Химия дәресләрендә милли-төбәк компоненты

Екатерина КОСОВА,

Казандагы 137 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле химия укытучысы

Замана җилләре мәгариф системасына нинди генә үзгәреш-яңалыклар кертмәсен,  химия дәресләрен милли-төбәк компонентына таянмыйча укыту һич тә    мөмкин түгел. Чөнки химия фәне көндәлек тормыш һәм химия производство процесслары белән тыгыз бәйләнгән. Бигрәк тә химия сәнәгате аеруча нык үскән безнең республика җирлегендәге мәктәп шартларында. Әйтергә генә ансат: Татарстандагы барлык сәнәгать җитештергән тулаем продукцинең 22 проценты нәкъ менә химия һәм нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре өлешенә туры килә. Әлеге тармак җитештергән продукциянең 39,6 процентын – ясалма каучук, 30,1 процентын – автомобиль шиннары, 13 процентын пластмасса белән ясалма сумала тәшкил итә. Республикабызда «Органик синтез», Түбән Кама «Нефтехим»ы, ТАНЕКО, С.М.Киров исемендәге ясалма каучук заводы, Менделеескидагы Л.Я.Карпов исемендәге химия һәм ашлама заводлары кебек химия сәнәгатенең иң эре җитештерү комплекслары гына бар! Республикаң шундый колачлы химия производствосына ия була торып, ничек инде киләчәгебез булган бүгенге укучыларыбызда химия фәненә карата кызыксыну тәрбияләмисең дә, дәресләреңдә республикаңның химия тармагында ирешкән казанышлары белән таныштырмыйсың, ди?!

Бу җәһәттән, химия дәресләрендә белем бирүне төбәк компоненты белән бәйләп алып бару максатында үз алдыма түбәндәге  бурычларны куйдым:

– укучыларга һөнәри юнәлеш бирү;

– республикабызның хезмәт базарындагы ихтыяҗын  исәпкә алып,  аларны җитештерүчән хезмәткә әзерләү;

– яшь буында гомуми культура һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү.

Химия дәресләреннән укытканда төбәк компонентына мөрәҗәгать итү укучыларның хезмәт һәм политехник әзерлегенә уңай йогынты ясый, шулай укучыларның мөстәкыйль һәм эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге үсешенә сәбәпче булып тора.

Мәгълүм ки, Казан каласы һәм Татарстан Республикасы тарихында  химия фәне һәм сәнәгате аерым урын алып тора. Бу җәһәттән, Казан химия мәктәбенең бөтен дөньяга танылуын әйтү дә җитә. Әйтик, Казан университетында химия лабораториясе  1806 елда оештырыла. Димәк, Казан химия мәктәбенә нигез салынуга да инде ике гасырдан артык икән. Әлеге лабораториягә заманында К.Клаус, А.Бутлеров, В.Марковников, А.Зайцев кебек атаклы химиклар җитәкчелек иткән. 1878 елда химия кафедрасы аерылып чыга. Аның органик химия лабораториясен А.Зайцев, ә неорганик химия химия лабораториясен башта Г.Глинский, соңрак Ф.Флавицкий җитәкли. Дәрес темаларын үткән чакта төбәгебезгә бәйле шундый кызыклы фактларны мисал итеп китерү укучылар күңелендә химия фәне белән кызыксыну, горурлык хисләре уята да инде.

Н.Зинин һәм А.Бутлеров кебек галимнәребез Казан химия мәктәбенә нигез салучылар булып тора. Әйтик, Н.Зинин – Рус химия җәмгыятен оештыручыларның берсе һәм аның беренче президенты да әле. Ул химия фәненә үз исеме кереп калган ароматик аминнар алу ысулын таба. Беренче булып шул ысул белән анилин һ.б. кушылмаларны синтезлый, анилин буяу, дару, хуш исле матдәләр һ.б. җитештерүгә нигез сала.  Аның укучысы – А.М. Бутлеров та Казан химия мәктәбе үсешендә аерым урын алып тора, чөнки 1861 елда ул, «Органик кушылмаларның  химик төзелеш теориясе» дигән фәнни хезмәтен язып, хәзерге органик химиянең  нигезе булган органик кушылмаларныңхимик төзелеш теориясен тәкъдим итә һәм дәлилли. Беренче булып изомерия күренешен аңлата, изобутиленны полимерлаштыруны тормышка ашыра, күп кенә органик кушылмаларны синтезлый.

Казан химигы Карл Клаус исә 1844 елда «рутений» исемле химик элементын ача. Әлеге ачыш дөньякүләм әһәмияткә ия булып тора.

Химия сәнәгате үсешенә зур өлеш керткән Казан химия мәктәбенең күренекле галимнәре: В.Марковников, А.Зайцев, А.Альбицкий һ. б. хакында да химия дәресләрендә беркадәр мәгълүмат бирү мөмкинлеге табарга тырышам. әйтик, Владимир Васильевич Марковников атомнарның органик кушылмалада үзара тәэсир итешүен, майлы кислоталарның изомериясен ача.

XX гасырда Казан химия мәктәбе аталы-уллы Александр белән Борис Арбузовларның үлемсез исеме белән бәйле, аларның ачышлары халык хуҗалыгында киң кулланылыш таба.  Казан химиклары Г.Камай, А.Коноваловның фәнни эзләнүләре дә сәнәгатебезне үстерүдә зур урын алып тора.

Шуңа күрә дәресләрдә Казан химия мәктәбенә, күренекле галимнәрнең ачышларгына игътибар бирергә тырышам. Мондый эш формасы белән дәрес алып барганда укучыларда химия фәненә карата өстәмә кызыксыну уяна.

Әйтик, сульфат кислотасы җитештерүне анализлаганда Менделеевскидагы Л.Карпов исемендәге зимия заводында кулланыла торган алымнарны билгеләп үтәм.

«Су» темасын өйрәнгәндә, һичшиксез, аның республика өчен әһәмиятенә укучыларның игътибарын юнәлтәм, суның катылыгын бетерү, аны саклау турында сөйлим.

«Органик химия»не укыту «Бутлеров теориясе» белән танышудан башлана. Органик матдәләр өчен реакцияләр белән  танышу барышында «Марковников кагыйдәсе»нә, «Зайцев реакциясе»нә, «Вагнер буенча оксидлашу»га игътибар бирелә.

Органик һәм неорганик химия буенча белемнәрне гомумиләштергәндә Татарстан сәнәгатенең комплекслы үсеше турында аерым мәгълүмат бирергә кирәк.

Татарстан – «кара алтын» республикасы. Органик матдәләренең төп чыганаклары – нефть һәм газ. Аларнын хуҗалык комплексы үсешендә әһәмияте гаҗәеп зур. Нефть төрле төр ягулык, майлар һәм башка химик продуктлар бирә. Газ тармагы икътисади яктан отышлы булган һәм арзан ягулык белән тәэмин итә.

Югары молекуляр кушылмаларны өйрәнгәндә, «Органик синтез», «Синтетик каучук» предприятиеләре эшчәнлеге белән таныштырыып үтәм.

Уку процессында алынган белемнәрне ныгыту өчен укучыларга түбәндәге индивидуаль эш төрләрен тәкъдим итәм:

– тематик реферат;

– презентация;

– төрле чыганаклардан алынган хәбәрләр.

Мондый эшләр укучының химия фәненә карата кызыксынуын арттыра, интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрә, туган як тарихы белән тагын да тирәнтенрәк таныштыру мөмкинлеге бирә..