«Китап – иптәшем минем…»

№43

(VI сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)

Раилә БАКИРОВА,

Алабугадагы 9 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

Белем бирү: тема буенча лексик-грамматик материал һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту;

Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекләрен үстерү.

Тәрбияви: китапка һәм укуга мәхәббәт уяту; бер-берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек («Күңелле татар теле», VI сыйныф, авторлары: Р.З.Хәйдарова, З.Р.Нәҗипова), компьтер, проектор, такта, китаплар күргәзмәсе, карточкалар.

I. Оештыру

– Укучылар, исәнмесез! (Исәнмесез-саумысыз!)

– Хәлләрегез ничек? (Рәхмәт, яхшы? Ә сезнең хәлләрегез ничек?)

– Рәхмәт яхшы. Укучылар, бүген безнең дәрескә кунаклар килде. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик әле.

Укучылар. Исәнмесез-саумысыз, кунаклар! Хәлләрегез ничек?

Кунаклар. Исәнмесез! Рәхмәт, яхшы.

– Утырыгыз, укучылар! Бүген без сезнең белән лексик-грамматик күнегүләр эшләрбез һәм укучының иң якын дусты турында сөйләшербез.

– Әйдәгез, укучылар, фонетик зарядка ясап алабыз. Бүген без сезнең белән [ә] авазын кабатларбыз. Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез кабатлап барыгыз.

Җәй – чәчәк!

Чәй – чәкчәк!

Әбәк-чәбәк!

Әкәмәт, рәхәт!

– Ә хәзер тәкъдим ителгән сүзләр арасында [ә] авазы бармы-юкмы икәнен билгелибез. (Укытучы укый, укучылар сүздә [ә] авазы булса – кызыл карточка; булмаса, яшел карточка күрсәтәләр.)

Сердәш, дус, кеше, киңәшче, китап, көндәлек, минем, иптәш, сәнгать.

II. Актуальләштерү

– Рәхмәт, укучылар. Ә хәзер без сезнең белән яңа дәресне башлыйбыз. Тик башта табышмакка җавап бирегез. Җавабыгыз дөрес булса, серле сандык ачылыр.

Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк

Аннан якын дус та юк.

Ул нәрсә? (Китап.)

(Укытучы сандыкны берәр укчыдан ачтырта. Анда китап.)

– Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшәбез? (Без бүген китап турында сөйләшәбез.)

– Әйе, дуслар. Бүгенге дәресебезнең темасы – «Китап – иптәшем минем… ». (Тактага Китап сүзе язып куела.)

– Узган дәрестә без сезнең белән яңа сүзләрне өйрәнгән идек. Өйгә мин аларны ятлап килергә куштым. Әйдәгез без аларны искә төшерәбез һәм тактага китап сүзе янына язып куябыз. (Балалар берәмләп сүзләрне язалар, тәрҗемәләрен әйтәләр: иптәш, киңәшче, ярдәмче, сердәш.)

                            Китап

 

Иптәш   киңәшче   ярдәмче   сердәш

 

 

– Хәзер бу сүзләр белән җөмләләр төзибез. Мин сезгә ярдәмгә сүз бирәм – минем (сүз тактага магнит белән ябыштырып куела).

(Балалар җөмләләр төзиләр.)

Китап – минем киңәшчем.

Китап – минем иптәшем.

Китап – минем ярдәмчем.

Китап – минем сердәшем.

– Хәзер тагын бер сүз – якын (шулай ук тактага магнит белән куела) сүзен өстәп, җөмләләрне туландырып әйтәбез.

(Алга таба укучылар, алдагы җөмләләргә шул сүзне өстәп, яңаларын әйтәләр. Мәсәлән, Китап – минем якын иптәшем… һ.б.)

– Сез язган сүзләр арасында ясалма сүзләр бармы икән? (Ярдәм-че, киңәш-че.)

– Ничек уйлыйсыз, китап сүзе татар теленең үз сүземе? (Юк, чөнки монда нечкә [и] авазы, калын [а] авазы бар, ә татар сүзендә барлык авазлар да я нечкә, я калын гына була.)

III. Ныгыту

– Менә без аерым бер сүзләрне кабатладык, алар белән җөмләләр төзедек. Безгә бу сүзләр «Якын дус» дигән шигырьне укыганда кирәк булачак, аларны онытмагыз. Башлап кайбер сүзләрне искә төшереп китәбез һәм сүзлекләребезгә язып куябыз.

Һәр – каждый

Өйрәтәучит, обучает

Сәнгать – искусство

Һөнәр – профессия

– Хәзер мин сезгә шигырь укыйм, игътибар белән тыңлагыз.

