Көзге яңгыр
№ 155
(IV сыйныфта дәрестән тыш эшчәнлек)
Миләүшә БИКМУЛЛИНА,
Кайбыч районы Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат һәм бурычлар:
– рус рәссамнары И.И.Левитан һәм И.С.Остроухов әсәрләре мисалында балаларга көзенең матурлыгын күрсәтү;
– көзге сынамышларны һәм күренешләрне барлау. Баланың логикасын, күзаллауларын киңәйтү;
– сюжет рәсемен мөстәкыйль рәвештә туплый белүгә ирешү;
– музыка һәм сынлы сәнгать арасындагы уртаклыкны табу (П.И.Чайковскийның «Көз» әсәрен тыңлау);
– төсләр әйләнәсе ярдәмендә сары төсне формалаштыру, барлыкка китерү, төсләр кушу.
Җиһазлау : кәгазь, гуашь, пумала, карандаш, бетергеч; рәссамнарның «Көз» темасына иллюстрацияләре, педагог плакаты (этаплап рәсем ясау), компьютер-слайдлар; А.С.Пушкин, Г.Тукай һәм башка авторларның шигырьләре, көз турында табышмаклар; «Көз килә» дигән балалар җыры, П.И.Чайковскийның инструменталь көйләре; «Көз» ел фасылы, «Көз» (Вивальди), «Яңгыр вальсы» (Шопен).
Дәрес планы
1. Сәламләү, эш урыннарын оештыруны тикшерү.
2. Г.Тукайның «Көз» шигырен тыңлау.
3. Дәреснең темасы һәм максатлары.
4. Балалар шигырьләрен тыңлау.
5. Көз турында табышмаклар.
6. Биремнәр һәм аның тәртибен үтәү.
7. Укучыларның мөстәкыйль эше.
8. Дәрес нәтиҗәләре: укучылар эшләреннән күргәзмә оештыру, фикер алышу.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
Укытучы.
Исәнмесез, укучылар!
Килдегезме дәрескә,
Уен-көлке эшләрегез
Калдымы тәнәфестә?
Укучылар.
Кыңгырауны ишеттек тә
Ашыктык без дәрескә.
Җиңнәребезне сызганып,
Тотынабыз зур эшкә.
Укытучы. Бер-берегезгә карап елмаегыз һәм утырыгыз. Минем сезгә теләгем бар: «Күзләрегез карап кына тормасын – күрсеннәр, колакларыгыз тыңлап кына тормасын – ишетсеннәр». Икенче төрле әйткәндә, игътибарлы булыгыз. Мин сезгә уңышлар телим.
Дәресебезнең девизы: «Эшчән бул, сәләтле бул, тырыш, батыр бул!».
II. Белемнәрне актуальләштерү
Укытучы.
Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар;
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар. (Габдулла Тукай)
Укучылар, бу шигырьдә нинди ел фасылы турында әйтелә? (Балаларның җаваплары.)
Укытучы. Тәрәзәдән карап әйтегез әле, көз ел фасылы нинди соң? (Укучылар җавабы тыңланыла.)
Укытучы. Нинди сынамышлар буенча көз икәнен белдегез? (Балаларның җаваплары.)
Укытучы. Балалар өчен язылган татарча «Көз килә» җырын тыңлап китик. сүзләрен белгән укучылар кушылып җырларга мөмкиннәр. (Җырлыйлар.)
Укытучы. Һәркемнең дә үзенең яраткан ел фасылы була, әмма барысы да көзне яратмый, чөнки көз көне салкын, пычрак һәм яңгырлы. Ә көз бит –табигать, кешелек дөньясы өчен кирәкле вакыт. Ул әле җылы җәйдән соң салкынга күчү өчен дә кирәк.
Көз – язучыларның, шагыйрь, рәссамнарның да яраткан чоры. Алар бу вакытта үзләренә илһам ала. Кемдер анда тынычлык таба, кемдәдер соклану хисе уята. Әмма беркемнең дә әле аңа каршы тора алганы юк.
Ә ни өчен соң аны «алтын» дип атыйлар? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Укытучы. Әйдәгез, искә алыйк, төсләрне без нинди төркемнәргә бүләбез?
Укучылар. Җылы һәм салкын төсләргә.
Укытучы. Аларны миңа санап бирегез әле. (Балаларның җаваплары.)
Укытучы. Ә сез ничек уйлыйсыз, төс кеше кәефенә тәэсир итә? Әгәр дә «әйе» булса, зинһар, миңа мисаллар китерегез.
