Киемнәр кая киткән?

(Әкият)

Резида СИДЕЛЬНИКОВА,

Казандагы 168 нче балалар бакчасының татар теле тәрбичесе 

Светлана ВОРКУНОВА,

Казандагы 168 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе 

Катнашалар: Әкиятче, Әхмәт, Әби, күлмәк, чалбар, бүрек, ботинкалар, оеклар.

Реквизит: әби өчен киемнәр, әбигә күзлек, орчык,  Әхмәт өчен киемнәр, күлмәк, чалбар, бүрек, ботинка, оек киемнәре.

Декорация. Әби бүлмәсе – карават, мендәр, сондык, өстәл, урындык, шкаф, идәндә палас, стенада фотокарточка, өстәлдә самавыр, чәйнек, чынаяклар, өчпочмаклар. Әхмәт бүлмәсе – карават, өстәл, урындык, шкаф, өстәлдә китаплар, дәфтәрләр, мәктәп кирәк-яраклары, чәчелгән киемнәр.

Алдан эш. Балаларны әкият белән таныштыру. Рәсем дәресләрендә әкият буенча рәсем ясау.

Әкият барышы

Әкиятче. Сезнең игътибарыгызга без бүген “Балачак аланы” хрестоматиясеннән алынган “Киемнәр кая киткән?” исемле әкият тәкъдим итәбез.

Әкиятче. Мин төн уртасында күрше бүлмәдә мәзәк тавышлар ишеттем. Бу бүлмәдә Әхмәт йоклый иде. Мин аптырап калдым. Нинди тавыш булыр бу вакытта? Кемнәр килгән икән Әхмәт янына? Акрын гына килдем дә тыңлый башладым. Ишек ярыгыннан караган идем, – исем китте.

Бүлмә уртасында – киемнәр. Әйе, Әхмәтнең чалбары, күлмәге, бүреге, ботинкалары һәм оеклары. Алар җыелганнар да гөр килеп бәхәсләшәләр. Ә Әхмәт үзе йоклап ята. Берни дә ишетми, күрми.

(Уртада – Күлмәк. Аның якасы бөгәрләнгән, җиңе ертылган, бер генә төймәсе калган. Ул да бер генә җептә асылынып тора. Шул ертык җиңен селки-селки Күлмәк сөйли.)

Күлмәк. Кичә малайлар белән сугышып, менә бер җиңемне чак өзеп чыгармады. Уң җиңемне карагыз: менә бит ул гармун кебек җыерылган. Төймәләремне карагыз: биштән тик берәү генә калган ич. Ул да иртәгә өзелеп төшәчәк. Ә яка? Юк, карамагыз аңа… (Кыек-кыек атлап уртага Чалбар чыга.)

Чалбар. Мине күрегез, мине! Мине теккәнгә бер генә атна, ә тезләрем сүсәрде дә. Балак очларыма балчык ябышып каткан. Кесәмне күрегез бер генә. Анда ни генә юк: таш, тимер-томыр, ватык уенчыклар… Күтәрә дә алмыйм. (Карават астыннан сыңар Ботинка килеп чыга.)

Ботинка. Минем хәлем аннан да начар. Менә бауларым юк. Мине Әхмәт киндерә белән генә бәйләп йөри. Бауларым өстерәлеп йөрде-йөрде дә ишеккә кысылып өзелеп калды.

Күлмәк. Кайда соң сезнең икенчегез, уң аяк Ботинкагыз кайда? (Почмактан елак тавыш килә: “Мин монда. Җылыткыч батарея  астында. Мине салган чакта, Әхмәт шушында кыстыра да  аягын тыга. Мин кысылып калам. Хәзер сезгә күренергә оят, олтаным купты. Чөнки Әхмәт теләсә нинди консерв калайларын футбол итеп тибеп йөртә”. Ботинканы барысы да кызганды.)

Бүрек. Мине күрегез әле, мине! (Аның бер колагы салынган, икенчесе күтәрелгән, түбәсеннән мамыгы бүлтәеп чыккан.)

Бүрек. Мине сатып алганга бер ай да юк. Менә үзегез күреп торсыз, мин нинди хәлдә! Менә бәйли торган бааым да юк бит. Ул аны чәйнәп өзде. Ә кичә? Кичә ул мине шундый җәберләде! Мәктәптән кайтканда, мине туп итеп типкәләде. (Бүрекне кызганып, барысы да авыр сулап куйды.)

Бергә. Ай-яй-яй!

Оек. Нишлибез? Болай яшәп булмый! Бүрек, син нәрсә уйлыйсың? (Оекның үкчәсе тапталган. Бүрек уйга калды.)

Бүрек. Болай яшәп булмый, без башка берәр акыллы малайны эзләп китик! (Бүрек белән бары да килеште.)

Ботинка. Китәбез, китәбез! Үзенә үпкәләсен!

(Ишек ачыла. Алдан авызын ачкан ботинка атлый, аның артыннан үкчәләре тапталган оеклар китә, алар артыннын мамыгы чыккан Бүрек тәгәри, Чалбар да озын-озын атлап килеп чыга. Иң азактан, ертык җиңел селки-селки, Күлмәк ашыга. Бергә бию. Кинәт туктап калалар.)

Чалбар. Минем башыма бер фикер килде. Мондый хәлдә безне беркем дә үзенә алмас. Без кием төсенә керик башта.

Әкиятче. Киемнәр барысы бергә уйлашалар да, борылып, Әхмәтнең Әбисе бүлмәсенә юл тоталар. Әби бүлмәсендә бик озак сөйләшү, зарлану була.

Икенче көнне Әхмәт, киемнәрен эзләп, елый-елый, Әбисе янына килеп керә.

Әхмәт. Мин аларны каян табам инде хәзер? Мәктәпкә соңга калам ич!

Әби. Әгәр минем сүземне тотсаң, киемнәрең табылыр!

Әхмәт. Әйт, Әбекәй, сүзеңне тотам.

Әби. Мин сезне кадерләп кенә, чиста итеп, саклап кына киярмен. Кайтыгыз, киемкәйләрем, дип әйт!

Әхмәт. Күлмәккәем, Чалбаркаем,  Бүреккәем, Оеккаем, ботинкаларым, мин сезне кадерләп кенә, саклап кына киярмен, чиста гына, пөхтә генә йөрермен! Кайтыгыз миңа! (Шуннан почмактагы шкаф ачылып китә, аннан Чалбар, Күлмәк, Бүрек, оеклар, ботинкалар килеп чыга. Аларның барысы да чисталар, әйбәтләр. Аларны Әби кием төсенә керткән.)

Әкиятче. Әхмәтне шуннан соң киемнәре бервакытта да ташлап китмәгәннәр. Ни өчен? Анысын сез әйтегез!