Клара Булатова шигъриятендә дини бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрнең чагылуы

№ 105

Сөмбел Әхмәтҗанова,

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының 5нче курс студенты

Һәрбер милләтнең йөзе, горурлыгы булган кебек, керәшен татарларының да үзләренә кадерле булган шәхесләре күп. Шуларның берсе – шагыйрә, мөгаллимә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт һәм башка премияләргә ия булган Клара Булатова. Аның иҗат тематикасы бай, җәмгыять проблемаларын киң чагылдыручы, уй-фикерләрен дөрес һәм ачык яза торган шагыйрә.

Үзләренең бәйрәмнәрен чагылдырган күп кенә шигырьләр аркылы Клара Булатованың милләтен, бәйрәмнәрен хөрмәт итүе, аның белән горурлануы күренә. 2011 нче елда шагыйрәнең “Келәү” исемле җыентыгы дөнья күрә. Китапның исеме җисеменә туры килгән: керәшеннәрдә “келәү” сүзе татарлардагы “теләү” сүзенә тәңгәл. “Келәү итү” – ниндидер вакыйгага изге теләк теләү мәгънәсендә килгән [3, б.5].

Кеpәшеннәpдә яшәп килгән йола һәм бәйрәмнәрен үткәрү вакыты христиан календаре бәйрәмнәренә туры килә. Аларның исемнәре татар теле үзенчәлекләpенә яраклаштырып, pусча йөртелгән. Шуңа күpә керәшен татаpларының бәйрәмнәре рус халкыныкына охшаш, ә йола, гореф-гадәтләре, аларны бәйрәм итү башкача [5].

Клара Булатованың бала чагы керәшеннәрнең борынгы традицияләрен саклап, үзгә бер мохит тудырып яшәгән Ләке авылында үтә, шуңа да ул иҗатында йолаларга аерым игътибар бирә. “Пикла әби дәресләре” шигырендә автор бәйрәм җитүгә бала-чаганың тәмле телле, ачык йөзле әбидә гел җыелганны искә ала. Әби балаларга бәйрәм боткасы өләшеп, аларга йолалар турында сөйли.

Ул бары тик сөйли генә

Бәйрәмнәрнең мәгънәләрен.

Кайсы ничек үткәрелгән,

Кайсы кайда килгәннәрен.

Әби балаларга дәресләрне уен формасында бирә, тәрбияви максат белән гадәтләрнең кешенең сәламәтлегенә уңай тәэсир ясавын искәртә.

Май чабуда җиңгән җегет

Олы көндә кырга килеп

Орлык сипсә буразнага –

Ходай байлык бирә аңа! [3, б.13]

Шуңа да керәшеннәрнең гореф-гадәтләре әле дә сакланып, буыннан-буынга күчеп килә.

Клара Булатова үзенең бала чагын якты хатирәләр белән искә ала. “Безнең балачактан бер яңа ел” шигырендә ул ничек итеп иптәшләре белән Яңа елны бәйрәм иткәннәрен җылылык белән искә ала. Иптәшләренең Кыш бабайга ышануын, яңа ел уенчыкларының ничек ясалганын, өйдә балкып утырган чыршының каян килгәнен, һәрбер балага икешәр эләккән прәннекнең ничек пешкәнен беркемгә дә сөйләми эчтән генә алардан көлә, серне сиздерми. [4, б.95]

Шагыйрә Яңа елның башлануын “Авыз ачу” дип атый. Бәйрәм өстәлендәге пилмәнне табынның иң төп ризыгы итеп бәяли, аны ашагач беләккә кайнар дәрт йөгерә ди.

Бәрмәнчек йоласы – Олы көнгә бер атна кала уздырыла торган бәйрәм. Гадәттә, бу бәйрәм тал песиләре шытып чыккан вакытка туры килә.

Бәрмәнчек, көмеш тамчыдай,

Күзләрне чагылдыра.

Бу уйнаклауны “фал ачу”

Диләр Ләке ягында [3, б.56].

Клара Булатова билгеләп узганча, бу көнне христианнар тал бөреләре белән фал ачалар: бөре төптән каралса – афәт көт, көмеш яктылык сирпи икән – җиргә игелек килер.

“Олы көн” – Пасханы бәйрәм итүне автор күңелендә җылылык, берникадәр самимилек белән искә ала:

Олы көн килдеме, ел саен

Хәтердә балачак яңара:

Балалар күңеле булсынга

Әни дә йомырка манарга

Тырыша үзенчә. Күп итеп

Печенье, перәннек пешерә.

Сыеннан өлешен җиткерә

Һәр кергән бәләкәй кешегә.

Шагыйрәнең әнисе тегүче булганга заказлар күп була, бәйрәм алдыннан ашарга-эчәргә дә, бәйрәмне зурлап үткәрергә дә вакыт булмый – кешеләргә кием тегәргә кирәк. Еллар үткәч тә, автор бала чагындагы шушы мизгелләрне яшь аралаш искә ала [3, б.55]. Бу бәйрәм Клара Булатова өчен кадерле, бүләкле.

Клара Булатова керәшен татары буларак, шул милләтнең җәйнең беренче бәйрәме – Сабан туен да искә ала. Бу бәйрәмне авыл, шәһәр халкы, бигрәк тә бала-чага сагынып көтеп ала, чөнки бу көнне тәм-томнар, уенчыклар, бүләкләр аларга бирелә. Сабантуйга халык алдан әзерләнә: яулык җыюга иң матур яулыкларын, бәйрәмгә дип ерактан кайткан туганнарына иң тәмле күчтәнәчләрен, яшь кызлар батырга дип чигелгән сөлгеләрен әзерләп куялар. Шагыйрәнең “Сабан туе иртәгә” дигән шигырендә дә шул гореф-гадәтнең бер мизгеле чагылдырыла. Яшь килен ат белән килеп туктаган яулык, бүләк җыючыларга үзе чиккән сөлгене алып чыгарга тиеш. Ә яулык җыючылар, үз чиратында, бу гаиләгә иң яхшы теләкләр телиләр:

Бу йортта

Бар күңелләр хуш булсын!

