Кошкайлар – якын дускайлар

№ 123

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә әйләнә-тирә белән танышу буенча үткәрелгән өзлексез белем бирү эшчәнлеге)

Зөһрә ШӘМСЕТДИНОВА,

Чаллыдагы 111 нче «Батыр» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Кошлар турындагы белемнәрне тирәнәйтү һәм гомумиләштерү.

Бурычлар:

белем бирүдә: кышлаучы һәм күчмә кошларны рәсемдә һәм тавышыннан тану күнекмәләрен камилләштерү;

үстерелешле:

– фикерләү тизлеген һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

– хезмәттәшлек, ярдәмчеллек кебек социаль-коммуникатив сыйфатларны камилләштерү;

тәрбияви: кошларга ярдәм итү теләге уяту, аларга карата сак караш булдыруда ярдәм итү.

Методик алымнар:

уеннар: «Кошлар кайта» дигән бармак уены, «Каурыйны һавада озаграк тот» дигән сулыш гимнастикасы, «Утыр әле, Мәликә!» дигән хәрәкәтле уен, «Тавышыннан таны һәм кошның оясын тап» дигән интерактив уен;

сүзлек алымы: аңлату, сораулар бирү, хор белән һәм берәмләп җавап алу;

практик алым: конроль, уңай бәя бирү, кошларны үз оясына урнаштыру, сыерчык оясы рәсеме ясау яки кисеп ябыштыру.

Җиһазлау:

демонстрацион материал: ике шкатулка, каурый, кош рәсеме төшерелгән пазл, кояш һәм кар бөртеге куелган өстәл;

тарату материалы: һәр балага кош рәсеме төшерелгән маска, рәсем ясау өчен битләр,буяулар, кисточка, непроливайка; кисеп ябыштыру өчен битләр, кисточка, салфетка, җилем, загатовкалар;

техник җиһазлау: магнитлы такта, ноутбук, магнитлар, кошлар тавышы язылган диск, сыерчык ояларын кую өчен мольберт, интерактив такта.

Әзерлек эше. Күчмә һәм кышлаучы кошлар турында сөйләшү,  ояларын һәм кошларның ничек яшәүләре турында видеолар рәсемнәрен карау.

Эшчәнлек  структурасы

1.      Кереш өлеш. (5 мин.)

Максат: балаларда уңай эмоциональ халәт тудыру, сюрприз моменты.

2.      Төп өлеш. (20 мин.)

Максат: куелган бурычларны үтәү.

3.      Йомгаклау өлеше. (5 мин.)

Максат: эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, балаларга алынган белемнәрне социумда куллануда этәргеч бирү.

Оештыру өлеше. Сюрприз моменты.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Карагыз әле, мин нинди кызык әйбер таптым. (Ике шкатулка күрсәтәм: берсендә – кош каурые, икенчесендә – кош рәсеме төшерелгән пазл.)

– Кайсын ачабыз, уң яктагысынмы, сул яктагысынмы? (Каурый салынганын ачсалар, «Бу нәрсә? Ул кемнеке? Ул нинди? Ул ни өчен кирәк?» кебек сораулар бирелә, һәм каурый белән уен үткәрелә.

«Каурыйны һавада озаграк тот» дигән сулыш гимнастикасы.

Әгәр дә пазл салынганын ачсалар, кош рәсеме төшерелгән пазл төзелә һәм кошлар турында сөйләшенелә.

Төп өлеш

Тәрбияче. Кошлар кешеләргә нинди файда китерә?

          Балалар. Кошлар үзләренең җыры белән сөендерә, басу-кырларны, бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистарта.

Тәрбияче. Әйтегез әле, кошларны без ничә төркемгә бүләбез?

Балалар. Ике төркемгә: кыргый һәм йорт кошларына.

Тәрбияче. Ә кыргый кошлар нинди төркемнәргә бүленә?

Балалар. Күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар.

Тәрбияче. Сез нинди кошларны беләсез? Әйдәгез, искә төшереп китик әле. (Балалар җавабы.)

