«Көлсылу»
№ 128
Ш.Перро «Золушка»әсәренә нигезләнеп язылган әкият.
Альбина ГИЛЬМЕТДИНОВА,
Казандагы 28нче балалар бакчасының I квалификация категориялеөлкән тәрбияче
Гөлфия ШӘРӘПОВА,
Казандагы 28нче балалар бакчасының I квалификация категорияле музыка җитәкчесе
Ләйсән ГЫЙСМӘТУЛЛИНА,
Казандагы 28нче балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе
Катнашалар:Көлсылу, әни, Иркәчек, Кыланчык, тылсымчы, 1нче тычкан, 2 нче тычкан, хезмәтчеләр, патша, патша малае.
Көлсылу:
Минем исемем Көлсылу,
Булсам да үзем сылу —
Күлмәкләрем дә көлдә,
Бармакларым да көлдә.
Пешерәмдә, төшерәм,
Һәркөн аш-су өлгертәм,
Суына да йөгерәм.
(Көлсылу чиләкләрен тотып чыгып ктә.Үги әни Иркәчек Кыланчык белән керәләр)
Әни:
Кызларым,йолдызларым,
Ничек йоклап тордыгыз,
Матур төшләр күрә-күрә
Нинди планннар кордыгыз?
Иркәчек:
Әнием, бәгырькәем,
Минем ашыйсым килә,
Көлсылу ниләр пешергән,
Татып карыйсым килә!
Кыланчык:
Ни пешерсен? Шаккатыра!
Һаман ашсыз калдыра.
Тыныч, дәшми йөреп кенә
Бәлешләрне яндыра.
Әни:
Көлсылу, син кайда?
Савыт-саба юмаган,
Идәнне себермәгән,
Мичне ягарга да
Әле син өлгермәгән?
Ташла хыялларыңны,
Эшләт аякларыңны!
Юкка вакыт уздырма,
Бәлешләрне яндырма!
(Көлсылу поднос белән бәлешләр китерә, чәй ясый).Ишек шакыйлар.
1 Хезмәтче:
Игътибар! Игътибар!
Исәнмесез, хуҗалар!
2 Хезмәтче: Саумысыз туташлар!
1 Хезмәтче:
Бәйрәмгә чакырабыз,
Тамаша уздырабыз!
2 Хезмәтче:
Барыгыз да килегез!
Бал-маскарад күрегез!
Әни:
Рәхмәт сезгә,матурым!
Без барыбыз,алтыным,
Матур җырлар җырларбыз
Патшабызны зурларбыз.
Кыланчык:
Мин үзем биюче булам —
Бөтенесен кыздырам.
Иркәчек:
Ә мин матур җырлар белән
Барысын да уздырам.
Әни:
Көлсылу, син кайда?
Кызларны әзерлә, чык залга,
Без өчәү барабыз балга.
Көлсылу:
Бәйрәмгә барыр идем,
Уртага басыр идем,
Патша малае каршында,
Йолдыздай балкыр идем.
Кыланчык:
Анда сиңа ни калган?
Башың,битен юмаган.
Иркәчек:
Бал турында уйлама,
Патша малаен көлдермә.
Кыланчык:
Мин барысыннан да чибәр,
Күргәч, исләре китәр…
Иркәчек:
Юк, мин синнән гүзәллерәк!
Күлмәгем дә матуррак!
(Тарткалашалар. Көлсылу көлеп карап тора)
Әни:
Талашмагыз, кызларым,
Кояшым, йолдызларым
Сез дөньяда иң матуры,
Сөйкемлесе, батыры.
(Әни кызлары белән чыгып китәләр)
Көлсылу:
Булмый инде, булмагач,
Чибәр булып тумагач…
Бар күргәнем — мич арасы,
Уклау, бәлеш, табагач.
(Күңелсезләнә.Тылсымчы керә)
Тылсымчы:
Көлсылу, син ник күңелсез?
Сөйлә әле.
Мин сиңа булышам,
Бәйрәмгә алып барам!
Көлсылу:
Бәйрәмгә барыр идем,
Уртага басыр идем,
Патша малае каршында
Йолдыздай балкыр идем.
Ничек кенә барыйм соң?
Балда ничек калыйм соң?
Тылсымчы:
Бу тылсымлы таяк
Барсында булдыра:
Әйләндерә кабакны
Зиннәтле бер арбага.
