Хуш киләсең, Яңа ел

(2 нче сыйныфта туган тел дәресе план-конспекты)

 

Гөлия АБДУЛХАЕВА,

Казандагы  күппрофильле

189 нчы гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Дәреснең тибы:   белемнәрне системалаштыру дәресе.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләр: “Хуш киләсең, Яңа ел” темасына диалогик һәм монологик сөйләм оештыру осталыкларын булдыру; сорау җөмләләрне дөрес куллану. Коммуникатив компетенцияләрне формалаштыру.

 

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү УУГ: тиешле информацияне аерып алып дөрес куллану; чагыштыру, нәтиҗә ясау.

Коммуникатив УУГ: фикереңне телдән әйтә белү, башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; парларда  аралаша, эшли белү.

Регулятив УУГ: дәреснең максатын һәм темасын формалаштыру; алган белемнәрне практикада куллану, эшчәнлеккә үзбәя бирү.

 

Шәхескә кагылышлы: укучыларның үз эшчәнлеген оештыра һәм төркемнәрдә эшли белүе; бер-берсенең фикерләрен тыңлау, күршесенә ярдәм итүдә танып белү инициативасы  һәм әйләнә-тирә юньдәгеләргә игътибарлылык булдыру.

Бурычлар:  дәресләрдә активлык, мөстәкыйльлек, игътибарлылык, диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү, аралаша алу осталыгы булдыру.

Җиһазлау: экран, презентация, рәсемнәр, карточкада биремнәр.

Дәрес барышы

 Мотивация өлеше.

Укытучы укучыларны сәламли:

–Хәерле көн, балалар!

–Кәефләрегез әйбәтме?

– Көнне яхшы сүз һәм елмаю белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, – диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне җырлап сәламлик.

 Актуальләштерү

Сорау-җавап аша үтелгән материалларны искә төшерү, кабатлау.

–Карагыз әле, балалар! Нинди матурлык бу! (Кышкы пейзаж рәсеме.)

–Әйтегез әле, бу нинди ел фасылы? (Балаларның җавабы.)

–Әйе, бик дөрес. Бу  – кыш.

–Кыш нинди? (Балаларның җавабы.)

–Сез кышны яратасызмы? Ни өчен? (Балаларның җавабы.)

–Нинди кышкы уеннар бар? Сез нинди уеннар уйныйсыз? (Балаларның җавабы.)

 

 Дәреснең темасын һәм максатларын  билгеләү (уку мәсьәләсен кую)

–Әйдәгез, без дә бер уен уйнап алыйк әле. Мин сезгә шигырь укыйм, ә сез төшеп калган сүзләрне өстәгез.

–Төрле-төрле утлар яна,

–Без уйныйбыз, әйләнеп,

–Бигрәк матур, бигрәк ямьле

–Безнең   … бәйрәме.

–Чыршы бәйрәме ул нинди бәйрәм? (Балаларның җавабы.)

–Кыш килү белән  һәркем, балалар да, олылар да көтүче иң күңелле, иң тылсымлы бәйрәм нинди? (Балаларның җавабы.)

–Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Балаларның җавабы.)

–Әйе, бүген без Яңа ел бәйрәме турында сөйләшәчәкбез.

 

Дәреснең темасы: Яңа ел, хуш киләсең.

– Ә сез яңа елны яратасызмы?  Ни өчен? (Балаларның җавабы.)

–Бәйрәмгә ничек әзерләнәсез? (Балаларның җавабы.)

–Яңа елның төп герое кем? (Балаларның җавабы.)

–Рәсемгә карагыз әле. Бу кем?

–Ике Кыш бабай арасында нинди аерма бар? (Балаларның җавабы.)

–Ә бу нәрсә?

–Әйе, бу чыршы?

–Чыршы нинди?

–Укучылар, безнең чырышыбыз Яңа елга әзерме? Ни өчен? (Балаларның җавабы.)

–Дөрес әйтәсез, балалар. Яңа ел чыршысында уенчыклар булырга тиеш. Әйдәгез әле, без дә сезнең белән бергәләп чыршыбызны бизик. Моның өчен без бирелгән биремнәрне дөрес итеп эшләргә тиешбез. Сез әзерме?

–Балалар, тактага карагыз әле!

–Сез монда нәрсә күрәсез? (Балаларның җавабы.)

–Әйе, сүзләр. Дөресрәге адашкан сүзләр. Әйдәгез әле, бу сүзләрне тиешле урыннарга куеп, дөрес итеп җөмләләрне төзик. (Укучылар, такта янына чыгып, сүзләрне тиешле тәртиптә урнаштыралар.)

Бирем. 1. Салкын, урамда, көн, бүген.

  1. Чана, балалар, шуалар, тауда.
  2. Яратам, кышны, мин.

Һәрбер дөрес җавап өчен кәгазьдән ясалган чыршы уенчыгы бирелә, стенага бөркетелгән чыршыга ябыштырыла.

Булдырдыгыз! Безнең чыршыбыз да әкренләп бизәлә башлады.

 

 Белемнәрне системалаштыру һәм кабатлау

–Ә хәзер, укучылар, китапларны алабыз, 4 нче битне ачабыз.

1 нче бирем. “Яңа ел” бәйрәме” дигән текстны укыйлар һәм тәрҗемә итәләр. Укытучы биргән сорауларга җавап бирәләр.

–Бүген кайда бәйрәм?

–Мәктәптә нинди бәйрәм?

–Концерт кайда була?

–Кем шигырь сөйли?

–Наташа нишли?

–Марат белән Олег бииләрме?

–Ләлә шигырь сөйлиме?

–Ә сез Яңа ел бәйрәмендә нишлисез?

 

Ныгыту

2 нче бирем. Балалар, безгә Кыш бабайдан менә шушындый хат килде. Ул анда сезгә биремнәр язган. Әйдәгез, бергәләп биремнәрне үтик әле. Балалар, такта алдына чыгып, конверттагы биремнәрне укыйлар.

–Спроси у друга на татарском языке?

–Это что за праздник?

–Танцует ли он?

–Поёт ли он на празднике?

–Это ёлка?

–Ёлка синяя?

–Ты любишь  Новый год?

 

3 нче бирем. Дополни предложения используя слова: җырлый, шигырь сөйлим, бәйрәм,  матур, бии.

Бүген мәктәптә … . Лия  … , ә  Лена … .  Мин бәйрәмдә … . Бәйрәм  … ,  күңелле.

(Балалар, эшләгән кәгазьләрен алмашып, укытучы белән берлектә бер-берсенең эшләрен тикшерәләр һәм билге куялар.)

Укучылар, сез бүген һәммәгездә актив катнаштыгыз, барлык биремнәрне үтәдегез. Сезнең ярдәм белән безнең чыршы уенчыклары салынган серле тартма ачылды. Әйдәгез, хәзер Яңа елга бер-беребезгә матур теләкләр теләп, чыршыбызны бизәп бетерик. Балалар, бер-бер артлы чыгып: «Мин бәхет телим. Мин шатлык телим » һ.б. теләкләрне әйтеп, чыршыга уенчыкларны ябыштыралар.

Рефлексия. Үзбәя.

Укучылар, дәрестә катнашуларыннан  чыгып, үзләренең активлыкларын смайликлар белән бәялиләр. Укытучы укучылар эшчәнлегенә бәя бирә.