«Кушма сүзләр»
( 5нче сыйныфта татар теле дәресе)
Римма ГУБЕЕВА,
Казандагы
132 нче чит телләрне тирәнтен өйрәнүче
урта мәктәпнең
татар теле hәм әдәбият укытучысы
Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне ачу.
Максат: Укучыларны кушма сүзләр белән таныштыру, гамәлдә кулланырга өйрәтү.
Үстерелешле максат: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Фикерләрне төгәл,
дәлилләп әйтергә өйрәтү. Дөрес җөмләләр белән җавап бирүләрен таләп итү, күнегүләрнең биремнәрен аңлап эшләргә өйрәтүне дәвам итү.
Тәрбияви максат: Укучыларда бер-беренә ярдәмләшү сыйфатын булдыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Бурычлар:
– укучыларның яңа мәгълүматлар аша белемнәрен тирәнәйтү, белем алуга кызыксыну уяту.
– кушма сүзләрнең ясалыш үзенчәлеген һәм бер мәгънә белдерүен аңлату, аларның һәрвакыт кушылып язылуын әйтеп, сүзтезмәдән аерып алырга өйрәтү.
– фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: төрле ситуацияләрдә югалып калмау, чыгу юлын таба белү; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
1) танып белү УУГ: логик фикерләү, төп мәгълүматны аера, сорауларга җавап бирә белү;
2) коммуникатив УУГ: аралаша белү сәләтен үстерү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый һәм бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү;
3) регулятив УУГ: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; хаталарны табу һәм бәяли белү.
Предмет буенча нәтиҗәләр: дәрестә бирелгән мәгълүматны аңлый, аера белү; укучыларның уку грамоталылыгын, ишетеп аңлау һәм коммуникатив компетенциясен формалаштыру; тема буенча белемнәрне ныгыту.
Ресурслар:
- Күрсәтү материалы: 1) белемнәрне актуальләштерү өчен биремнәр;
2) тема буенча мәгълүмат;
- Тарату материалы: контроль үлчәү материалы (карточкалар).
Өстәмә: Презентация күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, такта, эш дәфтәрләре.
Дәреслек: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен 5 нче сыйныф татар телен өйрәнүче укучылар өчен Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова тарафыннан төзелгән дәреслек. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2023.
Проектор, ноутбук, такта, эш дәфтәрләре,
Дәрес барышы:
- Мотивлаштыру этабы
(Дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Уңай халәт тудыру).
Укытучы: Хәерле көн, укучылар. Бер-беребезгә карап, елмаеп, уңышлар теләп дәресебезне башлыйк.
- Белемнәрне актуальләштерү.
Укучылар, экрандагы рәсемнәргә игътибар итегез әле, сез нәрсәләр күрәсез?
(Укучылар җавап бирәләр: ташлап калдырылган чүп, сынган агач, пычрак су үсемлекләрне таптау).
Укытучы: Бу рәсем нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә? Ни өчен без табигатьне сакларга тиеш?
(Укучылар җавап бирә)
Укытучы: Бик дөрес, әлеге рәсемнәргә карап, без табигатьне сакларга өйрәнергә тиешбез, чөнки табигать – ул безнең икенче өебез.
- Дәрескә максат һәм бурычлар кую.
Укытучы: Мин сезгә табышмаклар әйтәчәкмен, сез аларга җавап бирерсез. Аларның җаваплары шулай ук табигать белән бәйле.
- Аягын, башын таш күлмәк эченә яшерә.
(ташбака – черепаха)
- Таяк башында табак, табак эчендә кибет, кибет эчендә ике мең егет.
(көнбагыш – подсолнух)
- Ак яулыгын ябынган, башына ут кабынган.
(гөлҗимеш – шиповник)
- Аягы суда, башы көндә.
Ак яулыгын ябынган.
(төнбоек – кувшинка)
Укытучы:
Ташбака, көнбагыш, гөлҗимеш, төнбоек
Укучылар, игътибар белән карагыз әле, ташбака, көнбагыш, төнбоек, гөлҗимеш нинди сүзләр икән алар?
Укучылар: Кушма сүзләр.
Укытучы: Бик дөрес! Ә ничек белдегез?
