Күгәрчен белән таныштыру

№58

Рания ШӘЙМӨХӘММӘТОВА,

Балтач районының Балтачтагы 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат. Кошларга карата сак караш тәрбияләү, кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту, хәрәкәт активлыгын үстерү, фикерләү  сәләтен арттыру, сөйләм телен үстерү, күгәрчен кошы белән таныштыру.

Җиһазлар. Кошлар аудиоязмасы, УМК маскалары, йорт, пластилин,  җимлек рәсеме, магнит такта, интерактив такта.

Шөгыль барышы

(Балалар төркем бүлмәсенә санамыш сөйләп керәләр.)

Өйгә кергән бер чыпчык,

Очып йөри чык-чырык.

Чыпчык, чыпчык, син – чыпчык,

Атлап түгел, очып чык.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бүген безнең бакчага кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик, аларны сәламлик. (Балалар кунаклар белән исәнләшә.)

Балалар, кәефләрегез ничек? Әйбәтме? Әйдәгез, барыбыз бергә куллар белән «Во!» дип күрсәтик әле. Килегез, минем янга түгәрәккә басыйк, кулга-кул тотынышып, күзләрне йомып, бер-беребезгә яхшы кәефләребезне бүләк итик әле. Бишкә кадәр саныйк әле. Афәрин!

(Балалар тугәрәккә басалар, кулга-кул тотынышалар.)

Ә хәзер күзләрегезне ачып карагыз әле. Балалар, без кая эләктек икән? Нәрсә тавышы ишетелә сезгә? (Кошлар аудиоязмасы куела.)

Балалар. Кошлар тавышы!

Тәрбияче. Дөрес, бу – кошлар тавышы.

Балалар, карагыз әле, монда нәрсәдер ята. Алып карыйк әле. Нәрсә икән бу? Ничек уйлыйсыз?

Балалар. Хат.

Тәрбияче. Дөрес, бу – хат. Хат янында тагын нәрсәдер бар бит. Әмир, алып бир әле. Монысы нәрсә икән моның? Нәрсәгә охшаган бу, балалар?

Балалар. Каурыйга

Тәрбияче. Бик дөрес. Бу – каурый.

Балалар, хатны ачып карыйк әле. Монда нәрсә дип язылган икән? Укып карыйкмы?

Балалар. Әйе!

Тәрбияче. Хатта болай диелгән: «Нәни дусларым, мин сезне кызыклы сәяхәткә чакырам. Мин әзерләгән биремнәрне үтәсәгез, «Әкият иле»нә эләгерсез. Башта түбәндәге табышмакның җавабын әйтегез: «Озын томшык, ике канат, очып килсә, ерткыч бөҗәкләрнең эше харап.                                       Бу нәрсә?»

Балалар. Кош.

         Тәрбияче. Дөрес әйттегез, балалар. Кайсы кош икән бу? Без моны бергәләп белербез. Хаттагы биремне алга таба карыйк. Бу бирем безне зәңгәр шакмак төшкән такта янына чакыра. Әйдәгез, шул тактаны табыйк әле. Булдырдыгыз! Якынрак килеп карыйк әле, нәрсәләр бар икән монда? Балалар, бу нәрсә?

Балалар. Кош.

Тәрбияче. Дөрес. Ләкин нинди кош икән бу? Беләсегез киләме?

Балалар. Әйе.

          Тәрбияче. Биремдә болай язылган: «Өстәлдә булган кош рәсемен дөрес җыегыз».

(Балалар   кошны (УМК) рәсемгә карап  җыялар.)

Тәрбияче. Балалар, нинди кош килеп чыкты?

Балалар. Күгәрчен.

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, кош нинди өлешләрдән тора?

Балалар. Баш, гәүдә, канат, койрык, тәпи өлешләреннән.

Тәрбияче. Баш нинди формада? Гәүдә нинди формада?

(Балалар җавап бирә.)

