Кошлар безнең дусларыбыз

№ 127

(Уртанчылар төркемендә танып белү дәресе)

Гүзәл МӨҖИПОВА,

Балтач районы 3 нче балалар бакчасы I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:Табигатьтәге кышкы үзгәрешләрне күрә белү,балаларны кышлаучы кошларның тормышлары,кыш көне үз-үзләрен тотышлары белән таныштыру.Кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү,шәфкатьлелек,миһербанлылык хисләре тудыру.

Җиһазлау:Мимио планшет,кошлар рәсеме,кыш рәсеме,пумала я губка,су,салфетка,җимлек,җим.

Төп белем бирү өлкәсе:танып белү,сөйләм үстерү.

Шөгыль барышы.

-Исәнмесез балалар!Хәерле көннәр сезгә.Балалар әйтегез әле,бүген сезнең кәефләрегез ничек?(Балалар җавабы)

-Әйдәгез кулга кул тотынышып бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итеп елмаеп алыйк әле.(Түгәрәккә кулга-кул тотынышып басалар.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурларыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк,дуслашыйк,

Шөгылебезне башлыйк.

-Мин сезгә Г.Тукай шигырен укып китәм.Бу шигырь нәрсә турында икән.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчан туган?

(1нче слайд,кыш рәсеме)

-Балалар хәзер елның кайсы вакыты?(Кыш)

Балаларга сораулар бирү)

(Психогимнастика 3 тапкыр борын белән сулау)

Уен:Табышмак әйтәм җавабын бел

1.Иртә таңнан кичкә хәтле

Чырык-чырыкта чырык(чыпчык)

2.Беренче кар яву белән безнең якларга очып килә.(кызыл түш)

3.Гөлдер-гөлдер гөлдергү

кызыл тәпи кемдер бу?

(күгәрчен)

4.Җәй тукылдый бу чүкеч,кыш тукылдый бү чүкеч.(тукран)

5.Яшькелт сары төсле ул

Бер кечкенә кошчык ул(песнәк)

6.Ак карадан киенгән

Бер минутта тик тормый(Саескан)

(Экранда безнең якларда кышлаучы кошлар:чыпчык,тукран,кызыл түш, песнәк,саескан)

-Нинди кошлар күрәсез?Балалар игътибар белән карагыз әле,бу кошлар җылы якларга китәләрме?Үзебездә калучы кошларны нинди кошлар дип әйтеп була?

-Әйе дөрес,бер сүз белән,без бу кошларны кышлаучы кошлар дип атыйбыз(кабатлау).

Җылы якка,салкынга түзә алмыйча китүче кошларны-күчмә кошлар дип әйтәбез (кабатлау).

Уен: “Кошларны исеңдә калдыр”.

Кышлаучы кошларның исемнәрен кабатлау.

-Аларның кайда яшәүләре,кошларны без ничек кайгыртабыздигән сорауларга бергәләп җавап табу.

Игътибарны агачка эленеп куйган җимлеккә юнәлтү.Нинди тартма бу?Бу нәрсә балалар?

-Җимлек ни өчен кирәк?

-Кошлар нәрсә белән тукланалар?

-Әйдәгез кошларга дип алып килгән җимләрне салыйк(җимлеккә җим салу)

Физ-ка

Кышкы урманга чыктык

Матур урыннар күрдек

Ак зифа каен уңда,

Ямь-яшел чыршы сулда.

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча.

-Кошлар сайраган тавыш килә.Балалар әйдәгез кошларның сайравын тыңлыйк.(Мимио планшет ярдәмендә)

-Минем сезгә бер бүләгем бар.Менә шушы кәгазь битләрен алып килдем.Алар гади генә тугел ә серле.Анда бер рәсем яшерелгән,нәрсә ясалганын белү өчен альбом битен бер төскә буярга кирәк.Әйдәгез эшләп карыйк,мин сезгәбулышырмын.(Ак биткә шәм ярдәмендә кош рәсеме ясала,аларны гупка ярдәмендә буяу.)

-Я әйтегез нәрсә килеп чыкты?

Йомгак.