Компетентлы укытучы булу җиңелме?

№58

Фирая ФӘИЗОВА,

Казандагы 141 нче урта мәктәп директорының милли мәгариф буенча урынбасары, Татарстанның атказанган укытучысы

Гомуми белем бирү оешмалары быелгы уку елында федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә I–VI сыйныфларда эшли. Ә безнең мәктәп яңа стандартлар нигезендә, эксперименталь мәйданчык буларак, сигезенче елын укучылырга белем бирә. «Эксперименталь мәйданчык итеп ни өчен Казандагы 141 нче урта мәктәп сайланды икән?» дигән сорауга җавапны да биреп була. Әле башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартлары гамәлгә куелганчы ук, мәктәбебез эшчәнлекле укыту  системасы нигезендә укучыларга белем бирә иде. Федераль дәүләт белем стандартларында да бу төп метод итеп сайланган. Димәк, мәктәбебезнең бу өлкәдә күпме дә булса әйтер сүзе, эш тәҗрибәсе бар. Билгеле, уңай нәтиҗәләр белән беррәттән, әле чишелмәгән мәсьәләләрнең дә шактый булуы ачыкланды. Традицион белем бирү алымнары белән озак еллар эшләгән укытучының яңа шартларга күчүе җиңел барды дип әйтмәс идем. Бу – бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты предметларын укыту өлкәсендә. Чөнки әле дәүләт стандартлары гамәлгә керә генә башлаган елларда татар теле укытучыларының эшчәнлекле укыту технологиясе нигезләренең үзенчәлекләрен белеп бетермәве, дәреслекләрнең яңа стандартлар нигезендә үз вакытында гамәлгә кертелмәве, эш программаларын төзүдә туган кыенлыклар, укучыларның белемен бәяләү өлкәсендә туган проблемалар уку-укыту процессын федераль дәүләт белем стандартлары таләпләрен тулысынча тормышка ашырырга киртә булып тора иде. Мәктәбебезнең эшчәнлекле укыту парадигмасын тормышка ашыруда «Мәктәп-методик үзәк» буларак уку-укыту өлкәсендә методик хезмәт күрсәтү буенча туплаган бай тәҗрибәсе күпләргә мәгълүм. Шуңа да татар теле һәм әдәбияты укытучыларыбыз җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне авырыксынусыз кабул итә алды.  Аларның һөнәри компетентлылыгын күтәрүдә мәктәптә, районда, шәһәрдә үткәрелгән укулар, семинарлар, «Түгәрәк өстәл»ләр, галимнәр, дәреслек авторлары белән очрашулар, билгеле, үз ролен уйнамый калмады. Эксперимент барышында системалы, эшлекле якын килеп эшләү технологиясенең төрле фәннәрне укытуда   ирешелгән нәтиҗәләре барланды, яңа стандартка күчү чорындагы проблемалар анализланды.

Мәктәп методик берләшмәсе составына 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы керә. Шуларның бишесе – югары, калганнары – I квалификация категорияле. Барысы да – тәҗрибәле, үз эшенә җаваплы караучы укытучылар, даими рәвештә үз белемнәрен күтәрү өстендә эшләргә омтылучылар. Бу – буш сүз түгел. Чөнки мәктәбебездәге  татар теле һәм әдәбияты укытучыларының фәннәрне заманча укытуга керткән өлеше аз түгел. Башлангыч сыйныфлардагы рус телле укучыларны И.Литвинов системасы нигезендә төзелгән дәреслекләр белән белем бирүдә 25 елдан артык эш тәҗрибәбез бар. И.Литвинов белән иҗатташлык итү чорында методик әсбаплар чыгару, семинарлар үткәрү, эш программалары төзү республика укытучылары өчен зур ярдәм булды. Игорь Львовичның эшен дәвам иттереп, татар теле укытучысы Рүзилә Сөнгатуллина I – IV сыйныфлар өчен татарча-русча, русча-татарча сүзлек төзеп бастырды, ә Ләлә Гыйльметдинова I – III сыйныфлар өчен эш дәфтәрләре төзүдә катнашты.

