Кояшны уятыгыз!

 №47

(Уртанчылар төркеме өчен 8 мартка багышланган бәйрәм кичәсе)

Ландыш ФАЗЛЫЕВА,

Яр Чаллыдагы 46 нчы “Каен җиләге” катнаш төрдәге балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбияче

Люзия СӘЙФЕТДИНОВА,

Яр Чаллыдагы 46 нчы “Каен җиләге” катнаш төрдәге балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Бәйрәм башланыр алдыннан әниләрнең, әбиләрнең түшләренә кәгазъдән киселгән кар бөртекләре беркетелә. Көй астында балалар залга керәләр, болыт артына качкан кояшка кыштан килгән хат беркетелгән.

Алып баручы (хатны укый). “Кадерле балалар! Миңа Сездә бик ошады. Сез шундый тәртиплеләр, күңеллеләр, минем сезнең яннан бер дә китәсем килми. Мин кояшны да йоклаттым, сезнең әбиләрегезне дә кар бөртекләренә әверелдердем. 8 март  бәйрәменең җитүен һич кенә дә теләмим. Кыш.”

Алып баручы. Балалалар,кунакларыбызга карагыз әле. Кыш дөресен әйткәнме? Нишләргә соң? Ничек үзебезнең ягымлы әниләребез, әбиләребезне кире кайтарырга? Әйдәгез, җылы, яхшы шигырьләребезне сөйлик, бәлки кояшыбыз уяныр, кыш тиз генә китәр. Димәк, кар бөртекләре дә кабат әниләргә, әбиләргә әверелерләр.

1 нче бала. Бүген әниләр бәйрәме,

Бик күңелле көн безнең

Иртәдән үк кояш көлә,

Бизәп зәңгәр күк йөзен.

2 нче бала. Әниләр, әбиләр,

Без сезне котлыйбыз

Сезгә озын гомер

Һәм бәхет телибез.

3 нче бала:

Зәңгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көлеп кенә торсын.

Алып баручы. Кояшка карагыз әле. Уянганмы, әллә юкмы? (Балалар кояшка карыйлар, бернәрсә дә үзгәрмәгән.) Безгә нәрсә эшләргә соң? Бәлки безгә ярдәмгә берәркемне чакырыргадыр? Авылда иртә белән кояшны нәрсә уята соң?

Балалар. Әтәчкәй! Әйдәгез бергәләп Әтәчкәйне чакырыйк. Әтәчкәй, әтәчкәй! Алтын кикриккәй! Кикригең тарактай, койрыгың урактай.

(Көй астында Әтәч керә, исәнләшә. лып баручы кояшны уятып, балаларга ярдәм итүен сорый.)

Әтәч. Итән-иртүк торамын,

Барысын уятамын.

Кикрикүк, кикрикүк,

Барысын уятамын.

Тор, кояш, уян инде,

Нурларыңны чәч инде!

Кикрикүк, кикрикүк,

Нурларыңны чәч инде.

(Алып баручы балаларга күзләрен йомарга һәм 3 кә кадәр санарга куша, бернәрсәдә үзгәрми.)

Әтәч. Борчылмагыз, балалар, ярдәмгә күчмә кошларны чакырырга кирәк, алар бит ел саен көз көне җылы якларга очып китәләр, ә яз көне кире кайталар.

Алып баручы. Сез нинди күчмә кошларны беләсез? (Көй астында кош маскалары кигән балалар очып керәләр.)

Кара карга. Ишетәмсең: – Кар да кар! – ди, –

Тиздән эреп бетә кар, – ди, –

Канатымда хатым бар, – ди.

Буең җитсә, тартып ал, – ди.

Укымый да беләбез бит,

Хатыңда ни язылганын:

Бөтен кошлар хәбәр иткән

Матур язны сагынганын.

Карлыгач. Җылы яктан очып килде

Карлыгачлар-кошкайлар! – ди.

– Исәнмесез, балалар ! – дип

Дәшә безгә дускайлар.

Торна. Торыйк, торыйк

Каңгылдашып,

Очып кайтты торналар.

Торыйк, торыйк

Монда торыйк,

Диеп җырлый торналар.

Алып баручы. Күчмә кошлар үзләре белән әниләр өчен уен алып килгәннәр. Тикшереп карыйк әле. Кар бөртекләренә әверелгән әниләр үзләренең вазифаларын беләләр микән?

“Ярманы аера бел!” уены. (Ярмаларның ничә төрле булуларына карап, шулкадәр әни чакырыла, алар тоемлап нинди ярма икәнен әйтеп бирергә тиеш булалар. Биремне дөрес башкарганнан соң әниләр, балаларга сиздермичә генә “кар бөртекләрен” алалар.)

Әни турында җыр.

Алып баручы (күзләрне йомарга, 3 кә кадәр санарга куша, кояш әзрәк ачыла башлый). Балалар, карагыз әле, безнең аз гына булса да барып чыга башлады, кояшыбыз да күренә башлады, әниләребез дә үз хәленә кире кайттылар. Рәхмәт сиңа, Әтәчкәй, рәхмәт сезгә күчмә кошлар!

