Киләчәккә адым

(Педагоглар өчен квест-уен)

Эльвира МИНАЗОВА,

Лениногорскидагы 4 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

– Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Бүген мин сезнең игътибарыгызга квест уены тәкъдим итәм. (1 нче слайд) Бу –хәзерге заман уен технологиясе. Квест – ул командалы уен. Күбегез бу технология белән таныш, үз эшегездә дә бәлки кулланасыздыр. Балалар квест уйнарга бик ярата. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Балаларның сөйләм телен үстерү өчен кирәкле шартлар тудырыла, уеннар аңлаешлы һәм мавыктыргыч.

Бүген сезнең белән дә уйныйсым килә. Мин тиз фикер йөртүче, зирәк педагоглардан команда җыям. Сезгә табышмаклар әзерләдем. Әйдәгез әле, аларга җаваплар табабыз. (2 нче слайд)

Табышмаклар

  1. Агач түгел − яфраклы, тун түгел − тегелгән. (Китап)
  2. Бер байлык бар − янмый, карак та урлый алмый, төшеп тә югалмый. (Белем)
  3. Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма. Барысы ничә алма? (Имәндә алма булмый.)
  4. Бер кеше утырып тора, ди. Ул торып китсә дә, син аның урынына утыра алмыйсың. Ул кеше кайда утыра? (Синең тезеңдә, итәгеңдә.)
  5. Су кайда коры була? (География картасында.)
  6. Суны кайчан иләк белән ташыйлар? (Карга әйләнгәч.)

(5 – 6 кеше чыга.)

– Әйдәгез, сезнең белән танышып китик. Минем исемем –Эльвира Мәсхүт кызы. Мин 4 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Балаларны һәм үз эшемне бик яратам. Балаларга булган мәхәббәтем тәрбиячелек эшемдә миңа зур көч бирә.

– Һәрберегез үзе турында кыскача мәгълүмат биреп китсен әле. (3 нче слайд)

(Педагоглар үзләре белән таныштыралар.)

– Бик матур һәм тулы җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә.

– Күпмедер ел элек без сезнең белән тәрбияче һөнәрен сайлаганбыз. Кемдер үзе теләп, кемдер чарасызлыктан. Ләкин без бүгенге көндә дә балалар бакчасында эшлибез икән, димәк, бу һөнәрне безгә язмыш бүләк иткән дип ышанасы килә. Балалар бакчасында үз эшен хөрмәт итеп, балаларны чын күңелдән яраткан кеше генә эшли ала.

Кем соң ул тәрбияче?

Ассоциация уены (4нче слайд)

Минем кулда туп. Мин сезгә сорау бирәм, ә сез миңа җавап бирерсез.

– Тәрбияче чәчәк булса. Нинди чәчәк?

– Тәрбияче ел фасылы булса. Нинди?

– Тәрбияче спорт төре булса. Нинди?

– Тәрбияче уен булса. Нинди уен?

– Тәрбияче планета булса. Нинди?

– Тәрбияче бию булса. Нинди бию?

– Тәрбияче бәйрәм булса. Нинди?

– Тәрбияче уенчык булса. Нинди?

– Матур җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә. (5 нче слайд)

– Хәзер без сезнең белән квест-сәфәргә чыгарбыз. Ул бик авыр, ләкин кызыклы һәм эчтәлекле булыр. Сез үзегез белән сәфәргә нәрсәләр аласыз?

– Молодцы. Яхшы кәеф алырга онытмыйк.

– Тылсымлы вакыт машинасында без киләчәккә барабыз. Күзләрне йомабыз. Очып киттек. (6 нчы слайд)

– Күзләрне ачабыз. Без сезнең белән 2345 елда. Кайсы балалар бик актив, ә кайсысы бернәрсә белән дә кызыксынмаган тәртипсез, бер-берсенә начар мөнәсәббәттә, дус-тату уйный белми, бер-берсенә юл куя белми торган. Балалар хиссез, бөтен нәрсәгә битараф. Ата-аналар нәрсә эшләргә, үз-үзләрен балалары белән ничек тотарга белмиләр. Балаларны нәрсә дөрес юлга бастыра ала?

– Бу сорауга җавапны аксакал белә. Ул җавапны язып сандык өченә салган. Әлеге сандыкны табар өчен безгә, биремнәр үтәп, картаның кисәкләрен табарга кирәк. (7 нче слайд)

1 нче бирем. Кичтән балалар бакчасында 7 бала кала, һәрберсе үз эше белән мәшгуль. Беренчесе китап укый, икенчесе рәсем ясый, өченчесе курчак белән уйный, дүртенчесе дусты белән шашка уйный, бишенчесе  гөлләргә су сибә,

алтынчысы конструктор төзи, җиденче бала нишли? (Шашка уйный.)

– Афәрин, булдырдыгыз. Картаның беренче кисәген таптык. (8 нче слайд)

2 нче бирем – “Татарча вариантын табыгыз” (9 нчыслайд)

– Мәкальләр халык акылын туплап, кирәкле белемнәрне оста һәм кыска итеп әйтеп бирә. Мин сезгә рус мәкальләрен әйтәм, ә сез аларның татарча вариантын әйтегез.