Укучылар: Әлеге сүзләр барысы да ике сүздән кушылып ясалган, ике тамырдан торалар. Алар кушылып язылалар, бер мәгънә белдерәләр.
Укытучы: Әйе, бик дөрес!
Укытучы: Бүгенге дәрестә без кушма сүзләрне сүзтезмәләрдән аерырга өйрәнербез.
Тактага һәм дәфтәрләргә “Кушма сүзләр” темасы языла.
- Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
Укытучы: Укучылар, әйдәгез тактадагы җөмләләргә игътибар итик.
Укучы: Биектау авылы тирәсендә биек таулар юк.
Укытучы: Хәзер Биектау һәм биек таулар сүзләренә игътибар итик. Мәгънәләре буенча чагыштырыйк.
Укучы: Биектау – авыл исеме, биек таулар аерым мәгънә белдерәләр.
Укытучы: Сорау куеп карыйк.
Укучы: Биектау сүзенә бер сорау куела – нәрсә?
Биек тауларга ике сорау куела – нинди? нәрсәләр?
Укытучы: Хәзер бу эшне икенче җөмлә өстендә дә эшләп карыйк. Җөмләне укып чыгыйк.
Укучы: Актырнакның төсе кара, алгы тәпиендә генә ак тырнагы бар.
Укытучы: Беренче мәгънә белдерүен чагыштырыйк.
Укучы: Актырнак бер җан иясенең исемен белдерә – эт кушаматы.
Ак тырнагы – ике сүз, аерым – аерым мәгънә белдерә.
Сорау куеп карасак, Актырнак – нәрсә? бер сорау куела.
Ак тырнагы – нинди? нәрсәсе? ике сорау куела.
Укытучы: Өченче җөмлә өстендә бу эшне дәвам итик. Җөмләне укып чыгыйк әле.
Укучы: Өчпочмакның өч почмагы була.
Укытучы: Кайсы сүзләргә игътибар итәргә кирәк?
Укучы: Өчпочмакның һәм өч почмагы.
Укытучы: Нәрсә соң ул өчпочмак? Ничә сорау куела?
Укучы: Бер. Өч почмагына сорау куйсак, ничә? нәрсәсе?
Укытучы: Дөрес. Мәгънәләрен чагыштырыйк, ничә мәгънә белдерә икән?
Укучы: Өчпочмакның-бер предметны белдерә. Ә өч почмагы ике сүз, аерым-аерым мәгънә белдерә.
Укытучы: Без караган сүзләр: Биектау, биек тау, Актырнак, ак тырнагы, өчпочмак, өч почмагы сүзләренең әйтелешенә игътибар итик. Сүзләрнең кайсы иҗекләренә басым төшә икән?
(Төркемнәрдә эш).
(Вакыт бирелә. Балалар сүзләрне укыйлар).
Бераз вакыттан соң, укытучы кайсы да булса төркемгә сүз бирә, башкалар тыңлый, тулыландырырга әзерләнә.
Укучы: Биектау, Актырнак, Өчпочмак сүзләре бер басым белән әйтеләләр. Ә биек тау, ак тырнагы, өч почмагы сүзләре тезмәсенең һәр икесенә дә басым төшә.
Укытучы: Дөрес, әйдәгез бергәләп нәтиҗә чыгарыйк.
( Электрон тактада һәм эш дәфтәрләрендә эш).
Модель.
| Кушма сүз билгеләмәсе | Сүзтезмә билгеләмәсе |
| 1. Бер предмет яки төшенчә белдерә | 1. Аерым – аерым мәгънә белдерә |
| 2. Бер басым белән әйтелә | 2. Ике басым белән әйтелә |
| 3. Бер сорауга җавап бирә | 3. Һәр сүзгә аерым сорау куела |
| 4. Кушылып языла
Мисал: Өчпочмакның
|
4. Аерым языла
Мисал:Өч почмагы |
- Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
Укытучы: Хәзер белемнәрне тикшереп, телдән күнегү эшләп алыйк.
(Телдән күнегү эшләнә).
Афәрин, булдырдыгыз!
Хәзер кушма сүзләрне үзебез төзеп карыйбыз.
