«Хайваннар» темасын ныгыту
(2 нче сыйныфта татар теле дәресе)
Гөлназ ГАЛИӘСГАРОВА,
Казандагы 187 нче лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– кыргый хайваннарны һәм йорт хайваннарын танырга өйрәнү;
– монологик, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү;
– хайваннарга карата сакчыл караш булдыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
шәхескә кагылышлы:
– белем алуга мотивация булдыру, татар теленә карата кызыксыну уяту күнекмәләрен формалаштыру;
– хайваннарга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Метапредмет:
танып-белү УУГ:
– укытучы ярдәмендә эшне планлаштыру, текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу;
– бәйләнешле сөйләм үстерү;
коммуникатив: коммуникатив максатлардан чыгы, сүзләрне дөрес куллана, үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү;
регулятив УУГ:
– дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру;
– тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү;
предмет нәтиҗәләре:
– укучыларга хайван исемнәре ярдәмендә җөмләләр төзеп, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү;
– йорт хайваннары, кыргый хайваннар темасын йомгаклап, төрле төрдәге биремнәр эшләү.
Дәреснең тибы: ныгыту дәресе.
Чыганаклар: дәреслек (2 нче сыйныф, “Сәлам” УМКы, интернет ресурслар, “Сәлам” сайты.
Җиһазлау: интерактив такта, компьютер, карточкалар, рәсемнәр, дәреслек.
Дәрес барышы
- Оештыру
– Исәнмесез, укучылар!
– Исәнмесез, укытучы апа!
– Хәлләрегез ничек?
– Рәхмәт, яхшы!
Укытучы.Табышмакларның җавабын табыгыз.
- Агачлардан агачларга
Мин бик оста сикерәм. (Тиен)
- Хәйләкәрнең хәйләкәре,
Ялагай дип атыйлар.
Туны белән койрыгын
Бөтен җирдә мактыйлар. (Төлке)
- Үзем куркак,
Туным ап-ак,
Балалар мине бик ярата. (Куян)
- Кешенең дусты,
Йортның сакчысы. (Эт)
Укытучы. Рәсемнәрне ук ярдәмендә тоташтыр.
- Күнекмәләрне ныгыту
- Карточкаларда эш.
Из слов составь предложения:
- Керпе, йоклый,кыш, көне. 1. Аю, йоклый,кыш, көне.
- Бакчада, мин, күрдем, керпе. 2.Урманда, мин, күрдем, аю.
3 .Бирдем, мин, сөт, керпегә. 3. Бирдем, мин, бал, аюга.
- 2. Физкультминутка.
Ла-ла-ла-ла-ла!
Эх күңелле урманда!
Аю йөри лап-лап-лап,
Куян сикерә һап-һап!
Тиен чикләвек ашый,
Керпекәй гөмбә ташый.
Тик бүре генә елый –
Биек айга менә алмый.
У-у-у!
Ла-ла-ла-ла-ла!
Эх күңелле авылда!
Эт өрә һау-һау-һау-һау!
Песи әйтә мияу-мияу!
Сыер йөри болында,
Ат һәм сарык янында.
Тик кәҗә генә елый –
Ул бакчага керә алмый.
Мики-ки!
- Хайванны танып алу.
Җәя эчендәге сүзләрне кулланып яз. Используй и запиши слова, которые в скобках.
- Төлке
- Куян
- Бүре
- Аю
(куркак, хәйләкәр, усал, көчле)
- Теремкәй әкиятен кую (сәхнәләштерү).
III. Рефлексия
– Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?
– Хайваннарны нинди ике төркемгә бүлдек?
– Сез хайваннарны яратасызмы?
- IV. Өй эше
- Ошаган хайван турында рәсем ясарга.
- 33 нче бит, 1 нче күнегү (дәреслек буенча). Нокталар урынына тиешле сүзләр куярга.
- Хайваннар турында кроссворд ясарга.
- V. Билгеләр кую (бәяләү)