Көз килә

(Икенче кечкенәләр төркеме өчен көзге бәйрәмгә багышланган шөгыль)

Шөгыль барышы

(Балалар музыка астында залга керә. Зал уртасында ярымтүгәрәк ясап туктап калалар.)

Тәрбияче. Балалар, ни арада җәй үтте. Алтын көз килеп җитте. Бу күңелле көз бәйрәмен барыбыз да бик көттек. Балалар, бүген мин сезне көзге урманга алып барам. Барасызмы? Урман безгә бик ерак, шуңа күрә без поездга утырып барырбыз. Әйдәгез, утырдык. («Поезд» белән баралар. Балаларга яфраклар таратыла.)

Тәрбияче. Менә без килеп тә җиттек. Карагыз әле, балалар, нинди матурлык. Кем урманны матур төсләргә буяды икән? Әйе, бу – алтын көз. Әйдәгез, көз турында шигырьләр сөйлибез.

1 нче бала.

Көз килде, үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

2 нче бала.

Көз! Көз! Көз!

Сине көттек без.

Алма, кавын hәм карбызлар

Өлгерми синсез!

3 нче бала.

Рәхим итегез

Көзге бәйрәмгә.

Яфрак тотып,

Бер жырлыйк, әйдә.

(Көз турында җыр башкарыла.)

Тәрбияче.

Яфраклар тирбәлә,

Кояш та сөенә.

Әйдәгез, биибез,

Алтын көз көенә.

(Яфраклар белән бию.)

Тәрбияче. Молодцы, балалар! Әйдәгез, хәзер җайлашып утырыгыз.

Тыңлагыз әле, ниндидер тавыш ишетелә. Ишетәсезме? Кемдер безгә кунакка килә. (Музыка астында кулчатыр керә.) Исәнме, кулчатыр. Нишләп йөрисең көзге урманда берүзең генә?

Кулчатыр. Исәнмесез, балалар. Мин, көзге урманның матурлыгына сокланып, саф һавада йөрергә бик яратам. Сезне көзге яңгырдан сакларга дип яныгызга ашыктым. Минем белән яңгыр сезгә куркыныч түгел. Балалар, ә сез яңгыр турында шигырьләр беләсезме? Сөйләгез әле. (Балалар шигырьләр сөйли.)

Кулчатыр. Молодцы, балалар!

Тәрбияче. Кулчатыр, ә безнең балаларның синең белән уйныйсылары килә.

Кулчатыр. Әйдәгез, уйныйбыз. Мин бик күңелле бер уен беләм. (“Кояш һәм яңгыр” уенын уйныйлар.)

Кулчатыр. Рәхмәт сезгә, балалар. Миңа сезнең белән күңелле булды. Ә хәзер миңа ашыгырга кирәк. Мине дустым, көзге яңгыр көтә. Сау булыгыз, балалар.

Тәрбияче. Балалар, безгә тагын кемдер кунакка килә. (Музыка астында Көз кызы керә.)

Көз кызы.

Ашыгып сезнең янга

Килдем мин, нәни дуслар.

Алтын сары яфраклар

Алып килдем мин сезгә!

Тәрбияче. Исәнме, Көз кызы! Сине күрүебезгә без бик шатбыз. Синең белән бер җыр җырлыйсыбыз килә. («Көз» дигән әйлән-бәйлән уенын уйныйлар.)

Көз кызы. Рәхмәт, дуслар! Бик матур жырлыйсыз!

Тәрбияче. Көз кызы, ә хәзер без сине бергәләп биергә чакырабыз. (Күмәк бию башкарыла.)

Көз кызы. Молодцы, балалар! Сез миңа шундый ошадыгыз. Мин сезгә күчтәнәчкә тәмле, ,файдалы алмалар бирим әле.

Тәрбияче. Рәхмәт сиңа, Көз кызы! Киләсе елга да синең белән шушы аланда очрашырбыз. Ә хәзер безгә бакчабызга кайтырга кирәк. Сау бул.

Көз кызы. Сау булыгыз, балалар! Тәрбияче апагызны тыңлагыз, тагын да үсеп, һөнәрләрегезне арттырыгыз.

Тәрбияче. Балалар, сезгә көзге урманда ошадымы? Ә хәзер поездга утырыйк, безне яраткан бакчабыз көтә. («Поезд»га утырып китәләр.)