Итагатьле, әдәпле

Бала булсын киленең, биемкәй!

Сабыр, күркәм гадәтле

Ана булсын биемең, киленкәй!

Яме артсын өеңнең,

Нуры артсын түреңнең, кайнатай!

Тату булсын нигезең,

Хуҗасы бул син үзең, әй кияү балакай!.. [4, б.55]

Җәйнең уртасында керәшеннәрдә Питрау бәйрәме үткәрелә. Питрау – христиан дине календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Ә керәшеннәрдә ул борынгыдан килгән мәҗүсилек йолалары белән баетылып, җәй бәйрәме – чәчәк бәйрәме итеп үткәрелә, яшьләрнең үзара танышуы, киләчәк тормышка нигез салуга хәзерлегенә шарт-сәбәп булып тора. Хәзерге вакытта бу бәйрәм күп кенә авылларда башлыча Питрау тәкәсе чалу, кыр чәчәкләре, дару үләннәре җыю, питрау себеркесе бәйләү, ә кичен төрле уеннар ясау, төрлечә күңел ачу гадәтләре рәвешендә сакланып калган.

Шагыйрә бу бәйрәмне каршы алуны, уздыруны, озатуны аерым шигырьләрдә чагылдырган: “Питрау ике атнадан”, “Җәйге челлә вакыты шул”, “Питрауларны быел Багражда…”, “Питрау килеп бара…”,  “Җәйләр саен…”, “Өнемдәме, әллә төшемдәме”. Автор Питрау бәйрәмен өзелеп сагынуын ассызыклый, бала чагы узган авылга кайтасы килүен әйтә:

Питрау ике атнадан…

Питрау атналары!..

Шул бәйрәм җитсә, җаннарның

Ләкегә тартканнары… [3, б.24]

Питрау вакытына җәйнең челлә вакыты туры килә: “Сулышлар куырыла, җәйнең кыл уртасы, җәй эре җиләкле, карлыганнар карала, кояшлы көн” [3, б.25]. Ләкин, шуңа карамастан, кешеләр Питрау бәйрәмен зур түземсезлек белән көтәләр.

Шагыйрә Ләкегә күп еллар кайтмагач, күп еллар күрмәгән бүгенге Питрау бәйрәмен танымый, элекке җырчыларны, биючеләрне, Питрау көен уйнаучы Метрий дәдәйне, йолаларны, халык иҗатын күрмичә, җаны сызлана. Ә бит ул туган ягына ял итәргә, табигатьтән илһам, җан азыгы алырга кайткан.

И, нишлисең? Заман үзгәрә шул,

Элеккеләр инде истә генә.

И, Ләкеләр! Питрауларга дәшеп,

Ник керәсез тагы төшләремә? [3, б.34]

Клара Булатова, милләте буенча керәшен булса да, иҗатында ислам динендәге бәйрәмнәрне,  гореф-гадәтләрне чагылдыра. “Мөбарәк булсын Гает” шигырендә Аллаһы Тәгаләгә гафу үтенү, ялвару, теләк теләү әйтеп үтелә.

Ходаем, яман эшләрне бу җирдә чиклә инде,

Үзеңнең бәндәләреңне бәхетсез итмә инде.

Туктасын иде сугышлар, каннар койдырма инде,

Җирдә яңарган иманны кабат җуйдырма инде [1, б.146]

Шагыйрә Аллаһы Тәгаләне зурлый, аңа мактаулар әйтә, иманда булган бәндәләрне аңа гына табынуын искәртеп уза.

Мөселманнар гөнаһларын кичерүне сорап, Ходайдан ярлыкауларын, сәҗдәгә иелгән башны гафу итүләрен сорыйлар, Алланың кодрәти көченә ышаналар, гөнаһтан арынсаң, котылсаң, бәхет вә иминлек килә, ди алар. Шушы теләкләр шагыйрәнең “Бәраәт кичәсе” шигырендә чагыла [2, б.131]

Клара Булатованың шәхес буларак җитлегеп, кайсы диндә булуы, дингә мөнәсәбәте “Мәчет белән чиркәү арасында…” шигырендә күренә. Ул сызлана, үзен ике изге йорт арасында буталган җан белән чагыштыра.

Кем тудырган? Кемнән яралганмын?

Дине, теле нинди анамның?

Китергәнмен җиргә кем дәвамын? –

Мин боларны белә алмадым [2, б.114]

Шулай итеп, Клара Булатованың шигырьләрендә фикер ачык бирелгән. Шагыйрәнең ике дингә дә хөрмәте, аның бәйрәмнәрен матур итеп, традицияләрен, гореф-гадәтләрен җиренә җиткереп үтәве милләтенә, диненә карата мөнәсәбәтен, аны олылавын күрсәтә.

 

Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Булатова, К. Гасыр белән гасыр арасында: шигырьләр / Клара Булатова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2016. – 159 б.
  2. Булатова, К. Җиде тубал бәхет: шигырьләр / Клара Булатова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2014. – 159 б.
  3. Булатова, К. Келәү : шигырьләр, повесть, хикәя / Клара Булатова. – Казан : Нашире – ШЭ Корбанов Р.Х., 2011. – 80 б.
  4. Булатова, К. Печән өсте : шигырьләр, поэма / Клара Булатова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1986. – 160 б.

Электрон ресурс: http://beznenmiras.ru/tag/nina-utyaganova/. Мөрәҗәгать итү вакыты: