Кошларга кышлавы кыен, кошларга ярдәм итәргә кирәк
(Уртанчылар төркемдәге балалар белән эшләү өчен)
Гөлфия МИЯССАРОВА,
Азнакайдагы 21 нче «Сандугач»
балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат:
- балаларның кышлаучы кошлар турындагы күзаллауларын киңәйтү;
- балаларның табигаттәге кышкы күренешләр турындагы белемнәрен ныгыту.
Бурычлар: Белем бирү:
- балаларда кышлаучы кошлар, табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турында күзаллау формалаштыру;
- кышлаучы кошларны танып белүдә күнегүләр ясау;
- балаларга кышлаучы кошларның туклану төрләре турында күзаллау;
- кышлаучы кошлар турындагы табышмакларны чишә белүне камилләштерү;
Үстерүчеләр:
- кышлаучы кошлар тормышына, кышкы күренешләрне күзәтүгә танып белү кызыксынуын үстерергә;
* бәйләнешле сөйләмне үстерү, үз фикерләреңне аңлаешлы итеп белдерә белү, куелган сорауга җавап бирә белү;
- кошларны караганда күзәтүчәнлекне, игътибарны үстерергә;
- кышкы табигать матурлыгына соклану сәләтен үстерү;
- традицион булмаган ысул белән рәсем ясаганда күзаллауны үстерергә;
- балаларда тәрбияче белән уйнарга теләк үстерү ; Тәрбия:
* кошларга карата кайгыртучанлык, кышкы авыр шартларда аларга ярдәм итү теләге тәрбияләү;
* төгәллек һәм игътибарлылык тәрбияләү;
Материаллар һәм җиһазлар: кышлаучы кошлар сурәтләнгән карточкалар, кошлар өчен җимлек, кошлар макеты, кошлар сурәтләнгән рәсемнәр, тавыш фонограммасы, җимлек макеты, һәр балага кошчыклар әзерләү, тары, көнбагыш, ПВА җилеме, җилем өчен пумалалар, дымлы тастымаллар.
Алдан үткәрелгән эш: кошлар турында әңгәмәләр, кошлар артыннан йөргәндә күзәтү, тәрбияченең кошлар тормышы, табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турында сөйләве, балалар белән бергә җимлек ясау, аның ни өчен кирәклеген аңлату.
ДӘРЕС БАРЫШЫ
Тәрбияче:
– Балалар бүген безнең дәрескә кунаклар килде, әйдәгез алар белән исәнләшик.
Исәнме алтын кояш,
Исәнме зәңгәр күк,
Исәнмесез минем дусларым
Барысын да күрүемә шатмын
Бер-берегезгә яхшы кәеф һәм елмаю бүләк итегез.
Тәрбияче: Бүген сез нинди матур, мин барыгызга да урындык артына утырырга тәкъдим итәм.
Тәрбияче: Минем табышмакны тыңлагыз һәм елның кайсы фасылы турында сөйләгәнемне ачыклагыз:
Юлларны себерде,
Тәрәзәләрне бизәде,
Балаларга шатлык бүләк итте
Һәм чанада шудырды! (Кыш)
Дөрес кыш турында.Тиздән кыш җитәчәк:
Кыш – елның бик матур вакыты, ләкин кыш көне бик суык, көчле салкыннар башлана. Кемнәргәдер кыш көне бик авыр. Ничек уйлыйсыз, кемнәргә балалар? (Кошларга)
Тәрбияче: – Дөрес, кыш көне кошларга салкын да, ач та, шуңа күрә кайберәүләр җылы якларга очып киттеләр! Ләкин барлык кошлар да очып китми, кайберләре безнең белән кышларга калалар. Елның бу вакытында аларга авыр, тирә-юнне кар каплый, аларга азык эзләү авыр.
«Кошлар тавышы»язмасы кушыла
Тәрбияче: балалар, карагыз әле, сез кемнәрнең тавышын ишетәсез?
Балалар: Кошлар сайрый.
Тәрбияче: Дөрес. Биредә кошлар бик күп һәм алар барысы да берьюлы җырлыйлар. Әйдәгез аларның кайберләрен белеп карыйк.
Тәрбияче: Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез минем кем турында әйткәнемне белергә тырышырсыз.
Табышмак:
– Кар яуды, ләкин бу кош кардан бөтенләй курыкмый.
Бу кошны без Кызыл күкрәкле кем дип атыйбыз? (Карлыгач)
Беләсезме, бу кош сукмак буйлап чаба,
Әйтерсең мәчедәндә курыкмый –
Валчыклар җыя,
Аннары ботакка – сикерә,
Чик-чирик дип сайрый! (чыпчык)
– Бу кош безнең янда,
Салкын кышны да һәм ачлык вакытында шәһәрне ташлап китми. (Күгәрчен).
Тәрбияче: – Молодцы, бөтен табышмакларны чиштек!
Тәрбияче (тактага кошлар картиналары куела. Балалар кошларга хас билгеләрне аерып күрсәтәләр)
Тәрбияче: Балалар, кошчыкларга игътибар белән карагыз да әйтегез, аларның барысы да нәрсәгә охшаган?
