Кичер мине, Алмачуарым!

 (Г. Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча

6 нчы сыйныфта әдәбият дәресе)

Әлфия ЗАҺРЕТДИНОВА,

Әгерҗедәге 4 нче урта мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Аннотация.

Әлеге эшкәртмә рус мәктәбенең татар төркемендә белем алучы 6 нчы сыйныф укучылары өчен төзелде. Бу дәрес, Галимҗан Ибраһимовның биографиясен өйрәнеп, «Алмачуар» хикәясен укып чыкканнан соң үткәрелә. Хикәя буенча төшерелгән спектакль дә каралган булса, дәрес отышлырак булачак.

Дәрес системалы-эшчәнлекле якын килүгә нигезләнә. Анда укучылар хикәягә тирәнтен анализ ясыйлар, образларга характеристика бирәләр, әсәр һәм геройлар турында фикерләре белән уртаклашалар.

 

 

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.

Максат:

  1. Әсәрнең бөтенлеген – темасын, идеясен, проблемаларын ачыклау аша хикәянең төп эчтәлегенә төшенү.
  2. Белемнәрне гомумиләштерә, нәтиҗә чыгара белү күнекмәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү.
  3. Мин-минлек, эгоистлык сыйфатларының начар булуын төшендерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча нәтиҗәләр: Г. Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре турында мәгълүматлы булу, «Алмачуар» хикәясенең эчтәлеген белү.

Шәхескә кагылышлы УУГ: укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру, әхлакый нормаларга ориентлашу.

Регулятив УУГ: хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую, максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.

Танып белү УУГ: төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм  укыганны анализлау, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу.

Коммуникатив УУГ: иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү, үз фикереңә ышандыра белү, сөйләмнең монологик формаларын белү.

Предметара бәйләнеш: татар җыры сәнгате, әхлак тәрбиясе.

Ресурслар: Г. Н. Мөхәрләмова, Д. М. Абдуллина. Туган телдәге әдәбият. Төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (туган (татар) телендә сөйләшүче укучылар өчен). – Казан: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе нәшрияты, 6 нчы сыйныф, 2024, Г. Ибраһимов портреты, китабы, аның турында материаллар, алмачуар ат рәсеме, Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры «Алмачуар» спектакленең видеоязмасы, Р. Ибраһимов башкаруында «Атлар чаба» җырының язмасы.

Укыту методлары: проблемалы укыту, эвристик, күрсәтүле-проблемалы, репродуктив һәм продуктив, рефлексив методлар.

Укыту алымнары: проблемалы сорау кую, эвристик әңгәмә кору, хезмәттәшлек, дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, эчтәлекне сөйләү, билге һәм чагыштыруларны эзләп табу, нәтиҗә ясау, гомумиләштерү алымнары.

Эшчәнлекне оештыру ысуллары: фронталь,  төркемнәрдә, индивидуаль.

 

Дәрес барышы

 

I. Уңай психологик халәт тудыру

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезгә яхшы кәеф теләп, әдәбият дәресен башлап җибәрик. Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, актив катнашыгыз.

II. Актуальләштерү, проблемалы сорау кую

Укытучы. Г. Минский болай дип язган: «1922–1923  еллар. Идел буе шәһәр-авылларына кара көннәр килде, хәвефле бәла – ачлык таралды. Кешеләр дә, терлек-туар да ач калды. Игеннәр көйде, җир кипте, үләннәр корыды. Менә әлеге көннәрдә безнең кулга бер китап килеп керде. Аның тышлыгына «Татар язучылары тарафыннан ачлар файдасына чыгарыла» дигән сүзләр дә язылган иде. Менә мине шул җыентыктагы бер хикәя тетрәндерде. Мин ул хикәяне кат-кат укыдым. Хәтта үземне хикәянең герое Закир исемле малай урынына куеп, бөтенләй Закир итеп сизә башладым. Алмачуарны мин дә аның кебек бик озак оныта алмадым…

Укучылар, сүз нинди хикәя турында бара? (Г. Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе турында сүз бара.)

