Хайваннар дөньясында

Хайваннар дөньясында

 

(2 нче сыйныфта (рус төркеме)

татар һәм инглиз телләренең интеграцияләнгән ачык  дәресе)

 

 

Гүзәлия ГАТИЯТУЛЛИНА,

Казандагы 14 нче гимназиянең

татар теле укытучысы

Алла ПАУТОВА,

Казандагы  14 нче гимназиянең

инглиз теле укытучысы

 

 

Максат: укучыларның «Хайваннар» темасы буенча белемнәрне тирәнәйтү һәм киңәйтү.

Бурычлар:

1) хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләргә;

2) укучыларда телләрне өйрәнүгә карата кызыксыну уятырга;

3) укучыларда лексик күнекмәләрне һәм ишеткәнне аңлау сәләтләрен үстерергә;

4) үзара хезмәттәшлек итүдә тәрбияле, итагатьле булу сыйфатларын булдырырга.

Дәреснең тибы: алган белемнәрне ныгыту.

Планлаштырган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы:  эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү, кыргый хайваннарның тормышы белән кызыксыну, алар турында мәгълүмат туплау.

Метапредмет:

  1. Танып белү УУГ: логик фикерләү, төп мәгълүматны аера белү; текст эчтәлегендә ориентлаша һәм сорауларга  җавап бирә белү; ирекле сөйли белү.

 

2. Коммуникатив УУГ:  укытучы һәм сыйныфташларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау, үз фикерен әйтә белү, коммуникатив максаттан чыгып,  сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү.

3. Регулятив УУГ:  дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру; эшчәнлек төрләрен сайлау; хаталарны табу һәм төзәтү; үзконтроль; уку мәсьәләсен кую; эшчәнлеккә бәя бирү.

 Предмет: «Кыргый хайваннар» темасы буенча лексик берәмлекләрнең эчтәлеген белү, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү, «Бу нәрсә?» соравына җавап бирә белү; диалогик һәм монологик текстларны уку һәм үзара сөйләшү үткәрә белү. 

 

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, презентация, “Сәлам”  электрон дәреслеге, тарату материалы, интерактив такта, аудиодиск, төсле карандашлар, хайваннар маскасы, хайваннар наклейкасы.

 

1. Дәресне оештыру.

  1. Балалар кабинетка керә. Кергәндә,  укытучылар инглизчә, татарча исәнләшә. Кунаклар белән дә исәнләшәләр. Кергәндә, билетлар бирәбез. Синең урының  1 нче, синеке 2 нче… дип әйтәбез. Урындыкларга да урын номерлары язылган.   Экранда укучылар рәсеме.
  • Хәерле иртә! Хәлләрегез ничек, балалар?

Татарстанда дәүләт телләре – татар, рус телләре, һәм без бу телләрне өйрәнәбез.Татарстанда дөньякүләм ярышлар, форумнар уздырыла, шуңа күрә без инглизчә дә белергә тиеш. Шул уңайдан без бүген дәресне татарча һәм инглизчә алып барырбыз.

– Teacher (1): Good morning, children! Glad to see you again! How are you, girls? How are you, boys?

Children: Fine, thank you. I’ m OK. I’m well.

–Today we’ll have an unusual  lesson. We have a lot of guests today. We will speak about animals in English and Tatar, sing a song, do some tasks and play some games. Let’s start.

2. Сөйләм зарядкасы. Warming up.

Учитель 1:

–Well, eyes, are you ready?

–Yes, we are. (Дети пальчиками поглаживают глаза круговыми движениями.)

– Ears, are you ready?

Yes, we are. (Поглаживают уши.)

–Hands, are you ready?

–Yes, we are. (Хлопают в ладоши.)

–Legs, are you ready?

–Yes, we are. (Топают ногами.)

– Bodies, are you ready?

–Yes, we are. (Вращательные движения.)

–Children, are you ready?

–Yes, we are. (Обнимают себя.)

3. Уку мәсьәләсен кую. Укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

   Табышмаклар әйтү. Алар экранда да чыга. Башта табышмаклар чыга. Балалар җавабын белгәч, җаваплары экранда  татарча да, инглизчә дә  чыга.

  1. Ул соры, куркак. Урманда яши. Кишер ярата. Бу нәрсә? (Куян.)

2. Ул матур, хәйләкәр. Урманда яши. Балык ярата. (Төлке.)

3. Ул кечкенә. Агачта яши. Чикләвек  ярата. (Тиен.)

–Бу нәрсәләр?

–Бу хайваннар.

–Хайваннар кайда яши?

–Хайваннар урманда да, зоопаркта да яши.

–Казанда зоопарк бармы?

– Әйе, бар.

–Укучылар, димәк, дәреснең темасы нинди? ( “Хайваннар дөньясы”.)

Бүген без сезнең белән “Хайваннар дөньясы”на экскурсия ясарбыз.Сыйныфка кергәндә, без сезгә билетлар бирдек, һәр билетта урын номеры язылган. Экскурсиягә без автобус белән барабыз. (Автобуста бару кагыйдәләрен искә төшерү.) Юлга кузгалдык.

4. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. 4 нче тукталыш “Фонетик күнегүләр”.

[ө] – төлке                     [к ] –  керпе

[ү] – бүре

[э] – тиен                      [ къ] – куян

 

2.–  Children, first of all we have phonetic exercise. Repeat  after me.

–I can walk like a bear.