– Барлык кошларның да ике аягы бар.
Тәне каурыйлар белән капланган.
– Канат.
Башы һәм гәүдәсе.
– Томшык.
– Койрык.
Тәрбияче: Балалар әйтегез әле.
Кошларга канат нигә кирәк ? (очарга) – кошларга томшык нигә кирәк? (ашарга, эчәргә) Кошларга аяклар нигә кирәк ? (җирдә йөрергә, ботакларга ябышырга)
Хәзер сезнең белән кайсы кошчык юк уенын уйныйк әле.
Уен «кайсы кошчык юк?»
Тактада кышлаучы кошлар сурәтләнгән дүрт-биш рәсем. Тәрбияче балаларга сиздермичә генә бер рәсемне алып куя да сорый. Кайсы кош юк дип сорау бирэ.
Тәрбияче: Балалар әйдәгез бергәләп бераз ял итеп алыйк әле (балалар түгәрәккә басалар)
Физкультминут:
Без аяклары белән топ-топ,
Без кулларыбыз белән шап-шоп!
Без күзләребез белән мзиг-мзиг,
Без иңбашларыбыз белән чик-чик!
Бер-монда (гәүдәне уңга бору),
Ике-монда (сулга),
Үз тирәңә борыл!
Утырдык,
Ике – тордык!
Хәзер сикерәбез, аякларыбыз белән сикерәбез! Бер, ике,
Бер, ике! Менә УЕНда беттде!
Тәрбияче: Балалар хәзер мин сезне өстәл янына чакырам, безнең монда нинди кызыклы нәрсәләребез бар. (Балалар өстәл түгәрәгенә басалар).
Тәрбияче: (шаку тавышы) Кемдер тәрәзәне шакый, без хәзер карыйбыз кем соң бу? Ой балалар карагыз безнең бакчага Карлыгач очып килде. (кошлар макетын карау) карагыз ул нинди матур, ләкин ул ни өчендер бик моңсу.
(Конверт белән хат) Әй балалар аның үзе белән конвертыда бар икән, карыйк әле анда нәрсә язылган соң, әйдәгез бергәләшеп укыйбыз. Исәнмесез, балалар. Без дусларым белән очканда мин дусларымнан артта калдым (моңсу), хәзер мин сагынам һәм минем уйнарга беркемем дә юк. Тәрбияче: Балалар, без снегирьгә дуслар табарга булышабызмы? Әйдәгез аны җимлеккә утыртыйк, безнең эшне күзәтеп торсын.
Тәрбияче: Хәзер мин сезне үзебезнең осталыгыбызны күрсәтергә өстәл янына чакырам, балалар утырыгыз. (Балалар апплекация әзерләнгән өстәл янына узалар – җимлек салынган кар бөртеге рәсеме, тирән булмаган тәлинкәләргә салынган җилем, кошчык әзерләнгән әйберләр, җептән йон бөртекләр, тастымаллар. Өстәл клеенка белән капланган.)
Тәрбияче: Балалар карагыз сезнең һәркайсыгызның алдында салфеткалар бар күтәрегез, анда нәрсә күрәсез? Карлыгач дөрес. Менә хәзер без сезнең белән традицион булмаган ысул белән аппликация ясаячакбыз.
Мин сезгә күрсәтәм, сез ихтибар белән миңа карагыз. Җилемне кызыл күкрәккә генә сылыйбыз һәм менә шундый кызыл җептән киселгән пумалаларны карлыгачның күкрәгенә ябыштырабыз. Бармак белән яки салфеткалар ярдәмендә кысабыз, балалар җилем белән бик пөхтә һәм чиста эш итәргә кирәк булачак. Хәзер без сезнең белән бергәләп карлыгач ясап карарбыз. Эшкә керешәбез (эш вакытында балаларны мактарга кирәк).
Тәрбияче карлыгач белән җимлекне күрсәтә – сез нинди унган! Карлыгачка иптәшкә нинди матур кошлар килеп чыкты. Карлыгач – балалар бик тырыштылар. Балалар менә карлыгач бу вакыт эчендә сезне күзәтеп торды һәм хәзер үзе генә булмавына, дуслары күп булуына бик шатланды. Карлыгачларны алыгыз да менә шулай (күрсәтәм) җимлеккә куябыз. Балалар карагыз менә безнең карлыгач дусларының бик күп булуына шатлана һәм бүтән күңелсезләнмәячәк.
Тәрбияче: Балалар карагыз бу нәрсә? Дөрес безнең кошлар өчен көнбагыш һәм тары, менә шушы бөртекләр белән без хәзер кошларны ашатырбыз, пөхтә итеп алыгыз да кошларыбызга җимлеккә сибегез.
Тәрбияче: Балалар, без нинди кошлар ябыштырдык?
Балалар: (Карлыгачлар)
Тәрбияче: Хәзер балалар урындыкларга утырабыз.
Дәрес нәтиҗәсе: Кыш көне кошларга ничек ярдәм итәргә кирәк? Кыш көне кошларга никадәр авыр икәнен һәрвакыт истә тотарсыз һәм аларга ярдәм итәрсез дип ышанып калам.
