Көньяк Американың рельефы һәм файдалы казылмалары

№ 126

(VII сыйныфта география дәресе)

Рәзинә САБИРОВА,

Әтнә районы Олы Мәңгәр төп мәктәбенең югары квалификация категорияле география укытучысы

Максат. Укучыларда Көньяк Америка рельефының геологик төзелеше һәм төрлелеге, файдалы казылмаларының урнашуы турында күзаллау формалаштыру.

Бурычлар:

белем бирүдә:

– материкның рельефы төзелеше үзенчәлекләре турында белемнәр формалаштыру;

– рельефның җир кабыгына бәйлелеген ачыклау мисалында, географик карталардан файда-ланып, сәбәп-нәтиҗә эзлеклелеген табу күнекмәләре булдыру;

үстерелешле:

карталар белән эшләү күнекмәләрен ныгыту;

– төркемнәрдә эшләү кунекмәләрен үстерү;

тәрбияви: үз фикеренне дәлилли алу сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предмет нәтиҗәләре:

картадан Көньяк Американың рельеф формаларын, файдалы казылма-ларын таба һәм күрсәтә алу, контурлы картага төшерә белү;

– рельеф үзенчәлекләрен җир кабыгы төзелеше белән бәйләп аңлата белү;

шәхескә кагылышлы:

үзеңнең фикерләреңне күрсәтү,үз уңышларың,уңышсызлыкларың ту-рында фикер йөртү;

– иптәшләрең фикерен хөрмәт итү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

танып белү УУГ: материк рельефы турында кирәкле мәгълүмат эзләү, аны анализлау,чагыштыру, гомумиләштерү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу;

регулятив УУГ: теманы билгеләү, максатны ачыклау, төркемнәрдә эшне планлаштыру, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

коммуникатив УУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фи-кереңне әйтә белү.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Эш төрләре: төркемнәрдә, парлашып, индивидуаль, фронталь.

Җиһазлау: проектор, электрон дәреслек, презентация.

Дәрес барышы

I. Оештыру-мотивлаштыру

Укытучы. Укучылар, бүген без Көньяк Америка материгы буенча сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Моның өчен безгә «Көньяк Американың географик урыны» темасы буенча белемнәр ярдәм итәр. «Бердәмлектә – көч» дигән борынгылар. Әйдәгез әле, бер-берегезнең белеменә таянып, яңа белем үрләрен яулыйк.

II. Белемнәрне актуальләштерү

1. Укучыларны төркемнәргә бүлү.

2. Фломастер төсләре сайлату.

3.

1 нче бирем. Раунд-Тэйбл (Raund Tauble) структурасы ярдәмендә «Эзләп тап!» биремен үтәү.  (Һәр төркем укучылары чираттан түгәрәк буенча контурлы картада диктантта укылган географик объектлар исемен үз төркемнәре цифрлары белән билгели.)

 

1 нче төркем

1. Кариб диңгезе

2. Атлантик океан

3. Тын океан

4. Магеллан бугазы

5. Утлы Җир утравы

6. Панама каналы

2 нче төркем

6

5

4

3

2

1

 

  1. Тар, бормалы  бугаз.
  2. Ике океанны тоташтыручы канал.
  3. Көньяк Американың көнчыгыш ярларны юучы океан.
  4. Материкның көнбатыш ярларын юучы океан.
  5. Көньяк Американың төньягындагы диңгез.
  6. Материкның көньягындагы утрау.

2 нче бирем

Һәр төркемнән тактага янына бер укучы чыга. Картада географик объектны күрсәтергә һәм аның кайсы горизонт ягында урнашканын әйтергә кирәк.

1 нче төркемнән 2 иңдәш партнёр материкның дүрт кырый ноктасын күрсәтә.

2 нче төркемнән 4 йөздәш партнёр карточкадагы географик объектларны күрсәтә.

Җаваплар:        

Төньяк м. Гальинас  
Көньяк м. Фрауард Дрейк бугазы
Көнбатыш м. Париньяс Галапагос утраулары
Көнчыгыш м. Кабу-Бранку Фолкленд  утраулары

Ла-Плата култыгы

 

III. Дәреснең темасын, максатын билгеләү

1.«Сүзне  укы» биреме.

Тактадага җөмләләрдән Көньяк Американың географик урынына кагылганнарын табарга һәм бүгенге дәрес темасын укырга. Дөрес җөмләләрнең хәрефләре – зәңгәр, дөрес түгелләренеке – кызыл төстә.