«Кошлар кайта» дигән бармак уены

Җылы яктан кошлар кайта

Туган ягын сагынып: (Кулларны чалыштырып, кошлар очу хәрәкәте ясала.)

Кайта карга, сыерчыклар, (Кошлар исеме атаган саен бер бармак бөгелә.)

Киек казлар, үрдәкләр,

Тургайлар, карлыгачлар,

Кәккүк, торна, аккошлар,

Җырчы кош сандугачлар –

Бар да – безнең дускайлар. (Куллар як-якка җәелә.)

Тәрбияче. Ә сез кошларны таныйсызмы соң?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Бик яхшы. Алай булгач, әйдәгез «Утыр әле, Мәликә!» уенын уйнап китик. (Һәр баланың башына кош маскасы киертелә. Бер бала түгәрәк эченә урындыкка утыртыла, ул маскасыз. Балалар аның тирәли:

          «Утыр әле, Мәликә,

Алмагачның төбенә.

Кем килгән соң каршыңа,

Әйтеп бирче тиз генә», –

дип җырлап әйләнәләр. Бер бала уртада утыручы баланың каршына килә, ул аның маскасындагы кошны танып әйтергә тиеш. Аннан соң, маскалы бала урындыкка утыра, тегесе түгәрәккә баса.Әгәр дә утыручы бала үзе таный алмый икән, түгәгәрәктәгеләр аңа ярдәм итә. Уен шул рәвешле 2 – 3 тапкыр уйнала.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, ә хәзер маскада сурәтләнгән кошларны ике төркемгә аерып урнаштырыгыз инде: кышлаучы кошларны –кар бөртеге төшерелгән тактага, күчмә кошларны кояш төшерелгән тактага магнит белән беркетеп куегыз.

– Хәзер исә мин сезне кошларның моңлы җырларын тыңларга бакчага чакырам. (Балалар келәмгә утыра.)

«Тавышыннан таны» уены.

Балаларга карга, тургай, сандугач тавышы тыңлатыла. Кошны тавышыннан таныган бала интерактив тактада кошның рәсемен оясы төшерелгән рәсем янына тартып куя. (Ике кошның оясы юк.)

– Ә бу нинди кош тавышы?

– Кәккүк.

– Марат, аның оясы кайда?

– Кәккүк үзе оя кормый, йомырканы чит ояга сала, аның балаларын башка кошлар чыгара.

– Ә монысы кайсы кош тавышы? Кайсыгыз таный?

– Бу – сыерчык.

– Аның оясы биредә бармы?

– Юк.

– Ни өчен?

– Чөнки ул оясын үзе ясамый, аның оясын кешеләр ясый.

– Бик дөрес әйтәсез. Менә безгә дә сыерчык оясы ясарга кирәк.

Практик  өлеш.

Тәрбияче. Менә, балалар, сезгә эш урыны:  сыерчык оясы рәсеме ясыйсы килгәннәр – бу өстәлгә, ә кисеп ябыштырырга телүчеләр бирегә килә.

(Балалар мөстәкыйль рәвештә эшлиләр, аларга, кирәк булса, күрсәтмәләр бирелә, ярдәм ителә. Эшләгән эшләре ике яктагы мольбертка урнаштырыла.)

Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче. Карагыз әле, без сыечыкларны да оялы иттек. Булдырдыгыз! Йомгак ясап, сез миңа шуны әйтегез: кошлар безгә ни өчен кирәк соң?

Балалар. Алар корткыч бөҗәкләрне чүплиләр, җырлары белән иркәлиләр, орлыкларны тараталар.

Тәрбияче. Кошларны ни өчен җәберләргә ярамый?

Балалар. Чөнки алар – безнең дуслар, алар кешеләргә ярдәм итә.

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар, кошларны сакларга, аларга да көчтән килгәнчә ярдәм итәргә кирәк! Кошлар һәрвакыт сезнең дусларыгыз булсын!