Кислоталар, аларнын исемнәре һәм классификациясе
№ 138
(VIII сыйныфта химия дәресе)
Илүзә ХАРИСОВА,
Актаныш районы Богады төп мәктәбенең I квалификация категорияле химия укытучысы
Дәрес тибы: яна белемнәр узләштерү.
Кулланылган методлар: сөйләмә, күрсәтмә, гамәли эш, эвристик.
Эшләү формасы: индивидуаль, төркемләп.
Төп төшенечәләр: кислоталар, кислота калдыклары, нигез.
Максат:
белем бирүдә: килоталарнын төзелеше, классификациясе, физик үзлекләре белән таныштыру;
үстерелешле: укучыларда анализ ясау, чагыштыру, гомумиләштерү кунекмәләрен үстерү;
тәрбияви: химия фәненең әһәмиятен төшендерү, аңа карата кызыксыну уяту, табигатькә сак караш тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
фән буларак: кислоталарга аңлатма бирү, аларны танып белү, формулаларын төзү, исемнәр бирү, классларга бүлү һәм физик үзлекләре белән танышу. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре турындагы белемнәрне тирәнәйтү;
фәнара: бирелгән текст белен эшләү, яңа белемнәр ала белү, төркемдә эшләү күнекмәләре формалаштыру;
танып-белү күнекмәләре: логик фикерләү, төп төшенчәләрне белү, анализ ясау һәм аның дөреслеген раслау;
шәхескә кагылышлы күнекмәләр: укучыларда дөньяга фәнни караш тәрбияләү, химия фәненә карата кызыксыну уяту, яңа белемнәр формалаштру.
Кулланылган технологиялер: ИКТ, күмәкләшеп эшләү.
Мәгълүмати-технологик ресурслар: дәреслек (Радзитис Г.Е. Химия. 8 класс: – М.: Просвещение, 2018), химиядән эш дәфтәре, таблицалар, мультимедиа проекторы, презентация.
Реактивлар: сульфат, хлорид, нитрат кислоталары, индикатор эремәләре, су.
Лаборатор җиһазлар: спиртовка, пробиркалар, яссы төпле колба, пробиркалар өчен штатив.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
Укытучы. Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек? Барыгыз да бүген дәрескә әзерме? Без бүген яңа класс матдәләрен өйрәнә башлыйбыз. Шуңа күрә дәрестә үтә игътибарлы һәм актив булсагыз иде. Бүген өйрәнәсе матдәләр тормышта, көнкүрештә киң кулланыла, аларны белү бик тә мөһим.
II. Белемнәрне актуальләштерү. Проблемалы сорау кую
Укытучы. Бүгенге дәрес темасын ачыклау һәм максатын билгеләү өчен мин сезгә түбәндәге анаграмманы тәкъдим итәм. (Укучыларга хәрефләрдән кислота исемнәре төзергә тәкъдим ителә.)
идлхор, тафьлус, тафсоф, тинтра, натобрак, фтильсу
Укытучы. Белгәнегезчә, без бүген кислоталар турында сөйләшербез. Дәресебезнең темасы: «Кислоталар, аларның төзелеше, физик үзлекләре һәм номенклатуралары». Дәрес дәвамында «Ни өчен бу матдәләрне кислоталар дип атыйлар?» дигән сорауга ачыклык кертергә тырышырбыз.
III. Яңа белемнәрне үзләштерү
Кислоталарны өйрәнү планы (1 нче слайд).
1. Составлары.
2. Классификацияләү.
3. Номенклатура һәм кислоталарга туры килгән оксидларның формулалары.
4. Әһәмиятләре.
5. Лаборатор эш.техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү.
Укытучы. Сез өч: хлорид (НСl), сульфат (Н2SО4) һәм фосфат (Н3РО4) кислоталарының формулаларын күрәсез. (2 нче слайд) Аларның составы нәрсәсе белән охшаш? Һәрбер формула нинди атом белән башлана?
Укучылар. Барлык формулалар составына да водород атомнары кергән, һәм һәр формула водород атомы белән башлана.
Укытучы. Водородтан калган өлеше кислота калдыгы дип атала. Шуннан чыгып, кислоталарга билгеләмә биреп карагыз. (Укучылар билгеләмә бирергә тырышып карый. Һәр укучы үзе аңлаганча билгеләмә бирә.)