Тейк оф- тач даун структурасы буенча эшлибез.

1 нче төркемнән 1 нче җөмләне дөрес дип санаучы баса.

2 нче төркемнән 2 нче җөмлә дөрес дип санаучы баса.

1 нче төркемнән 3 нче җөмлә дөрес дип санаучы 1 йөздәш партнёрлар баса.

2 нче төркемнән 4 нче җөмлә дөрес дип санаучы 1 иңдәш партнёрлар баса.

1 нче төркемнән 5 нче җөмлә дөрес дип санаучы 2 иңдәш партнёрлар баса.

2 нче төркемнән 6 нчы җөмлә дөрес дип санаучы 4 йөздәш партнёрлар баса.

1 нче төркемнән 7 нче җөмлә дөрес дип санаучы 1 нче укучы баса.

2 нче төркемнән 8 нче җөмлә дөрес дип санаучы 2 нче укучы баса.

1 нче төркемнән 9 җөмлә дөрес дип санаучы 3 нче укучы баса.

10 нчы җөмләне дөрес дип санаучы укучылар баса.

1. Көньяк Американың ярлары нык телгәләнгән. А
2. Панама каналы – Төньяк һәм Көньяк Америка арасындагы шартлы чик булып тора . Р
3. Көньяк Америка көнбатыш ярымшарда урнашкан. Е
4. Көньяк Американың көньяк ноктасы – Йорк борыны И
5. Төньяк Америка Көньяк Америка белән бергә бер дөнья кисәген тәшкил итә. Л
6. Мәйданы буенча Көньяк Америка  барлык материклар арасында 4 нче урынны алып тора. Ь
7. Көньяк Америка территориясе көньякка таба тараючы  өчпочмакка охшаган. О
8. Бу материкны экватор һәм көньяк тропик кисеп үтә. Е
9. 1498 елда Көньяк Американы ачучы булып Америго Веспуччи тора. К
10. Материкка А.Гумбольдт җитәкчелегендәге экспедицияне  «Американы икенче тапкыр ачу» дип атыйлар. Ф

 

Укытучы. Бергәләп укыйк әле, без бүген Көньяк Американың нинди табигый компонентын өйрәнәчәкбез? Дәрес ахырында без нинди максатка ирешергә тиеш соң?

Укучылар. Без «рельеф» сүзен ачтык. Дәрестә сүз Көньяк Американың рельефы һәм файдалы казылмалары турында барачак. Без материкның рельефы ни өчен шундый булуының сәбәбен ачыкларга тиеш.

IV. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

Укытучы. Көньяк Американың физик картасыннан файдаланып, төп рельеф формаларын алдыгыздагы картага төшерегез һәм материкның территориясе ни өчен өч төрле төскә буялганын аңлатыгыз. (Һәр төс билгеле бер рельеф формасына туры килә.)

Релли-Тейбл (Rally Tauble) структурасы буенча ике укучы биремне чираттан 1 биттә башкара. 2 нчеукучы башлый.

Вакыт: 1 минут.

533

Укытучы. Әгәр рельеф формаларының биеклеге буенча материкны ике өлешкә бүлсәк, нинди нәтиҗәгә килербез? (1 нче төркем вәкиле җавап бирә.)

Укучы. Материк рельефында таулы көнбатышны, тигезлекле көнчыгышны аерып күрсәтеп була.

3. Төркемнәргә исем бирү.

1 нче төркем. Таулы Көнбатыш

2 нче төркем. Тигезлекле Көнчыгыш

4. Һәр төркем үзенә туры килгән рельеф формасы турында хәбәрләр сөйли.

Гамәли эш. Сөйләгәннәрдәге географик объектларны һәр кеше үз контурлы картасына төшерә.

5. 1 нче төркем чыгышы. Таулы Көнбатыш

Анд таулары системасы Тын океан «Утлы боҗрасы»ның бер өлешен тәшкил итә: монда вулканнар күп, җир тетрәүләр еш була.

Анд – озынлыгы 7600 км булган дөньядагы иң озын таулар тезмәсе,  «Анд» атамасы анта сүзеннән, инк халыклары телендә – бакыр, бакыр тауларын аңлата.

Аконкагуа тавы – Наска һәм Көньяк Америка плитәләр бәрелешкәндә барлыкка килгән. Аконкагуа – дөньяда иң биек сүнгән вулкан, Көньяк Американың, көнбатыш һәм көньяк ярымшарның иң биек ноктасы. Биеклеге –6960 м. Тау исеме кечуа халыклары телендә «Таш сакчы» дигәнне аңлата.

