Халыклар дуслыгына ни җитә?

№ 189

(Идел буе халыкларының милли уеннарын, җыр-биюләрен чагылдырган музыкаль кичә)

Гөлия ГАБИТОВА,

Әлки районы Базарлы Матак авылындагы “Радуга” балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда милли мәдәнияткә кызыксыну тәрбияләү.

Бурычлар:

– балаларны Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыру;

– балаларның танып-белү сәләтен үстерү;

– милли халык уеннары турында күзаллауларын киңәйтү;

  • милли уеннар аша милли мәдәниятнең үзенчәлекләрен аңлауларына ирешү;
  • аралашу, коммуникатив осталыкларын үстерү.

Җиһазлау: аудио-видеоаппаратура, компьютер,  Идел буе халыклары – курчаклары, киемнәре коллекциясе.

Кичә барышы

(Музыка залында татар халкының милли  сандыгы тора. Адилә, үзләренең гаилә альбомын тотып, урындыкка чыгып утыра. Альбомны карый-карый уйланып утыра. Шулвакыт әбисе керә.)

Әби. Адилә кызым, син һаман йокламадыңмы әллә инде, балакаем?

Адилә. Мин, әбием, истәлекле альбомны карый идем әле менә. Әбием, бу минме?

Әби. Юк, кызым, бу – мин. Мин әле монда бик кечкенә. Элек-электән безнең гаилә күп итеп каз-үрдәкләр үстерә иде. Көз көне күңелле итеп “Каз өмәләре” үткәрәләр иде. Ә инде эш беткәч, киләсе елга да казлар, үрдәкләр күп булып үссеннәр өчен каз каурыен сукмакларга сибеп чыга идек. Менә әлеге фотосурәттә дә мин карт дәү әтиең һәм карт дәү әниең белән каз каурые сибеп кайтып киләм.Иии күзләрем дә күреп бетерми, ахры инде. (Күзлеген сөртә.) Ә менә монысы – әниен, Адилә кызым. Монда инде без әниен белән икәү су буеннан каз каурые сибеп кайтып киләбез. Шулай күңелле бәйрәм итеп, “Каз өмәсе” үткәрү – безнең татар халкының онытылмас гореф-гадәтләренең берсе инде ул, балакаем.

Адилә. Әбием, ә нәрсә соң ул гореф-гадәт? Каян килгән?

Әби. Гореф-гадәт ул – төрле халыкларның үз уеннары, җырлары, биюләре, телләре. Алар аны буыннан-буынга бер-берсенә тапшырып киләләр. Менә безнең киң Идел елгасы буенда Татарстан, Мари Иле, Чувашстан, Удмуртия, Мордовия, Башкортстан республикалары урнашкан. Һәр милләт үзенең гореф-гадәтләрен онытмый, үз ана телендә сөйләшә, уеннарын уйный, җырларын җырлый, биюләрен бии. Һәм шулай ук бездә һәр милләт үзара дус, тату булып яши. Ә хәзер, Адилә, сиңа йокларга вакыт. Иртәгә безнең эшләребез күп әле… (Әби “Бишек җыры” башкара. Кыз йоклап китә.)

Алып баручы. Адилә татлы йокыга талды. Менә аңа бер төш керә.

(Музыка астында татар милли киеменнән әни ролендә тәрбияче, малай белән кыз чыгалар.)

Әни. Улым, әйдә әле дәү әтиеңнең читеген төзәтеп бир әле.

Малай. Ярар, әнием. (Агач чүкеч белән читекнең үкчәсен кадаклый.)

Әни. Ә без синең белән, кызым, дәү әниеңә бүләккә матур алъяпкыч  чигәрбез.

Кыз. Ярар, әнием. (Кыз һәм әни чигү чигә. Әни кеше моңлы көй суза.)

Әни. Әй, булдырдыгыз, уңганнарым минем. Улым, бар, болында уйнарга үзеңнең дусларыңны чакыр әле. (Музыка астында җырлый-җырлый татар милли киеменнән киенгән малайлар һәм кызлар керә. “Зәңгәр чәчәк” татар халык уенын уйныйлар.)

Адилә (йокысыннан уяна). Карагыз әле, монда ниндидер сандык бар…

(Сандык янына киләләр.)

