Киӊ Иделнеӊ бай мирсалы һәм тарихлы дус халкы без
Алия ФАЙЗРАХМАНОВА,
Казандагы
175 нче балалар бакчасы
өлкән тәрбияче
Бу тема хәзерге заманда бик актуаль проблеманы үз эченә ала – яшь буынга әхлакый-патриотик тәрбия бирү. Җәмгыятебездә, тормыш-көнкүрешебездә бала тәрбияләүдә борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны читләтеп, башка халыклар мәдәниятенә, яшәү үзенчәлекләренә якынаю күзәтелә. Бу юнәлештә үз халкыбызның йолаларын, тәҗрибәләрен нигез итеп алып, үз милләтен ярата белүче бәхетле буын тәрбияләү – безнеӊ төп максатыбыз.
Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә башкорт, татар, рус, чуаш, мари, удмурт халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш. Шул чагында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә, үзара дус-тату яшәүләренә ирешергә мөмкин.
Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, туган илнең табигатенә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт.
Әхлакый-патриотик тәрбиянең кирәкле шарты әти-әниләр белән үзара тыгыз элемтә тоту. Үз гаиләсенең тарихына кагылу балада көчле эмоцияләр барлыкка китерә. «Сезнең гаиләдә һәм сезнең кул астында булачак гражданин үсә. Илдә нәрсә генә булса да, сезнең күңелегез һәм фикерегез аша ул балаларга барып ирешергә тиеш», – дип язган күренекле рус педагогы А.С. Макаренко.
Укыту-тәрбия бирү процессында патриотик тәрбия бирү бакчада мөһим урын алып тора. Бакчабызныӊ еллык методик темасы «Федераль мәгариф программасын һǝм дǝүлǝт мәгариф стандартын тормышка ашыру шартларында мǝктǝпкǝчǝ яшьтǝге балаларга ǝхлакый-патриотик тәрбия бирү» дип аталды.
Куйган максатларыбызны тормышка ашыру, балаларга ǝхлакый-патриотик тәрбия бирү максатыннан бакчабызда күп эшлǝр башкарыла. Тәрбиячеләребез балаларыбыз белән даими рǝвештǝ республика, шǝһǝр, район бǝйгелǝрендǝ актив катнашып югары урыннар яулый. 2022 – 2023 уку елында оештырылган «Сәләтле бәләкәч» бәйгесендә татар керәшен халык уен кораллары ансамбле белән чыгыш ясадылыр.
Шул елны районда уздырылган «Чемодан эчендǝ ǝкият» конкурсында катнашып лауреат исеменǝ лаек булдык. Бǝйге башта балалар бакчасыда уздырылды. Тǝрбиячелǝр белǝн берлектǝ ǝти-ǝнилǝребез һǝм балалар көче белǝн барлыгы ун данә «Чемодан эчендǝ ǝкият» ясалды. Бу проект аларның үзләренә дә бик ошады. Балалар чуваш халык ǝкиятлǝре, аларныӊ гореф-гадǝтлǝре белǝн тирǝнрǝк танышты.
Төркемнǝрдǝ тǝрбиячелǝр уен үзǝклǝрен федераль программаныӊ барлык талǝплǝренǝ туры китереп оештыралар. «Иӊ яхшы патриотик үзǝк» бǝйгесендә үзәкләр дидактик уеннар, методик материаллар, милли киемле курчаклар белән тулыландырылды. Барлык тǝрбиячелǝр уен үзǝклǝрен мобильле, балаларныӊ яшь үзенчǝлекләренǝ туры китереп, Федераль мәгариф программасын һǝм дǝүлǝт мәгариф стандарты таләплǝрен истә тотып ясадылар.
Алдагы планнарыбыз төркемнǝрдǝ театраль уен үзǝклǝрен булдыру. Анда да Идел буе халыклары традицияләре, йолалары белән таныштыру, милләтләр дуслыгын ныгытуны төп максат итеп куячакбыз.