Киемнәр кибетендә

(2 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Римма ГОБӘЕВА,

Казандагы 132 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу дәресе.

Максат:

– өйрәнелгән лексик-грамматик материалны кабатлау һәм системалаштыру;

– яңа лексика белән таныштыру һәм сөйләмдә кулланырга өйрәтү;

– укучыларны кибетләр һәм анда сатылган кием исемнәре белән таныштыру;

– киемнәргә сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы: укучыларның  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру, эшне җаваплы, аңлап башкару; татар телен белүнең әһәмиятен аңлау.

Метапредмет:

танып-белү УУГ: җөмләдәге фактик мәгълүматларны таба белү; төшенчәләр чыгара белү; уку гамәлләрен башкаруда барлыкка килгән каршылыкларны билгеләү;

коммуникатив УУГ: аралашу вакытында үз фикереңне  формалаштыру һәм дәлилләү; әңгәмәдәшләреңнең  фикерләрен тыңлап, уртак фикергә килү.

Регулятив УУГ: дәреснең максатын ачыклый алу, эш вакытында килеп чыккан кыенлыкларны билгели белү, эшчәнлеккә үзбәя бирү;

предмет буенча: киемнәр кибете белән бәйле лексиканы баету, 1енче һәм 2нче зат тартым кушымчаларын куллануны камилләштерү.

Предметара бәйләнеш: рус теле, математика.

Эшне оештыру: фронталь, төркемнәрдә, парларда, индивидуаль.

Җиһазлау: дәреслек (Хәйдәрова Р.З. “Күңелле татар теле” китабы. 2 нче сыйныф, 2020), дәфтәрләр, методик кулланма (Хәйдәрова Р.З. Укытучылар өчен методик кулланма. 2 нче сыйныф, 2020), мультимедиа, слайдлар, экран, дидактик-күрсәтү материаллары.

Дәрес барышы

  1. Оештыру. Мотивлаштыру

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!

Укучылар. Исәнмесез, укытучы апа!

Укытучы. Хәерле иртә.

Укучылар. Хәерле иртә миңа, хәерле иртә сиңа, хәерле иртә аңа, хәерле иртә безгә, хәерле иртә сезгә, хәерле иртә аларга.

Укытучы. Бүген кем дежур?

Укучы. Бүген мин дежур. Бүген 19 нчы декабрь, дүшәмбе көн. Дәрестә … юк.

Укытучы. Урамда көн нинди?

Укучы. Урамда көн җылы, кояшлы… (Укучылар ярдәм итә.)

Укытучы. Укучылар, әйдәгез дәресне яхшы кәефтән башлыйк. Ә кәеф яхшы булсын өчен нишләргә кирәк?

Укучылар. Яхшы сүзләр әйтергә.

Укытучы. Мин менә бу матур сүзләр тартмасын җибәрәм, сез чылбыр буенча бер-берегезгә яхшы сүзләр әйтегез.

Укучылар. Алсу, синең портфелең матур, синең карандашың яңа һ.б.

Укытучы. Укучылар, тактага игътибар итик әле. Кем безгә матур итеп әлеге мәкальне укып бирер?

Укучы. «Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер». (Татар халык мәкале.)

(Уку, гыйлем алу, күп белү кешегә зыян итми, киресенчә, күбрәк мөмкинлекләр генә бирә. Мәсәлән, әгәр дә без 3 телдә су сорый беләбез икән, димәк, ким дигәндә, 3 илдә без сусыз калмаячакбыз.)

Укытучы. Укучылар, ә сез гыйлем алырга әзерме?

Укучылар. Әйе, әзер.

  1. Белемнәрне актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы. Укучылар, әйдәгез, өй эшен тикшереп алыйк. Кем 1 нче төр өй эшен эшләде (6 нчы күнегү), кулларыгызны күтәрегез. Әйдәгез, экран буенча үзебезнең эшләребезне тикшерик. Слайд

Эталон

Урман:поши, төлке, аю, бүре, куян.