* Книга – источник знаний. (Китап – белем чишмәсе)

* В здоровом теле здоровый дух. (Сәламәт тәндә сәламәт акыл)

* Кто не работает, тот не ест. (Кем эшләми, шул ашамый)

* Богатство – на месяц, здоровье на всю жизнь. (Байлык бер айлык, саулык – гомерлек)

* Не имей сто рублей, а имей сто друзей. (Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын)

* Семь раз отмерь, один раз отрежь. (Җиде кат үлчә, бер кат кис)

* Яблоко от яблони далеко не падает. (Алма агачыннан ерак төшми)

* Было бы здоровье – остальное будет. (Саулык булса, бар да булыр)

– Афәрин, булдырдыгыз. Картаның икенче кисәген таптык. (10 нчы  слайд)

3 нче бирем – “Анаграммалар” (11 – 12 слайдлар)

 

АМРОГРМАП(программа)

ЕРУНКЛЫАЧ(уенчыклар)

ӘБЯЕТРЧИ(тәрбияче)

НИСРЕМА(семинар)

 

– Афәрин, булдырдыгыз. Картаның өченче кисәген таптык. (13 нче слайд)

4 нче бирем – “Тизәйткечләр” (14 нче слайд)

– Сезнең һәрберегезгә дә бер тизәйткеч әйтергә кирәк була. Үзегез белеп куллана торган тизәйткечне әйтсәгез дә була. Кем авырсына экранда ярдәм. Аны тиз һәм дөрес әйтергә кирәк.

(15 нче слайд)

 

Җиләк, җиләк, җиләкләр,

Бик тиз тулмый чиләкләр.                                                                                                                                  Тулыр иде чиләге,

Юк бит аның җиләге.

Мич башында биш мәче,                                                                                                                                         биш мәченең биш башы.                                                                                                                                Биш мәченең биш башына                                                                                                                                 ишелмәсен мич ташы.

Җилбер – җилбер җилбәзәк,                                                                                                                                          Җилпәзәле илгәзәк.                                                                                                                                                    Җәяүле дә, атлы да,                                                                                                                                                     Җилфердек канатлы да.

Таллар биек таулардан,                                                                                                                                                  Тал бөресе балланган.                                                                                                                                               Бал кортлары алардан                                                                                                                                        Кыш чыгарлык бал алган.

 

Бал кортлары бертуктаусыз                                                                                                                  Бер – бер артлы очалар.                                                                                     Болытлардан, басулардан                                                                                                                               Бал ташыйлар ич алар.

Бер ач мәче тычкан аулый,                                                                                                                 Ә тычкан аны алдый.                                                                                                                                Ул тычканның качалмасын                                                                                                                              Мәче барыбер аңлый.

 

– Афәрин, булдырдыгыз. Менә без картабызның барлык кисәкләрен дә таптык. (16 – 17 слайдлар) (Педагоглар сандыкны табалар һәм ачалар. Анда хәрефләр. Алардан “Мәхәббәт” сүзен төзиләр.) (18 нче слайд)

Менә без сезнең белән җавапны таптык. Ул мәхәббәт, ярату ата-аналарга балаларын аңларга, аларга ярдәм итергә булыша. Тәрбияче буларак ата-аналарга балаларын яратырга, назларга кирәклеген аңлата алсак иде. Бала ул җырчы, биюче, “5” легә генә укучы түгел, ә беренче чиратта аларның иң якын кешеләре икәнен онытмасыннар иде. Ата-ана мәхәббәте балаларга тормыш терәге, таяныч бирә. Алар бу вакытта үзләрен көчлерәк hәм ышанычлырак итеп тоялар. Әгәр баланы кечкенәдән яратсаң, дөрес тәрбия бирсәң, ул башкаларны да хөрмәт итеп, ярата белә. Кечкенәдән үк кайгыртучанлык hәм мәхәббәт тоймаган бала, үсеп җиткәч бу хисләрне башкаларга бирә алмый. Гаиләсендә җылылык күрмәгән бала хиссез, бөтен нәрсәгә битараф, тормышка яраксыз булып үсәчәк. Шуңа күрә киң күңеллелекне, миhербанлыкны, эчкерсез хисләрнең кирәклеген вакытында аңлатырга, соңга калмаска кирәк.

– Уенда катнашучыларга рәхмәт әйтеп, урыннарына озатабыз. (19 нчы слайд)

– Очрашуны бер әйтем белән тәмамлыйсым килә. “Борын- борын заманда күпне белүче зирәк аксакал яшәгән. Бер явыз кеше аксакалның зирәк түгел икәнен исбатлыйсы килгән. Учына күбәләк тоткан да әйткән: Аксакал, әйт әле минем учымдагы күбәләк исәнме, үлеме? Ә үзе “Исән дисә – мин аны үтерәм, үле дисә – мин аны очырып җибәрәм”, – дип уйлаган. Аксакал уйлап торган да: “Барысы да синең кулда” дигән.

— Дөрестән дә, барысы да безнең кулда. Балаларның нинди булып үсүләре, киләчәктә нинди кеше булулары бала чакта нинди тәрбия алуларына бәйле. Яхшылык эшләргә курыкмагыз, үзлектән белем алырга тырышыгыз, балаларны һәм эшегезне яратыгыз. (20 нче слайд)

– Игътибарыгыз өчен рәхмәт!