Дөрес, «Мине бу тикле тетрәндергән хикәя кешеләрнең күңелләренә үтеп керә алган, табигатьне дә, кешене дә оста сурәтли белгән атаклы язучы Г. Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе иде…» – дип яза Г. Минский.

Кеше күңелендә тирән эз калдыра алган хикәя авторы Г. Ибраһимовның биографиясен искә төшереп үтик. (Бер укучы Г. Ибраһимовның кыскача биографиясен сөйли.)

 

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Без үткән дәресләрдә Г. Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясен укыдык. Әсәр буенча куелган спектакль карадык. Ә бүгенге дәрестә нишләрбез? Дәресебезгә нинди максат куярбыз? (Әсәрне анализларбыз, образларга характеристика бирербез.)

 IV. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Укучылар, Г. Ибраһимов «Алмачуар» әсәрен ничәнче елда иҗат иткән? (1922 нче елда.)

– Әсәр нинди жанрда язылган? (Әсәр хикәя жанрында язылган.)

– Нәрсә ул хикәя? (Хикәя – бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характерының бер сыйфаты турында җентекләп сөйли торган эпик жанр.)

Хәзер әсәрдәге төп вакыйгаларны ачыкларбыз, шул вакыйга эчендә төп герой Закирның хис-кичерешләрен билгеләрбез. (Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, җаваплар белән таныштыралар һәм  бер-берсен тулыландыралар.)

Көтелгән җаваплар:

  1. Колын туу – шатлык хисе.
  2. Алмачуарның яралануы – борчылу хисе.
  3. Закирның колынны сабанга җиктерүгә каршы төшүе – ярсу хисе.
  4. Алмачуарны чабышка әзерләү – шатлык хисе.
  5. Ярыш – өметләнү, курку хисе.
  6. Староста белән бәрелешү – ачу килү, үпкә, ярсу хисе.
  7. Алмачуарның үлеме – олы кайгы хисе.

Укытучы. Укучылар, һәр вакыйга нәрсә тирәсендә бөтерелә? (Һәр вакыйга ат тирәсендә бөтерелә.)

– Димәк, хикәянең темасын ачыклыйбыз. (Атны ярату һәм югалту тарихы.)

– Әйе, укучылар, Закир атын бик ярата. Ат ярату гадәте – гомумән, татарларга хас күренеш. Нинди хайван соң ул ат? (Төркемнәрдә эш. Укучылар ат турында, аның татар халкы тормышында тоткан урыны турында  фикер алышып җавап бирәләр.)

– Сез ничек уйлыйсыз, Г. Ибраһимовның атларга мөнәсәбәте нинди булган? (Ул да ат яраткан һәм болай дигән: «Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк. «Алмачуар» дигән хикәям үз тормышымнан алып язылган дисәм дә ялгыш булмас…»)

– Әйдәгез әле, Алмачуар образына характеристика бирик. Дәреслектән колынның портретын сурәтләгән урынны табып укыйк. (1 укучы укый.)

– Бу – Алмачуарның тышкы кыяфәте. Аның характеры турында нәрсә әйтерсез? (Чабарга ярата, бер атны да уздырмый, дәртле һ.б.)

 

Музыкаль тәнәфес. Ренат Ибраһимовның «Атлар чаба» җырын тыңлау.

 

Укытучы. Образларга характеристика бирүне дәвам итәбез. Алмачуар турында, тугач ук, «Чабышкы булачак» дип кем әйтә? (Сафа бабай.)

– Сафа бабай образы турында нәрсәләр әйтерсез? (Ул – тирә-якта ат тану белән дан тоткан бабай. Ул атны чабышка әзерләргә булыша: ничек ашатырга, ничек аз-аз гына йөртеп кайтырга кирәклеген өйрәтә.)

– Чабышка әзерләгәндә атны ничек ашаталар соң? (Коры печән, солы, апара суы бирәләр.)

– Шулай ашату нәтиҗәсендә Алмачуар ничек үзгәрә? Дәреслектән шул урынны табып укыгыз әле. (1 укучы укый.)

– Закирның һәр сүзен үтәүче образ кем ул? (Әтисе Хафиз.)

