Хайваннар дөньясы. Хайваннарның төрлелеге
( 2 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресе)
Венера ХӘЙРЕТДИНОВА,
Арча районы
Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Аннотация: Урок по предмету «Окружающий мир» для 2 класса по теме «Многообразие животных родного края и разных территорий России. Какие бывают животные».Урок построен в форме познавательной беседы с элементами наблюдения и практического задания, что помогает детям осознанно усваивать материал.Ученики учатся классифицировать животных по основным признакам, различать группы: звери, птицы, рыбы, насекомые, земноводные и пресмыкающиеся.
Максат:
1.Белем арттыру: хайваннар патшалыгының күптөрлелеге һәм аерым төркемнәре; аларның үзенчәлекләре белән таныштыру.
2.Психологик һәм иҗади үсеш: үзеңнең табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәнү;
3.Тәрбияви: укучыларда белемгә, күзаллауларын киңәйтүгә омтылыш, табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтияҗы уяту.
Шәхескә кагылышлы УУГ: уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.
Регулятив УУГ: уку максаты кую; проблеманы чишүдә берничә вариант табу;
кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; нәтиҗә ясау.
Танып белү УУГ: логик гамәлләр башкару(анализ, синтез); проблема кую һәм аны чишү.
Коммуникатив УУГ: үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау; иптәшеңнең фикерен тыңлый белү.
Дәреснең тибы: Яңа тема өйрәнү.
Методик алымнар: Логик – гомуми белемнәрне ачыклау, аермаларны табу, нәтиҗә ясау.
Җиһазланыш: ноутбок, презентация, карточкалар.
Материал: А.А.Плешаков «Әйләнә-тирә дөнья», 68–69 нчы битләр
Дәрес барышы
I.Оештыру моменты.
–Бергәләп басыйк әле,
Елмаеп алыйк әле.
Хәерле көннәр телик,
Шатлыклы йөзләр күрик.
- Актуальләштерү
- Интерактив уен
– Укучылар, бүгенге дәресебезне табигатькә сәяхәттән башлыйк әле. Безгә юлыбызда нәрсәләр очрарга мөмкин? https://uchebnik.mos.ru/material/6d8c513b–5d45–4b8f–8d31–083499e3b598)
– Бу рәсемнәрне берләштереп нинди бер сүз белән әйтә алабыз ? (Хайваннар) Димәк, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез? (Слайд 1 Хайваннар дөньясы. Хайваннарның төрлелеге.)
III. Яңа тема өстендә эш.
– Әйе, дөрес бүгенге дәрестә без хайваннар дөньясы, аның күптөрлелеге турында сөйләшербез. Җир йөзендә нинди генә хайваннар юк. Алар турындагы фән – зоология дип атала. Галим зоологлар хайваннар патшалыгын күпсанлы төркемнәргә бүләләр. Без сезнең белән кайбер төркемнәр белән 1нче сыйныфта танышып узган идек. Бүген өйрәнгәннәрне кабат искә төшерербез, яңа төркемнәр белән дә танышырбыз.
- Группаларда карточкалар белән эш.
– Хәзер мин сезгә конвертлар бирәм. Һәр конверттагы артык хайван рәсемен табарга кирәк була. (Укучылар хайван рәсемнәрен төркемнәргә аерып, тактага рәсемнәрен ябыштыралар. Һәр төркем буенча кыскача сөйләп узалар)
- Табан (карась), чуртан (щука), ташбака, шыртлака (ёрш)
- Юлбарс, төлке, елан, бүре.
- Карлыгач, тукран, бака, песнәк.
- Чикерткә, күбәләк, кәлтә, коңгыз.
Хайваннар турында әңгәмә.
– Хайваннар нинди төркемнәргә бүленә, аларның исемнәрен хайваннарның аерымлык билгеләре аша билгелик. (Алдан әзерләнгән укучыларның чыгышы)
Балыклар
Балыклар суда яшәүче хайваннар. Саңаклары белән сулыйлар. Тәннәре тәңкә белән капланган. Суда койрыклары һәм йөзгечләре ярдәмендә хәрәкәтләнәләр. Балыклар уылдык чәчеп үрчи.
