Халкымның милли бизәкләре

 

 (5 нче сыйныф укучылары өчен)

Гөлия АБДУЛХАЕВА,

    Казандагы

189 нчы күппрофильле

«Заман»  гимназиясенең

татар теле  һәм

әдәбияты укытучысы

Дәреснең тибы:   яңа материалны аңлату дәресе.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләр :  «Халкымның милли бизәкләре» темасы буенча татар орнаменты белән  таныштыру һәм аның төрләрен дөрес билгеләү;   Монологик сөйләм оештыру осталыкларын булдыру; укучыларның иҗади сәләтләрен, төс белән эшләү күнекмәләрен үстерерү, зәвыкны һәм матурлыкны таный белергә өйрәтү;  татар халкының сәнгатенә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү УУГ: тиешле информацияне аерып алып дөрес куллану; чагыштыру, нәтиҗә ясау.

Коммуникатив УУГ: фикереңне телдән әйтә белү, башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

Регулятив УУГ: дәреснең максатын һәм темасын формалаштыру; алган белемнәрне практикада куллану, эшчәнлеккә үзбәя бирү;

Шәхескә кагылышлы: укучыларның үз эшчәнлеген оештыра һәм парларда эшли белүе;  бер–берсенең фикерләрен тыңлау, күршесенә ярдәм итүдә танып белү инициативасы  һәм әйләнә–тирәюньдәгеләргә игътибарлылык булдыру.

Бурычлар: дәресләрдә активлык, мөстәкыйльлек, игътибарлылык,  диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү, аралаша алу осталыгы булдыру.

Җиһазлау: экран, презентация, рәсемнәр, бизәкләр,  биремнәр.

Дәрес барышы

 Мотивация өлеше.

Сыйныфта салмак кына милли көй яңгырый.

Укытучы укучыларны сәламли:

  • Хәерле көн балалар!
  • Кәефләрегез әйбәтме?

– Көнне яхшы сүз һәм елмаю белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, – диләр.

Бер-беребезгә елмаеп, үзара һәм килгән кунакларыбыз белән дә исәнләшеп алыйк әле.

 Актуальләштерү

Слайд №1

«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк».

                                                                  Ш.Мәрҗәни

— Укучылар, сез әлеге юлларны ничек аңлыйсыз? (балаларның җавабы)

  • Әйе, мин сезнең беләм килешәм. Һәр кеше үз халкының үткәнен, ата–бабаларның ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф–гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Бары тик шул очракта гына борынгыдан килгән гореф–гадәтләр бүгенге көндә сакланып, киләчәккә барып җитәр. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” ,– дип юкка гына әйтмәгәннәр шул.
  • Карагыз әле, балалар! Бу нәрсә? Слайд №2
  • Бу сандык.
  • Бу сандыкта нәрсәләр бар икән? Ниләр саклана икән? Ничек уйлыйсыз? (балаларның җавабы)
  • Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын дөрес әйтсәгез, сандыкның йозагы ачылыр һәм анда ни барын белербез?

Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән

Бизәкләре көмешләргә,

Энҗеләргә күмелгән.   (калфак)

***

    Әнием ак сәйлән тезеп

Чиккән яшел бәрхетне.

Ул үзем кебек бәләкәй,

Ә исеме …. (Түбәтәй)

***

Яңа гына кидем итек,

» Ч » өстәгәч булдым…( читек)

 

  • Дөрес әйттегез балалар. Әфәрин!

 

III Дәреснең темасын һәм максатларын  билгеләү (уку мәсьәләсен кую)

  • Менә безнең сандыгыбыз ачылды. Монда ниләр генә юк. Калфак, түбәтәй, күлмәк, камзул, читек һ.б. Барысын бергә гомумиләштереп ничек әйтеп була? (балаларның җавабы)
  • Милли киемнәр.
  • Ә кайсы халыкның милли киеме бу? (балаларның җавабы)
  • Татар халкыныкы икәнен кайдан белдегез? (балаларның җавабы)
  • Бизәкләр, чигүле рәсемнәрдән. (балаларның җавабы)
  • Ә мондый миллли бизәкләр ничек атала? Беләсезме?  (балаларның җавабы)
  • Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
  • Бизәкләр, орнаментлар турында.
  • Бик дөрес. Бүгенге без сезнең белән татар милли орнаметы турында сөйләшербез. Дәресебезнең темасы “Халкыбызның милли бизәкләре”.

IV Яңа материалны аңлату.

  • Нәрсә соң ул орнамент?
  • «Орнамент» сүзе латин теленнән «ornamentum», «бизәк» дигәнне аңлата.
  • Билгеле бер тәртиптә төзелгән нинди дә булса рәсемнең яки сызымның ритмлы чиратлаштырылучы бизәкләрне – орнамент дип атыйлар.

Орнаментны кайларда очратырга була соң?

Иң беренче татар халкының милли киемнәрендә: калфак, күлмәк, альяпкыч, камзул, читекләрдә, яулыкларда. Элек– электән татар хатын –кызлары  төрле матур бизәкләр төшереп чигәргә яраткан. Ә ир–егетләр  агачны бизәкләп, үзләренең йортларын бизәгәннәр. Шулай ук татар халкы үзенә зур кунак килгәндә, аларны матур орнаментлы сөлге өстенә куелган ипи–тоз белән каршы алган.

Татар бизәкләре һәм орнаментлары өч төрле мотивка ия: геометрик, зооморф һәм чәчәкле–үсемлек.

