Күмәк уен

(Башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш чара)

 Рәзинә ХӘМЗИНА,

Чистай районы Иске Роман урта мәктәбенең беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

 Чара барышы

(Авыл күренеше. Берничә кыз үзара сөйләшеп чыгалар)

1 кыз. Кызлар, Илүзә юк бит, әйдәгез, чакырыйк үзен.

Кызлар. И-лү-зә! И-лү-зә!

Илүзә. (Сәхнә артыннан) Кызлар, хәзер, чәй эчәм дә чыгам. Сез уйный торыгыз.

2 кыз. Кызлар, әйдәгез, Илүзә чыкканчы, «Кап та коп» уены уйный торабыз.

Кызлар. Әйдәгез.

Кап та коп уены.

Кызлар түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр:

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек, бал ашадык,

Келәткә кердек , май ашадык;

Өйгә мендек , өйрә эчтек,

Коега төштек, су эчтек;

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык.

Кап та коп,

Авызыңны ач та йом! — диләр дә, барысы да берьюлы авызларын йомалар.Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш. Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса, йә көлеп җибәрсә, аннан:)

1 кыз. Әһә-ә, Диләрә көлде, күктән кемнең өй башына төштең?

2 кыз. Күктән сезнең өй башына төштем.

1 кыз. Шулаймыни? Безнең өйдә әти, әни, апа һәм мин яшибез. Синең белән бишәү булабыз. Димәк, без сиңа биш тапкыр чиертәбез .(Кызлар бер-бер артлы Диләрәнең маңгаена чиертәләр.)

Сәхнә артыннан малайлар тавышы иштелә.

Кызлар. Малайлар килә! Малайлар килә!

Малайлар. Исәнмесез, кызлар!Нихәлләрегез бар?

1 кыз. Исән әле,малайлар,уйнарга чыктык менә.

1 малай. Эх, кызлар-кызлар, Һавадагы йолдызлар, безне дә үзегез белән уйнатыгыз әле.

2 кыз. Эх,сез, малайлар,бездән башка уйный да алмыйлар.

Малайлар. Уйнатыгыз инде,кызла-а-ар!

3 кыз. Чәчтән тартмасагыз!

Малайлар. Юк инде,юк,тартмыйбыз.

4 кыз. Хәрәмләшмәсәгез!

Малайлар. Юк инде,юк.

5 кыз. Бирелгән җәзаларны үтәрсезме?

2 малай. Үтибез, валлаһи үтибез! Хет айга менәргә кушыгыз!

6 кыз. Һәрберебезнең учына көнбагыш бирсәгез !  (Кулларын суза)

Кызлар. Миңа да! (Барсы да учларын сузалар)

3 малай. Кызлар, каян алыйк соң без ул көнбагышны? (Пауза) Ярар,үзегез генә уйнагыз,алайса.Әйдәгез, малайлар,киттек.(Борылып китә башлыйлар)

Кызлар. Ярар,ярар, көнбагышыгыз үзегезгә булсын!

6 кыз. И-и,кем булганнар! Әйтерсең без сезне чакырып китердек!

2 малай. (уртага чыгып, кыланып) Кем булганнар! Безме? Без, Роман малайлары! Ашасак симерәбез! Симерсәк,җимерәбез! Без, Роман малайлары!

2 кыз. Кызлар,малайлар! Бәхәсләшмик әле! Әйдәгез, “Чума үрдәк,чума каз” уенын уйнап алабыз.

Бергә. Әйдәгез!

Чума үрдәк, чума каз.
(Уйнаучылар кара- каршы ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар)

Чума үрдәк, чума каз, (2 тапкыр)
Тирән күлне ярата ул, ярата. (2 тапкыр)
Ранил үзенә иптәш эзли,(2 тапкыр)
Белмим, кемне ярата шул, ярата. (2 тапкыр)

(Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Ранил), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны (Алсинәне) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә. Уен шулай дәвам итә.)

Илүзә. И-и,монда рәхәтләнеп уйнап яталар икән! Кызлар, малайлар, барыгызга да сәлам!

3 кыз. Сәлам, Илүзә, сәлам.Син соңга калдың.Әйдә, уртага чык.Сиңа җәза бирәбез.

Илүзә. Җәза? Нинди җәза тагын? Алайса кереп китәм дә, бүтән чыкмыйм.(Үпкәли.)

Малайлар. Үпкәче, үпкәче! Үпкәчене күр әле!

4 кыз. Малайлар, сез шулай хәрәмләшсәгез,без сезнең белән уйнамыйбыз да.

Малайлар. Ярар инде, без бит шаярдык кына.

3 малай. Илүзә,җәзаны үтә,уенны син башла.

Илүзә. Ярар. Кызлар, малайлар, әйдәгез, “Биш капка” уены уйнап алыйк.

Бергә. Әйдәгез!

Биш капка.

(Биш пар кулга- кул тотынышып бер капкадан кереп, икенчесеннән чыгып бииләр. Бию көе туктаганда кайсы пар уртада кала, шуңа җәза бирелә. Аннары уен яңадан башлана.)

(Сәхнә артыннан таякка таянган Хәдичә әби килеп чыга.)

Әби. Кайларга гына китте икән? Кайларга китеп югалды икән?

Балалар. Исәнме, Хәдичә әби! Ни хәлләрең бар?

Әби. Рәхмәт! Аллага шөкер, исән-сау гына яшәп ятам әле, балакайларым! Кичә кичтән кәҗәкәем кайтмыйча калган иде, шуны эзләп йөри идем әле.

1 кыз. Бер дә кайгырма, Хәдичә әби, без, кызлар һәм малайлар белән синең кәҗәкәеңне эзләп табарбыз. Эзлибезме?

Бергә. Ээзлибез.

Әби. И-и,рәхмәт инде,балакайларым.

Барысы бергә чыгып китәләр.