Халык авыз иҗаты – үтемле тәрбияви чара
№ 199
Фәнзилә СӘЛИМОВА,
Казандагы 272 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Светлана РУИНОВА,
Казандагы 272 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле укытучы-логопеды
Тарихи үсеш дәвамында халыкның хәтер сандыгында бала тәрбияләү белән багланышлы карашлары һәм фикерләре туплана килгән. Бу фикер һәм карашлар халыкның рухи тормышында, тәрбия чараларында «эрегән» хәлдә яши. Халык иҗатының күптөрле жанрлары халыкның педагагик карашлары белән сугарылган.
Өч-дүрт яшенә җиткәнче, нәниләр физик яктан, психик яктан бик тиз үсә. Бу вакыт эчендә балаларның характеры тулысынча формалашып өлгерә, туган теленең төп байлыгын, гади әхлакый һәм этик кагыйдәләрне үзләштерә, гореф-гадәтләрне төшенә. Кыскасы, кеше рухи яктан нәкъ менә шул чорда тәрбияләнә. Ә зурлар тарафыннан сөйләнә, уйнала торган халык әсәрләре бу вакытта шул үсешкә ярдәм итүче бер чара булып хезмәт итә.
Бәбине физик яктан чыныктыру, үстерү өчен аналар һәм бала багучылар төрле хәрәкәтләр: кулларын, аякларын тотып гимнастика ясату, “үчтики” итү, тез өстендә биетү, ике куллап баланың күкрәгеннән аякларына кадәр сыпырып «үс-үс» иттерү кебек күнегүләр ясаталар. Халык, үзенең күп гасырлык тәҗрибәсеннән чыгып, нәниләр үсеше өчен кирәкле шундый физик тәрбия чаралары уйлап тапкан. Ләкин халыкның бу «гимнастика» һәм «гигиена» чаралары «коры» килеш кенә башкарылмый. Алай, мөгаен, балага да, бала багучыга да бу процедураларны эшләү һәм эшләтү бик кызыксыз шөгыль булыр иде. Халык моны да алдан күргән, хәрәкәт, күнегүләр эшләткәндә әйтелә торган махсус әсәрләр иҗат иткән. Мәсәлән,
Сузылсын – су буе булсын,
Киерелсен – киртә буе булсын,
Бәхетле, тәүфыйклы булсын,
Ата-анасына шәфкатьле булсын.
Шулай да балаларны тәрбияләү бишек җырларыннан башлана.Чөнки бишек җырларының нинди тәрбияви көчкә ия булуы, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәрбияви чарасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм бит. Нәниләрне йоклатканда җылы хисләр белән бишек җыры көйләп утыручы тәрбиячене яки курчак уйнап утыручы кыз балаларның курчакларына йомшак кына бишек җыры көйләвен күреп, ничек күңел сөенмәсен! Бишек җыры тыңлап, ишетеп, үзе дә җырлап үскән бала беркайчан да дорфалана белмәс, каты бәгырьле булмас, безнеңчә.
Бала, үсә төшеп, сөйләмне аңлый башлагач та, бармак уеннарын, мавыктыргычларны өйрәтә-уйный башларга кирәк. Тормыш хакыйкатен аңлау, турыдан-туры үгет-нәсихәт бирү балага кызык түгел. Әгәр аны балаларга үтемле чара-уеннар рәвешендә ирештерсәң, бик тиз отып алачаклар. Мавыктыргычлар шулай «уйнап кына» баланы тормыш законнарына өйрәтү үзлегенә ия. Бу жанр эчтәлеге һәм тематикасы ягыннан күптөрле әсәрләрне берләштерә. Нәниләрне әйләнә-тирәлек, кош-кортлар, җәнлекләр белән таныштыру турындагылары зур урын алып тора. Кайбер мавыктыргычларда исә баланы гаилә әгъзалары белән таныштыру турындагылары зур урын алып тора. Мәсәлән,
Бу бармак – бабай,
Бу бармак – әби,
Бу бармак – әти,
Бу бармак – әни,
Бу бармак – нәни бәби,
Аның исеме – чәнти һ.б.
Төрле бөҗәкләр, кош-кортлар белән сөйләшү, икенче төрле әйтсәк, әйтенүләр, эндәшләр балаларга зур ләззәт бирә .
Телебезнең затлы җәүһәрләре – табашмаклар балаларда зирәклек, тапкырлык тәрбияли, фикерләү сәләтен үстерә.
Мәкаль, әйтемнәр – туган илебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга ярдәм итә.
Халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче тагын бер чыганак – ул әкиятләр. Әкиятләр – әхлакый һәм эстетик тәрбия чыганагы, хис тәрбияләү чарасы. Бала, әкиятләрне тыңлап, уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә, күңеле белән гаделлек, дөреслекнең җиңүен тели. Әкиятләр балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, шулай ук яклаучысызларны кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли.
Белгәнебезчә, халык авыз иҗаты шәхестә әхлаклылык, кешелеклелек, намуслылык сыйфатлары тәрбияли. Хәзерге кырыс шартларда бу сыйфатлар югала бара. Шуңа күрә дә балаларны тәрбияләүдә эшебез уңышлы барсын өчен фольклор өйрәнү мәсьәләләренә нык игътибар итәбез.