Халыклар дуслыгы

 

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сценарий)

Динә ФАЗЫЛҖАНОВА,

Казандагы 60 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Кичә барышы

(Төрле милләт киемнәреннән киенеп, балалар залга керә.)

Тәрбияче (татар киеме киеп керә).

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты Туган илем,

Бәхет биргән җирем – Татарстан

Карап тормый ара еракка

Дуслар килгән безгә кунакка.

Дуслык бит ул – тормыш үзәге,

Дуслык бит – бәйрәм бизәге.

Матур итеп киенде,

Бәйрәмгә бүген килдек.

Сезне күргәч, кунаклар,

Шатландык та сөендек.

(Балалар шигырь сөйли.)

Татарстан

1 нче бала.

Без – татарлар. Шушы исем белән

Жирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без –татарлар.

Яшибез бер жирдә

Бар халыҡлар белән гөрләшеп.

2 нче бала.

Үстергән дә безне чын дуслык,

Көч биргән дә безгә чын дуслык.

Дуслык булса – яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык

Россия

3 нче бала.

Россия –танец-хоровод,

Березок на полях,

Россия – синий небосвод

В плывущих облаках.

4 нче бала.

Россия – пенье ручеёк:

От ласточки привет.

Россия – милый уголок,

Что вечно дарит свет.

(Тәрбияче, рус киеменнән кереп, бию башкара.)

Башкортстан

5 нче бала.

Башкортостан – Туган илем,

Синдә туып, күкрәп яшимен.

Синең сулыш, димәк, минем сулыш,

Синең белән бергә яшимен.

6 нчы бала.

А нефтяные вышки вряд

На страже мира все стоят.

Богатая и щедрая земля –

Бескрайняя Башкирия моя.

(Тәрбияче, башкорт киеменнән кереп, “Өфе юкәләре” җыын җырлый. Кушымтасына балалар кушыла.)

Марий Эль

7 нче бала.

Нур кава умбалне

Чучкалта турий.

А чашкер лонгаште

Шушпык шып ок лий.

7 нче бала.

Люблю тебя, мой край родной!

Ты так хорош зимой и летом!

Из года в год ты все цветешь

И звонко мы поем об этом!

(Тәрбияче, мари киеменнән кереп, марий биюен бии. Үзе белән балаларны да түгәрәк буенча биетә.)

Чувашия

8 нче бала.

Çакă çавра çĕр çинче

Чăваш ятлă халăх пур.

Чăваш халăх хушшинче

Çĕр пин тĕрлĕ вăйă пур.

9 нчы бала.

Край чувашский хорош,

Лучше края не найдёшь.

Мы танцуем и поём –

Вот как весело живём.

Удмуртия

10 нчы бала.

Шундыез яратоно,

Шундылы тау кароно,

Инмар сое аслэм сётиз,

Дуннеын улыны косиз.

11 нче бала.

Кто хоть раз пройдёт вдоль наших рек,

В синие глаза озёр заглянет,

Для того – проверьте сами! – станет

Край удмуртский памятный навек.

Мордовия

12 нче бала.

Шумбрачи, Мордовия, шумбрат!

Каждый день твой

Славными свершениями богат.

13 нче бала.

У тебя завидная дорога!

Радуют заводы и поля,

Утвердилась мощь твоя на веки.

Шумбрачи, Мордовия, шумбрат!

Балалар (барысы да бергә әйтәләр).

Без – бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, удмурт, марилар,

Мордвалар , руслар без.

(“Дуслык җыры” башкарыла. Музыка астына чыгып китәләр.)

(Тәрбиячеләр татар, рус, башкорт, мари телләрендә шигырь cөйли.)

1 нче тәрбияче.

Матур Казан, горур Казан

Халыкларың булсын гел бергә,

Балкып торсын мәйданнарың,

Гөрләп яшә, Казан, гомергә!

2 нче тәрбияче.

Торсак та без төрле җирләрдә,

Без яшибез дуслык илендә;

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

3 нче тәрбияче.

Республика трех тысяч рек,

Мой необъятный Татарстан!

Ты милый дом,для миллионов человек

И для любого гостя теплый стан.

4 нче тәрбияче.

There’s a city on the Volga,

And Kazan it has the name.

With the charming beauty has it

Put the bright stars in the shade.

(Балалар “Тынычлык җыры”на бииләр. Алар кулында – күгәрченнәр, кызыл һәм яшел шарлар. Уртада бер бала зур ясалма Җир шарын күтәреп чыга. Балалар Татарстан флагын төзиләр. Музыка астында алар залдан чыгып китә.)