Авыл: сыер, сарык, кәҗә, ат, әтәч.(куян)

 

Укытучы. Кем 2 нче төр өй эшен эшләде (7 нче күнегү), экрандагы эталон буенча өй эшләрегезне тикшерегез:

Эталон

Әтәч авылда яши.

Куян урманда яши. (Куян урманда да, авылда да яши)

Ат авылда яши.

Сыер авылда яши.

Сарык авылда яши.

Аю урманда яши.

Кәҗә авылда яши.

Төлке урманда яши.

 

Укытучы. Кем 3 нче төр өй эшен эшләде, шулар 3 нче рәткә күчеп утыра, бер-беребезнең эшләрен тикшерәбез, иң кызыклысын сайлыйбыз һәм сыйныфка әйтәбез.

Укытучы. Кем 1 нче төр өй эшен хатасыз эшләде, кулларыгызны күтәрегез. Нинди дә булса кыенлык тудымы?

Укучы. Мин куянны кайсысына кертергә белмәдем, чөнки ул күбрәк урманда яши, әмма хәзер аны авылларда да үрчетәләр.

Укытучы. Чыннан да, куянны күп очракта без урман белән бәйләп язабыз, әмма икесендә дә, тагын да дөресрәк булыр.

Укучы. Минем дә куян сүзендә кыенлык туды. Мин куян авылда да, урманда да яши дип яздым.

Укытучы. 3 нче төр өй эшен эшләгән укучылар, сез кемнең эшен иң кызыклы дип таптыгыз? Әйдәгез, бу табышмакны сыйныфка да әйтеп карыйк.

Укучы. Бу кроссенсның җавабы нинди?

Укучы. Минемчә, бу кроссенсның җавабы – хайваннар, дөресрәге – кыргый хайваннар, чөнки монда куян, төлке, аю, поши, бүре, тиен, керпе, кабан дуңгызы ясалган.

Укытучы. Бик яхшы. Башка кроссенс ясаучы укучылар да үз эшләренә исем-фамилияләрен язып, миңа тапшырырлар.

– Сезнең парталарда үзбәя конвертлары тора, сез аларга түгәрәкләр салып барырсыз. Яшел түгәрәк – бик яхшы җавап, сары түгәрәк – яхшы җавап, әмма бераз тырышырга кирәк, кызыл түгәрәк – тырышырга кирәк. Ә хәзер өй эше дөреслеге буенча бер түгәрәкне үзбәя конвертларына салып куегыз. (Укучылар үз эшләрен бәяләп куялар.)

III. Кыенлык тууның урынын һәм сәбәбен билгеләү этабы

Укытучы. Укучылар, экранга карагыз әле, сезгә монда кроссенс бирелгән, моның җавабы – безнең бүгенге темабыз. Ничек уйлыйсыз, сорау билгесе астында нинди тема яшеренгән икән?

Укучы. Минемчә, безнең тема “Киемнәр” дип атала, чөнки монда төрле киемнәр ясалган. Без аларны сатып алабыз һәм киябез.

Укучы. Ә мин безнең тема “Киемнәр кибете” дип уйлыйм, чөнки монда киемнәр дә бар, касса һәм акча белән акча янчыгы.

Укытучы. Дәреснең темасын белер өчен безгә тагын бер күнегү эшләргә була.

  1. Кыенлыктан чыгу проектын төзү
  2. Сөйләшүнең кайда барганын ачыкларга.

1) Ашамлыклар кибетендә.

2) Киемнәр кибетендә.

3) Яшелчә кибетендә.

4) Икмәк кибетендә.

– Исәнмесез, Сездә миңа яраклы сарафаннар бармы?

– Бар, кайсы төстәге кирәк?

– Миңа кызыл төстәге сарафан килешә.

– Менә, киеп карагыз.

