Кутуйның «Рәссам» әсәре – фашизмга каршы көрәштә сәнгатьнең көчле коралы
(7 нче сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате)
Алсу ГАЛИЕВА,
Зөлфия ЮСУПОВА,
Ютазы районы Кече Урыссу
төп мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Аннотация
А. Кутуйның «Рәссам» әсәре – фашизмга каршы көрәштә сәнгатьнең көчле коралы” дип исемләнгән сыйныф сәгате туган илебезне фашизмнан яклап көрәшкән һәм бүгенге көндә дә көрәшүче батырларга карата горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан төзелде. Әлеге чарага укучылар һәм укытучылардан тыш бүгенге көндә ирләре, балалары, туганнары махсус хәрби операциядә хезмәт итүче батырларның ата–аналарын, тормыш иптәшләрен, балаларын, туганнарын чакыру бик уңышлы.
Максат:
– хикәянең төп эчтәлеге аша дошманнарга каршы көрәштә сәнгатьнең төп корал булуын ачыклау;
– укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын арттыру;
– туган илебезне фашизмнан яклап көрәшкән һәм бүгенге көндә дә көрәшүче батырларга карата горурлану хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Гадел Кутуйның китапларыннан күргәзмә, махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларга багышланган стенд.
Чарада катнашучылар: 7 нче сыйныф укучылары, махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларның әти-әниләре.
Сыйныф сәгатенең барышы
– Хәерле көн, килгән кунаклар, укучылар. Бүген без сезнең белән патриотик тәрбиягә багышланган сыйныф сәгатенә җыелдык. Белгәнегезчә, бүгенге көндә бу тема көнүзәк мәсьәлә булып тора. Ә хәзер игътибар экранга.
Экранда Бөек Ватан сугышы күренеше
– Укучылар, сез әле генә нинди вакыйгадан бер күренеш карап үттегез?
– Әйе. Бөек Ватан сугышы халкыбыз язмышында тирән эз калдырган вакыйгаларның берсе. Әлеге сугыш безнең илебездәге һәр гаиләнең ишеген шакыган, үзенең кайгылы эзен калдырган. Белгәнегезчә, Бөек Ватан сугышында солдатлар арасында бик күп сәнгать кешеләре дә булган. Алар кулларына автомат тотып кына түгел, каләм, пумалаларын тотып та, ялкынлы җырлары белән дә көрәшкәннәр.
– Сез Бөек Ватан сугышында катнашкан нинди сәнгать кешеләрен беләсез? (Укучыларның җаваплары)
– Ә кайсы язучыларның иҗатлары сезгә таныш? (Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Габдрахман Әпсәләмов һ.б.)
– “Мин дошманымны каләмем һәм штык белән кыйнаячакмын.” Әлеге сүзләр Гадел Кутуй тарафыннан әйтелгән. Бүгенге чарада без сезнең белән Гадел Кутуйның сугыш темасына багышланган “Рәссам” әсәре буенча фикер алышырбыз. Билгеле булганча, язучы сугыш башлануга ук фронтка киткән. Әйдәгез, аның турында кыскача мәгълүмат алып китик. Сүз алдан әзерләнеп килгән укучыга бирелә.
– Рәхмәт. Ә хәзер әйдәгез, Гадел Кутуйның “Рәссам” хикәясенең сюжетына тукталып китик. (Хикәянең эчтәлеген искә төшерү).
– Без Гадел Кутуйның «Рәссам» хикәясен искә төшердек. Әйдәгез, хикәядәге ваыйгаларны барлап чыгыйк.
Укучыларның җаваплары:
– кешеләрнең шәһәрдән китүе;
– Макс Латисның шәһәрдә калуы;
– рәссамның рәсем ясый башлавы;
– Макс Латисның картиналарын яшерүе;
– Латисны авыр хәлдә табулары;
– картинасының бөтен илгә танылуы.
– Ничек уйлыйсыз, хикәядәге вакыйгаларның охшашларын гомумиләштереп, ике өлешкә бүлеп булмыймы?
Укучыларның җаваплары:
- Кешеләр шәһәрдән китә.
- Макс Латис шәһәрдән китми, рәсемнәрен саклый, иҗат итә
–Беренче өлешкә нинди исем бирер идегез? (Сугыш). Икенче өлешкә? (Матурлыкны саклау)
–Бик яхшы. Ә ни өчен сез беренче өлешкә “Сугыш” дип исем бирдегез? (Фашистлар кулына эләккән шәһәрдә кеше бик аз кала. Танылган рәссам Макс Латис та китәргә әзерләнә. Ул гаиләсе белән машинага кереп утыра. Ләкин соңгы картинасын күтәреп чыкканда, берничә бомба төшә һәм көчле янгын чыга.)
– Ни өчен икенче өлешне “Матурлыкны саклау” дип исемләдегез? (Макс Латис шәһәрдә калырга дигән карарга килә. Ул янгын сүндерүдә катнаша, яңа әсәр иҗат итә. Аны дошманнан саклый, яралана. Соңыннан партизаннар отрядына барып кушыла. Шулай итеп «Гитлерга мең нәләт» исемле рәсеме бөтен илгә таныла.)
– Укучылар, картина иҗат итәр өчен рәссамны нинди вакыйга тетрәндерә? (Фашистларның бала табу йортын яндырулары)
–Дөньясын онытып, рәссам нинди картина иҗат итә? («Гитлерга мең нәләт».)
–Хәзер, укучылар, рәссам иҗат иткән картинаны күз алдына китереп карыйк. Игътибар белән тыңлагыз һәм картинаны күзәтегез.
Талгын музыка уйный. Экранга картина чыгарыла.
