Көзге уңыш
№ 208
(2 нче сыйныф. Рус төркеме. Татар теле дәресе)
Гөлназ ВӘЛИЕВА,
Казандагы 113 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.
Максат:
белем бирүдә:
– укучыларның “Көзге уңыш” темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү;
– “Яшелчә һәм җиләк-җимеш” темасына караган сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру;
фикер сәләтен үстерүдә: укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү;
– анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү;
– тәрбияви:
– укучыларның үзара хезмәттәшлек нигезендә төркемнәрдә иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
– бер-берсенә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, презентация, яшелчә һәм җиләк-җимеш рәсемнәре, муляжлары, кәрзиннәр, яңа сүзләр язылган таблица, Көзбикә рәсеме.
Дәрес барышы
- Оештыру этабы
Укытучы. Исәнмесез, укучылар!
Укучылар. Исәнмесез.
Укытучы. Хәерле көн, укучылар!
Укучылар. Хәерле көн, укытучы апа!
- Белемнәрне актуальләштерү
- Рәсем өстендә эш. (Презентациядә көз рәсеме.)
Укытучы. Укучылар, рәсемгә карагыз әле. Сез нинди ел фасылын күрәсез? Укучылар. Рәсемдә көзне күрәбез.
Укытучы. Көзен табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Укучылар. Көзен көннәр салкын, яңгыр ява, кошлар җылы якка китәләр.
- Җөмләләр өстендә эш.
(Презентациядә бер-бер артлы җөмләләр чыга.)
Укытучы. Мин җөмләләр укыйм. Сез көз турындагысын ишетсәгез, табличканы күтәрәсез. (Парлап эшлиләр.)
– Көн кояшлы.
– Көн болытлы.
– Салкын җил исә.
– Агачларның яфраклары сары, кызыл төстә.
– Кар ява.
– Яңгырлар ява.
– Кошлар җылы якка китәләр.
Укытучы. Димәк, көзен көн нинди?
Укучылар. Болытлы, салкын, яңгырлы.
III. Уку мәсьәләсен кую
Укытучы. Бүген дәресебезгә Көзбикә кунакка килде. Аның киемнәре турында кайсыгыз сөйли ала?
Укучы. Көзбикә күлмәк, камзул кигән. Аның киеме сары, яшел, кызыл-сары төстә.
Укытучы. Көзбикә безгә күчтәнәч алып килгән. Нинди күчтәнәч икәнен үзеннән сорыйк.
Көз, Көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көзбикә.
Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
Укытучы. Кәрзиндә ниләр генә юк. Аларны икенче төрле ничек атарбыз? Укучылар. Уңыш.
Укытучы. Бу сүз сезгә танышмы? Аның русча тәрҗемәсен уйлыйк әле.
Укучылар. Урожай.
Укытучы. Димәк, ике сүз килеп чыкты. Ниндиләр?
Укучылар. Көз, уңыш.
Укытучы. Аларны бергә бәйлик.
Укучылар. Көзге уңыш.
Укытучы. Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшербез?
Укучылар. Без бүген көзге уңыш турында сөйләшербез.
Укытучы. Бүген дәрестә ниләр эшләрбез?
Укучылар. Без бүген дәрестә сүзләрне кабатларбыз, алар белән җөмләләр төзербез.
- Уку мәсьәләсен чишү
- Әңгәмә үткәрү.
Укытучы. Көзбикәнең кәрзинендә ниләр бар иде? (Көзбикәнең кәрзинендә яшелчәләр, җиләк-җимешләр бар.)
– Ә сез аларны яратасызмы? (Әйе, яратабыз.)
– Әйдәгез, һәрберегез бу хакта хәбәр итегез. (Һәрберсе үзе яраткан яшелчәне яки җиләк-җимешне кәрзиннән ала һәм җөмлә төзи.)
Укучы. Мин … яратам. (Иптәшеннән сорый.) Ә син нәрсә яратасың?
Укытучы. Укучылар, безгә ике төркемгә бүленергә кирәк. Кирәкле парта артына утырыгыз. (Укучылар, ике төркемгә бүленеп, парта артына утыралар.)
– Тимур, синең кулыңда нәрсә? (Минем кулымда алма.)
– Ул нинди? (Ул кызыл, тәмле, зур.)
(Бу төркемдәге һәр укучы сөйләп чыга.)
– Тәлинкәдәге предметларны бер сүз белән ата. (Җиләк-җимеш.)
– Сезнең төркемгә исем уйларга кирәк. Сез уйлый, киңәшә торыгыз.
– Ваня, синең кулыңда нәрсә бар? (Бу – кыяр.)
– Ул нинди? (Ул – яшел, тәмле, файдалы.)
(Икенче төркемдәге һәр укучы сөйләп чыга һәм муляжларны тәлинкәгә салалар.)
– Тәлинкәдәге предметларны бер сүз белән әйт. (Яшелчә.)
