Көн тәртибе

№ 186

(3 нче сыйныфта «Әдәби уку» дәресе)

Гөлнара ХӘЙРУЛЛИНА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

регулятив: сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү;  өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү;

танып-белү: укучыларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү;  парлап һәм төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив: укучыларда төгәллек, җаваплылык , дуслык  кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы: укучыларның үз эшчәнлеген оештыра белүе;

метапредмет: күзәтеп нәтиҗә ясау, иптәшләре фикерен тыңлау, уртак фикергә килү;

предмет: хәзерге  заман хикәя фигыльләрне дөрес итеп куллана белү, сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү.

Предметара бәйләнешләр: әдәби уку, татар теле, математика.

Җиһазлау: мультимедиа, вакыт язылган карточкалар, дәрес темасы буенча презентация, сәгать.

Дәрес барышы

І. Ориентлаштыру. Мотивлаштыру

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

(«Сәлам» җырын җырлыйбыз.)

Укытучы. Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек? (1 нче слайд)

  1. Дежур укучы белән әңгәмә.

– Бүген кем дежур?

– Бүген ничәсе?

– Атнаның кайсы көне?

– Сыйныфта кемнәр юк?

– Һава торышы нинди?

ІІ. Белемнәрне актуальләштерү

  1. Үткән теманы кабатлау.

Укытучы. Алдагы дәрестә вакытны өйрәнгән идек. Әйдәгез әле, балалар, вакытны искә төшерик. (Уенчык сәгать буенча вакытны күрсәтү.)

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы. Балалар, ә хәзер бер җыр тыңлыйк әле. Без аны икенче сыйныфта өйрәнгән идек. «Кәккүк» җырын тыңлыйбыз һәм җырлыйбыз.

Кәккүк, кәккүк,

Сәгать ничә?

Иртәнге җиде.

Уян, әйдә,

Эшләр көтә!

Ач тизрәк күзең.

Күк-кү, күк-кү!

Кәккүк, кәккүк,

Сәгать ничә?

Көндезге ике.

Бик тырыштың,

Күп укыдың,

Кайт инде өйгә.

Күк-кү, күк-кү!

Кәккүк, кәккүк,

Сәгать ничә?

Кичке биш инде.

Әти, әни –

Һәркем өйдә!

Күңелле бергә!

Күк-кү, күк-кү!

Кәккүк, кәккүк,

Сәгать ничә?

Төнге унике.

Йоклый һәркем —

Зур һәм кече.

Син дә йом күзең.

Күк-кү, күк-кү!

Укытучы. Бу җыр нәрсә турында? Нәрсә ишеттегез? Нинди таныш сүзләр искә төште?

Укучылар. Сәгать, вакыт, иртә, көн, кич,төн, күккүк уяна, йоклый, көндәлек режим…

Укытучы. Дөрес, укучылар. Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы ничек булыр?

Укучылар. Көндәлек режим. («Көндәлек режим» слайды)

III. Уку мәсьәләсен чишү

  1. Дәреслек белән эш (88 нче бит).

2 нче бирем. Артурның көн тәртибе турында укыйбыз.

3 нче бирем сорауларга җавап.

  1. «Сәгать ничәдә?» уены (4 нче слайд)

Укытучы. Ә хәзер уен уйнап үтәбез. Ул «Сәгать ничәдә?» дип атала. Сезнең өстәлләрегездә саннар язылган карточкалар бар. Сез сорауларга җавап биргәндә шушы саннарны кулланырга тиеш. Мин сорау бирәм, ә сез кирәкле карточканы күтәрәсез.

– Сәгать ничәдә йокыдан  торасыз? (Мин сәгать җидедә  торам.)

– Сәгать ничәдә мәктәпкә барасыз? (Мин мәктәпкә сәгать сигездә барам.)

– Мәктәптә сәгать ничәдә көндезге ашны  ашыйсыз? (Мин сәгать унда көндезге ашны ашыйм.)

– Дәресләр сәгать ничәдә бетә? (Дәресләр сәгать бердә бетә.)

