«Хайваннар» темасын ныгыту

(2 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Гөлназ ГАЛИӘСГАРОВА,

Казандагы 187 нче лицейның  I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– кыргый хайваннарны һәм йорт хайваннарын танырга өйрәнү;

– монологик, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү;

– хайваннарга карата сакчыл караш булдыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы:

– белем алуга мотивация булдыру, татар теленә карата кызыксыну уяту  күнекмәләрен  формалаштыру;

хайваннарга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Метапредмет:

танып-белү УУГ:

– укытучы ярдәмендә эшне планлаштыру, текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу;

– бәйләнешле сөйләм үстерү;

коммуникатив: коммуникатив максатлардан  чыгы, сүзләрне дөрес куллана, үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү;

регулятив УУГ:

– дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру;

– тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү;

предмет нәтиҗәләре:

укучыларга хайван исемнәре ярдәмендә җөмләләр төзеп, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү;

– йорт хайваннары, кыргый хайваннар темасын йомгаклап, төрле төрдәге биремнәр эшләү.

Дәреснең тибы: ныгыту дәресе.

Чыганаклар: дәреслек (2 нче сыйныф, “Сәлам” УМКы, интернет ресурслар, “Сәлам” сайты.

Җиһазлау: интерактив такта, компьютер, карточкалар, рәсемнәр, дәреслек.

Дәрес барышы

  1. Оештыру

– Исәнмесез, укучылар!

– Исәнмесез, укытучы апа!

– Хәлләрегез ничек?

– Рәхмәт, яхшы!

Укытучы.Табышмакларның җавабын табыгыз.

  1. Агачлардан агачларга

Мин бик оста сикерәм. (Тиен)

  1. Хәйләкәрнең хәйләкәре,

Ялагай дип атыйлар.

Туны белән койрыгын

Бөтен җирдә мактыйлар. (Төлке)

  1. Үзем куркак,

Туным ап-ак,

Балалар мине бик ярата. (Куян)

  1. Кешенең дусты,

Йортның сакчысы. (Эт)

Укытучы. Рәсемнәрне ук ярдәмендә тоташтыр.

 

  1. Күнекмәләрне ныгыту
  2. Карточкаларда эш.

Из слов составь предложения:

  1. Керпе, йоклый,кыш, көне. 1. Аю, йоклый,кыш, көне.
  2. Бакчада, мин, күрдем, керпе. 2.Урманда, мин, күрдем, аю.

3 .Бирдем, мин, сөт, керпегә.                   3. Бирдем, мин, бал, аюга.

  1. 2. Физкультминутка.

Ла-ла-ла-ла-ла!

Эх күңелле урманда!

Аю йөри лап-лап-лап,

Куян сикерә һап-һап!

Тиен чикләвек ашый,

Керпекәй гөмбә ташый.

Тик бүре генә елый –

Биек айга менә алмый.

У-у-у!

Ла-ла-ла-ла-ла!

Эх күңелле авылда!

Эт өрә һау-һау-һау-һау!

Песи әйтә мияу-мияу!

Сыер йөри болында,

Ат һәм сарык янында.

Тик кәҗә генә елый –

Ул бакчага керә алмый.

Мики-ки!

  1. Хайванны танып алу.

Җәя эчендәге сүзләрне кулланып яз. Используй и запиши слова, которые в скобках.

  1. Төлке
  2. Куян
  3. Бүре
  4. Аю

(куркак, хәйләкәр, усал, көчле)

  1. Теремкәй әкиятен кую (сәхнәләштерү).

III. Рефлексия

– Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

– Хайваннарны  нинди ике төркемгә бүлдек?

– Сез хайваннарны яратасызмы?

  1. IV. Өй эше
  2. Ошаган хайван турында рәсем ясарга.
  3. 33 нче бит, 1 нче күнегү (дәреслек буенча). Нокталар урынына тиешле сүзләр куярга.
  4. Хайваннар турында кроссворд ясарга.
  5. V. Билгеләр кую (бәяләү)