Кошлар язны китерә

№ 202

(Зурлар төркемендә интеграцияләшкән белем бирү эшчәнлеге)

Халидә САБИРҖАНОВА,

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Интеграцияләштерелгән белем һәм тәрбия бирү өлкәләре: танып белү, сөйләм үстерү, әдәби-эстетик тәрбия, социаль-коммуникатив үсеш.

Төре: интеграцияле берләштерелгән белем бирү эшчәнлеге.

Балалар катнашындагы үзенчәлекле эш төрләре: аралашу, сәхнәләштерү, дидактик һәм сүзле уеннар, музыкаль эшчәнлек.

Максат:

– кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар белән белемнәрен арттыру;

– сүзле уеннар аша балаларның сөйләм телләрен үстерү.

Бурычлар:

– кошларны танып, аларның исемнәрен дөрес атау;

– Балаларда туган якка мәхәббәт, җылы яктан кайткан кошларга карата кызыксыну уяту;

– сюжетның эзлеклелеген истә калдырырга ярдәм итү;

– балаларда кошларга карата кызыксыну, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.

Эшчәнлекнең методик яраклылыгы һәм формасы: балаларның кошларга булган кызыксынуын арттыру өчен оригами ясау; канатлы дусларыбызга теләкләр әйттерү; сәхнәләштерү; «Кыр казлары» дигән күмәк бию; «Сыерчык» дигән җырны күмәк җырлау.

Җиһазлау: интерактив такта, өстәл, оригами ясау өчен ак кәгазьләр, кош ояларыннан күргәзмә, «Кошларны таныйсызмы?» уенына презентация, кошларга күчтәнәч (ярмалар), кош канатын дәвалау өчен кирәк-ярак.

Алдан эшләнгән эш: бәйрәмгә әзерлек максатыннан шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү; кошлар турында әңгәмә үткәрү, китаплар уку; оригамидан кошлар ясау; әти-әниләр белән берлектә кош оялары ясау.

Соңыннан эшләнәсе эш: кошлар белән танышыну; хикәяләр, шигырьләр укуны дәвам иттерү; кош ояларын агачларга урнаштыру; кул хезмәте шөгыльләрендә «Канатлы дусларыбыз» темасын дәвам иттерү.

Эшчәнлек барышы

Катнашалар: алып баручы, сыерчык, карлыгач, алмагач, әби, кыр казлары, балалар, урман тавыгы, малай – Динар.

(Экранда ике кош сөйләшә. Кошлар тавышы.)

1 нче кош. Яз җитә, туган ягым ямьләнәдер инде. Озакламый без дә юлга кузгалырбыз.

2 нче кош. Туган ягыма кайтып җитәргә насыйп булсын, канатларым талмасын, сагындым, бик сагындым сине, Туган илем!

(Экранда кошлар очып китү күренеше.)

Тәрбияче (сөйләп чыга).

Ачылды ак калын юрган,

Исте мартның җилләре.

Кошлар кайта – сагындырган

Туып үскән җирләре.

Кая соң әле минем балакайларым? Күрмим, балалар килегез бирегә, килегез, минем яныма. (Балалар чыга.) Менә кайда икән алар!

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән бүген кошларны каршы алырбыз.

Балалар, ә сез кошларны таныйсызмы соң? (Экранда кошларның аерым-аерым гәүдә төзелеше бирелгән, балалар шул кисәкләрдән танып  әйтәләр.)

«Кошларны таныйсыңмы?» уены

Тәрбияче. Әйе, балалар, бик дөрес әйттегез, без сезнең белән сыерчык турында җыр да беләбез әле. (Бергәләп «Сыерчык» җырын җырлыйлар.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, рәхим итеп урыннарыгызга утырыгыз. (Ишек шакыган тавыш ишетелә.)

Тәрбияче. Балалар, ишетәсезме, кемдер ишек шакый, сез тыныч кына утырыгыз, мин карап алыйм әле. (Музыка. Әби керә.)

Әби. И балалар, исәнмесез! Сезне күрүемә мин бик шатмын.

Тәрбияче. Әби, ник син шулай күңелсез?

Әби. И-и, балакайларым, минем бакчамдагы алмагачым, бик моңсуланды, җылы яктан кайтучы кошларым да күренми. Кайларда икән минем сыерчыгым белән карлыгачым? Сыерчыкка (экранга күрсәтеп) оялар да ясап куйдык.

Тәрбияче. Әйе, әйе, әбекәй, ояларда ясадык, әтиләребез дә сыерчыкларга оя ясарга бик нык булыштылар.

Малай.

Җылы яктан очып килде

Сыерчыклар – кошкайлар.

«Исәнмесез, малайлар!» – дип,

Дәшә безгә дускайлар.

Куанышып сайрашалар

Кояшлы, аяз күктә.

Без аларга кул болгыйбыз:

Оябыз әзер күптән!

Әби. Карлыгачым да өй кыегына оя ясый иде. Кайда икән инде алар?

Тәрбияче. И әби, безнең балалар бик матур итеп кошлар ясый беләләр. Әйдәгез әле, сиңа да ясап күрсәтик , күңелең дә күтәрелер. (Балалар өстә тирәли утыралар, оригамидан кош ясыйлар.)

Тәрбияче. Сез бик оста итеп ясадыгыз, ә хәзер матур теләкләр тели-тели кошларыбызны җепкә эләбез.

«Кошка теләк»уены

Балалар.

– Кошларны сакларга.

– Кошларны рәнҗетмәскә, кыерсытмаска.

– Кошларга җимлеләр ясарга.

– Канатлы дусларыбызга җим сибәргә.

– Кош ояларын туздырмаска.

– Сыерчыкларга оя корырга.

– Аларга ярдәм итәргә. (Балалар утыралар.)