Кошлар
Кошлар –тәннәре каурый белән капланган хайваннар. Җир шарында кошларның ун меңгә якын төре билгеле. Оча, йөгерә, йөзә торган кошлар була. Алар канатлары ярдәмендә очалар, аяклары ярдәмендә йөзәләр, йөгерәләр, томшыклары ярдәмендә ашыйлар.
Бөҗәкләр
Дөньяда миллионнан артык төр бөҗәк билгеле. Аларны бөтен җирдә очратырга була. Бөҗәкләрнең тәне 3 өлештән тора: баш, күкрәк, корсак. Баш өлешендә мыеклар, күзләр, авыз, күкрәктә канатлар һәм өч пар аяк урнаша.
Җәнлекләр
Җәнлекләр тәннәре йон белән капланган һәм балаларын сөт белән туендыручы хайваннар. Йорт һәм кыргый хайваннар була. Кыргый хайваннар табигатьтә яши, азыкны үзләре таба, яшәр өчен урын төзи, балаларын үзләре үстерә. Йорт хайваннары кеше янәшәсендә яши, аларны кеше тәрбияли, ашата, чистарта, сәламәтлеге турында кайгырта. Җәй көне аларга күп итеп азык әзерли, җылы абзарлар төзи.
– Хәзер артык калган рәсемнәргә игътибар итик. Бу хайваннар турында без нәрсә әйтә алабыз? Суда да, коры җирдә дә яши ала торган хайваннар нинди төркемгә керә?
– Җир-су хайваннарына бакалар, гөберле бакалар, тритоннар керә. Алар суда да, коры җирдә дә яши алалар. Бездә бакаларны һәм гөберле бакаларны очратырга була. (Слайд 3)
– Салкын канлы, коры тиреле хайваннар төркеме ничек дип атала?
Сөйрәлүчеләр – салкын канлы хайваннар, тиреләре коры. Аларга кәлтәләр, еланнар, ташбакалар, крокодиллар керә. Сөйрәлүчеләр яки рептилияләр җиде мең төрне үз эченә ала. (Слайд 4)
IV Белемнәрне ныгыту.
- 1. Интерактив уен. Викторина “Хайваннарның төркемнәрен билгелә”.
– Укучылар, бүген без сезнең белән хайваннар патшалыгының төркемнәре белән таныштык. Хәзер белемнәребезне викторинада тикшереп узыйк. https://wordwall.net/ru/resource/102055191/хайваннарның–төрлелеге
- Карточкалар белән эш
– Укучылар, шушы төркемнәргә кергән хайваннарның төп билгеләрен карточкада билгеләп узыйк. (Укучылар биремне үтиләр, күршесе белән алышып, дөреслеген тактадан тикшерәләр.)
| Балыклар | 6 аяклы хайваннар |
| Җәнлекләр | суда да, коры җирдә дә яши |
| Бөҗәкләр | тәннәре каурый белән капланган хайваннар |
| Җир–су хайваннары | салкын канлы хайваннар, тиреләре коры, шуышып хәрәкәтләнәләр |
| Кошлар | тәннәре тәңкә белән капланган су хайваннары |
| Сөйрәлүчеләр | тәннәре йон белән капланган һәм балаларын сөт белән туендыручы хайваннар. |
- Рефлексия
– Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Нәтиҗә ясаганчы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырь юлларын искә төшереп узасым килә.
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә – эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
Бүгенге дәрестә сез бик тырышып эшләдегез. Эшегезнең нәтиҗәсен – җимешләрен җыяр вакыт та җитте. Үз эшегезгә бәя бирегез. Сез бүгенге дәрестәге эшегездән канәгатьме? Әгәр канәгать булсагыз, үзегезне дәрестә актив катнаштым, кәефем яхшы булды дип санасагыз, кызыл алманы алмагачыбызга урнаштырырсыз. Әгәр дә ялгышларым булды, тырышырга кирәк дип уйласагыз, яшел алманы сайлагыз.
