Хәйдәр «Керпе туны» әкиятен мнемотаблица ярдәмендә сөйләү

№ 124

Гөлфирә САБИРҖАНОВА,

Гөлназ ХӘБИБРАХМАНОВА,

Казан шәһәренең 134 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре

Максат: мнемо таблица ярдәмендә әкият сөйләргә өйрәнү,әкиятләр  турындагы белемнәрне ныгыту, кабатлау, балаларда игътибарлылык, мөстәкыйльлек  тәрбияләү.

Бурычлар:

1.Балаларны әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру;сорауларга дөрес җавап бирү осталыгын камилләштерү; тәрбияче артыннан аерым сүзләрне, фразаларны кабатларга мөмкинлек бирү;

2.Кабул итүне,хәтерне,игътибарны ,сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү осталыгын үстерү;

3.Әкиятләргә уңай караш тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш:Хәйдәрнен “Керпе туны” әкиятен уку,әкияткә туры килгән рәсемнәрне карау.

Шөгыль барышы:

Балалар безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез кунакларны сәламлик әле.

Исәнмесез! Бик ерактан килгәннәр хәлләрен белешик. Кунаклар елмайганны ярата. Ә без елмая беләбезме? Үзебезнең күтәренке күңелебезне күрсәтик, елмаеп алыйк. Ә хәзер кулга-кул тотынышып басыйк һәм бер-беребезгә елмаешыйк әле. Көнне елмаюдан башлыйк. Ә хәзер бер-беребезне кочаклыйк,үзебезнең җылыбызны бүләк итик.

Балалар,  ә сез беләсезме урманда нинди җәнлекләр яши? Аларның кайсылары кыш коне йоклыйлар?

Балалар нәрсәдер кыштырдый кебек. Әйдәгез,  карап килик. Тавышланмагыз. Әкрен генә барабыз. Карагыз әле. Бу нәрсә?

— Бу керпе.

-Балалар керпе нинди?

-Керпе йомшакмы?

-Аның туны нинди?

-Әйе,керпенең туны энәле, менә шуңа ул бүредән дә, төлкедән дә курыкмый.

-Балалар,  карагыз әле безнең керпе нигәдер күңелсез. Сорап карыйк әле нәрсә булган икән.

-Керпе,  син нигә күңелсез?

-Мин үземнең энәле тунымны югалттым.

-Балалар,  керпегә тунын табарга булышабызмы?

-Керпе,  әйт әле,  без сиңа ничек ярдәм итә алабыз?

-Минем туным бик үзенчәлекле -тылсымлы ул.Ул әкиятләр ярата. Әгәр сез миңа берәр әкият сөйләсәгез. Ул бәлки кире кайтыр иде.

-Балалар сөйлибезме? Әйе,сөйлибез.

Керпе дус без Хәйдәрнең “Керпе туны дигән” әкиятен беләбез.Әйдә сиңа да тыңлатабыз. Бәлки шуннан соң туның табылыр.

(Магнитофон тасмасыннан әкият тыңлау.)

(Әкият барышында тәрбияче туры килгән рәсемнәрне куеп бара.)

-Керпе сиңа ошадымы?

-1.Балалар, ни өчен керпе кыш көне йоклый?

2.Аның туны нинди?

3.Башка җәнлекләрнең туннары булганмы?

-Балалар, сиңа бу әкиятне рәсемнән карап сөйләп тә бирерләр. Ә башта бераз уйнап, ял итеп алыйк.

(келәмгә барабыз)

-Балалар,  хәзер нинди ел фасылы?

-Кыш көне суыкмы?

Без суыктан курыкмыйбыз.

Куллар белән колакларны ышкыйбыз,

Борыннарны ышкыйбыз,

Аннары чәбәклибез.

Аякларны күтәреп,

Урында сикерәбез,

Аннары йөгерәбез

Суыктан курыкмыйбыз.

-Бераз ял итеп алдыгызмы?

-Ә хәзер, әйдәгез, керпегә менә бу рәсемгә карап әкиятне сөйләп бирик.

-Булдырдыгыз. Ә без бу рәсемне керпегә бүләк итик.Ул җәй җиткәч, рәсемгә карап җәнлекләргә әкиятне сөйләп күрсәтер.

-Балалар, әкиятне бик матур итеп сөйләдегез, булдырдыгыз. Керпегә бик ошады.

-Балалар, керпенең туны да әкиятне тыңлагандыр әле.Тун кая поскан икән.Ә карагыз әле тун нинди? Ие, тун ул энәле. Ә безнең янда энәле тагын нәрсә бар? Ә хәзер, әйдәгез басыгыз эле. Һәм әкрен генә тагын чыршы агачы янына барып карыйк эле.

(Барып тунны табалар. Керпегә кидерәләр.)

-Балалар, сезгә зур рәхмәт ,-ди.

Керпе ,керпе, энәләрең

Нигә шулай күп синең?

Кочагыма алып кына

Сыйпыйсым килэ минем.

Керпе, керпе, керпекәй

Син бит бигрәк бәләкәй.

Керпе, керпе энәләргә

Син торма алай качып.

Тып –тып итеп сикерик

Аннан ары йөгерик

Бергә дус-тату яшик.

-Балалар сезгә бүгенге шөгыль ошадымы?

-Нәрсәсе ошады?

– Әфәрин,балалар! Керпегә дә безнең белән күңелле булгандыр. Хәзер килгән кунаклар белән саубуллашыйк. Ә без керпе белән тагын бераз уйнап алабыз.

–        Сау булыгыз!