Космоска сәяхәт

№172

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Миләүшә САБИРҖАНОВА, Гөлия ХӨСНЕТДИНОВА,

Казандагы 114 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

 

 

Максат: 10га кадәр саннарны искә төшерү; саннар ярдәмендә тәртип буенча транспорт төзү; санау таякчыклары ярдәмендә геометрик фигураларны кабатлау; буталган саннарны аерып әйтү; кадәр, соң, арасында, ахырдан сүзләрен кулланып аларны мисалларда файдалану; бармакларга гимнастик күнегүләрне кабатлау; фикерләү сәләтен үстерү; дустанә мөнәсәбәт урнаштыру.

Җиһазлау: саннар язылган дәфтәр битләре, төсле картоннан геометрик фигуралар, саннар язылган плакатлар, санау таякчыклары, һәр бала өчен геометрик фигуралар, саннар язылган карточкалар.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Балалар, бүген без сезнең белән космоска сәяхәткә барабыз. Космоска барыр өчен безгә транспорт сайларга кирәк. Сезнең алдыгызда саннар язылган, нокта белән билгеләнгән битләр бар. Сезгә шул саннарны тәртип буенча каләм белән тоташтырырга кирәк. Аның өчен, әйдәгез, башта 10га кадәр саннарны искә төшереп китик. (Балалар җавабы.)

10  га кадәр саннарны искә төшерү. (Балалар белән бергәләп санау.)

Саннарны тоташтыру. (Балалар үзлектән саннарны тоташтыралар.)

Тәрбияче. Балалар, нинди рәсем килеп чыкты?

Балалар. Ракета.

Тәрбияче. Шулай булгач, без сезнең белән нәрсәгә утырып очачакбыз?

Балалар. Ракетга утырып.

Тәрбияче. Ләкин, балалар, ракетага болай гына утырып булмый. Аның өчен безгә бирем үтәргә кирәк. Биремне үтәгән очракта гына без сезнең белән ракетага утырып оча алабыз.

Тәрбияче. Безнең тактада ниндидер фигуралар куелган. Әйдәгез, ул фигураларны карап китик әле. (Өчпочмак, түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык, овал.)

– Кайсы фигура беренче урында тора? (Балалар җавабы.)

– Кайсы фигура 4 нче урында тора? (Балалар җавабы.)

– Кайсы фигура иң ахырдан тора? (Балалар җавабы.)

– Квадратка кадәр нинди фигура тора? (Балалар җавабы.)

– Турыпочмаклыктан соң нинди фигура тора?

– Түгәрәккә кадәр нинди фигура тора?

– Квадрат белән түгәрәк арасында нинди фигура тора?

– Өчпочмак белән квадрат арсында нинди фигура тора?

– Бу фигураларны бер сүз белән әйткәндә нинди фигуралар дип әйтәбез?

Тәрбияче. Афәрин, балалар! Сез бу биремне дөрес үтәдегез. Шулай булгач, без ракетага утыра алабыз. Ә хәзер, әйдәгез, киттек.

Физминутка

Бер минут тик тормыйм:

Оста конструктор мин.

Самолёт та ясыйм,

Космолёт та ясыйм.

Хәзер төзеп ташлыйм.

Я, кайсыннан башлыйм?

Эшләп бирәм җырлап, чынлап.

Тәрбияче. Ә хәзер, балалар, без айга килеп җиттек. Ә монда, карагыз әле, сихри саннар язылган битләр бар. Безгә шул битләргә язылган саннарны укып әйтергә кирәк. (Тактага саннар язылган битләрне тәрбияче элә, балалар укып әйтәләр. Бер бала, чыгып, тактада шул санны күрсәтә, ә калганнары урыннарда карточка белән күрсәтәләр.)

Тәрбияче. Ә хәзер без саннарны чагыштырып карыйк. (Зурлык һәм кечкенлек билгеләрен куябыз.)

3  4

4  2

5  1

3  5

Тәрбияче. Балалар, монда икенче бирем дә бар әле. Санау таякчыклары ярдәмендә геометрик фигуралар төзергә кирәк.

– 3 таякчык ярдәмендә нинди геометрик фигура төзеп була?

– 4 таякчык ярдәмендә нинди геометрик фигура төзеп була?

– 5 таякчык ярдәмендә нинди геометрик фигура төзеп була?

– 6 таякчык ярдәмендә нинди геометрик фигура төзеп була?

– Ә турыпочмаклыктан ничек квадрат төзеп була?

– Безнең хәзер 2 квадрат чыкты. Алардан ничек өчпочмак ясарга була?

Тәрбияче. Айда, балалар, лунатиклар яши. Әйдәгез, без, лунатикларга әйләнеп, бераз уйнап алыйк.

Бармак гимнастикасы

5 лунатик айда йоклый,

4 лунатик айда әйләнә.

1 лунатик төштә егыла,

3 лунатик айда кала.

Тәрбияче. Ә хәзер лунатикларга истәлеккә ракета ясап калдырыйк. (Өстәлдә геометрик фигуралардан ракета ясау.)

Йомгаклау

Утырып инде ардык,

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап алыйк.

Куллар билгә, өскә, янга

Утырып, торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә

Урыныбызга утырыйк.

Тәрбияче. Балалар, менә без группабызга кайттык. Без сезнең белән бүген кая сәяхәткә бардык? Анда нинди биремнәр үтәдек? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Афәрин, балалар! Шөгылебез шуның белән тәмам.