Күңел ачыйк бергәләп

№ 102

(Әдәби-музыкаль кичә)

Рәдифә ӘҮХӘДИЕВА,

Казандагы 171 нче мәктәпнең 1 квалификация категорияле туган тел укытучысы

Эльмира СӘЙФЕТДИНОВА,

Казандагы 171 нче мәктәпнең 1 квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат. Татар халкының яратып уйнала торган уеннары белән укучыларны таныштыру. Укучыларда уен күнекмәләре булдыру, балалар фольклорына кызыксыну уяту, һәрьяклап камил булган шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау. Интерактив такта, презентация материаллары, уеннар өчен урындыклар, алты яулык, сораулар язылган биремле капчык, түбәтәй.

Кичә барышы

1 нче  алып баручы.

«Исәнмесез», дип сүз башлыймын,

Танышулар шулай башлана.

«Исәнмесез», диеп сүз башласам,

Бәхетем арта, күңел шатлана.

2 нче  алып баручы.

Яшәсәгез сез гел муллыкта,

Гел тыныч булсын галәм.

Сөекле кунакларыбызга

Ялкынлы …

Балалар (барысы бергә). Кайнар сәлам!

1 нче алып баручы.

Күңелләр шатлыклы булганга,

Без җыелдык бүген бу залга.

Кадерле кунаклар, карагыз,

Ничек без бергәләп күңел ачабыз.

Матур җырлар өзелмәс,

Шатлык өстәр шигырь дә.

Күмәк бию, уен көлке,

Кызык булачак монда.

1 нче  бала.

Елмай көнгә һәм кояшка, көнен күңелле узар.

Кырлар, болыннар да сиңа чәчәк, гөлләрен сузар.

2 нче бала.

Елмай әле, син елмайсаң, яратыр олы, кече.

Дөньяда иң матур кеше –елмайган, көлгән кеше.

3 нче бала.

Җыр башлыйбыз, тыңлагыз, юк, кушылып җырларыгыз.

Хәтта кояшсыз көндә дә сез шатлана белегез, елмаегыз, көлегез.

(«Елмай» җыры (Р. Харис сүзләре, Р.Ахиярова көе) башкарыла.)

4 нче бала.

Шатлыклар – күңелебездә,

Ал кояш – күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик –

Уен бәйрәме бүген бездә.

5 нче бала.

Бу кичәбез гөрләп үтсен,

Истә калсын гомергә.

Уеннарсыз яшәп булмый

Җирнең якты йөзендә.

6 нчы бала.

Уенсыз бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Уеннар кирәк безгә дә,

Уеннар кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

7 нче бала.

Уеннар бик күп болай да,

Ә шулай да, шулай да

Иң шәп уеннар балачакта.

8 нче бала.

Алма бакча –челтәр капка, ачыла ике якка.

9 нчы бала.

Килдек, дуслар, сезнең белән уйнап күңел ачарга.

1нче алып баручы.

Дуслар, кунаклар, бар эшләрегезне бер кырыйга куеп, безгә кушылыгыз. Бүген бездә бик күңелле булачак. Уеннарга рәхим итегез!

2 нче алып баручы. Кызлар, малайлар, кунаклар! Әйдәгез, бергәләп уйнап-көлеп, җырлап-биеп, күңел ачып алабыз.

Барысы бергә. Әйдәгез, әйдә!

10 нчы бала. Әйдәгез, «Чума үрдәк, чума каз» уенын уйнап алабыз. (Уен уйныйлар.)

11 нче бала. Әйдәгез, тагын берәр уен уйныйбыз.

Алып баручы. Афәрин, кызлар, малайлар! Мин сезгә тагын бер уен уйнап алырга тәкъдим итәм.

12 нче бала. Нинди уен уйныйбыз соң ?

13 нче бала. Әйдәгез, бергәләп Без, без, без идек»не уйныйбыз.

14 нче бала. Ә кем алып баручы була?

15 нче бала. Санамыш белән билгелибез. Кем белә?

16 нчы бала. Мин беләм, мин!

Барысы (бергә). Әйдәгез, әйдә!

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек – май ашадык,

Келәткә кердек – бал ашадык:

Кап та коп,

Авызынны ач та йом.

(Уенчылар авызларын йомалар, алып баручы уенчыларны көлдерергә, сөйләштерергә тырыша. Кем беренче көлә яисә авызын ача, шул уеннан чыга.)

Алып баручы. Безнең кем елмайды?

Барысы (бергә). (Исемен әйтәләр.)

Алып баручы. Нинди җәза бирәбез?

Барысы (бергә). Капчыктан алсын.

17 нче бала. Ай-яй, кызык уен булды бу.

18 нче бала.

Такмакка да мин оста,

Шакмакка да мин оста,

Әти-әни эшкә кушса,

Мин авыру, мин хаста.

Иртән торып тышка чыксам,

Кәҗәләр кар көриләр.

Чикерткәләр түфли киеп,

Җырлап-биеп йөриләр.

19 нчы бала. Әйдәгез, тагын бер уйнап алыйк.

Балалар (бергә). Әйдәгез, әйдә!

(«Яулык бирәм» уены уйнала.)

(Уйнаучылар көй астында – зур түгәрәктә, ә уены алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап әйләнәләр. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә: «Яулыгымны ал, кесәңә сал», – ди. Балалар: «Бер, ике, өч, дүрт, биш, тотарга тырыш!» – диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга һәм яулыкны аннан алырга тырыша.)

20 нче бала. Кызлар, әйдәгез биеп алабыз. (Кызлар бииләр.)

21 нче бала.

Безнең кызлар биегәндә идәннәре бөгелә.

Җитәр инде күп биедегез, безнең дә уйныйсы килә.

«Түбәтәйле» уены.

(Балалар түгәрәккә басалар.

Түб, түб, түбәтәй,

Түбәтәем укалы.

Чиккән матур түбәтәем

Менә кемдә тукталды.

Түбәтәй кемдә кала – шул бала, уртага чыгып, я җырлый, я шигырь сөйли, бии. Мәсәлән, «Син нишлисең?» – дип сорала. «Мин биим». Уен берничә мәртәбә кабатлана.)

22 нче бала. Әйдәгез, нинди җәза бирик икән, дусларым? (Җәза төре әйтелә.)

23 нче бала. Әтәч булып кычкырсын. (Уен дәвам итә.)

24 нче бала. Нинди җәза бирик?

25 нче бала. Ул баянда уйный белә. Әйдәгез,  уйнатыйк. (Уен дәвам итә.)

26 нчы бала. Нинди җәза бирик?

27 нче бала. Җырчы бит ул, җырласын.

28 нче бала. Җырлыйм-җырлыйм. Әйдә, Ләйлә, бергә җырлыйк.

29 нчы бала. Уеннар, шигырьләр һәм җырлар бик күп булды. Без аны газиз туган телебездә сөйләдек. Туган телне яратыгыз, бер-берегез белән туган телдә аралашыгыз. Туган телебезне саклыйк, яклыйк. Ә хәзер Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын җырлап үтәбез. Кунаклар, сез дә безгә кушылыгыз. (Җырлыйлар.)

1 нче алып баручы.

Имин булып атсын таң кояшы,

Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

2  нче алып баручы.

Безнең кошлар урманда, кайда сезнең кошыгыз?

Килер көннәр, очрашырбыз, ә хәзергә хушыгыз.