Тычканнарны әйләндерә
Житез, матур атларга!
(Тычканар белән куяннар керәләр)
1нче тычкан:
Ура,ура,
Көлсылу бара балга!
Юктан тукыма тукыйбыз
Көмеш бизәк урыйбыз!
2 нче тычкан:
Ә без ул тукымадан
Тегәбез матур күлмәк!
1 нче тычкан:
Менә сиңа түфлиләр,
Үзләре үк бииләр.
Тылсымчы:
Ә хәзер бар балга син,
Куңел ач бер туйганчы.
Йөри аласың анда
Нәкъ 12 тулганчы,
Чөнки 12 тулуга
Барлык тылсым көчен жуя:
Житез атлар, башмакларың —
Барысы юкка чыга.
Оныта курмә, Көлсылу!
Көлсылу:
Ай, рәхмәт,тылсымчым,
Коткаручым, булышчым.
(бал куренеше)
Патша:
Улым, мондагы кызлар
Барсы да гүзәлләр.
Музыка башлануга
Чакыр берсен биергә!
(Көлсылу керә)
Патша:
Бу нинди яңа кунак?
Нигә ул шундый куркак?
Патша малае:
Ах, кем бу?
Бу гүзәлне танымыйм,
Янына барып, танышыйм!..
(Бию башлана)
Патша малае:
Ах, сез нинди гүзәл зат.
Күрәм сезне беренче кат.
Көлсылу: Танышуга мин бик шат!
(Биләр. Сәгать 12 суга.)
Көлсылу:
Мин сезгә бик рәхмәтле,
Китәргә вакыт җитте.
Ярар, сау бул,
Хуш инде.
(Көлсылу чыгып йөгерә).
Патша: Улым, ник син күңелсез?
Патша малае:
Әллә үзегез күрмисез?
Матуркай качып китте…
Әллә миңа рәнҗеде?
Ачуландымы икән?
Нигә йөгерде икән?
Патша: Эзләргә, табарга!
1 нче Хезмәтче:Тапмадык, юк булды
2 нче Хезмәтче:Түфлие генә табылды!
(Түфлине күрсәтә)
Патша:
Барлык өйне карарга,
Җир астыннан табарга!
(Көлсылу өендә күренеш)
Иркәчек(Көлсылуга карап)
Син бәйрәмгә бармадың,
Беркемне дә күрмәдең..
Кыланчык:
Ниндидер бер кыз булды —
Искиткеч матурлыгы!
Ләкин кинәт югалды,
Патша малае аптырады!
Иркәчек:
Хезмәтчеләр эзләде,
Түфлие генә табылды..
(Ишек шакыйлар)
Әни:Әйдәгез, әйдәгез узыгыз!
1 нче Хезмәтче:
Өйдә кызлардан кем бар?
Аякларыгызны сузыгыз!
2 нче Хезмәтче:
Аякларны без үлчибез,
Түфли кидереп карыйбыз.
Берегезгә ул сыйса,
Шул кыз сарайга бара!
(Әниләре кызларына көчләп кидертеп карый)
1нче Хезмәтче (Көлсылуга карап)
Бу кем, ник килми?
Түфлине ул ник кими?
Әни.Юк-юк, килгәненән ни файда?
2 нче Хезмәтче:
Кил тизрәк, ки әйдә
Түфли кайда?
(Кызлардан түфлине алалар.Кызларнын бирәсе килми. Көлсылу түфлине кия һәм икенчесен күрсәтә)
Әни:
Бу ни хикмәт, ни рәвеш?
Болай булмаска тиеш!
Кызларым гына матурлар,
Сарайга алар гына барырлар.
1 нче Хезмәтче:
Сез нәрсә, бу нинди приказ?
Без бит үтибез указ!
(Көлсылуны үзләре белән алып китәләр)
2 нче Хезмәтче:
Таптык! Таптык!
Түфлие төшеп калган кызны
Без сезгә алып кайттык.
Патша малае: Синен исемең ничек?
Көлсылу: Көлсылу.
Патша малае:
Юк-юк, синең исемең Гөлсылу!
Бүгеннән соң беркайчанда
Килмәс синнән көл исе,
Бары синнән килеп торыр
Чәчәк аткан гөл исе!
Көлсылу:
Әнием, сеңелләрем,
Мин сезне гафу итәм,
Дус hәм тату яшәргә
Мин сезгә тәгъдим итәм!
Бергә: Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле!