Көз кунакка чакыра

№ 125

(Әйләнә-тирә дөнья. II сыйныф)

Алсу МӘРДАНШИНА,

Сарман районы Күтәмәле төп  мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Дәреснең технологик картасы

Дәрес темасы. Көз кунакка чакыра.

Дәреснең максаты. Укучыларның тере һәм терек булмаган табигатьтә хас көз билгеләрен өйрәнүгә юнәлтелгән эшчәнлеген оештыру. Гипотеза чыгару, аны дәлилләр белән раслый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Яңа төшенчәләр һәм терминнар. Кырау, бәс, йокыга талу, йон алыштыру, боз кату.

Белем һәм күнекмәләр:

– терек һәм терек булмаган табигатьтәге көзге үзгәрешләрне белергә тиешләр;

– табигый объектларны аерырга, алар арасында бәйләнешне күрергә, табигатькә сакчыл караш булдырырга кирәклеген, хайваннар һәм үсемлекләр арасында бәйләнешне күрергә, гомумбелем күнекмәләрен кулланырга өйрәнәләр.

Метапредмет күнекмәләр:

шәхескә кагылышлы: иң гади кагыйдәләрне аера һәм әйтеп бирә алу күнекмәләре формалаштыру;

танып-белү: иллюстрацияләр, текст буенча информация таба белү, информацияне схемалар рәвешендә күрсәтә белү, предметларны анализлау юлы аша нәтиҗә ясау, предметларны билгеләре аша берләштерү һәм классификацияләү;

регуляттив: дәрестә эшчәнлек төрен билгеләү,куелган максат буенча үз эшеңә бәя бирү, нәтиҗә ясау.

коммуникатив: иптәшләреңне тынлый һәм аңлый белү күнекмәләрен формалаштыру, телдән җавап бирү, үз фикерреңне  төгәл итеп әйтә белү, бер-берең белән аралашу кагыйдәләрен үтәү.

Дәрестә эш төре: индивидуаль, төркемнәрдә.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, компьютер, презентация, дәреслек (Плешаков А.А. Әйләнә-тирә дөнья. 2 сыйныф), эш дәфтәре, төркемнәрдә, парларда эшләү өчен карточкалар.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге УУГ
I. Оештыру этабы

Максат: уңай эмоциональ мохит урнаштыру

– Хәерле көн, укучылар! Хәзер бер-беребезгә елмаябыз да тыныч кына утырабыз.

Укучылар, кәефләрегез ничек икән?

Кемнең кәефе яхшы, миңа кул селтәп сәлам бирсен.

 

Укучылар бер-берсенә елмаялар да урыннарына утыралар. Укытучыны сәламлиләр Коммуникатив: уку процессын оештыру, хисләреңне җиткерү һәм бәяләү
II. Актуальләштерү – Укучылар тышка карагыз да бүгенге һава торышы турында сөйләргә әзерләнегез Укучылар терәк сүзләрдән бүгенге һава торышы турында сөйләргә әзерләнә Төркемдә  эшләү, информация туплау
III. Уку мәсьәләсен кую

Проблемалы ситуация тудыру

– Укучылар, безнең дәрес башында кәефебез бик яхшы иде. Минем дә кәефем бик яхшы. Беләсезме ни өчен? Безне ябалак дустыбыз бүген кунакка чакырды. Кая барасын беләсегез киләме?

Тынлап карагыз әле.

Үтте китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Сарагаешып киптеләр.

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте

Җылы якка – көньякка.

– Бу шигырь нәрсә турында?

– Димәк, кайсы ел фасылына  кунакка барабыз?

– Уйлагыз әле, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән?

 

 

 

Укучылар тынлый, сорауларга җавап бирә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Бу шигырь көз, табигатьтәге көзге үзгәрешләр турында

Тыңлый, анализлый, чагыштыра белү
IV. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү – Кайсыгыз дәреснең темасын әйтә алыр?

– Ә нинди максат куярбыз икән?

Дәреснең планын төзик. Нәрсәләр турында сөйләшербез?

1. Терек булмаган табигатьтә көзге үзгәрешләр.

2. Үсемлекләр янына кунакка.

3. Кошлар янына кунакка

4. Хайваннар янына кунакка

 

– Көз кунакка чакыра.

– Көзге табигатьне күзәтәбез, үзгәрешләрне өйрәнәбез

 

Нәтиҗә ясыйлар, үз фикерләрен әйтәләр
V. Яңа белемнәрне ачу 1. Парларда эш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2. Дәреслек белән эш

(36 – 37 нче битләр)

 

 

– Безне урманда Ябалак дус каршы ала. Укучылар, ә сез нинди көз айларын беләсез? Хәзер кайсы ай?

