Хәл фигыль темасы буенча белемнәрне тикшерәбез

№42

(Рус төркеме өчен татар теленннән тест биремнәре. VIII сыйныф)

Лилия ИБРАҺИМОВА,

Казандагы 18 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

1. Хәл фигыльнең III төрен билгеләгез.

А) ашыга-ашыга (килә)

Б) торып (әйтте)

В) баргач (күрде)

2. Хәл фигыльнең I төрен билгеләгез.

А) эшләп (үсәләр)

Б) (дәресләрне) әзерләгәнче

В) эшли-эшли (арып беттегезме?)

3. Хәл фигыльнең II төрен билгеләгез.

А) җырлый-җырлый (кайттык)

Б) арганчы (эшләдем)

В) юып (бирегез)

4. Хәл фигыльнең IV төрен билгеләгез.

А) (дәрес) башлангач

Б) карап (сөйләде)

В) (мин) кайтканчы

5. I төр хәл фигыль кушымчаларын билгеләгез.

А) -гач/-гәч, -кач/-кәч

Б) -ып/-еп/-п

В) -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче

6. II төр хәл фигыль кушымчаларын билгеләгез.

А) -ып/-еп/-п

Б) -гач/-гәч, -кач/-кәч

В) -а/-ә, -ый/-и

7. III төр хәл фигыль кушымчаларын билгеләгез.

А) -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче

Б) -а/-ә, -ый/-и

В) -гач/-гәч, -кач/-кәч

8. IV төр хәл фигыль кушымчаларын билгеләгез.

А) ып/-еп/-п

Б) -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче

В) -а/-ә, -ый/-и

9. Тырыша-тырыша (укый), сикерә-сикерә (бии), ашыга-ашыга (бара). Аерып бирелгән фигыльләр –

А) хәл фигыльнең II төре

Б) хәл фигыльнең III төре

В) хәл фигыльнең IV төре

10. Ашарга утырганчы, син нишлисең? Җөмләдәге аерып бирелгән фигыль –

А) хәл фигыльнең IV төре

Б) хәл фигыльнең II төре

В) хәл фигыльнең I төре

11. Әти эштән кайткач, без кичке аш ашарга утырдык. Җөмләдәге аерып бирелгән фигыль –

А) хәл фигыльнең I төре

Б) хәл фигыльнең IVтөре

В) хәл фигыльнең III төре

12. Энем, егылып, аягын авырттырды. Җөмләдәге аерып бирелгән фигыль –

А) хәл фигыльнең II төре

Б) хәл фигыльнең I төре

В) хәл фигыльнең IV төре