Кислоталар – металл атомнарына алмаштырыла ала торган водород атомнарыннан һәм кислота калдыкларыннан торучы катлаулы матдәләр.
Кислоталарның классификациясе
А) килеп чыгышлары буенча: органик һәм неорганик.
Укытучы. Балалар, сез бу кислоталар белән кайда очрашканыгыз бар?
Укучылар. Көнкүрештә – лимон кислотасы, серкә кислотасы, алма кислотасы.
Укытучы. Дөрес. Барлык кислоталарны ике төркемгә: органик һәм неорганик кислоталарга бүләләр. Неорганик кислоталарны үз чиратында түбәндәге төркемнәргә бүләләр.
Ә) кислородның булуы буенча: кислородлы һәм кислородсыз.
Укытучы. Укучылар, тактага язылган кислота формулаларына игътибар белән карагыз әле, алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
Укучылар. Кислород атомының булу-булмавы белән.
Укытучы. Дөрес. Кислоталар кислородлы һәм кислородсыз кислоталарга бүленә. Сульфат, нитрат, хлорат, фосфат кистоталарының кислота калдыклары составына кислород атомнары керә. Ә менә сероводород, бромоводород, фтороводород кислота калдыклары составына кислород атомнары керми.
Димәк, кислород атомнарының кислота молекулалары составына керү-кермәве классификациянең төп билгесе булып тора. Бу билге буенча кислоталар ике төркемгә бүленә. Ниндиләр?
Укучылар. Кислородсыз һәм кислородлы. (3 нче слайд)
Укытучы. Таблица буенча кислородлы һәм кислородсыз кислоталарга мисаллар китерегез. (Укучылар, таблицадан файдаланып, кислородлы һәм кислородсыз кислоталарга мисаллар китерә.)
Б) кислоталарны нигезлелек буенча классларга бүлү
Укытучы. Укучылар, тактага язылган кислота формулалары өч төркемгә бүленгән. Алар нинди билгегә карап бүленде икән? Ничек уйлыйсыз?
Укучылар. Кислоталар бу очракта водород атомнарының саны буенча бүленгән.
Укытучы. Бик дөрес. Кислоталар водород атомнары санына карап бер нигезле, ике нигезле, өч нигезле булырга мөмкин. (4 нче слайд)
Ә хәзер таблица буенча бер нигезле, ике нигезле, өч нигезле кислоталарны укып чыгыгыз һәм тактага формулаларын языгыз. (Укучылар тактага бер нигезле, ике, өч нигезле кислоталарның формулаларын яза.)
Укытучы. Водород атомнары саны буенча кислота калдыгының корылмасын билгеләргә була.
Кислоталар суда эрегәндә корылмасы+1 тигез булган водород ионнары барлыкка китерә.
В) кислоталарның суда эрүчәнлекләре буенча классификациясе
Укытучы. Кислоталарның тагын бер әһәмиятле билгесе – аларның суда эрүчәнлекләре. Бу билге буенча кислоталар ике тәркемгә бүленә: суда эрүчән һәм суда эрүмәүчән. Әйдәгез әле, эрүчәнлек таблицасына карап, тактага эрүчән һәм эремәүчән кислоталарның формулаларын языйк. (Укучылар, берәмләп чыгып, тактада эрүчән һәм эремәүчән кислоталарның формулаларын яза.)
Кислоталарга исемнәр бирү
Кислородсыз кислоталар:
Укытучы. Кислота барлыкка китерүче элемент ахрына -ид кушымчасы өстәлә.
HCl – хлорид кислотасы, Н2S – сульфид кислотасы, НВr – бромид кислотасы…
Кислородлы кислоталар:
Укытучы. Әгәр кислота барлыкка китерүче элемент югары оксидлашу дәрәҗәсен күрсәтсә, бу элементка -ат кушымчасы өстәлә. Мәсәлән,
+6
сульфат кислотасы: H2SO4
— әгәр кислота ясаучы элемент түбән оксидлашу дәрәҗәсендә булса,
SO2 (+4)
ул вакытта -ит кушымчасы өстәлә: H2SO3 – сульфит кислотасы;
НNO3 – нитрат кислотасы (N2O5) +5
НNO2 – нитрит кислотасы (N2O3) +3
Мөстәкыйль эш
(Укытучы эшне төркемнәп оештыра.)
