Космоска серле сәяхәт

№172

(Балалар бакчасында сәхнәләштерү өчен сценарий)

Гөлфирә САБИРҖАНОВА,

Казандагы 134 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Катнашалар:

Камил, Шамил – 6 яшьлек бакча балалары.

Әби – Камилнең әбисе.

Әни – Камилнең әнисе.

Кыз – Камилнең 8 яшьлек апасы, мәктәп укучысы.

Тылсымлы бабай.

(Космостан кайтканда каршы алырга Шамилнең кайбер туганнары булырга мөмкин.)

Тамаша барышы

(Камил бик моңаеп, уйланып утыра. Дусты килеп кергәнен дә сизми.)

Шамил. Дустым, сәлам! (Камил аны күрми, эндәшми.)

Шамил. Камил дим, ничек хәлләрең?

Камил (сискәнеп, аптырап). Ә-ә, син икәнсең…

Шамил. Мин шул. Нәрсә булды сиңа – күрмисең дә, ишетмисең дә?

Камил (торып баса). Дустым, әйт әле, мин кечкенә малаймы? (Шамил нәрсә әйтергә белмичәрәк аптырап кала.) Шамил, без зур малайлар бит инде, шулаймы?!

Шамил. Әлбәттә, зур малайлар. Безгә бит инде тиздән 6 яшь тула.

Камил. Дустым, беләсеңме, мин шуның кадәр туйдым… шуның кадәр туйдым…

Шамил. Нәрсәдән туйдың?

Камил. Әниемнең, әбиемнең бертуктаусыз өйрәтүләреннән туйдым. Мин бит ир кеше! Хатын-кыз башлары белән мине өйрәтәләр дә өйрәтәләр…

Шамил. Булгалый андый хәлләр…

Камил. Әле җитмәсә, апага кадәр өйрәтеп маташа. Үзенә дә 8 генә яшь булса да. Имеш, ул хәзер укучы икән инде.

Шамил. Әйе шул. Шулай ачуны китергәлиләр бездә дә…

Камил. Имеш, мин дөрес эшләмим икән… Мин әле кечкенә икән… Миңа олылар сүзен тыңларга, күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк икән… У-уффф…

Шамил. Нишләргә җыенасың инде хәзер?

Камил. Шуның кадәр туйдым… Бөтенесен ташлап каядыр китеп югаласым килә… Э-эххх… Канатларым булса иде дә… очарга иде…

Шамил. Яхшы булыр иде дә… (Бер читтә аларны Тылсымчы бабай тыңлап тора икән. Таягы белән ниндидер хәрәкәтләр ясый, авыз эченнән нәрсәләрдер сөйләнә. Камил белән Шамил кереп югалалар һәм ниндидер ят урында пәйда булалар.)

Шамил (як-ягына каранып, куркып). Камил, без кайда?

Камил (тирә-ягын күзәтеп). Монда бернинди агачлар да, үсемлекләр дә күренми…

Шамил. Кешеләр дә, хайваннар да, хәтта, бөҗәкләр дә юк, ахрысы монда.

Камил (куркып). Дустым, әллә без космоска килеп чыктыкмы икән?

Шамил. Әйе… без, мөгаен, Кояш планетасындадыр…

Камил. Җүләрләндеңме әллә син? Кояшта син бер сеукндта янып юкка чыгасың бит.

Шамил. Алайса, берәр йолдыздадыр без…

Камил. Белмим шул. Йолдызларга әле бер кешенең дә бара алганы юк бит.

Шамил (дер-дер калтырап). Камил, мин туңам. Миңа бик салкын.

Камил (еш-еш сулап). Шамил, минем тыным кысыла. Суларга бик авыр…

Шамил (гәүдәсен тоткалап, капшап). Дустым, минем аякларым астында бер әйбер дә юк кебек. Минем гәүдәм шундый җиңел. Мин аны, сизмим дә бугай…

Камил (гаҗәпләнеп). Шамил… без айга килеп эләктекме әллә?…

Шамил (курыккан кыяфәттә). Анда җибәрелгән этләр, мәчеләр кебек без дә үлсәк?…

Камил. Иң беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагарин да сынау вакытында һәлакәткә очраган бит… Мин куркам…

Шамил. Аннан соң күп косманавтлар галәмдәге очышларыннан исән кайттылар инде үзе…

Камил. Аның өчен бөтен әйберләрне алдан әзерләп барырга кирәк шул. Махсус киемнәр, кислород балоннары…

Шамил. Ә безнең бер әйберебез дә юк…

Камил. Шамил, минем өйгә кайтасым килә. Әнинең, әбинең, апаның бөтен сүзләрен дә тыңлар идем.

Шамил. Минем дә үзебезнең Җир планетасына кире кайтасым килә. (Аларны бер читтә күзәтеп торган Тылсымчы бабай таягы белән ниндидер хәрәкәтләр ясый, авыз эченнән нәрсәләрдер сөйләнә. Камил белән Шамил кереп югалалар һәм җирдә пәйдә булалар. Аларны анда бик борчылган туганнары каршы ала. Кочаклашып, елашып күрешәләр.)

Әби. Балакайлар, сез кайларда йөрдегез? Без сезне бүтән күрә алмабыз дип бик курыктык.

Әни. Кайлардан гына эзләмәдек.

Апа. Сннән башка өйдә шундый күңелсез, энем.

Камил. Без үзебез дә белмичә космоста булып кайттык. Ай планетасына барып эләктек.

Шамил. Һәм иң рәхәт планета үзебезнең Җиребез икәнен аңладык.

Камил. Әле без күп әйберләрне белмибез икән. Олылардан безгә бик күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк икән.

Шамил. Без боларны үзебезнең балалар бакчасындагы дусларыбызга да сөйләячәкбез.

Камил. «Белмәү – гаеп түгел, белергә теләмәү – гаеп», – диләр бит өлкәннәребез.

Шамил. Космос, галәм, андагы планеталар, алардагы тормыш, космонавтлар турында без әле өйрәнәчәкбез. (Бөтен катнашучылар тезелеп баса. Камил белән Шамил алга чыгып сөйлиләр.)

Камил.

Галәм киңлегендә планеталар –

Кояш һәм ай, бик күп йолдызлар.

Сезнең серләр белән кызыксына

Безнең кебек малай һәм кызлар.

Шамил.

Безнең дә бик беләсебез килә

Марсларны, Венераларны.

Үтәр еллар, үсеп җитәчәкбез,

Без ачарбыз сезгә юлларны.