Хайваннар

(2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)

Лилия ҖАМАЛИЕВА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең   I квалификациякатегорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгеләү; телнең байлыгын, үзенчәлекләрен аңларга омтылу; хайваннарга карата хөрмәт тәрбияләү.

Метапредмет:                 

танып-белү УУГ: сөйләмне  кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу, төп төшенчәләрне аеру, аңлап һәм ирекле сөйли белү;

коммуникатив УУГ: укытучының, сыйныфташларның сөйләмен, чит кеше сөйләмен аңлау, тыңлый белү, коммуникатив максатлардан чыгып, сүзләрне, җөмләләрне дөрес һәм урынлы куллану, фикерне төгәл һәм ачык итеп җиткерә белү;

регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, эшчәнлек төрләрен сайлау, хаталарны төзәтү, анализлый, бәяли алу;

предмет буенча: «Хайваннар» темасы буенча өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллана, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү.

Дәреснең тибы: белемнәрне системалаштыру дәресе.

Төп төшенчәләр: хайваннар белән бәйләнешле сүзләр.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә, табигать белеме.

Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, видео- һәм аудиоматериал, «серле» тартма, биремле карточкалар.

Дәреслек: Бәхтиев Р.Ф., Гаппасова Р.Ч., Карпухина Н.И., Кашафетдинова Г.В., Маркова Э.М., Хөснетдинова Х.Х., Якупов Р.Н. Сәлам! 2 нче сыйныф: рус телендә белем бирү оешмаларының татар телен өйрәнүче укучылары өчен уку әсбабы. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2018.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
I. Оештыру, мотивлаштыру Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.

1. Исәнләшү.

– Исәнмесез, укучылар!

– Исәнмесез!

– Хәлләр ничек? (Җавап бирәләр.)

2. Уңай психологик халәт тудыру.

– Бер-берегезгә елмаегыз. Хәерле көн теләгез.

“Сәлам!” җырын җырлау.

Сәлам, сәлам! Хәерле иртә!

Сәлам, сәлам! Хәерле иртә!

Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!

Сау бул, дустым! Хәерле көн!

Сәлам, сәлам! Хәерле көн!

Сәлам, сәлам! Хәерле көн!

Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!

Сау бул, дустым! Хәерле кич!

Рәхмәт,укучылар! Кызлар утыралар, малайлар да утыралар.

– Без бүген ике төркемгә бүленеп эшләрбез.

–Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшереп китик.

Сыйныф эшкә әзерләнә: укытучыны тыңлыйлар, сәламлиләр, җырлыйлар, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар.

 

 

Искә төшерәләр.

ТБУУГ: тыңлап аңлау һәм нәтиҗә чыгару.

КУУГ: укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү.

РУУГ: эш урынын оештыру.

Шәхескә кагылышлы: укытучы һәм сыйныфташларга  хөрмәт, дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү.

 

II. Танып-белүне оештыру Дәреснең темасын, максатын формалаштырырга тәкъдим итә.

– Балалар, карагыз әле, миндә «серле» тартма бар. Ачып карыйбызмы? Нәрсә бар икән?

 

 

 

 

–Табышмакны укыгыз, җавабын табыгыз.

– Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

 

 

Ачалар, карыйлар (конверт, конверт эчендә язу, табышмак). Табышмакны укыйлар, җавабын табалар).

– Хайваннар турында.

РУУГ: уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү, планлаштыру.

КУУГ: үз фикереңне төгәл әйтә белү.

 

III. Лексик күнекмәләрне камилләштерү Кайтаваз уены. Сүзләрнең әйтелеше өстендә эш. Төлке, куян, керпе, кәҗә, сарык, бүре, аю, эт, песи. Кул колакка куелса, балалар кабатлыйлар.

– Балалар, хайваннар нинди ике төркемгә бүленә?

 

– Йорт хайваннары кайда яши?

 

– Кыргый хайваннар кайда яши?

