Киләсе ел нәрсә елы була?

№ 145

Лилия ХАФИЗОВА,

Балтач районы Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы

Урман  аланы.  Җирдә  сынган  ботаклар,  агач  кәүсәләре, ярык бүрәнә кисемтесе, киң агач төбе. Бер кырыйда очы сынган агач күренә. Сәхнәгә куян, керпе, төлке килеп керә. Алар арыганнар, уфылдыйлар.

Куян: Уф, арыдыыыым.

Ташбака: Арымыйча, никадәр җир йөрдек, яңа ел бәйрәменә узебезгә ошаган чыршы тапмадык бит.

 Куян: Әниләр шаккатырлар инде, урман хәтле урманда чыршы тапмагач.

(Залдагы чыршыга карап)

Куян: Ооо миңа монысы ошый..

Ташбака: Миңа да ошый.миңа да..

Куян: Әйдә монысын алып кайтабыз..

Ташбака: Әйдә,әйдә..

Ташбака: Карагыз әле, бу бит Кырлай урманы, монда Шүрәлеләр бар диләр.

Куян: Һи, шуңа ышанасыңмы! Тукай язган әкият кенә бит ул.

Куян: Бер дә юкны әкият итеп язып булмый. Булган бит ул Шүрәлеләр.

Куян: Малайлар, хәзер шушында Шүрәле килеп чыкса нишлибез?

Ташбака: Һи, килеп кенә карасын, мин аны дөмбәсләп җибәрәм, мин бит бокс түгәрәгенә  йөрим.

Ташбака: Сөйләшәп торма инде. Шүрәлене күрсәң, син бит куркудан егыласың.

Ташбака: (әтәчләнеп). Минме, минме?

Шул вакытта музыка астында клоун йөгереп чыга.

Клоун: Тыңлагыз, тыңлагыз!!! Патша указын укыйм (укый).

Патша кушуы буенча, урманда конкурс игълан ителде. Дөресрәге, кастинг!!! Киләсе 2020 ел нәрсә елы булачак, шуны сайлыйбыз. Килегез, катнашыгыз, көтеп калабыз!!!

Куян: Әйдә,әйдә барабыз. Карыйк әле, катнашыйк әле без дә.

Музыка астында алып баручы чыга.

А.б. Хәерле көн, хәерле көн! Бүген, нәкъ тә бүген, без сезнең белән шушы ямьле урманбызга  ярыш уздырырга җыелдык. Киләсе ел нәрсә елы булачак икән? Конкурсантларыбызны каршы алыгыз! Менә алар! (Музыка астында  чыгып әйләнеп керәләр)

Беренче  конкурсантыбыз ул  Куууян! Ул безнең ярышны ишетеп  Америкадан килгән. Исәнмесез, ничек хәлләрегез ?!! Hello

Куян: Hello..Hello..  Do you speaking English??? Мин сезне аңламыйм, мин җиңәргә дип килдем..

А.б: Юк, юк аңламыйм. Әйдә күрсәт, нәрсә белән шаккатырасың.

(Куян бии.)

А.б.: Юк, моны сайлап булмас,бу татарча белми бит. Аннары безгә дә инглизча өйрәнәсе булыр. Юк, юк.

Икенче конкурсантыбыз ул Кәәҗәәә! Каршы алыгыз. (Кәҗә чыга.) Ә сез бүген нинди осталыгыгызны күрсәтәсез?

Кәҗә: Карап тор детка! Это будет бомба! (Рэп җырлый.)

Мин буген килдем монда,

Сезне шаккатырырга, ёоуу

Уземне мин күрсәтәм.

Барысын да уздырам. Ёоуу,ёоуу (бии).

А.б: Оооо..сез бик текә.

Кәҗә: Нинди тәкә? Тәкә түгел, кәҗә мин!!!

А.б. Тәкә димим, мин текә дим. Крутоой..крутой дим.Сезгә ошадымы?

Барысы да: Юююк..

А.б: Мондый ел килсә, без бер урында гына утырып та тора алмабыз. Юк, сайламыйбыз.

А.б: 3 нче кунагыбыз “Мииисс Нюша”. Давай, давай, каршы алабыз (музыка астында чыга). Ууу, сез шундый матур. Хөрмәтле Нюша, ә Сез нигә килдегез соң? Узган ел сезнеке иде бит инде.

Нюша: Ул ел минем ел булса да, бер дә китәсе килми бит әле. Бәлки мине тагын бер елга калдырырсыз дип килдем (бии).

А.б. Я,ничек ошадымы? Сайлыйбыз мы инде аны?

Барысы: Юююк.

А.б. Алайса сине сайлап булмас инде. Күпчелек халыкка каршы килеп булмый.Сау бул. (Нюша чыгып китә).

А.б : Ниһаять, соңгы кунагыбыз Тычкааан – Микки. Каршы алыгыз!!!

(Оялып кына тычкан чыга.)

А.б: Ууу сез бик оялчан күренәсез. Я, нәрсә эшләп күрсәтәсез инде.

Тычкан шигырь сойли.

Иске елны куа-куа,

Килә тычкан-күсе елы.

Мин булам ул белегез,

Тик яхшылыклар көтегез.

Котлы булсын Яңа ел!

Гел шатлыктан торсын ул,

Бәхетле  һәм мул тормышка

Күрсәтсен ул яңа юл.

Бәйрәм белән Сезне!!! Яңа ел белән дуслар!!!

А.б.Димәк киләсе ел –Күсе елы булачак.

Бөтенесе бергә бииләр.