– Рәхмәт. Ничә сум тора?

–14 сум. 3 нче кассада түләгез.

Укучы. Бүгенге дәреснең темасы “Киемнәр кибетендә”, чөнки әлеге диалогта кыз үзенә сарафан сатып ала, ә сарафан – ул кием.

Укытучы. Укучылар, әлеге теманы яхшылап аңлар өчен безгә нишләргә кирәк?

Укучы. Дәреслек белән эшләргә.

Укучы. “Киемнәр кибете” темасы буенча яңа сүзләр өйрәнергә.

  1. Төзелгән проектны реализацияләү

Укытучы. Укучылар, 118 нче битне ачтык, 1 нче күнегүне таптык. Нинди бирем бирелгән?

Укучылар. Текстны укы.

Укытучы. Әйе, дөрес. Әйдәгез без хәзер матур итеп утырдык, игътибар белән мине тыңлыйбыз, аннан соң сез укырсыз. (Укытучы укый, укучылар укыйлар.)

Укытучы. Таныш булмаган сүзләр бармы?

Укучы. Әйе, миңа…

Укытучы. Әлеге сүзләр тексттан соң бирелгән, әйдәгез, без бу сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә теркәп куйыйк. (Укучылар сүзләрне сүзлек дәфтәренә язып куя. 5 – 7 тапкыр кабатлау.)

Укытучы. Текстта аңлашылмаган сүзләр калдымы?

Укучылар. Юк, без бөтен сүзне дә аңладык.

  1. Cөйләмдә кулланып, беренчел йомгаклау

Укытучы. Кем безгә эчтәлекне сөйләп карый?

Укучы. Әти, әни һәм Айгөл кибеткә бардылар. Айгөлгә күлмәк һәм итәк кирәк.

– Апа, миңа матур күлмәк кирәк.

– Бездә күлмәкләр күп. Сиңа нинди төс ошый?

– Зәңгәр.

– Менә,  карагыз.

– Кызым, сиңа килешә.

– Рәхмәт, әнием.

Айгөлгә күлмәк алдылар, Айгөл шатланды.

Укытучы. Бик яхшы.

Физминут

Укытучы. Әйдәгез, хәзер мин сезгә җөмләләр әйтәм, ә сез бу текстка туры килсә, моны күрсәтәсез, әгәр җөмлә текстка туры килмәсә, сез аны күрсәтмисез.

Укытучы.

Айгөл кибеткә барды.(+)

Апа, миңа чалбар кирәк.(-)

Бездә күлмәкләр юк.(-)

Сездә кызыл күлмәк бармы?(-)

Менә карагыз.(+)

Бу күлмәк сиңа килешә!(+)

Сау бул, әнием.(-)

Айгөлгә бияләй сатып алдылар. (-)

Айгөл шатланды.(+)

Укытучы. Бик яхшы.  Кемнәрнең чалбары кара төстә, шул такта янына чыга. Сез беренче төркем буласыз. Кемнең кара чалбары юк, алар икенче төркемдә була. Сезгә төрле кием рәсемнәре бирелгән, сезгә аларны төрле төркемгә бүләргә кирәк булачак, сез нинди төркемнәргә бүләрсез, ни өчен? (Рәсемнәрдә пәлтә, тун, куртка, яулык, эшләпә,  башлык, киез итек, резин итек, ботинкалар.)

Укучы. өч төркемгә бүлдек: баш киеме, өс киеме, аяк киеме.

Укучы. Без дә шулай ук бүлдек.

Укытучы. Бик яхшы, утырыгыз. Хәзер 4 нче күнегүнең биремен укыгыз. Парлап эшлибез. Берешәрләп әйтәбез. (Укытучы укучыларның эшен тикшерә, хаталарын төзәтә.)

Укытучы. Әлеге күнегүне эшләгәндә авырлыклар тудымы?