Алып баручы. Әйе шул, Адилә. Нәрсәдер язылган, укып карыйк әле…

(Укыйлар).

Бергә. «Милли хәзинә»!

Адилә. Милли хәзинә! (Кызыксынып.) Минем ачып карыйсы килә моны…

(Серле музыка. Сандыкны Адилә берничә кабат әйләнә.) Карагыз әле, монда шундый матур башлык һәм яулык.

Алып баручы. Бу яулыклар – башкорт халкының баш киеме (аның турында әңгәмә һәм презентаөия),ә яулык безгә “Тирмә” уены өчен кирәк. Борынгы заманнарда башкорт халкы тирмәләрдә яшәгән. Тирмә – урыннан урынга күчеп йөргәндә җыеп алу өчен бик уңайлы булып эшләнгән түгәрәк формадагы йорт – корылма ул. Аның түбәсен милли бизәкләр белән тукылган келәмнәр белән бизәгәннәр, үзәген кояш нурлары, һава керерлек итеп ачык калдырганнар. Тирмә – башкорт халкының бердәмлек, булдыклылык билгесе. (Курай музыкасы яңгырый. “Тирмә” уены уйнала.)

Алып баручы. Тылсымлы сандыкка күз салыйк әле. Анда тагын нидер бар. Карагыз әле: матрешкалар! (Кулына алып сөйли.) Матрешка – рус халкының символы бит ул. Матрешка русларда киң таралган Матрена исеменнән килеп чыккан. Аны борынгы осталар агачтан ясаганнар. Беренче уенчык 8 апалы-сеңелле матрешкадан торган. (“Матрёшкалар биюе” башкарыла.)

Алып баручы. Әйдәгез, тагын сандыкны карыйк әле, тагын ниләрдер калган.

Бер бала. (Монистоны алып.) Бу нәрсә?

Алып баручы. Бу – чуваш милли киеменең бер өлеше – монисто. Аны хатын-кызлар күкрәкләренә такканнар. Ул күп кенә көмеш тәңкәләрдән эшләнгән. Әйдәгез, без дә чуваш телендә “Курчагым” дигән җыр тыңлап китик эле. Ә сез беләсезме курчак сүзенең чуаш телендә ничек булганын? Пукане була. (Чуваш халык уены “Пешмэгэн” уйнала.)

Алып баручы. Тылсымлы сандыкның хәзинәләрен карыйк әле.  (Сандыктан кулъяулык алып.) Карагыз әле, нинди матур яулык! Ә бит ул мари халкының милли бизәкләре белән чигелгән. (Мари халык яулыгын пазлларда җыю.)

Адилә. Сандыкта тагын нәрсәләр бар икән? (Карыйлар, савытта – чишмә суы.)

Алып баручы. Бу – чишмә суы, чишмәләр төбәге дип аталган Удмуртиядән ул. Удмуртиядә хәтта кайбер елгалар да чишмәләрдән агып чыга. Шундый елгаларның берсе – Кама, татарча ничек атала ул, беләсеңме? Дөрес, Чулман. Безнең республикабыз тирәсендә агучы Чулман Удмуртиядән үк юл ала ! Ә хәзер сезгә Влада Игнатьева удмурт телендә шигырь сөйләп күрсәтер.

Алып баручы. Балалар, удмуртлар, мордва халкы турында дәресебезнең икенче өлешен иртәгә дәвам итәрбез. Ә мин сезгә бирем әйтәм, әти-әниләрегез белән удмурт халкы турында интернет челтәрләреннән яисә күршеләрегездән, танышларыгыздан мәгълүмат жыя торырсыз яме.

Алып баручы. Менә җиһанга, җылы кояш нурларына төренеп, тагын бер яңа көн туды! Адилә дә йокысыннан уянып китте. (Әнисе чыга.)

Әни. Кызым, хәерле иртә! Йокың туйдымы?

Адилә. Хәерле иртә, әнием! Әнием, мин шундый матур төш күрдем.

Әни. Шулаймыни, кызым? Бик яхшы, иртәнге чәй янында миңа төшеңне сөйләрсең әле. (Чыгып китәләр.) 

Адилә. Яхшы, әнием, әйдә.