«Крестиклар һәм ноликлар»

№46

(VI–VII сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара) 

Ләйсән ФАЗЛЫЕВА,

 Актаныш районы Иске Кормаш төп мәктәбенең математика укытучысы   

Максат. Укучыларның күзаллавын, белемгә омтылышын, танып-белү эшчәнлеген үстерү. Балаларда математика фәненә кызыксынучанлык уяту, бер-береңә ярдәмләшү хисләрен үстерү.

Җиһазлар: «Х» һәм «0» ясалган карточкалар, уен секторлары күрсәтелгән карта; компьютер, проектор, презентация.

Әзерлек: 8 кешедән торган ике команда катнаша. Һәр команда әгъзалары исемнәренә туры килгән эмблемалар ясый. Крестиклар, ноликлар төшерелгән 6 карта эшләнелә.

Ике кешедән торган жюри билгеләнеп куела. Аларда – тавыш бирү өчен крестиклар һәм ноликлар төшерелгән карточкалар.

Уен кагыйдәләре. Уен 9 этаптан тора. Беренче йөрешне билгеләр өчен, команда капитаннары арасында җирәбә салына. Алар гади «Крестиклар-ноликлар» уены уйныйлар, җиңгән капитан уенны башлап җибәрә. Ул секторны сайлый. Һәр секторда – 2 сорау. Һәр команда өчен берәр сорау бирелә. Жюри командаларга бәя бирә һәм җиңгән команданың символикасын шул секторга беркетеп куя. Һәрбер команда чиратлап секторларны атый һәм җавап биреп бара. Җавап бирү өчен 30 секунд вакыт бирелә.

Кызыклы               математика

Ассоциация

Игътибарлы бул!

Менә  ичмасам!

Кара тартма

Кем күбрәк?

Рәсем конкурсы

Мине чиш

Эрудит

I этап – «Кызыклы математика»

  1. Көндезге сәгать икедә Мәскәү шәһәреннән Орел шәһәренә 60 км/сәг тизлек белән йөк машинасы юлга чыга. Бер сәгать соңга калып, Орел шәһәреннән Мәскәү шәһәренә 80 км/сәг тизлек белән мотоциклчы юлга чыга. Алар кайчан очрашыр? Мәскәүдән кайсы ераграк булыр?                                                                           (Икесе бер ераклыкта.)
  2. Электр поезды көнчыгыштан көнбатышка 15 км/сәг тизлек белән бара. Җил көнбатыштан көнчыгышка 30 км/сәг тизлек белән исә. Электр поездыннан төтен кайсы якка китәр? (Аның төтене юк.)                                                                         

II этап – «Ассоциация»

Капитанның колагына бер сүз әйтелә. Ул үз чиратында шушы сүз белән ассоциацияләшкән 7 сүзне алып баручыга язып бирә. Команданың һәрбер әгъзасы шул сүзгә туры килгән берәр сүзне атый. Жюри барлык туры килгән җавапларны карый.

  1. Әйләнә.  (Кояш, тиен акча, балдак, йөзек, кыршау һ.б.)
  2. Шкала.     (Үлчәү, линейка, термометр, сәгать һ.б.)

III этап – «Игътибарлы бул!»

Һәрбер командага рәсем бирелә. 15 секунд вакыт эчендә андагы әйберләрне карап чыгарга тиешләр. Аннан соң һәр командага сорау бирелә.

  1. Тәрәзә төбендә яткан төймәләр нинди төстә?

  1. Рәсемдә ничә кош сурәтләнгән?

IV этап – «Менә  ичмасам!»

       Уенчыларның фән буенча белемнәрен тикшерү.

  1. Тигезләмәне чишегез:

                                          х + 4 = 2 + 2.

                                               15   3    5

  1. Тигезләмәне чишегез:

                                         у – 11 = 53.

                                               40    8   20

V этап – «Кара тартма»

Тартмада ниндидер предмет ята. Алып баручы аның телдән якынча аңлатмасын бирә. Команда тартмада нәрсә ятканын белергә тиеш.

         1. Бу – иң кирәкле предмет. Ул төгәлсезлекләрне бетерә, эшне чиста, матур итеп эшләргә ярдәм итә. Ул төрле үлчәмдә, төрле төстә булырга мөмкин.  Хәтта кайберләренең исе дә бар. Күпчелек вакытта ак-соры төстә, параллелепипед формасында. (Бетергеч)

2. Бу предмет – алыштыргысыз ярдәмче, ләкин аны куллана белергә кирәк. Күпчелек вакытта аның кечкенә үлчәмдәге стандарт функцияле моделен кулланалар. Аның кайберләрен сәгатьләргә, органайзерларга да урнаштыралар. (Микрокалькулятор)

VI этап – «Кем күбрәк?»

Түбәндәге математик терминнан 3 минут эчендә кем күбрәк сүзләр төзи.

  1. А Р И Ф М Е Т И К А (Ферма, фирма, тема, кит, миф, рифма…)
  2. Т Р И Г О Н О М Е Т Р И Я   (Метр, метро,  ринг, номер, тритон…)

VII этап – «Рәсем конкурсы»

Алып баручы  әйткән фигуралардан кызыклы рәсем төзергә. (3 минут вакыт бирелә.)

  1. Ике нурдан, 1200 почмактан, тигезьянлы өчпочмактан, әйләнә һәм ике кисемтәдән рәсем ясарга.
  2. Квадраттан, турыпочмаклыктан, тигезьянлы өчпочмактан һәм туры почмаклардан торучы рәсем ясарга.

        VIII этап – «Мине чиш»

Командаларга исәпләү өчен мисаллар бирелә.

  1. Гамәлләрне башкарыгыз:

           0,81 : 2,7 + 4,5 ∙ 0,12 – 0,69    (0,15)                                                                           

  1.  Гамәлләрне башкарыгыз:

          3,8 ∙ 0,15 – 1,04 : 2,6 +0,83       (6,13)

IX этап – «Эрудит»

Бу секторда логик мәсьәләләр бирелә.

  1. Өч иптәш кыз – Белова, Краснова, Чернова очраша. Аларның берсендә – кара күлмәк, икенчесендә – кызыл, өченчесендә – ак күлмәк. Ак күлмәкле кыз Черновага: «Безгә күлмәкләрне алыштырырга кирәк, чөнки өчебезнең дә күлмәкләре фамилияләребезгә туры килми», – ди. Кем нинди күлмәктән булган? (Белова – кара, Чернова – кызыл. Краснова  ак күлмәк кигән булган.)
  2. Кафеда өч дус очраша: скульптор Белов, скрипкачы Чернов, рәссам  Рыжов. «Кызык, беребез – кара чәчле, икенчебез – ак чәчле, өченчебез – кызыл чәчле, ләкин чәч төсләре беребезнең дә фамилиябезгә туры килми», – дип, кара чәчлесе әйткән. «Син хаклы», – дип сүзгә кушылган Белов. Бу дуслардан һәрберсенең чәче нинди төстә? (Белов – кызыл чәчле, Чернов – ак, Рыжов – кара чәчле.)