2005 елдан башлап төп белем бирү сыйныфларында рус телле укучыларны татар теленә укытуны концентрлы укыту технологиясе нигезендә алып бара башладык. Эксперименталь мәйданчык буларак, республикабыз укытучылары белән берлектә эш тәҗрибәбезне тарату өлкәсендә дә шактый эшләр башкарылды. Уку-укыту әсбапларының укыту-методик комплекс (УМК) буларак оештырылуы концентрлы укыту технологиясенең төп принцибы булып тора. Дәреслекләр авторы Р.Нигъмәтуллина белән ун елдан артык инде иҗади хезмәттәшлек итәбез. Аның җитәкчелегендә рус телле укучылар өчен төзелгән «Татарча да яхшы бел» укыту-методик комплексын хәзерге вакытта яңа стандарт таләпләренә туры килә торган иң нәтиҗәле әсбапларның берсе дип саныйм. Әлеге комплексның V, VI, VIII сыйныфлар өчен булганын төзүдә, татар теле укытучысы буларак, үзем дә катнаштым. Әлеге УМК һәр сыйныф өчен дәреслек, эш дәфтәрен, методик рекомендацияләрне, аудиодиск, белем һәм күнекмәләрне тикшерү материалын үз эченә ала. Хәзерге вакытта татар теле укытучыларыбыз Ләлә Гыйльметдинова, Гөлназ Нәүмәтова, Рүзилә Сөнгатуллина, Алинә Шәмсетдинова Р.Нигъмәтуллина җитәкчелегендә электрон дәреслекләр төзү өстендә эшли. Электрон дәреслекләрнең булуы  дәреслекләрнең федераль исемлеккә керүе өчен төп шарт булып тора. Аларны гамәлдә куллану укучыларның коммуникатив компетенциясен, танып белү эшчәнлеген, сәләтен, шәхси сыйфатларын үстерүгә, укытуны интенсивлаштыруга ярдәм итәр, дип уйлыйм. Дәреслек шулай ук укучыларга үзлектән белем алу мөмкилеген күздә тотып эшләнә.

Белгәнегезчә, рус телле укучыларга татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре – укытучыларны борчыган проблемаларның иң катлаулысы. Гамәлдәге татар әдәбияты дәреслекләре дөнья күргәнче үк, мәктәбебез укытучылары Лилия Гарифуллина, Фирая Фәизова Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән Чаллы каласының бер төркем укытучылары белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен хрестоматияләр төзүдә катнаша. Хәзер әлеге хрестоматиядә бирелгән материалларны    республикабыз укытучылары да үз дәресләрендә бик теләп куллана.

Яңа стандартлар нигезендә төзелгән дәреслекләрнең гамәлгә кертелүе яңа эш программаларын төзүне дә таләп итә. Укытучыларның хезмәтен җайлаштыру, җиңеләйтү максатыннан, шәһәр методик үзәге  белән берлектә, мәктәбебез  укытучылары «Татарча да яхшы бел» УМК сының V–VII сыйныфлары өчен, татар төркемнәрендә татар әдәбияты дәреслекләренең V  сыйныфы өчен эш программалары төзүне  үз максатлары итеп куйдылар. Хәзерге вакытта ФДББС нигезендә төзелгән бу эш программалары республика укытучыларына зур ярдәм итә, дип уйлыйм.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, һәрвакыт яңалыкларны тиз кабул итеп, яңа мәгълүмати технологияләрне кулланып эш итә. Федераль дәүләт белем стандартларын тормышка ашыруда уку-укыту процессының нәтиҗәле булуы өчен шартлар тудыру – төп таләпләрнең берсе. Мәктәбебездә заманча җиһазландырылган 8 татар теле кабинеты бар. Аларның һәрберсендә интерактив такта, алтысында SMART BOARD программасы урнаштырылган. Татар теле укытучылары Казанда үткәрелгән «Полимедиа технологияләре – XXI гасыр мөгаллименең эш коралы» дигән халыкара педагогик конференциядә катнашып, үз белемнәрен арттырды. Укытучыларыбыз  SMART BOARD программасы белән эшләү алымнарын да үз эшчәнлекләрендә актив кулланалар, иҗади  күнегүләр системасы төзиләр. Һәр кабинетта интерактив тактаның булуы аларга дәресләрне җанлы оештыруга, кирәкле мәгълүматны алып, тиешенчә куллана алуга, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятуга ярдәм итә.

Педагогларыбызның төрле һөнәри бәйгеләрдә яулаган җиңүләре дә татар теле укытучыларының компетентлы фән ияләре булуларын раслый.  Әйтик, Рүзилә Сөнгәтуллина Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган «Туган тел» мастер-класс бәйгесендә II, Алинә Шәмсетдинова, Рәмзилә Әхмәдуллина район этабында үткәрелгән бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек булды.

Йомгаклап, шуны әйтәсем килә: компетентлы укытучы гына компетентлы шәхес тәрбияли ала. Ирешкән уңышларыбыз шактый, әмма әле   алда яулыйсы үрләр, җиң сызганып, эшкә тотынасы эшләр дә шактый. Борчыган проблемалар да күп. Ләкин укытучы белән мәктәптә дөрес методик эш оештырылса, әлеге проблемаларны һәрвакыт җиңеп чыгып булачак.