 

«Серле тартма» уены. Хайваннарны алалар, исемен, кайда яшәгәнен әйтәләр.

Пантомима уены. Командадан чыгып күрсәтәләр, икенче команда белергә тиеш.

Тыңлыйлар, әйтәләр, төзәтәләр.

 

– Йорт хайваннары, кыргый хайваннар.

– Авылда, өйдә, фермада.

– Урманда, зоопаркта.

 

 

ТБУУГ: сөйләм эчтәлегендә ориентлаша белү.

КУУГ: үз фикереңне төгәл әйтә белү.

РУУГ: хаталарны табу ,төзәтү, төркемнәрдә эшли белү.

IV. Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү «Бу нәрсә?» уены.

– Ул ак, куркак, урманда яши, кишер ярата.

– Ул зур, авылда яши, үлән ярата.

– Ул хәйләкәр, матур, урманда яши.

– Кечкенә, матур, өйдә яши, сөт ярата.

– Зур, көрән, урманда яши, бал ярата.

– Ул абзарда яши, йон, ит бирә.

 

Нәрсә ярата? уены. Һәр төркем хайваннарның нәрсә яратканын әйтә.

– Ә хәзер сез парларда эшләп алыгыз әле (ситуатив күнегүләр бирелә).

Узнай у друга:

– есть ли у него кошка, какая она;

– коза что любит?Ачто нам дает коза?

– есть ли у него собака, как ее зовут, что делает?

– лиса какая, где живет?

–  заяц какой  и что любит?

– в зоопарке есть медведь? Что любит?

Текстларны тыңлыйлар, нәрсә икәнен әйтәләр.

Тыңлыйлар, сорауларга җавап бирәләр.

 

 

 

 

 

Парларда эшлиләр.

КУУГ: укытучы һәм сыйныфташлары белән хезмәттәшлек итә белү, үз фикереңне дәлилли белү.

РУУГ: парларда эшли белү.

Ял минуты

Без урманга барабыз,

Җиләк, гөмбә җыябыз.

Карыйбыз: аю, бүре юкмы икән,

Әгәр булса чабабыз.

V. Монологик сөйләмне камилләштерү – Балалар, һәр командага битлек бирәм. Сез шул хайван турында сөйләргә тиешсез.

– Балалар, мультфильм карарга яратасызмы? Бу мультфильм тавышсыз. Сезгә шундый бирем бирделәр: мультфильмга хикәя уйларга, сөйләргә. Үзегезне актерлар итеп хис итегез әле, сөйләгез.

 

Төркемдә эшлиләр, сөйлиләр

 

 

 

 

Төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем үз вариантын сөйләп күрсәтә.

ТБУУГ: рәсем буенча эшли белү, төп төшенчәләрне аеру.

КУУГ: аңлап һәм ирекле сөйли белү, төркемнәрдә эшли белү.

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү, җавапларны бәяли белү.

VI.

Рефлексия

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

VII. Өй эше

Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә, өй эшен аңлата.

– Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

– Хайваннар нинди була?

 

– Кайда яшиләр?

– Нәрсә бирәләр?

– Аларны нишләргә кирәк?

– Үзегезне бәяләгез (яшел, сары, кызыл төстәге смайликлар күтәрелә). Бер-берегезне мактагыз.

1. Хайваннар турында табышмаклар табарга.

2. Яраткан хайван турында сөйләргә/

3. Яраткан хайван рәсемен  ясарга.

Үзбәя.

Сораулар бирәләр, өй эшен сайлыйлар, язып алалар.

 

– Хайваннар.

– Йорт хайваннары, кыргый хайваннар.

– Авылда, урманда.

– Сөт, ит, йон, мех, тире.

– Яратырга, ашатырга сакларга

ТБУУГ: биремнәрне аңлау.

РУУГ: индивидуаль һәм коллектив эшне дөрес бәяли белү.

ШУУГ: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгели белү, үз уңышларың яки уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дәлилле итеп җиткерү