлелек рәсемнәрен әзерләү;

– уеннар өчен атрибутлар әзерләү.

Җиһазлау: сәламәтлек ковригы, куян эзләре, чәчәкләр, куян өе.

Методик алымнар: тәрбияче сөйләве, уен ситуациясе оештыру, балаларга сораулар, урманга сәяхәт, балаларның җавабы, сәламәтлек ковригыннан бару, әңгәмә, куянның өен бизәү.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Психологик көйләү, оештыру өлеше, сәләмләү.

2. «Исәнләшү» ситуациясе.

3. «Куянкай» уены.

4. Идәндәге эзләргә юнәлтү.

5. Сәламәтлек ковригыннан бару, урманга сәяхәт.

6. Урман аланына эләгү, куян өен күрү.

7. «Үз төсен тап» уены.

8. Куян өен бизәү.

9. Сәламәтлек ковригыннан өйгә кайту.

10. Йомгаклау. Үзеңә бәя бирү.

Белем бирү эшчәнлеге барышы:

(Балалар урындыкларда утыра.)

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар.

Балалар. Исәнмесез.

Тәрбияче. Балалар, бүген без сезнең белән Куян янына кунакка барабыз. Ә Куян кайда яши?

Балалар. Урманда.

Тәрбияче. Ә без. юл ерак булу сәбәпле,  аңа әзерләнергә тиеш. Әйдәгез, уен уйнап алабыз.

(Тәрбияче балалар белән текст буенча хәрәкәтне тасвирлый. «Куянкай» уены уйнала.)

Ап-ак куян утырган,

Колакларын селкетә. (Балалар, баш өстенә куеп, колакларын күрсәтә.)

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян, туңа башлагач,

Тәпиләрен җылыта. (Балалар кулларын сыйпый.)

Куян тагы да туңа,

Сикергәләп тә куя. (Балалар сикерә.)

Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тә куя.

Кем куянны куркытты?

Куян сикереп качты. (Балалар әйләнәләр.)

Менә шулай, менә шулай

Куян сикереп качты.

(Тәрбияче балаларның игътибарын идәндә яткан эзләргә юнәлтә.)

Тәрбияче. Балалар, кызык, кем эзләре  икән бу, кем аларны калдырган?

Балалар. Куян.

Тәрбияче. Балалар, бу эзләр безне куян янына кунакка илтәчәк. Барабызмы?

(Балалар сәләмәтлек ковригыннан эз буйлап баралар.)

Бергәләшеп басабыз,

Сәяхәткә барабыз.

Сукмактан атлыйбыз, (Балалар атлап бара.)

Юл буйлап атлыйбыз,

Бүрәнәдән дә барабыз.

Арып китсәк без туктап, (Аяклар белән тыпырдыйлар.)

Аякларны язабыз.

Аланга килеп эләгәбез

Монда Куянны да табарбыз!

Тәрбияче. Менә, балалар, без урман аланына эләктек. Куян йорты да менә. Әйдәгез, шакып куянны чакырабыз. Тук-тук,тук-тук.

(Йорттан куян чыга.)

Тәрбияче.  Исәнме, Куян.

Куян. Исәнмесез, балалар.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, Куян нигәдер моңсу. Әйдәгез, аңардан сорыйк әле: нәрсә булды сиңа, куян?

Балалар һәм тәрбияче (бергә). Нәрсә булды, куян?

Куян (елый). Урманда барлык җәнлекләрнең дә өйләре матур, ә минеке – юк.

Тәрбияче. Куян, елама, өеңне бизәргә ярдәм итәрбез. Балалар, карагыз әле, аланда чәчәкләр ничек күп: кызыл, зәңгәр, сары төстәгеләр. Чәчкәләрне җыярга кәрҗиннәр дә бар. (Кәрҗиннәрне балаларга тарата.)

Тәрбияче. Илида, кәрҗинең нинди төстә?

Илида. Кызыл төстә.

Тәрбияче. Ә синең, Эмилия?

Эмилия. Зәңгәр төстә.

Тәрбияче. Ә синең, Амалия?

Амалия. Сары.

Тәрбияче. Әйдәгез, чәчкәләрне җыябыз. Кәрҗин нинди төстә, шундый төстә  чәчәкләрне җыябыз. Мин дә сезгә ярдәм итәрмен.

(«Үз төсен тап» уены уйнала.)

Тәрбияче. Ничек күп чәчәкләр җыйдык. Әйдәгез, хәзер куянның өен бизик. (Балалар йорт макетына чәчәкләр ябыштыра.) Менә нинди матур хәзер йортың, Куян.

Куян. Рәхмәт, балалар. Хәзер урманда минем өй иң матуры булды. Сау булыгыз. Минем янга кунакка килегез.

(Куян кереп китә.)

Тәрбияче. Безгә дә өйгә кайтырга вакыт. Әйдәгез, балалар, өйгә кайтыйк.

(Балалар сәламәтлек ковригыннан куян эзләре буйлап баралар.)

Әй, нәниләр, нәниләр

Ардык без дип әйтмиләр.

Аякларын күтәреп,

Матур итеп атлыйлар.

Тәрбияче. Менә без өйгә дә кайттык.

(Балалар урындыкларга утыра.)

Тәрбияче. Әйдәгез, бүген кая барганыбызны искә төшерик әле. Кая бардык без?

Балалар. Урманга.

Тәрбияче. Анда нәрсә күрдек, кемгә булыштык?

Балалар. Куянга.

Тәрбияче. Әйе, балалар, без бүген урманда йөргәндә Куянга булыштык һәм хәтта үз сәламәтлегебезне дә ныгыттык.