Тәрбияче. Афәрин, балалар, булдырдыгыз! Биремне дөрес үтәдегез.

Сәяхәтебезне дәвам иттерик. Яңадан хатны укып карыйк, алда безне нинди бирем көтә икән!? Болай дип язылган: «Утырып ял итеп алыгыз, юлыгыз бик катлаулы».

Ә хәзер утырып ял итеп алыйк, мин сезне такта янына чакырам. Балалар, уңайлы итеп утырышыгыз.

 Мин сезне күгәрчен   белән якынрак таныштырырмын.

(Күгәрчен   турында кыска презентация күрсәтелә.)

Күгәрченнең гәүдәсе каурый белән капланган. Күгәрчен  – безнең як кошы. Бу кош җим, конбагыш, ипи, ярмалар белән туклана. Кыш көне аңа ашарга табуы бик кыен. Күгәрчен гөр-гөр диеп гөрелди. Үзенең кошчыкларын йомырка салып чыгара. Аларны җылы канатлары астында саклап кына тора. Кечкенә күгәрченнәр тышкы кыяфәтләре белән аерылып тора. Алар, бераз үсеп киткәч, зур күгәрченгә охшый башлыйлар.

Тәрбияче. Ә хәзер сәяхәтебезне дәвам иттерик. Хатны укып карыйк, анда нинди бирем язылган икән? Ул безне кызыл өчпочмак төшкән өстәл янына чакыра. Биремдә «Маскаларны киеп, карга белән күгәрченгә әверелеп, күңелле итеп уйнарга»,   диелгән. Балалар, ә сез «Карга һәм күгәрченнәр» уенын беләсезме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Кайсыгыз карга булыр икән? Әйдәгез, санамыш белән санап чыгарыйк әле.

Әке-бәке, кыек сәке,

Эремчек, син кал, бу чык.

(Балалар, УМК маскаларын киеп, «Карга һәм күгәрченнәр» дигән хәрәкәтле уенын уйныйлар.)

Афәрин! Булдырдыгыз! Бик күңелле уйнадыгыз. Күгәрченнәребез бигрәк җитез булды.

Балалар, без кайсы кошларга әверелеп уйнадык?

Балалар. Күгәрчен һәм каргага.

Тәрбияче.  Балалар, хатны укып бетерик әле. Әйдәгез, андагы биремне карыйк. Бу биремдә болай дип язылган: «Яшел түгәрәк төшкән өстәл янына  якынрак килегез, иркенләп утырыгыз». Карагыз әле, сезнең каршыда  нинди матур рәсем. Балалар, бу нәрсә икән?

Балалар. Җимлек.

Тәрбияче. Молодцы! Беләсез икән.

Балалар, сезнең каршыда җимлек. Күгәрченнәр җимлеккә килеп кунганнар, ләкин аның җиме юк. Әйдәгез, без бу җимлекне җим белән тутырыйк. Күгәрченнәргә кыш көне җим табуы бик кыен бит. Сезнең кул астында пластилиннар, шулардан түгәрәк җим ясарга кирәк.

(Балалар эше. Әвәләү алымын ныгыту.)

Молодцы! Бу биремне дә үтәдек.

Балалар, без сезнең белән нинди яхшы эш эшләдек?

Балалар. Күгәрченнәрне ашаттык.

Тәрбияче. Дөрес. Ә хәзер кулларыгызны салфеткаларга сөртегез. Минем янга килегез әле. Балалар, сез бүген нәрсәләр белдегез? Нинди яхшы эш эшләдек? Белгәннәрегезне кемнәргә сөйләрсез? Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы? Сез миңа бик ошадыгыз, бик тәртипле булдыгыз. Сез бүгенге биремнәрне дөрес һәм кызыклы итеп үтәдегез, шуңа күрә күгәрчен сезгә бүләкләр әзерләгән.  (Балаларга күгәрчен рәсемнәре бүләк ителә.)

Кунаклар белән саубуллашыйк.

Балалар. Сау булыгыз!