Укучылар. Кояшлы һава торышы торса – яхшы кәеф, ә көне буе яңгыр ява икән – моңсу кәеф, чөнки урамда салкын һәм болытлы һ. б.
III. Яңа тема белән танышу
Укытучы. Бүген безнең дәреснең темасы – «Көзге яңгыр».
Әйтегез әле, ә яңгыр яуган вакытта күңелле булырга мөмкинме?
Укучылар. Көзге яңгыр – болытлы, ә җәйге, кояш яктырткан вакытта бик матур, Салават күпере дә –күңелле, җылы һәм табигатьтә бар да матур, кәеф яхшы.
Укытучы. Ә сез көз турында шигырьләр беләсезме?
Укучылар. Әйе.
1 нче укучы.
Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Әхмәт Ерикәй. «Көз»
2 нче укучы.
Сыерчыгым, нигә китәсең?
Сагынырмын сине, киткәчтен.
– Көз җитте бит инде, мин туңам,
Килгән идем җәйге костюмнан.
Бари Рәхмәт. «Кошлар киткәндә»
3 нче укучы.
– Апа, безгә артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
– Кем дә дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә.
Мәрзия Фәйзуллина. «Көзге яңгыр»
4 нче укучы.
Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр.
Кави Нәҗми. «Көз»
5 нче укучы.
Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыймын мин –
Кушыл син яңа җырга.
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак –
Көзнең матур чаклары.
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!
Ләбиб Лерон. «Яфрак бәйрәме»
6 нчы укучы.
Унылая пора! Очей очарованье!
Приятна мне твоя прощальная краса –
Люблю я пышное природы увяданье,
В багрец и в золото одетые леса,
В их сенях ветра шум и свежее дыханье,
И мглой волнистою покрыты небеса,
И редкий солнца луч, и первые морозы,
И отдаленные седой зимы угрозы.
А.С.Пушкин. «Осень»
7 нче укучы.
Октябрь уж наступил – уж роща отряхает,
Последние листы с нагих своих ветвей;
Дохнул осенний хлад – дорога промерзает.
Журча еще бежит за мельницу ручей,
Но пруд уже застыл; сосед мой поспешает
В отъезжие поля с охотою своей,
И страждут озими от бешеной забавы,
И будит лай собак уснувшие дубравы.
А.С Пушкин
Укытучы. Ә хәзер табышмакларга җавап бирик:
1. Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана,
– Бу кайчак була? (Көз)
2. Аны сорыйлар, аны көтәләр,
Әгәр килсә –
Качышып бетәләр. (Яңгыр)
3. Күктән килде, җиргә иңде. (Болыт, яңгыр)
4. Аягы юк, кулы юк,
Сөйләшергә теле юк,
Кояш кебек нуры юк,
Күрергә күзе юк,
Һич җитмәгән җире юк. (Җил)
5. Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)
Ял минуты
Укытучы. Балалар, без сезнең белән бераз эшләдек, ә хәзер ял итик.
(Балалар Шопенның «Яңгыр вальсы» астында көзге яфраклар булып бииләр, үзләре ясаячак рәсемнәрне күз алдына китерәләр.)
IV. Рәсем ясар алдыннан укытучының аңлатуы
Укытучы. Нәрсә ул горизонт сызыгы? (Балаларның җаваплары.)
Укытучы. Без җир, болыт, күкне буяу өчен нинди төсләр катнаштырачакбыз? Чиратлап аңлатам.
(Рәсем ясау вакытында Вивальдиның «Көз» композициясе куела. Укытучы ярдәмендә план буенча рәсем ясыйлар.)
1. Горизонт сызыгын үткәрәбез.
2. Күккә төс бирәбез. (Көз, яңгыр.)
3. Җирне аерып күрсәтәбез.
4. Болытларны гуашь белән буйыйбыз.
5. Гуашь ярдәмендә горизонт сызыгына агач, көзге яфраклар ясыйбыз.
6. Иң соңыннан гуашь белән яңгыр ясыйбыз.
7. Укучыларның мөстәкыйль эше.
V. Дәрескә нәтиҗә. Рефлексия
Укытучы. Сез бүген дәрестә нәрсә белдегез? Нинди композитор әсәрләре белән таныштыгыз? Нинди яңгырлар була? (Укучыларның җаваплары.)
(Эшләр күргәзмәсе, фикер алышу.)