Хәвеф-хәтәрдән сакланырга өйрәнәбез

№ 111

111(Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге)

Светлана АХУНҖАНОВА, Зөһрә КАШАПОВА,

Азнакайдагы 9 нчы «Салават күпере» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

Тема. Куркыныч әйберләр.

Юнәлеше. Социаль-коммуникатив, интеграцияле белем бирү.

Өлкәләре. Социаль-коммуникатив, сөйләм һәм физик үсеш.

Үткәрү формасы. Күңел ачу.

Максат. Балаларда үз сәламәтлекләренә карата игьтибарлылык, сак караш тәрбияләү.

Бурычлар:

үстерешле: балаларның үз фикерләрен дөрес итеп җиткерә белү күнекмәләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш булдыру;

тәрбияви: сәламәтлекләренә куркынычсызлык китерә торган әйберләргә тияргә ярамаганлыкны аңлату.Татар телен өйрәңүгә кызыксыну уяту;

белем бирү: төрле ситуацияләрдә ярамаган предметларга тияргә ярамаганын белергә өйрәтү. Интерактив уеннарда актив булырга, табигатьтә үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү.

Көтелгән нәтиҗә. Куелган максатка ирешү.

Алымнар һәм ысуллар. Сорау-җавап әңгәмәсе, җөмләләр төзү, бирелгән биремнәрне табу, утәү, техник чоралар куллану, эксперимент.

Җиһазлау. Шөгыльнең дидактик яктан тәэмин ителеше

*Таратма предметлар: энә, кайчы, шырпы кабыгы, заҗигалка, витамин савыты, дару, чүкеч, уенчык ватык машина.

*ясалма агачлар (урман), ак җәймә (кар), кар тутырылган ике ләгән, .уенчык кар бөртекләре (мех), куян костюмы.

*ИКТ уены.

Техник чаралар:экран, проектор, аудиязмалар.

Сүзлек эше: актив: методик кулланмада өйрәнелгән лексик-грамматик материал;

пассив: сәламәтлеккә зыян китерә алган предметлар, инструментлар.

Шөгыльгә кадәр әзерлек эшләре: конспект төзү, ИКТ уены ясаү, күрсәтмә предметларны барлау, аудиоязмалар ясау.

Эшчәнлек барышы

I. Кереш өлеш

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле без төркемдә булмаганда кемдер безгә бик матур, серле тартма калдырган.Ул шундый матур. Ул нинди төстә?

Балалар. Кызыл төстә.

Тәрбияче. Ә монысы нәрсә?

Балалар. Бизәнү тасмасы – бант.

Тәрбияче. Ул нинди төсле?

Балалар. Сары.

Тәрбияче. Тартманың эчендә нәрсә бар икән? Ачып карыйк әле.

II.Төп өлеш

Тәрбияче. Ай-ай-ай! Бармагыма нәрсәдер кадады. Бик нык авырта, бармагым авырта. Нәрсә бу?

Балалар. Энә.

Тәрбияче. Энә нигә кирәк?

Балалар. Әйбер тегәргә.

Тәрбияче. Сезнең киемегез ертылса, я сәдәфегез төшсә, кемгә әйтергә кирәк? Кемнән ярдәм сорарга?

Балалар. Әнидән, әбидән.

Тәрбияче. Үзегезгә энәгә тияргә ярыймы?

Балалар. Юк. Ул авырттыра, кулга кадала.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, сезнең сәламәтлеккә зыян китерүе бар. Шуңа да аңа сезнең кебек кечкенә балаларга тияргә ярамый. Тартмада тагын кайчы да бар, менә карагыз әле. Кайчыны да шулай ук олылырдан башка алырга ярамый. Тартмада тагын нәрсә бар икән? Карагыз әле, балалар, бу нәрсә?

Балалар. Шырпы кабыгы һәм заҗигалка.

Тәрбияче. Бу әйберләрне бәләкәй балаларга алырга һәм алар белән уйнарга ярыймы? Ни өчен?

Балалар. Янгын чыгарга мөмкин.

Тәрбияче. Янгын чыкса, кемгә әйтергә кирәк,  кемнән ярдәм сорыйбыз?

Балалар. Әти-әнидән, әби-бабайлардан һәм тәрбияче апалардан.

Тәрбияче. Менә, балалар, бу плакатка игътибар белән карагыз әле. Анда сезне нәрсәгә өйрәтәләр?

Балалар. Балаларга шырпы белән уйнарга ярамый дип.

Тәрбияче. Тартмада тагын нәрсә бар икән? Карыйк әле. Бу нәрсә?

Балалар. Машина. Машинаның тәгәрмәче ватык.

Тәрбияче. Аның белән уйнап буламы инде?

Балалар. Машинаны ремонтларга кирәк.

Тәрбияче. Ә нәрсә белән ремонтлыйлар?

Балалар. Чүкеч, боргыч.

Тәрбияче. Менә монда алар бар (тартмадан чыгарып күрсәтә). Балалар, әтинең, бабайның инструментларына тияргә ярыймы?

Балалар. Юк, алар бик авыр, төшеп китсәләр, авырттыралар, бармакларны кысарга момкиннәр.

Тәрбияче. Ә инде андый-мондый бәла килгәндә ярдәмне кемнәң сорарга?

Балалар. Әтидән, бабайдан.

Тәрбияче. Балалар, тартмада тагын нәрсәдер бар. Бу нәрсә?

Балалар. Витамин, дару.

Тәрбияче. Балалар, аны зурлардан башка кабарга ярыймы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Сез әле бик бәләкәйләр. Нинди витаминны эчәргә яраганың белмисез. Шуңа аларны алырга ярамый. Сәламәт булыр өчен без сөт эчәбез, яшелчәләр ашыйбыз һәм зарядка ясыйбыз.

Зарядка. «Нәниләр зарядкасы» аудиязмасы.

ИКТ-уены. (Балаларга уйнарга ярамаган предметларны табалар, әйтәләр. Тәрбияче аларны бетереп бара, уенчыклар генә кала.)

Сюрприз момент. Төркемгә куян килеп керә. Куян балаларны үзенә кунакка урманга чакыра. Ясалма «урман»га баралар.

Куян. Күрегез әле, мин ак тун кидем. Мин хәзер карда күренмим, кар да ак, мин дә ак. Сезгә кар алып килдем, карны тотып карагыз. (Балалар куллары белән карны тотып карыйлар, ике ләгәнгә кар салынган.)

Тәрбияче. Кар нинди төстә? Ул салкынмы? Кулны өшетәме?

Балалар. Кулга алгач, кар эри.

Тәрбияче. Карагыз, балалар, су тама, сезнең кулларыгыз җылы булганга кар эри. Минем бер ләгәндәге кар бөтенләй эреп, суга әйләнгән. Балалар, кар суын карыйк әле. Менә монда вакланган үләннәр, яфрак кисәкләре, ком да бар. Балалар, кар суы бигрәк пычрак икән. Шуна күрә урамга чыккач, карны авызга алып кабарга ярамаганлыкны сез беләсез инде. Кар ашаган баланың эче дә, тамагы да авыртырга мөмкин. Без сәламәтлекне саклый һәм карны ашарга ярамаганны беләбез!

Куян. Мин урманда калам, сез үз төркемегезгә кайтыгыз, балалар. Сау булыгыз, сәламәт булыгыз.

III. Йомгаклау

Тәрбияче. Сез бүген нинди яңалык белдегез? Кем белән таныштыгыз? Бу турыда, өегезгә кайтач, кемнәргә сөйләячәксез?