– Мәктәптән сәгать ничәдә кайтасыз? (Мин мәктәптән сәгать  икедә кайтам.)

– Сәгать ничәдә телевизор карыйсыз? (Мин сәгать өчтә телевизор карыйм.)

– Сәгать ничәдә дәрес әзерлисез? (Мин сәгать дүрттә дәрес әзерлим.)

– Әти-әниегезгә сәгать ничәдә булышсыз? (Мин сәгать биштә әти-әнигә булышам.)

– Кичке ашны сәгать ничәдә ашыйсыз? (Мин кичке ашны сәгать алтыда ашыйм.)

– Сәгать ничәдә йокларга ятасыз? (Мин сәгать тугызда йокларга ятам.)

Укытучы. Рәхмәт, балалар. Барыгыз да дөрес җавап бирдегез. Ә хәзер ял итеп алыйк. Быел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Әйдәгез әле, басып, туган тел турында җыр җырлап китик әле.

Физкультминут

Дөньяда телләр күп,

Тик туган тел берәү.

Әти-әни телендә

Бигрәк рәхәт сөйләү!

«Бонжур» – французча,

«Хэллоу» – инглизчә,

«Ни хао» – кытайча,

«Привет» дип әйтәм русча.

Я, әйтеп кара әле,

Бу сүз ничек татарча?

«Сәлам! Сәлам, дустым!» – дип,

Мин сәламлим татарча.

Дөньяда телләр күп,

Тик туган тел берәү.

Әти-әни телендә

Бигрәк рәхәт сөйләү!

«Мерси» – французча,

«Сэнк ю» – инглизчә,

«Се се» – кытайча,

«Спасибо» диям русча.

Я әйтеп кара әле,

Бу сүз ничек татарча?

«Рәхмәт! Рәхмәт, дустым!» –дип,

Рәхмәт әйтәм татарча.

IV.Яңа белемнәрне куллану һәм ныгыту

Бирем. Тактага иртән, көндез, кичен, төнлә сүзләрен элеп куябыз. Өстәлдә темага кагылышлы сүзләр, сүзтезмәләр язылган. Шул сүзләрне туры китереп беркетергә.

Ситуатив күнегү  

Как скажешь о том, что: …

– ты завтракаешь в 7. 00;

– ты обедаешь в 11. 30;

– ты  ужинаешь в 18. 00;

– уроки начинаются в 8. 00;

– ты читаешь книгу в 16. 30;

– ты играешь в 16. 00;

– уроки заканчиваются в 12. 30.

Укытучы. Рәхмәт, балалар.  Дөрес әйттегез.

Бирем. Ә хәзер без сезнең белән битләрдә бирем эшлибез. Көн тәртибе буталган. Без аны тиз генә тиешле тәртиптә куярга тиеш.

Көн тәртибе – Режим дня

Мин иртән сәгать җиденче яртыда йокыдан торам.

Сигезенче яртыда мәктәпкә барам.

Сәгать өчтә дәресләр әзерлим.

Сәгать җидедә юынам, теш чистартам, иртәнге ашны ашыйм.

Сәгать икедә мәктәптән кайтам.

Сәгать дүрттә  китап укыйм.

Мәктәптә мин укыйм.

Сәгать унда йокларга ятам.

Сәгать беренче яртыда көндезге ашны ашыйм.

Сәгать җидедә кичке ашны ашыйм.

Кичен мин әнигә булышам, телевизор карыйм.

  1. Рефлексия. Бәяләү этабы

– Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

– Көндәлек режим ни  өчен кирәк?

– Ә сез көндәлек режимны үтисезме?

Укучылар.

– Соңга калмаска;

– бар эшне дә вакытында эшләргә;

– сәламәт булырга. Һ.б.

Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

  1. Өй эше бирү

Укытучы. Үзегез эшли алырдай биремне сайлап аласыз.

1нче бирем: 88 нче бит 4 нче күнегү.

2 нче бирем: «Көн тәртибе» темасына диалог төзергә.

3 нче бирем: «Көн тәртибе» турында сөйләргә.