I can jump like a hare.

I can fly like a bird.

I can run like a dog.

( Хәрәкәтләр белән күрсәтәлә.)

3. Юлны дәвам итәбез. Автобуста күңелсез булмасын өчен, әйдәгез “Кем зирәк?” уенын  ”Дилемма” форматында уйнап алабыз.

– Сез Татарстанда яшәүче хайваннарны беләсезме?

1) төлке   Иң хәйләкәр хайван нинди?   бүре

2)  куян  Иң куркак хайван нинди?  керпе

3) бүре Нинди хайван бал ярата?  аю

4)  тиен Нинди хайван чикләвек ашый?  керпе

(Сораулар экранда чыга бара, җавабын әйткәч, җаваплары да чыга.)

Без әле хайваннарны күрә алмыйбыз. Аларны күрү өчен, безгә биремнәрне үтәргә кирәк.

4. –Now look at the screen. Let’s play with the words. Find out the translation of these words.

–Балалар, бу биремне эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә.

Игра: Найди пару (интерактивная доска). На экране слова животных на английском и татарском языке, нужно найти соответствующее слово.

Bear –  аю.

Fox – төлке…

5. 2 нче тукталыш “Блиц-турнир” (группада эш).

Слайдта җөмләләр чыга. Аларда сүзләр төшеп калган. Балалар, (һәр төркемнән берәр) тиешле сүзләрне куеп, җөмләләрне укыйлар.

Җөмләләр.

1) Тиен чикләвек ашый.

2) Куян кишер ашый.

3) Аю бал ашый.

4) Бүре ит ашый.

5) Керпе гөмбә ашый.

6) Төлке балык ашый.

6. 3 нче тукталыш “Кем тизрәк уены” (парлы эш).

5. Текст өстендә эш.

–Без сезнең белән урман янында туктап, саф һава сулап алабыз. Хайваннарны да күзәтербез.

–Нәрсә ул урман?

–Урманда нинди хайваннар  яши?

“Кластер”алымы.

–Балалар, без сезнең белән дәресләрдә “Сәлам”дәреслеген дә кулланабыз.

Хәзер без шул дәреслектән текст тыңлап узабыз. Игътибар белән тыңлагыз.

Текст.

Бу (урман). Урман зур, (матур). Урманда (хайваннар) яши. Урманда зур (аю), соры (бүре), хәйләкәр (төлке), куркак (куян), йомшак тиен һәм кечкенә (керпе) яши.

Текстны тыңлагач, укучылар партадагы файллардан текстны алып, төшеп калган сүзләрне куялар.Төзегәч, һәр төркемнән бер бала берәр җөмлә укый. Һәр җөмләне укыган саен, экранда дөрес җөмлә чыга, тикшерелә. Тагын бер бала текстны тулысынча укып чыга.

6. Физминутка.

4 нче тукталыш ”Ял итү”.

“Сәлам”нән хайваннар турында җыр. Балалар басып җырлыйлар, төрле хәрәкәт ясыйлар.

7.  Яңа белемнәрне үзләштерү.

5 нче тукталыш “Тексттан хайваннарны ясау” .

– Do you like to draw? (Yes, we do.) Let’s draw some animals.

(Рисуют животных на листочках за учителем с объяснением на доске.)

– Tell me please. What can this animals  do?

Look at the screen.

(Работа с интерактивной доской. Дети должны сопоставить части предложений, что умеют делать животные.)

A bird can fly.

A fish can swim.

A bear can run. ……

 

6 нчы тукталыш ”Уйнап күрсәт”.

Балалар, сез хайваннарны күзәттегез. Хәзер җәнлекләрне уйнап та күрсәтегез инде. Балаларга хайваннар маскасы тәкъдим ителә. Алар сайлап, шул җәнлекләрне уйнап күрсәтергә тиеш.

1 нче группадан төлке, керпе маскасын алалар.

“Танышу” темасына диалог төзү (татарча).

2 нче группадан куян, аю маскасын алалар.

“Син нәрсә ашарга яратасың?”  темасына диалог төзү (инглизчә).

What do you like to eat?

–Hello!

– Hello!

–Who are you?

–I’m a bear. And you?

–I’m a hare. What do you like to eat?

–I like honey  and meat. And you?

–I like carrots. Good– bye!

3 нче группадан тиен, бүре маскасын алалар.

“Син нишләргә яратасың?” темасына диалог төзү (татарча).

8. Рефлексия.

–Укучылар, безнең  экскурсиябез тәмамлана.

–Экскурсиядә без нинди хайваннарны күрдек?

– Сезгә экскурсия ошадымы? Do you like our lesson? Draw your emotions please.

(Дети с помощью смайликов показывают свое настроение на сегодняшнем уроке.)

Good of  you. Clever girls and boys!

–Экскурсиянең ошаганын елмаюлар белән күрсәтегез әле.

–Сез барыгыз да дәрестә актив катнаштыгыз. Афәрин!

Дөрес җаваплар өчен без экскурсия вакытында сезгә хайваннар рәсеме төшерелгән наклейкалар биреп бардык. Хәзер шуларны санагыз әле. Кемнең 5 һәм күбрәк, аңа ”5”ле куела.

9. Өй эшен бирү.

–Your homework will be to draw one animal and say 4–5 sentences about it.

  1. Дәрестә күрсәтелгән бер хайванны ясарга.

2. Аның турында 3–4 җөмлә язарга.

Good – bye children!