Укучы. Әйе, мин чалбар сүзен оныттым…

Укучы. Мин дөрес кушымча куймадым…

Укытучы. Безгә бу хаталарны ничек төзәтергә икән?

Укучы. Безгә тагын да күбрәк күнегүләр эшләргә кирәк.

VII. Эталон буенча үзконтроль, үзеңне тикшерү этабы

Укытучы. Әйдәгез, карточкалардагы биремнәрне эшләп алыйк.

Карточка

Тебе хочется узнать:

– есть ли в магазине платье красного цвета;

– сколько стоит юбка;

– подходит ли тебе это платье/эта рубашка?

(Укучылар эшлиләр һәм эталон буенча тикшерәләр.)  

 

Карточкага эталон

(Сездә кызыл күлмәк бармы?);

(Итәк ничә сум тора?);

(Бу күлмәк миңа килешәме?)

 

VIII. Яңа белемнәрне куллану һәм кабатлау этабы

Укытучы. Әйдәгез тиз генә «Киемнәр кибете»ндә сатучы булып уйнап алыйк. Беренче рәттән башлыйбыз, сез сатучылар буласыз, ә икенче рәт алучылар була.

Укучылар. Исәнмесез!

– Исәнмесез! Сезгә нәрсә кирәк?

– Ә сездә нәрсәләр бар?

– Бездә күлмәк, чалбар, итәк, башлы, яулык, эшләпә, итек, резин итек, ботинкалар бар.

– Миңа күлмәк кирәк. Сездә зәңгәр күлмәк бармы?

– Юк, бездә кызыл күлмәк кенә бар. Киеп карагыз.

– Сезгә бик килешә.

– Рәхмәт. Ул ничә сум тора?

– 15 сум.

– Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун, унбер, унике, унөч, ундүрт, унбиш сум. (Берничә укучы шулай саный.)

– Сау булыгыз. Тагын килегез.

IХ. Рефлексия

Укытучы. Әлеге дәрес нәрсәне өйрәнүгә багышланган иде?

Укучылар. Бу дәрестә без киемнәр кибете темасын өйрәндек. Яңа текст белән таныштык, яңа сүзләр белдек.

Укытучы. Укучылар, карагыз әле, безнең киемнәребез тәртипсез рәвештә калганнар, әйдәгез, без аларны тәртипләп шкафка куйыйк! Һәр укучы бер предметны алып куйса, безнең сыйныф тәртипкә керер иде.

Укучылар. – Бу эшләпә. Аны башка кияләр. Мин аны монда куям.

– Бу яулык. Аны башка кияләр, мин аны монда куям.

– Бу тун. Аны өскә кияләр, мин аны монда эләм.

– Бу пәлтә. Аны өскә кияләр. Мин аны элгечкә элеп куям.

– Бу киез итек. Аны аякка кияләр. Мин аны аска куям.

– Бу резин итек. Аны аякка кияләр. Мин аны монда куям.

Укытучы. Бик яхшы. Чиста һәм пөхтә булды. Бу укучыларга килешәме?

Укучы. Килешә.

Укытучы. Менә бу кечкенә генә карточкага үз фикерләрегезне языгыз әле. Теманы өйрәнгәндә нәрсәләр кыенлык тудырды? Нәрсә кызык булды? Нинди мәгълүматны истә калдырдыгыз? Бу сезгә тормышта кирәк булырмы? Кайда?

  1. Өй эше

Укытучы. Әйдәгез, хәзер өй эшен язып куябыз. Сезгә өч төрле өй эше бирелә, кайсы сезгә күбрәк ошый, шунысын сайлап аласыз.

1) 6 нчы күнегү, 120 нче бит, дустыңа комплимент яса. 3 җөмлә язып куй.

2) 7 нче күнегү, язмача.

3) “Киемнәр” темасына кроссенс яисә кроссворд ясап килергә.

Билгеләр кую. Саубуллашу