Күмәк уен

№97

Рәзинә ХӘМЗИНА,

Чистай районы “Иске Роман урта гомуми белем бирү мәктәбе беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

 Авыл күренеше

Берничә кыз үзара сөйләшеп чыгалар:

1 кыз: Кызлар,Илүзә юк бит,әйдәгез, чакырыйк үзен.

Кызлар: И-лү-зә! И-лү-зә!

Илүзә: (сәхнә артыннан) Кызлар, хәзер,чәй эчәм дә чыгам.Сез уйный торыгыз.

2 кыз: Кызлар,әйдәгез, Илүзә чыкканчы, “Кап та коп” уены уйный торабыз.

Кызлар: Әйдәгез.

                                            “Кап та коп”уены.

Кызлар түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр:

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек, бал ашадык,

Келәткә кердек , май ашадык;

Өйгә мендек , өйрә эчтек,

Коега төштек, су эчтек;

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык.

Кап та коп,

Авызыңны ач та йом! —

(диләр дә, барысы да берьюлы авызларын йомалар.Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.

Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса, йә көлеп җибәрсә, аннан:)

1 кыз: Әһә-ә, Диләрә көлде, күктән кемнең өй башына төштең?

2 кыз: Күктән сезнең өй башына төштем.

1 кыз: Шулаймыни? Безнең өйдә әти, әни,апа һәм мин яшибез.Синең белән бишәү булабыз.Димәк, без сиңа биш тапкыр чиертәбез.(Кызлар бер-бер артлы Диләрәнең  маңгаена чиертәләр.)

Сәхнә артыннан малайлар тавышы иштелә.

Кызлар: Малайлар килә! Малайлар килә!

Малайлар: Исәнмесез, кызлар!Нихәлләрегез бар?

1 кыз: Исән әле,малайлар,уйнарга чыктык менә.

1 малай: Эх, кызлар-кызлар, Һавадагы йолдызлар,безне дә үзегез белән уйнатыгыз әле.

2 кыз: Эх,сез, малайлар,бездән башка уйный да алмыйлар.

Малайлар: Уйнатыгыз инде,кызла-а-ар!

3 кыз: Чәчтән тартмасагыз!

Малайлар: Юк инде,юк,тартмыйбыз.

4 кыз: Хәрәмләшмәсәгез!

Малайлар: Юк инде,юк.

5 кыз: Бирелгән җәзаларны үтәрсезме?

2 малай: Үтибез, валлаһи үтибез! Хет айга менәргә кушыгыз!

6 кыз: Һәрберебезнең учына көнбагыш бирсәгез !  (Кулларын суза)

Кызлар: Миңа да! (Барсы да учларын сузалар)

3 малай: Кызлар, каян алыйк соң без ул көнбагышны? (Пауза) Ярар,үзегез генә уйнагыз,алайса.Әйдәгез, малайлар,киттек.(Борылып китә башлыйлар)

Кызлар: Ярар,ярар, көнбагышыгыз үзегезгә булсын!

6 кыз: И-и,кем булганнар!!! Әйтерсең без сезне чакырып китердек!

2 малай: (уртага чыгып, кыланып) Кем булганнар!!!Безме? Без,Роман малайлары!!! Ашасак симерәбез!Симерсәк,җимерәбез! Без,Роман малайлары! Безнең белән сөйләшергә права иметь ит әле!

2 кыз: Кызлар,малайлар! Бәхәсләшмик әле! Әйдәгез, “Чума үрдәк,чума каз” уенын уйнап алабыз.

Бергә: Әйдәгез!

Чума үрдәк, чума каз.

(Уйнаучылар кара- каршы ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар)

Чума үрдәк, чума каз, (2 тапкыр)
Тирән күлне ярата ул, ярата. ( 2 тапкыр)
Ранил үзенә иптәш эзли,(2 тапкыр)
Белмим, кемне ярата шул, ярата. ( 2 тапкыр)



(Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Ранил), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны (Алсинәне ) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә. Уен шулай дәвам итә.)

Илүзә чыга: И-и,монда рәхәтләнеп уйнап яталар икән! Кызлар,малайлар, барыгызга да сәлам!

3 кыз: Сәлам, Илүзә, сәлам.Син соңга калдың.Әйдә, уртага чык.Сиңа җәза бирәбез.

Илүзә: Җәза? Нинди җәза тагын? Алайса кереп китәм дә,бүтән чыкмыйм.(Үпкәли.)

Малайлар: Үпкәче,үпкәче!Үпкәчене күр әле!

4 кыз: Малайлар,сез шулай хәрәмләшсәгез,без сезнең белән уйнамыйбыз да.

Малайлар:Ярар инде,без бит шаярдык кына.

3 малай: Илүзә,җәзаны үтә,уенны син башла.

Илүзә: Ярар.Кызлар,малайлар, әйдәгез, “Биш капка” уены уйнап алыйк.

Бергә: Әйдәгез!

                               Биш  капка.

Биш  пар кулга- кул тотынышып бер капкадан кереп , икенчесеннән чыгып бииләр. Бию көе туктаганда кайсы пар уртада кала, шуңа җәза бирелә. Аннары уен яңадан башлана.

 

( Сәхнә артыннан таякка таянган Хәдичә әби килеп чыга.)

Әби: Кайларга гына китте икән? Кайларга китеп  югалды  икән?

Балалар: Исәнме, Хәдичә әби! Ни хәлләрең бар?

Әби:Рәхмәт!Аллага шөкер, исән-сау гына яшәп ятам әле,балакайларым! Кичә кичтән кәҗәкәем кайтмыйча калган иде,шуны эзләп йөри идем әле.

1 кыз: Бер дә кайгырма,Хәдичә әби,без, кызлар һәм малайлар белән синең кәҗәкәеңне эзләп табарбыз.Эзлибезме?

Бергә: Ээзлибез.

Әби: И-и,рәхмәт инде,балакайларым.

Барысы бергә чыгып китәләр.