Куянга булышабыз

 

(Уртанчылар  тɵркемендәгеләр өчен шөгыль)

Ләйсән БАТКАЕВА,

Казандагы 362 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– балаларга табигать шартларында яшәүче кыргый хайван – куян  тормышы, ничек хәрәкәтләнүе, нәрсә белән туклануы, дошманнарынан ничек саклануы турында белемнәрен ачыклау;

– балаларда хайваннарга карата мәрхәмәтлелек, сак караш тәрбияләү;

– төсләрне (кызыл, сары, яшел, зәӊгәр) аера белүләрен ныгыту, яӊа тɵсмер – сыек зәӊгәр белән таныштыру. Тɵрле төстәге кисемтәләрне куланырга өйрәтү;

– балаларда матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уяту;

– ана теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Методик алымнар: әдәбият сүзләре, хәрәкәтле уеннар, сораулар, музыкаль уеннар, күрсәтү, тикшерү.

Җиһазлау: проект, экран, аудиоязма, Л.Н.Толстойның «Куян һәм тɵлке» әкиятеннән бер өзек, буйлы куян уенчыгы, банан, әфлисун, алма, агач ботагы, кайрысы, кәбестә, кишер; кыргый хайваннарга охшатып хәрәкәтләнү аудиоязмасы, 12х20 үлчәмендәге ковралин, төсле катыргы кисемтәләр, балалар санынча сыек зәӊгәр чәчәкләр.

Шөгыль барышы

Тәрбияче.

Балалар, шауламагыз,

Әкиятне куркытмагыз

Хәзер могҗиза була…

Әкиятебез качкан бит, балалар.

Моӊланмагыз, елмаегыз.

Әкият безгә сɵенче бирер,

Әкият, әкият, кил безнеӊ яныбызга.

Балалар бик шат булырлар.

(Аудиоязмада әкияттән ɵзек күрсәтелә.) 

Тәрбияче. Чү, балалар, тыӊлагыз әле: ниндидер тавыш бар. Нәрсә бу?

– Куян ник елый икән? Әйдәгез әле, бергәләп куянны юатабыз.

Балалар (куянныӊ башыннан сыйпыйлар), Елама, куянкай, елама, сорыкай, йомшаккай.

Тәрбияче. Куян кайда яши? Колаклары, койрыгы нинди тɵстә?

– Хәлләреӊ ничек, куянкай?

Куян. Яз җитте, карлар эреде, урманда ашарга калмады. Тәмле нечкә ботаклар ɵстә калды.

Тәрбияче. Нәрсә белән куянны сыйларга була? Бергәләп куянны сыйлыйбызмы? Як-ягыгызга карагыз әле, куянны нәрсә белән сыйлап була? Тирә-яктан эзләп карагыз. Куян нәрсә ярата, нәрсә яратмый? Ике кәрзингә бүләбез. (Балалар подностан сайлап алалар: банан, алма, кишер, кәбестә, чөгендер, әфлисун, кәнфит, агач кайрысы, агач ботагы. Балалар үзләре куянга тәкъдим итәләр.)

Куян. Юк, банан ашамыйм, ул безнеӊ урманда үсми.

– Ә менә агач ботагын рәхәтләнеп ашыйм ул шундый тәмле, йомшак, сулы.

– Кайрыны да ашыйм, ул бик тәмле, кетердәп тора.

Тәрбияче. Ә хәзер, балалар, куянныӊ күӊелен ачабыз.

Костюмнар кимәсәк тә,

Без әкият геройларына әйләнә алабыз.

Җил дә, яӊгыр да була алабыз,

Күбәләккә дә әйләнәбез.

– Балалар, хәзер музыка безне үзенеӊ сихри доньясына кертер, тыӊлыйк әле.

  1. Җәен соры, кышын ак.

Аӊа шулай яхшырак. (Куян)

  1. Асрамаса да умарта,

Балны бик-бик ярата.

Кышын йоклый,

Язга хәтле тормый. (Аю)

  1. Нечкә билле.

Кɵлтә койрыклы. (Тɵлке)

(Куян авыр сулап куя.)

Тәрбияче. Куянкай, нигә болай авыр сулыйсыӊ?

Куян. Сезнеӊ белән бик күӊелле. Ләкин минем урманга үз ɵемә кайтасым килә.

Тәрбияче. Борчылма, куянкай, без сиӊа булышабыз.

– Балалар, тɵлкене куянныӊ ɵеннән куып чыгарабызмы?

– Ничек куып чыгарырга икән?

Балалар. Кулларны чүкечкә әйләндерәбез дә каты итеп шакыйбыз.

– Кулларга барабан таякларын алабыз да яӊгыратып кагабыз.

Тәрбияче. Балалар, тɵлке ишетми.

Балалар. Кулларыбызны каты иттереп чәбәклик.

Тәрбияче. Тɵлке һаман да ишетми.

Балалар. Аякларыбызны тыпырдатыйк.

Тɵлке. Әй, куркам, куркам, тимәгез миӊа, мин урманга китәм.

Куян. Рәхмәт сезгә, балалар. Тɵлке кире кайтмасмы икән? Миӊа куркыныч, мин куркам.

Тәрбияче. Балалар, куянга булышабызмы? Куянныӊ ɵй тирәсен нәрсә белән корып була?

Балалар. Ныклы койма корабыз. Беркем дә ɵй янына якын килә алмасын.

Тәрбияче. Өстәл янына килегез, менә шундый койма тɵзибез. (Күрсәтә, тɵсләрне билгели.)

– Тɵрле тɵстәге кисемтәләрдән ныклы койма корабыз.

– Ә бу кисемтә зәӊгәр тɵстә. Үзегез дә шундый тɵсне табыгыз әле.

– Бу нинди тɵс? (Сыек зәӊгәр.)

– Балалар, hәркайсыгызда тɵрле тɵстәге кисемтәләр бар, койманы шулай иттереп тɵзегез. Ике бертɵрле тɵс янәшәдә булмасын. (Музыка уйный, балалар тɵзиләр.)

Куян. Нинди ныклы, ышанычлы, матур койма тɵзедегез. Рәхмәт сезгә, балалар! Хәзер миӊа урман хайваннарыннан куркыныч түгел. Ура, ура, ура! Минем сезгә бүләгем бар.

Тәрбияче. Нәрсә бу, балалар?

Балалар. Чәчәкләр.

Тәрбияче. Нинди чәчәкләр?

Балалар. Умырзая чәчәкләре.

Тәрбияче. Чәчәкләр нинди тɵстә?

Балалар. Сыек зәӊгәр.

Тәрбияче. Дɵрес, хәзер шушы умырзая чәчәкләре белән биеп алабыз. (Балалар бииләр.)

Шуныӊ белән шөгылебез тәмам. (Балалар кунаклар белән саубуллаша