Әби. Әй, рәхмәт төшкерләре, минем кошларыма иптәшләр дә, дуслар да булды.

(Әби «Балалар дөньясы» дигән җыр башкара.)

Әби. Үзләре генә күренми, кая әле кошларым килгән вакытка җимнәр әзерләп куйыйм. (Әби чыгып китә.)

Тәрбияче. Балалар, әби кошларга җим әзерләгән вакытта без әбинең бакчасы буенча сәяхәт ясап алыйк әле. Монда әбинең бакчасында бигрәк матур агачлар үсә, үләннәр дә күренә башлаган, кар да эреп беткән, ә нигәдер безнең алмагачыбыз гына моңсу утыра.

Тәрбияче. Алмагач, ни булды сиңа?

Алмагач. Балалар, минем быел тагын чәчәкләрем булмаячак. Алмаларым да өлгереп җитмичә коелачак. (Кошлар тавышы ишетелә.)

Сыерчык. Исәнме, алмагач. Без туган җиребезгә кайттык. Ничек яшәп ятасың?

Алмагач. Хәлләрем бик үк яхшыдан түгел шул. Менә минем кайрымның эчке ягында корткыч кортлар нык күбәйде. Бөреләремне дә ашыйлар. Яфрак та яра алмам инде.

Сыерчык. Кайгырма, алмагачкай. Без сиңа ярдәм итәрбез.

Тәрбияче. Сыерчык, әйдә син дә безнең белән кал, күңел ачарсың. (Моңсу җыр көенә карлыгач керә.)

Карлыгач. Коткарыгызчы, Динар миңа таш белән атты, канатым яраланды. «Безнең агачларга кунма, җиләк-җимешләребезне ашап бетерәсең», – диде. Мин хәзер оча алмам инде.

1 нче бала (гаҗәпләнеп). Болай булмый бит инде.

2 нче бала. Ә ничек аңлатырга? Карлыгачны дәваларга кирәк ич.

3 нче бала. Дусларым, минем бик якын дустым бар. Ул бик карт инде. Күпне

күргән, күпне белә. Ул – урман тавыгы. Чакырыйм әле үзен, ярдәм итми калмас.

(Бала чыгып китә. Балалар карлыгачның канатын бәйлиләр.)

Карлыгач. Рәхмәт сезгә, балалар. (Бала урман тавыгын ияртеп керә.)

Урман тавыгы. Исәнмесез, минем нәни дускайларым! Мине ник чакырдыгыз?

Бала.

Әбинең күршесендә

Тәртипсез малай яши.

Ул кошларны рәнҗетә

Һәм начарлыклар эшли.

Урман тавыгы. Чакырыгыз әле ул «батыр»ны.

(Бала Динарны чакыра. Кулына таш тотып, Динар керә, үзе ачулы.)

Динар. Мин сезгә ник кирәк? Нигә мине вакытсыз чакырасыз?

Урман тавыгы. Динар, кил әле якынрак. Минем колагым бик начар ишетә,

күзләрем дә начар күрә. (Динар урман тавыгы янына килә.) Безнең батырыбыз шушымы инде ул? Динар, кара әле, мин сиңа бер вакыйга сөйләмәкче булам. Тыңлагыз әле, сез дә, балалар.

Урман тавыгы. 

Яз җитә. Кошлар кайта.

Ләкин аларга

Оялар юк бакчада.

Җиргә төшкән кошларга

Бер малай ташлар ата.

Рәнҗетә, борчый, куа,

Кошларны ул юк итә,

Агачларны корыта.

Урман тавыгы. Балалар, әйтегез әле, ни өчен агачлар корыган?

1 нче бала. Бакчага кошлар килмәгәч, корт баскан.

2 нче бала. Кошлар корткычларны юк итә бит.

Динар. Аңладым, сүз минем турыда. Мин шулай начарлык эшләдем. Кошкайлар, гафу итегез мине, кичерегез. Башка мин сезне кумам. Иртәгә үк әти белән сыерчык оясы ясап, бакчага эләрбез. Берне генә түгел, икене!

Тәрбияче. Рәхмәт сиңа, урман тавыгы. Син безгә шундый яхшы гыйбрәтле сабак бирдең.

Бала. Карагыз әле, тагын кошлар кайта.

Кыр казлары җылы яктан

Кайтып килә тезелеп.

Моң салалар: «Су буйларын

Сагындык, – дип, – өзелеп».

Йөгерешеп, сәлам биреп,

Каршылыйбыз һәр казны.

Канатларын җилпетеп

Китерә алар язны.

(Канатлар белән бию.)

Урман тавыгы. И балалар, бик матур шигырьләр сөйләдегез, биедегез. Рәхмәт сезгә! (Әби керә.)

Әби. И нинди күңелле тавышлар ишетелә, әллә минем кошларым да кайтып җиткәнме? Алмагачымның да күңеле күтәрелгән, быел алмаларым мулдан булыр инде. Балалар, кошлар бит – якын дусларыбыз, безгә алар күпме ярдәм иттеләр, агачларыбызны кортлардан арындырдылар. Күрәсезме, бакчабыз да матурланып китте. Балалар, сез дә кошлар кебек тырыш, хезмәт сөючән, тәмле телле булып үсегез. Менә сезгә миннән күчтәнәч – кош телләре.

Тәрбияче. Безнең Алинәнең дә килгән кунакларга әйтер сүзе бар.

Алинә.

Юлдагы кошчыкларга,

Бу – күчтәнәч, – бирегез

Һәм шуны да белегез:

Бүген алар тук булыр

Һәм сезгә рәхмәт укыр!

Тәрбияче. Рәхмәт, урман тавыгы. Тагын безгә кунакка кил.

Балалар. Сау бул, урман тавыгы!