Льюльяйльяко вулканы – планетабызның ата торган иң биек вулканы. Дөньяда вулканнар арасында биеклеге буенча ул бишенче урында тора. Көнбатыш ярымшарның биеклеге буенча җиденче урында торган тау түбәсе булып исәпләнә.

2 нче төркем чыгышы. Тигезлекле Көнчыгыш.

Амазонка түбәнлеге – Җир йөзендәге иң зур тигезлек, мәйданы – 5 млн. км².

Ла-Плата түбәнлеге – Парагвай, Парана елгалары буена урнашкан яссы, утырма токымнардан торган тигезлек.

Материкның иң түбән урыны да шушы тигезлектә. Ул – Вальдес ярымутравы, диңгез өсте тигезлегеннән 42 м түбәндә урнашкан.

Бразилия яссытаулыгы – лава катламы белән капланган борынгы тау токымнарыннан тора.

Гвиана яссытаулыгы – Көньяк Америка платформасының төньягында платформа нигезе җир өстенә чыккан урында урнашкан.

6. Төркемнәрдә эш.

Фрейер моделе буенча 1 нче төркемгә материкың ни өчен көнбатышында –таулар, 2 нче төркемгә көнчыгышында тигезлекләр өстенлек итүен ачыкларга.

Вакыт: 2 минут.

Нәтиҗә. Һәр төркемнән өч вәкил җавап бирә, берәү нәтиҗә ясый.

4 нче укучы. Көнбатышы – җыерчыклылык өлкәсендә, литосфера плитәләре бәрелешкән урында ята, шуңа таулы.

1 нче укучы. Көнчыгышы – платформада, тотрыклы урында, шуңа тигезлекле.

7. Дәреслекнең 170 нче битен ачыгыз, параграф текстын һәм «Җир кабыгы төзелеше» картасыннан файдаланып, «Көньяк Американың файдалы казылмалары» схемасын тутырыгыз. «Көнбатыш» төркеме әгъзалары – үз өлешен, «Көнчыгыш» төркеме әгъзалары үз өлешен тутыра.

Вакыт: 45секунд.

Файдалы казылмалар

                                                                             Платформа                                                                                              Платформа                                                                   Яңа чор җыерчыклану өлкәсе

(нигезе җир (бөгелешләр, (Анд)

өстенә чыккан урын, түбәнлекләр)

Төркемнәргә сораулар:

1. Материкның  көнбатыш (көнчыгыш) өлеше______,_________,__________,__________,

_________,_________,___________, файдалы казылмаларга бай. (1 нче номерлы укучы җавап бирә.)

2. Ясалышы буенча алар ________________төркемгә керә. (2 нче номерлы укучы җавап бирә.)

3. Файдалы казылмаларның болай урнашуы ______________ бәйле. (4 нче номерлы укучы җавап бирә.)

1 нче төркем. Таулы Көнбатыш җаваплары: …

2 нче төркем. Тигезлекле Көнчыгыш җаваплары: …

Динамик пауза.       

V. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү .

«Дөрес җавапны тап» биремен Куиз-куиз-трейд-(Quiz-quiz-Trade) структурасын файдаланып эшләргә.

Укытучы. Өстәлдән йолдызлар алдык. Аларның 1 нче нурында – сорау, 4 нчесендә – җавап. Үз йолдызыгыздагы сорауга җавап уйлыйсыз. Бастык, бер кулны күтәрдек һәм якындагы парны таптык, бер-берегездән йолдызлардагы сорауларга җавапларны сорыйсыз. Дөрес булса, мактагыз, дөрес булмаса өйрәтегез һәм кабат сорагыз.

Вакыт:  10 секунд.

Бер-берегезгә рәхмәт әйтеп, карточкалрны алышыгыз. Пар табыгыз. 6 сорауга җавап биргәнче алдагы адымнарны кабатлагыз.

Җавап тыңлана.

VI. Рефлексия

Укытучы. Нәтиҗәләр ясыйк. Дәрестә үз эшчәнлегеңне бәяләү өчен ”Бәяләү баскчына” укучы фигурасын дәрестә теманы ни дәрәҗәдә үзләштердең ди саныйсың шулай урнаштыр. ( иң өске,уртадагы,иң аскы басмаларны сайларга була)

VII. Дәресне йомгаклау

Билгеләр кую.

VIII. Өй эше

Дәреслектәге 41 нче параграфны укырга, рельеф формалары буенча географик диктантка әзерләнергә.