Ә хәзер терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләшеп китәрбез. Мин сезгә карточкалар таратам. Сез көзгә хас билгеләрне аерып алыгыз.

Күк йөзе кояшлы, күк йөзе болытлы, көн салкынча, вак яңгыр ява, салкын җил исә, күк күкри, яшенле яңгыр ява, көн эссе, һава температурасы түбәнәя, 30 градус җылы, кырау төшә, сулыклар ката, беренче кар ява, көннәр кыскара

Дәреслек белән эш. Карточкаларны чагыштыру, өстәмәләрне билгеләү.

Эшләрне бәяләү

 

Сентябрь, октябрь, ноябрь

 

 

Укучылар парларда эшли

 

Күк йөзе болытлы, көн салкынча, вак яңгыр ява, салкын җил исә, һава температурасы түбәнәя, кырау төшә, сулыклар ката, беренче кар ява, көннәр кыскара

 

 

 

 

Укучылар эшләрен бәялиләр

 

Анализлап нәтиҗә ясау.

 

 

Парларда эшләү, иптәшеңне тынлый белү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Үзбәя.

Физкультминут      
VI. Белемнәрне практик куллану

 

1. Әңгәмә

 

 

 

 

 

 

 

2. Укытучы сөйләве

– Укучылар, һава торышының менә шулай үзгәрүе үсемлекләр, кошлар һәм хайваннар  тормышына тәэсир итәме?

– Агачларда көз көне нинди үзгәрешләр була?

– Ни өчен агачларның яфраклары саргая һәм коела?

– Барлык агачларның да яфраклары коеламы?

– Ылыслы агачлар ничек кала?

Яфрак коелу – көз һәм кыш көннәрендә үсемлекләрдә суның парга әйләнүе кимүгә җайланыш ул. Кышын үсемлек тамырлары туфрактан салкын суны суыра алмый. Әгәр дә бездәге агачлар һәм куаклар яфракларын коймаса, алар дым җитмәүдән һәлак булыр иде. Яфраклар белән бергә үсемлекләрдәге зарарлы матдәләр чыгарыла. Усак, миләш, өрәңгенең генә яфраклары кызыл төстә була. Калган агачларның яфраклары сары була

Укучылар фикерләрен әйтә. Мисаллар китерәләр

 

 

 

Укучылар үз фикерләрен әйтә

Анализлый, нәтиҗә ясый
3. Сорауларга җавап бирү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Текст буенча эш

– Һава торышының үзгәрүе кошлар һәм хайваннар тормышына ничек тәэсир итә икән соң? Бу сорауга җавап бирү өчен, әйдәгез, сезнең чыгышларны тыңлап китик.

– Укучылар, барлык кошлар да җылы якка очып китәләрме?

– Җылы якка китүче кошлар ничек атала? Мисаллар китерегез әле.

– Бездә кышлаучы кошлар ничек атала? Кайсы кошлар безнең якларда кала?

– Ә хәзер мин сезгә карточкалар таратам.

Хайваннар кышка ничек әзерләнә? Хайван исемнәрен сүзләр белән тоташтырыгыз

Аю           кышка запас  әзерләми

Тиен        йонын үзгәртә

Куян        йокыгы тала

Төлке      кышка запас әзерли

Нәтиҗә ясау

Укучылар мөстәкыйль укый. 1 нче төркем – кошлар, 2 нче төркем хайваннар турында чыгыш ясый

 

 

 

 

 

Укучыларның җавабы тыңлана

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар мөстәкыйль эшли, нәтиҗә чыгаралар

Үз фикереңне әйтә һәм иптәшеңне тыңлый белү, нәтҗә ясау

 

 

 

 

Күзәтүләрдән чыгып, үз фикереңне әйтә белү

 

 

 

 

 

 

 

Схема белән эш, анализлый белү, нәтиҗә ясау

VII. Яңа материалны ныгыту

«Хайваннарны үз йортларына урнаштыр» дигән уен

– Укучылар, хәзер бер уен уйнап алырбыз. Сез бирелгән хайваннарны тиешле йортларына урнаштырыгыз. Йортларга номерларын гына языгыз. Укучылар парларда эшли Парларда эш
VIII. Рефлексия

Үзбәя

– Мин бүген дәресә шуны аңладым…

– Миңа бу дәрестә …кызыклы булды.

– Миңа бу дәрестә….. авыр булды.

– Минем бу дәрестә….. бик яхшы эшләдем.

 

Укучылар үзләренең эшләрен бәяли Үз эшеңне бәяләү
IX. Өй эше Дәреслектәге 36 – 39 нче битләр, дәфтәр (25 нче бит), 3, 4 нче биремнәр