Таблицаны тутырырга. Кислоталарны классларга бүләргә һәм һәрбер элементның оксидлашу дәрәҗәсен билгеләргә. (5 нче слайд)
Бер нигезле | Ике нигезле | Өч нигезле | Кислородлы | Кислородсыз |
(Һәрбер укучы үзенә билге куя, ә соңыннан күршесе белән алышып тикшерә.)
Физкультминут
Кислоталарның табигатьтә һәм кеше тормошында роле (6 нчы слайд)
Дәреслек белән эш.
1. Табигатьтә – кислоталар. Кырмыска кислотасы – НСООН. Бу кислотаны кырмыскалар аларга куркыныч янаганда бүлеп чыгаралар. Лимон кислотасы – лимонда, алма кислотасы – алмада, кузгалак кислотасы кузгалакта була.
2. Кислоталар – кеше тормышында: лимон кислотасы, аскорбин кислотасы С витамины чыганагы булып тора.
3. Кислоталар – кеше организмнда. Физик эш вакытында мускулларда сөт кислотасы туплана, ә ашказанында хлорид кислотасы азыкны эшкәртүче төп матдә булып тора.
4. Кулинарияда һәм ризык җитештерүдә: серкә кислотасы, лимон кислотасы, алма кислотасы, сөт һәм май кислоталары.
5. Медицинада: аскорбин кислотасы, фоли кислотасы.
6. Халык хуҗалыгында.
7. Сульат кислотасы башка кислоталарны җитештерүдә кулланыла һәм аны химия сәнәгатенең икмәге дип атыйлар. Сульфат кислотасы барлык шартлаткыч матдәләр җитештерүдә кулланыла.
8. Нефть продуктларын чистартуда. Кислота ярдәмендә бензинны, керосинны, майлау материалларын чит катнашмалардан арындыралар.
9. Сульфат кислотасы дару препаратлары җитештергәндә кулланыла.
10. Тире эшкәртүдә.
11. Барлык җитештерелгән сульфат кислотасының яртысы минераль ашламалар эшләүгә китә.
12. Аккумуляторларда сульфат кислотасы төп энергия чыганагы булып тора.
13. Металлургиядә, тау сәнәгатендә.
IV. Белемнәрне ныгыту
Лаборатор эш
Тема. Кислоталарның индикаторларга тәэсире.
Укытучы. Кислоталар белән эш иткәндә аеруча сак булыгыз. Әгәр очраклы рәвештә кислота кулга яки киемгә тисә, суны күп итеп агызып, бу урынны кичекмәстән юдырыгыз.
Кислоталарны су белән сыеклаганда һәрвакыт түбәндәге кагыйдәне истә тотыгыз: кислоталарны акрын гына нечкә агынты белән суга болгаткан хәлдә агызалар, киресенчә түгел.
Штативка тугыз пробирка урнаштырыгыз. Өч пробиркага берәр мл сыегайтылган сульфат кислотасы, тагын өч пробиркага берәр мл сыегайтылган хлорид кислотасы, ә калган өчесенә нитрат кислотасы өстәгез.
– Сульфат кислоталы беренче пробиркага берничә тамчы шәмәхә лакмус эремәсе салыгыз, икенче пробиркага – берничә тамчы фенолфталиен эремәсе, ә өченчесенә метилоранж өстәгез.
– Сульфат кислотасы эремәсендә индикаторларның төсе ничек үзгәрде?
– Шундый ук тәҗрибәләрне хлорид һәм нитрат кислоталары белән үткәрегез.
Нәтиҗә. Кислота эремәләре лакмусны – кызыл, метилоранжны алсу төскә кертә, ә фенолфталиен төссез булып кала.
V. Рефлексия
Укытучы. Ә хәзер дәрескә йомгак ясыйбыз. Язган җөмләләрне дәвам иттереп, дәрескә карата фикерләрегезне әйтегез.
–Дәрестә миңа барысыннан да бигрәк … ошады.
– Дәрестә мин белдем…
– Дәрестә кыен булды…
Укытучы. Исегезгә төшерегез әле: без дәрес башында нинди максат куйган идек? Сез ничек уйлыйсыз, без максатка ирештекме?
Ә хәзер үзегезне тикшереп карагыз, түбәндәге сорауларга җавап бирегез:
– Нинди матдәләр кислоталар дип атала?
– Кислоталар нинди классларга бүленә?
Гомумиләштерү һәм билгеләр кую.
VI. Дәресне йомгаклау. Өй эше