Әтәч. Сезгә бик рәхәтләнеп, шатланып ярдәм иттем, ләкин миңа өйгә кайтырга кирәк. Хуҗабикәм көтеп аргандыр. Сау булыгыз!

Алып баручы. Балалар, безгә ярдәмгә кем киләсен беләсегез киләме? Алайса табышмакка тизрәк җавап табыгыз:

Асрамый да умарта,

Балны бик, бик ярата,

Кышын сөя йокыны

Язгача тормый ята.

Балалар. Аю.

(Оясыннан Аю түти килеп чыга.)

Аю. Иртән мин сикереп тордым

Тунымны тиз-тиз юдым

Кояшка кибәргә куйдым

Кыштан мин тәмам туйдым.

Алып баручы. Исәнме, Аю түти, зинһар кояшны һәм кунакларны тылсымнан коткарчы. Кыш бит язга урынын бирергә һич теләми. Бәлки, берәр төрле тылсымлы сүзләр бардыр?

Аю түти. Бар ул андый сүзләр, әле иң элек бу залда утыручы барлык әбиләргә җылы, йөрәк түреннән чыккан шигырьләр, җырлар уенар бүләк итегез.

Алып баручы. Әлбәттә, безнең балалар 8 мартның әбиләр көне икәнен дә беләләр һәм аларга багышланган матур котлаулары да бар аларның. (Балалар тезелеп басалар.)

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә,

Өебезнең нуры ул

Барыбыздан олы ул? Кем ул?

Балалар. Әбиләр!

1 бала. Кыш көне салкын булса да,

Һич туңмый минем аяк

Җылыта аны дәү әни

Бәйләп биргән йон оек.

2 бала. Сарык йоны җылы була,

Бар бит тагын шунысы –

Күчкән аңа дәү әнием

Кулларының җылысы.

3 бала. Әбиебез иртүк торып,

Безгә коймак пешерә.

Берәм-берәм табалардан

Тезеп-тезеп төшерә.

4 бала. Безнең әби күзлек кия,

Җөй тегәргә саплый энә,

Энә күзе кечкенә,

Җебе үтми һич кенә.

Әбиләр турында җыр.

Әбиләр белән “Оныгыңны тоеп бел!” уены.

(Балалар әби тирәләп басалар, уен барышында, залдагы әбиләр сиздермичә генә, “кар бөртекләре”н салалар.)

Аю түти. Булдырдыгыз, балалар, сез бик тырышкансыз, язгы бәйрәмгә әзерләнгәнсез, шуның өчен мин сезгә тылсымлы сүзләр әйтәм: тыңлагыз һәм исегездә калдырыгыз.

Бер, ике , өч – йомшак җил ис син!

Бер , ике, өч – кояшкай чык син!

(Кояш ачылып бетәргә әз генә кала, балалар әбиләренең кар бөртекләре түгеллеген күреп алалар. Балалар тылсымлы сүзләрне күзләрен йомып, хор белән кабатлыйлар.)

Алып баручы. Ничек шәп булды! Аз гына калды бит, тиздән кояш яктыртачак, җылытачак, язны чакырачак! Рәхмәт сиңа мәрхәмәтле , Аю түти!

Аю түти. Саубуллашканчы , мин сезне тагын бер язгы кунак белән таныштырырга телим.

Карны ерып чыга ул,

Халыкны шаккаттырып,

Дөньяны шатландырып,

Матур чәчәк ата ул.

Нинди чәчәк, ул кая?

Исеме …

Балалар. Умырзая!

(Умырзая малае керә, кулында 3 чәчәктән торган букет.)

Умырзая малае. Курыкмадым салкыннан,

Тишелеп чыктым мин кардан.

Язны каршы алырга

Кирәк бит дуслар миңа.

Бу гади генә чәчәк букеты сиңа Аю түти! Бәйрәм белән сине!

(Балаларның игътибары кунакларда булган арада, калган әниләр, “кар бөртекләре”н салалар.)

Алып баручы. Рәхмәт, күркәм Умырзая,  син барысында табигать кушканча, үз урынына куйдың.Кыш читкә китте, кояш яктырта, март  аенда яз башлана.Шушы сөенечтән, әйдәгез , әниләрне биюгә дәшәбез.

Җырлы бию.

1 бала. Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем.

2 бала. Кабул итеп алыгызчы,

Гади бүләк балагыздан

Тыныч тормыш , изге теләк

Сәламәтлек барыбыздан.

(Балалар әниләренә, әбиләренә бүләкләрен бирәләр.)

Алып баручы. Котлыйм, сезне, бәйрәм белән,

Шат булсын күңелегез!

Бәхет, шатлык, исәнлектә

Үтсен бар гомерегез!

(Балалар көй астында залдан чыгып китәләр.)