(Карточкалар белән эш).
Карточка.
| 1 нче төркем | 2 нче төркем | 3 нче төркем | 4 нче төркем | |||||
| төн | борын | баш | кем | көн | яулык | бер | яулык | |
| ун | чыгыш | һич | баш | төн | як | күп | сөяр | |
| кара | ике | ун | борын | аш | еллык | кул | наз | |
| боз | боек | озын | аяк | ар | як | ил | юлы | |
| бил | бау | оек | ваткыч | бер | япкыч | гөл | еллык | |
| көн | ваткыч | тимер | тугыз | ал | як | ил | йөзем | |
Көтелгән җаваплар:
1нче төркем: Төнбоек, Караборын, унике, бозваткыч, билбау, көнчыгыш.
2нче төркем: Башваткыч, һичкем, унтугыз, озынборын, оекбаш, тимераяк.
3нче төркем: Көньяк, төньяк, ашъяулык, аръяк,берьеллык, алъяпкыч.
4нче төркем: Берьюлы, күпьеллык, кулъяулык, Илсөяр, Гөлйөзем, Илназ.
Укытучы: 3 нче төркемдәге сүзләрнең язылышын аңлатыйк әле. Язылышта нинди үзенчәлек бар?
Укучы: Ике сүз арасында ь яки ъ хәрефе куела.
Кушма сүзләрдә я, ю, е хәрефләре алдыннан килгәндә, аеру билгесе буларак кулланыла.
Укытучы: Яхшы. 4 нче төркемнең эшендә кушма кеше исемнәре дә ясалды.
- Яңа белемнәрне ныгыту.
Хәзер Гөл һәм Ил дән башланган исемнәрне язарбыз.
(Парларда эш).
Укытучы:
Минем сезнен белән уен уйнап аласым килә. Чиратлашып тартмадан сүзләр аласыз, шул сүзләрне калганнарга аңлатырга тиеш буласыз.
(Уен уйнала).
(Текст өстендә эш).
(Укучылар экрандагы хикәяне укыйлар.
Укытучы: Бу хикәя нәрсә турында? Урманда нәрсәләр үсә? Балалар нишлиләр?
(Укучыларның җаваплары тыңлана).
Укытучы: Хәзер бу тексттан кушма сүзләрне язып алыйк.
(укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр).
- Рефлексия.
Укытучы: Бүген дәрестә нинди уку мәсьләсен чиштек?
Укучы: Сүзләрне кушу ысулы белән яңа сүзләр ясарга өйрәндек.
Укытучы: Моңа ничек ирештек?
Укучы: Күнегүләр эшләдек, дәреснең моделен төзедек, карточкадагы биремнәрне үтәдек, фикерләштек.
Укытучы: Кемнәр теманы бик аңлап бетермәде, нишләргә кирәк?
Укучы: Кагыйдәне өйрәнергә.
Укытучы: Укучылар, һәрберебез тагын бер сорауга җавап бирик әле. Такта алдына чыгабыз һәм миңа бүген бәхет нәрсәдә елмайды соравына җавап бирәбез һәм тактага рәсемнәр эләбез.
Үземнән башлыйм: Мин буген сезнең сыйныфта дәрес үткәрүем белән бәхетле. (калганнар да тактага табигать күренешләре булган рәсемнәр эләләр)
Укучылар, карагыз эле, табигать, чынлап та, безнең туган йортыбыз. Шушы матурлыкны бергәләп саклыйк!
Укытучы: Балалар, бик тырышып эшләдегез, сез бик зур молодецлар. Рәхмәт сезгә!
(Укучыларның активлыгына, дөрес җавап бирүләренә карап билгеләр куела).
- Өй эше.
Кагыйдәне өйрәнергә.
1 нче төркем: Кушма сүзләр булган биш табышмак язып килергә;
2 нче төркем: Ь билгесе кергән 5 сүз язарга, җөмләләр төзергә;
3 нче төркем: Ъ билгесе кергән 5 сүз язарга, җөмләләр төзергә.
Укытучы: Дәрес тәмам. Укучылар, бик тырышып эшләдегез, дөрес җаваплар бирдегез, зур рәхмәт сезгә. Сау булыгыз!