  1. Геометрик орнамент. Геометрик орнамент – геомметрик фигуралар белән ясалган бизәк. Геометрик орнамент авыл торакларында, ювелир эшләнмәләрдә һәм  тукымадагы бизәкләрдә киң кулланыла.

Геометрик орнаментлар (түгәрәк, квадрат, өчпочмак, ромб) бик борынгы заманнарда барлыкка килгән. Ул балчык савытларны, агачтан һәм таштан ясалган әйберләрне бизәү өчен кулланылган. Борынгы кешенең дөнья турында үз күзаллавы булган. Түгәрәк – ул кояш, тулган ай, квадрат – җир яки теләсә кайсы тирәлек, өчпочмак – таулар, тәгәрмәч рәвешле әйләнә – хәрәкәт, спираль – ут һәм кояш билгесе буларак кулланылган.

Геометрик орнаментка хас мотивлар.

  • дулкыннар
  • йөгереп килгән дулкыннар
  • бау
  • әйләнмәләр
  • үрелмәләр, борылма
  • тоткалар
  • йолдызлар һәм айлар һәм башка фигуралар, сызымнар булган.
  1. Зооморф орнамент.

Хайваннарның реаль һәм фантастик сурәтләрен кабатлауга корылган декор. Биредә табигатьтәге төрле  хайваннарны, кошларны күзәтергә мөмкин.

Зооморф рәсемнәр кулланылмый диярлек. Бу дин таләпләре белән аңлатыла, шуңа күрә татар орнаментларында хайван образлары бик сирәк очрый. Әмма үз эшләнмәләрендә зооморф мотивларны кул осталары шулкадәр осталык белән башкара ки, хәтта җәнлек икәнлеген аңлап та булмый.

  1. Чәчәкле-үсемлек орнаменты

Үсемлекләр орнаменты барлык халыкларның  сәнгать күренешләрендә киң таралган, ләкин аларның берсе дә диярлек кабатланый. Чөнки үсемлекләр дөньясы гаять бай. Алар төрле төрдәге чәчәк күплеге, төрлелеге  белән  аерылы тора. Моннан тыш, орнамент өчен кулланыла торган чәчәк-үсемлек мотивлары төрле булган. Бу әлеге халыкның  яки останың кайда яшәвенә бәйле була. Шуннан чыгып дала, болын һәм бакча юнәлешләре барлыкка килгән.

  • Дала юнәлеше өчен төрле стильдә эшләнгән мәкләр, лалә, канәфер һ.б. чәчәкләр сурәтләнгән мотивлар хас.
  • Болын мотивлары гөлҗимеш, кыңгырау һ.б. чәчәкләр белән чуарлана. Бакча юнәлеше шәһәр җирлекләре өчен хас булган. Нигездә дәлия, хризантема, гөлчәчәк, астралар сурәтләнгән.

Лалә чәчәгенең мәгънәсе

Һәр халыкның үз символы бар, ул бары тик аның өчен генә әһәмияткә ия. Татар орнаментында еш һәм яратып ясый торган бизәк – лалә чәчәге.  Лалә – мәхәббәт һәм табигатьнең язгы уяну символы.

V Ныгыту.

Бирем №1 Орнаментларнң төрен билгеләгез.(Экранда төрле бизәкләр белән эшләнелгән предметларның фотолары бирелә)

Бирем №2 Татар орнаменты белән эшләнелгән савыт-сабаларны күрсәт.

Бирем №3.  Укучылар, сезнен парталарыгызда түбәтәй, калфак.  алъяпкыч һәм читек эскизлары  ята. Тик минемчә анда нәрсәләрдер җитми, сез ничек уйлыйсыз? (балаларның җавабы).

Әйе, бизәкләр җитми. Хәзер сез үзегезгә ошаган эскизны аласыз да, татар халкының милли бизәкләре белән бизисез. Ә ике укучы бирегә чыгып, гади күлмәктән милли күлмәк ясап күрсәтә. (Сыйныфта салмак кына милли көй уйный. Такта алдында манекенда күлмәк, өстәл өстендә төрле бизәкләр. Ике бала күлмәкне бизи, ә калган укучылар урыннарда эшли)

Балалар, сезнең эшлэрегез әзер бугай. Әйдәгез әзер эшләребезне кул осталыры тактасына беркетеп куябыз. (Һәрбер бала үзенең эшен тактага беркетә һәм кул осталары эшләнмәсе барлыкка килә). Нинди матур эшләнмәләр  барлыкка килде. Ә сезгә мондый бизәкле киемнәр ошыймы? (бабаларның җавабы) Укучылар, ә менә сез ничек уйлыйсыз… Орнаментлар арасында иң күп кулланыла торган орнаментлар бармы? Булса нинди орнамент ул? (балаларның җавабы)

Бизәкләр бик күп һәм алар төрле, ләкин шулар арасыннан иң яратып кулланганы, әлбәттә чәчәкле–үсемлек  орнаменты. Алар бүгенге көндә дә киң кулланыла. Ә сез аларны хәзерге вакытта кайда, нәрсәләрдә күрәсез? (балаларның җавабы)

Шулай итеп, һәрбер халыкның үзенә генә хас милли бизәкләре, орнаментлары бар. Ә сез, киләчәк буын варислары, халкыбызның миллли гореф-гадәтләрен, традицияләрен, тарихын саклап, алдагы буыннарга тапшыручылар.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Рефлексия. Үзбәя.

Укучылар дәрестә катнашуларыннан  чыгып үзләренең активлыкларын  бәялиләр. Укытучы укучылар эшчәнленә бәя бирә.