Куянга булышабыз

№45

әктәпкә әзерлек төркемендә белем бирү эшчәнлеге)

Энҗе ОСИПОВА,

Түбән Кама муниципаль районы Кызыл Чишмә “Әкият” прогимназиясенең югары категорияле татар теле тәрбиячесе.

Максат: табигатьнең ел фасылларына бәйле үзгәрешләре, кыргый җәнлек һәм кошларның тормышлары белән таныштыруны дәвам итү.

Тәрбия бурычы: балаларда дуслык, ярдәмлек хисләре, барлык тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, әйләнә-тирә турында күзаллауларын киңәйтү, гади нәтиҗәләр ясау сәләтләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: кыш турында белемнәрне тирәнәйтү, авазларның дөрес әйтелешен ныгыту.

Белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив үсеш, танып-белү үсеше, сөйләм үсеше, нәфис сәнгатьүсеше, физик үсеш.

Җиһазлау: интерактив такта, аудио-видео язмалар, туп, пиктограммалар, кош рәсемнәре, өлешләргә киселгән кыргый җәнлек рәсемнәре, төрле түгәрәкләр, куян йорты, фланелеграф, мольберт, төлке һәм куян костюмнары.

Алдан эшләнгән эш: Татар һәм рус халык әкиятләрен уку, хәрәкәтле уеннар һәм ял итү күнегүләре өйрәнү, кошларга җимлекләр әзерләү.

Әти-әниләр белән эш: Җимлекләр ясау, җим әзерләү.

Шәхси эш: Куян, төлке рольләрен өйрәнү, мәкальләр һәм шигырь ятлау.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Хәлләр ничек?

Балалар. Бик яхшы, әйбәт. Рәхмәт!

Тәрбияче. Балалар, урамда елның нинди вакыты? (Урамда- кыш.) Бергәләп тыңлыйбыз, кабатлыйбыз: ш-ш-ш-кыш; ыш-ыш-кыш; кыш-кыш-кыш.

Әйе, балалар, кыш. Кыш азагы, тиздән яз җитә. Кыш безнең белән саубуллаша инде. Әйдәгез, аның турында сөйлибез.

Пиктограммалар ярдәмендә һәр бала бер җөмлә әйтә, соңыннан 1-2 бала үзе генә сөйли.

Балалар. Кыш. Урамда салкын. Кар ява. Кар ак. Урамда җил исә. Алсу, Марат кар бабай ясый. Алия чана шуа.

Кемнеңдер елаган тавышы ишетелә, куян булып киенгән бала керә.

Тәрбияче. Куянкай, кем сине рәнҗетте?

Куян. Төлке-е-е-е. Минем өем агачтан, ә төлкенеке –боздан иде. Кичә кояш бик нык кыздырды. Аның өе эреде. Ул җылынырга керде дә, мине куып чыгарды-ы-ы.

Тәрбияче. Елама, куян. Без сиңа ярдәм итәбез. Ярдәм итәбезме, балалар? (Әйе.)

Нәрсә белән урманга барабыз? (Чаңгы белән.) Киенәбез,чаңгыларны алабыз. (Чаңгыда бару хәрәкәтләре ясап, урманга килеп җитәләр.)

Тәрбияче. Килеп җиттек, балалар. Чаңгыларны монда куегыз. Ял итеп алабыз.

Физминут “Кышкы урманга килдек”.

Балалар. Матур урыннар күрдек (кулларын як-якка җәяләр),

Тун кигән каен – уңда (уң куллары белән күрсәтәләр),

Ямь-яшел чыршы – сулда (сул куллары белән күрсәтәләр),

Кар бөртекләре оча (кар яуган хәрәкәт ясыйлар),

Әйләнеп җирне коча.

Әнә куян сикерә (куян сикерү хәрәкәте),

Ул төлкедән элдертә.

Без дә аннан качабыз (чүгәлиләр),

Тотмас безне хәйләкәр (төлке булып киенгән бала керә).

Төлке. Сез кемнәр?

Тәрбияче. Без “Әкият” бакчасы балалары, куянга ярдәмгә килдек.

1бала. Төлке, чыгып кит өйдән!

2бала. Төлке, кит!

Төлке. Юк, чыкмыйм! Башта минем биремнәрне үтәгез. Карагыз, агачта нинди кошлар бар?

Тәрбияче. Без кошларны беләбез. Балалар, бу нәрсә?

Балалар. Бу тукран, песнәк (барлык кош исемнәрен әйтәләр).

Куян. Ә мин тукран турында шигырь беләм:

Тук, тук тукран

Тукылдатып утырам.

Агачтагы кортларның

Барсын ашап бетерәм.

3бала. Кошларга җимлек эләргә кирәк. (Җимлек эләләр, җим салалар.)

Төлке. Бик яхшы. Менә минем муенсам өзелде, җыеп бирегез.

Тәрбияче. Балалар, бу төймәләрдән ике муенса җыябыз. Ярышып җыябыз, җылынырбыз да. (Ике төркемгә бүленәләр, төсле түгәрәкләр ябыштыралар.)

Тәрбияче. Нинди матур муенсалар? Ә төймәләр нинди төстә?

Балалар (төсләрне әйтәләр). Төлке, мә муенса.

Төлке. Рәхмәт!

Тәрбияче. Төлке, биремнәреңне үтәдекме?

Төлке. Юк. Әйтегез әле, урманда нинди җәнлекләр яши? (Кисәкләргә бүленгән рәсемнәр бирә.)

Тәрбияче. Балалар, бу кисәкләрдән кыргый хайван рәсемнәре җыярга кирәк.

Балалар төркемнәргә бүленеп аю, төлке, куян ,бүре , керпе, тиен рәсемнәре җыялар. Интерактив тактада урмандагы җәнлек рәсемнәре күренә. Балалар рәсем буенча сөйлиләр.

1 бала. Бу куян. Куян ак, кечкенә, матур, куркак. Куян сикерә. Куян кишер ярата.

2 бала. Булдырдыгыз, балалар. Хәзер бергәләп “Куяннар һәм төлке” уенын уйнап алабыз.

Җырлы-хәрәкәтле уен “Куяннар һәм төлке” (В.Вәлиева муз., халык сүз.).

Ап-ак куян утыра, колакларын селкетә

Менә шулай, менә шулай, колакларын селкетә.

Куян тик торса туңа, сикергәли ул шуңа.

Һап,һап һап, сикергәли ул шуңа.

Кем куянны куркытты, куян урманга качты,

Ай качты,качты качты, куян урманга качты.

Тәрбияче. Төлке, синең биремнәрне үтәдек.

Төлке. Бик яхшы. Әйдә куян, кер өеңә. Гафу ит мине.

Куян. Ярый, гафу итәм.

Төлке. Сез бик тату балалар.

Тәрбияче. Әйе. Дуслык, татулык турында мәкальләр дә беләбез:

Балалар. Ялгыз агачны җил сындыра. Бердәмлектә – көч. Дусың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.

Куян. Рәхмәт сезгә, балалар.

Тәрбияче. Балалар, сез тырыштыгыз, ярдәмчел булуыгызны күрсәттегез. Куянкай, Төлке, сез дә тату яшәгез. Ә безгә бакчага кайтырга вакыт. Балалар, чаңгыларыгызны киегез. Сау булыгыз, Куян, Төлке.

Балалар, саубуллашып, өйгә кайтып китәләр.