Якын дус

Бар минем дускаем,

Иң якын сердәшем,

Һәр җирдә, һәр эштә,

Киңәшчем, иптәшем.

Өйрәтә ул миңа

Бар фәнне, телләрне,

Юк аның белмәгән

Сәнгате, һөнәре. (Җ.Тәрҗеманов)

(Укытучы укый, балалар тыңлый. Аннары берничә минут шигырьне балалар эчтән, шуннан соң бер-ике укучы кычкырып укый. Соңыннан 2 укучы тәрҗемә итә.)

– Сорауларга  җавап бирәбез.

•        Иң якын дус, иптәш, киңәшче нәрсә? (Китап.)

•        Китап нәрсәгә өйрәтә? (Фәнгә, телгә.)

•        Китап нәрсә турында белә? (Сәнгать турында, һөнәр турында.)

IV. Алган белемнәрне гомумиләштерү

– Хәзер без сезнең белән 6 нчы күнегүне (8 нче бит) язмача эшләрбез.

1. Китап минем якын … 2. Китап миңа һәр җирдә … 3. Китап миңа киңәш … 4. Китапта сәнгать турында да, төрле һөнәрләр турында да, төрле фәннәр турында да мәгълүмат …

(Укучылар биремне башкаралар, сыйныфта ук тикшерәләр: җөмлә укыла, тәрҗемә ителә. Бер җөмләгә төрле фикер булса, шул укучыларга сүз бирелә.)

Физкультминутка

– Китаплар укыганда, безнең күзләребез бик ара, шуңа күрә күзләргә гимнастика ясарга кирәк.

V. Контроль

– Ә хәзер сезнең белән 7 нче күнегүне телдән эшләп алабыз. (Биремне бер укучы укый, тәрҗемә итә.)

– Китап ни өчен якын дус була ала? Сиңа түбәндәге җөмләләрнең кайсы күбрәк ошый?

•        Китап – миңа якын дус, чөнки ул төрле киңәшләр бирә.

•        Китап – миңа якын дус, чөнки мин китаплардан күп сорауларга җавап табам.

•        Китап – миңа якын дус, чөнки мин китапта төрле геройлар белән очрашам.

(Укучылар үзләренә ошаган җөмләне әйтәләр.)

– Рәхмәт, укучылар. Мин сезгә бу дәрескә үзегезнең яраткан китабыгызны алып килергә кушкан идем. Мин, сезнең китапларны тезеп, күргәзмә оештырдым. Үземнең яраткан китабымны да куйдым. Ул – табиблар турында язылган «Ак чәчәкләр» китабы.

«Бу кемнең китабы?» уены.

(Уытучы укучылар алып килгән китапларны ала һәм әңгәмә оештыра.)

– Бу кемнең китабы? Аның исеме ничек? Ул нәрсә турында? (Китап хуҗасы җавап бирергә һәм уенны дәвам итәргә тиеш була.)

– Ә хәзер сез 3 төркемгә бүленергә тиеш, мин һәр төркемгә берәр китап бирәм, сез аңа реклама ясарсыз. (Фломастерлар, ватман кәгазе, терәк сораулар белән карточкалар да өләшенә.)

– Бу сезнең мини проектларыгыз булачак.

1 нче төркемгә – «Татарча-русча» сүзлек. (Карточка: Китапның исеме ничек? Бу китап ни өчен кирәк? Китап нинди? Китапта ничә сүз? Китап кемгә булыша? Китап татар теле дәресендә кирәкме?)

2 нче төркемгә – «Күңелле татар теле» дәреслеге. (Карточка: Китапның исеме? Китап нинди? Бу китап ни өчен кирәк? Китапта нәрсәләр бар? Китап кемгә булыша?)

Укучылар китапларын презентациялиләр, проектларын яклыйлар. Реклама текстлары тыңлана, ватманга ясалган рекламалар тактага эленә һәм сыйныфка бәяләнергә бирелә.

VI. Рефлексия

Синквейн язарга тәкъдим ителә (бергәләп эшлиләр).

1. Төп тема – 1 исем                       Китап.

2. Тема турында – 2 сыйфат          Яхшы, кызыклы.

3. Тема турында – 3 фигыль                   Өйрәтә, белем бирә, булыша.

4. Тема турында мәгънәле фраза  Юк аның белмәгән сәнгате, һөнәре.

5. Темага резюме – 1 исем             Киңәшче.

VII. Йомгаклау

1. Өйгә эш бирү.

– Яраткан китабыгыз турында инша язып килергә.

2. Билгеләр кую.

– Мин сезгә хәзер кәгазьләр өләшәм, шунда сез үзегезгә билге куясыз.