– Сез үз төркемегезгә нинди исем бирерсез? (Яшелчә.)
– Беренче төркем, сез үз төркемегезгә нинди исем уйладыгыз? (Җиләк-җимеш.)
- Хикәя язу.
Укытучы. Укучылар, яшелчәләр кайда үсә? (Яшелчәләр бакчада үсә.)
– Җиләк-җимешләр кайда үсә? (Җиләк-җимешләр бакчада үсә.)
– Аларны кайда сатып алырга була? (Аларны кибеттә, базарда сатып алып була.)
1 нче төркем – “Җиләк-җимеш бакчасы”,
2 нче төркем – “ Яшелчәләр базары” дигән темаларга кечкенә хикәяләр яза. Хикәя язуда һәр кеше катнаша. Бу биремне эшләүгә 3 минут вакыт бирелә. Текст язылып беткәч, һәр төркемнән берәр укучы чыгып укый.
- Ял минуты.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, ял итеп алыйк. Түгәрәккә басыйк. Хәзер без “Түбәтәй” уены уйнарбыз. Минем башымда түбәтәй. Музыка уйный башлагач, мин аны күршемә киертәм. Ул күршесенә киертә. Музыка туктагач, түбәтәй кем башында кала, шуңа җәза бирербез.
Биремнәр:
– Әфлисун нинди?
– Сары төстәге җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне әйт.
– Чөгендер сүзенең русча тәрҗемәсен әйт.
– Ике яшелчәне күплек санда әйт.
– Әфлисун нинди?
- Табышмаклар өстендә эш.
Укытучы. Көзбикә безгә табышмаклар да алып килгән. Аларны укыйк, җавапларын табыйк. (Табышмакларның җавапларын табу.)
- Озын, яшел – түтәлдә,
Сары, тозлы – кисмәктә. (Кыяр)
- “Алма!” – дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул, балалар? (Алма)
- Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)
- Алсу битле кыз үсте,
Тып итеп сикереп төште. (Җиләк)
(Табышмакны уку, җавапларын табу.)
- “Базарда” темасына диалог төзү.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, базарга киттек. Анда җиләк-җимешләр, яшелчәләр сатып алырбыз. Аделия, син сатучы булырсың. Исәнләшергә, матур сүзләр әйтергә онытмагыз.
– Исәнмесез!
– Исәнмесез!
– Сезгә нәрсә кирәк?
– Миңа кыяр кирәк.
– Менә кыяр.
– Тагын нәрсә кирәк?
– Миңа помидор кирәк.
– Мә, алыгыз.
– Рәхмәт. Сау булыгыз.
– Сау булыгыз.
- Салат ясау.
Укытучы. Базарга барып яшелчәләр, җиләк-җимешләр алдык. Алардан тиз генә нәрсә ясап була? (Салат.)
– Сез нинди салат ясарсыз? (Без җиләк-җимеш салаты ясыйбыз.)
– Сзгә моның өчен нинди җиләк- җимешләр кирәк булыр? (Безгә әфлисун, банан, алма, җиләк кирәк була.)
– Ә сез нинди салат ясарсыз? (Без яшелчәләр салаты ясарбыз.)
– Сезгә моның өчен нинди яшелчәләр кирәк булыр? (Безгә кыяр, помидор, суган, борыч кирәк булыр.)
– Булдырдыгыз, укучылар. Мондый тәмле салатларны өйдә ясап, әти-әниләрегезне куандырыгыз әле.
- Рефлексия
- Йомгаклау.
– Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? ( Без бүген көзге уңыш турында сөйләштек.)
–Нигә уңыш көзге була? (Чөнки уңышны көзен җыеп алалар.)
– Мурат, сиңа дәрестә нәрсә эшләве җиңел булды? (Миңа җөмләләр төзү җиңел булды.)
– Азалия, син бүген дәрестә нәрсә белдең? (Мин бүген дәрестә яңа сүзләр белдем.)
– Ясминә, тагын нәрсә беләсең килә? ( Минем яшелчәләр турында күбрәк беләсем килә.)
- Бәяләү.
Укытучы. Парталарда кызыл, сары, яшел түгәрәкләр ята. Шулар ярдәмендә сез үзегезне бәяләгез.
– Әгәр барысын да беләм дип уйлыйсыз икән, кызыл түгәрәкне алыгыз.
– Әгәр бераз гына аңлап җиткермәдем дип уйлыйсыз икән, сары түгәрәкне алыгыз.
– Әгәр башкалардан ярдәм көтсәгез, яшел түгәрәкне алыгыз.
- Өй эше
Өй эше өч төрле:
1.Үзегез теләгән яшелчә, җиләк-җимешнең рәсемен ясарга.
- Яшелчә, җиләк-җимешләр турында табышмак эзләргә.
- Бер яшелчә яки җиләк-җимеш турында сөйләргә әзерләнергә.