–Ике катлы җыйнак йорт – ут эчендә, үрелә-үрелә җәелгән ялкын уртасында «Укыгыз, күрегез!» дигәндәй кычкырып торган сүзләр – «Бала табу йорты». Алтын хәрефләр белән язылган бу сүзләр йөрәккә үк барып керәләр. Алар ялкыннан да көчлеләр. Юк, алай түгел, ялкын үзе «бала» сүзеннән курыккан, оялган сыман, читкә үрелә. Югарыда – шул дәһшәтнең хуҗасы – кара свастикалы бомбардировщик очып йөри. Түбәндә – ишелеп төшкән стеналар һәм алар астына кысылган ак күлмәкле хатын. Аның кулында – яңа туган бала. Шәфкатьле ана, янгыннан һәм җәрәхәтләнүдән саклар өчен, баланы алга сузган. Бала илереп елый. Күлмәгенә ут капкан, гәүдәсе кысылган ана, әрнеп–әрнеп, нәрсәдер кычкыра. Картина астында өч сүз – ана кычкырган сүзләр булырга кирәк: Гитлерга мең нәләт!
–Укучылар, ике өлешкә дә анализ ясагач, сез нинди нәтиҗәгә килдегез? Өлешләр арасындагы бәйләнешне әйтеп карыйк әле.
Укучыларның җаваплары:
- Рәссамның картинасында зур фаҗига сурәтләнгән.
- Фашистлар дөньядагы бөтен матурлыкны бетерергә телиләр. Алар беркемне кызганмыйлар, үзләрен вәхшиләрчә тоталар. Иҗат кешеләре: рәссамнар, язучылар аларның явызлыгын, ерткычлыгын үзләренең әсәрләрендә күрсәтергә омтылалар. Фашизмга каршы көрәштә сәнгать көчле корал булып тора.
–Чыннан да, фашистлар ерткыч, рәхимсез булганнар, алар кешеләргә карата үзләрен вәхшиләрчә тотканнар.
– Укучылар, хәзер, әйдәгез, дәрес башында Гадел кутуй тарафыннан әйтелгән сүзләргә әйләнеп кайтыйк: «Мин дошманымны каләмем һәм штык белән кыйнаячакмын».
–Ничек уйлыйсыз, рәссам образы белән язучы арасында нинди охшашлык бар? Хәзер ПЛЕЙСМЕТ КОНСЕНСУС структурасын кулланып, эзләнгән сорауга җавап табарбыз.
(I этап. Укытучы тема тәкъдим итә.)
Рәссам образы белән язучы арасында нинди охшашлык бар?
а) вакыт бирелә (10 с.);
ә) укучылар үзләренең фикерләрен кәгазь битенең үз өлешенә язалар (1 мин.)
1) икесе дә иҗат кешеләре;
2) икесе дә халыкка хезмәт итә;
3) икесе дә кыю, батыр;
4) икесе дә дошманны җиңәргә тели;
5) икесе дә гаиләсен калдырып китә;
6) икесе дә яралана;
7) икесе дә сугышта катнаша.
б) укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклашалар;
в) команда консенсуска килсә, баш бармакны күтәрәләр. 1 укучы шул фикерне битнең үзәк квадратына яза;
г) бөтен укучылар үзләренең фикерләрен әйтеп чыгалар;
д) үзәк квадратка язылган фикерләр бөтен команданың карары була.
3 нче номерлы укучы торып баса һәм әйтә, элеп куя.
–Димәк, язучы дошманга каршы – үзенең каләме белән, ә рәссам үзенең пумаласы белән көрәшкән.
–Димәк, укучылар, фашизмга каршы көрәштә көчле корал булып нәрсә була? (Сәнгать.)
– Ни өчен? (Чөнки матурлык кына дөньядагы явызлыкны, вәхшилекне җиңә ала.)
– Әйе, сәнгать сугыштан күп мәртәбәләр көчлерәк, чөнки ул – мәңгелек. Фаҗигаләр көчле кешеләрне буйcындырмый, киресенчә, нәфрәт хисен көчәйтә, сәнгатьне дә югарырак дәрәҗәгә күтәрә. Бөек иҗат һичкайчан югалмый, онытылмый. Иҗат кешеләре үзләре үлгәннән соң да, хезмәтләре озак еллар халык күңелендә саклана.
– Ләкин бүгенге көндә дә дөньябыз тыныч түгел, сугышлар дәвам итә. Украина территориясендә баручы махсус хәрби операциядә безнең авылдашларыбыз да батырларча көрәшәләр. Менә алар: Хөсәенов Нәфис, Шайхуллин Илдар, Галиев Руслан. Кызганычка каршы, алар арасында батырларча һәлак булганнары да бар: Шайхуллин Илмир, Герасимов Ринат, Шакиров Руслан. Әйдәгез, үзләрен кызганмый яу кырында башларын салган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алыйк.
– Без бүгенге көндә Украина территориясендә баручы махсус хәрби операциядә катнашучы барлык батырлар белән горурланабыз. Аларның исән-сау кайтуларын телибез. Бүген бездә бу батыр егетләрне үстергән әниләр. Әйдәгез аларга да сүзне биреп китик. (Әниләр чыгышы.)
Укытучы. Һәр туган яңа көн, бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен без, иң элек гүзәл тормышларын биргән каһарманнарга, сугыштан исән-сау кайтып хезмәт иткән тыл батырларына мәңгелек бурычлы. Алар алдында баш исәк тә, чәчәкләр бүләк итсәк тә, алтыннан һәйкәл куйсак та аз булыр кебек. Кадерлик, онытмыйк аларны, баш иик аларга. Без аларга мәңгелек бурычлы. Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – әлеге сугышларда кан койган ир-егетләрнең батырлыгын онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