– Хафиз картка характеристика бирегез. (Ул Закирга Алмачуарны карарга чын күңеленнән булыша, чөнки үзе дә атлар ярата. Закирны һәрвакыт әнисе алдында яклый, аны аңлый.)

– Закирның әнисе улының ат яратуына ничек карый? (Ат җене кагылган, ди, Алмачуарны эшкә җигәсе килә, атны эшләтмичә асрауны аңламый.)

– Закир һәм әнисе арасында гел туып торган каршылык турында ни әйтерсез? (Закир һәм әнисе бер-берсенә гел каршы килеп торалар. Закир әнисе белән ызгыша. Әнисе, улы тыңламый башласа, Алмачуарыңны җигәбез, дип куркыта һ.б.)

– Закир – хикәядәге төп образ. Хәзер аңа характеристика бирәбез. Моның өчен дәфтәрегезгә Закирга хас булган, сезгә ошаган һәм ошамаган сыйфатларны языгыз. (2 баганага Закирның ошаган һәм ошамаган якларын язалар. Эшләр тикшерелә һәм фикер алышына.)

Укытучы. Укучылар, спектакльдән бер күренешкә тагын бер тапкыр игътибар итик әле. (Алмачуарның «Мин хуҗама җиңү китердем» дигән өзек күрсәтелә: 53.00.–54.30 минутлар.)

– Сез Закир атын ярата дидегез. Ни өчен ярата соң ул аны? (Матур булганга, ат яратканга, чаптар булганга.)

– Чаптар ат аңа нигә кирәк соң? (Сабан туенда җиңү өчен.)

– Ә Сабан туенда җиңү нигә кирәк? (Дан өчен кирәк. Беренче урын алса, аның атын яхшы дип сөйләсеннәр өчен кирәк.)

– Шулай булгач, яратамы соң ул атын? (Юк. Ул үзен ярата.) (Мин килешмим. Ул үзенең атын ярата. Ул аны бик тәрбияләп үстерә. Бүреләр һөҗүм иткәч, кайгырып ашаудан кала.) (Мин соңгысы белән килешмим. Узышканда ул атын җан көченә кыйный. Үлеп яраткан атны шулай кыйнамыйлар.) (Чабыштан кызып кайткан атны туктатырга ярамый, йөртергә кирәк. Ә Закир, атын йөртәсе урынга, беренче урын өчен кычкырышып йөри.)

– Димәк, Закир күңелендә нинди каршылык туа дип уйлыйсыз? (Атны ярату – җиңәргә омтылу каршылыгы.)

– Бу ике хиснең кайсы өстенлек ала? (Җиңәргә омтылу хисе өстенлек ала.)

– Ә хәзер спектакльдән тагын бер күренеш карыйк. (Закирның «Мин җиңәргә генә теләдем» дигән өзек күрсәтелә: 58.05. – 01.00.20 минутлар.)

– Алмачуарның үлеме нәрсә аркасында килеп чыга? (Закирның бернигә дә карамыйча җиңәргә теләвендә, эгоистлыгында.)

– Әйе, укучылар, Закирның күңелендәге җиңәргә теләү, дан казану теләге  олы фаҗига китереп чыгара. Димәк, «Алмачуар» хикәясенең идеясе нинди булыр? (Ярату хисен, үзең сөйгән җан иясен сакларга, кайгыртып торырга кирәк.)

 V.Рефлексия

Укытучы. Укучылар, бүгенге дәрестә нинди уку мәсьәләсе чиштек? Ниләр белдек? Нинди нәтиҗәләр ясадык? Дәрестә максатка ирештекме?

(Укучыларның җаваплары тыңлана.)

VI. Өй эше бирү

Берсен сайлап башкарырга:

1. Спектакльдән «Кайсы куркынычрак: бүреләрме әллә кешеләрме?»  дигән эпизод күрсәтелә (28.50.–30.00.минутлар). Югарыда бирелгән сорауга аңлатып җавап язарга.

2. Иҗади эш: «Алмачуарым белән бергә мин дә авырган — йокымны, ашау-эчүемне югалткан идем: ул терелеп уйный башлагач, мин дә аңардан калышмадым». Мондый халәт сезгә танышмы? Шул хакта үз фикерләреңне язарга.