Халкым уеннары – күңелем түрендә

(4 нче сыйныфта классфтан тыш чара)

Алсу МАКСУДОВА,

Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Маскат:

– татар халкының хәрәкәтле уеннары, халык фольклоры, традицияләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру;

заманча укыту технологияләрен кулланып,укыту һәм тәрбияләүдә сыйфатлы нәтиҗәләргә ирешү.

Бурычлар:

– татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, уеннары турында күзаллау формалаштыру;

– халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә карата балаларда ихтирам хисе тәрбияләү;

– татар милли уеннары белән кызыксынуны, уеннарны мөстәкыйль эшчәнлектә куллану теләген үстерү.

Җиһазлар: компьютер, карточкалар, иллюстрацияләр, татар халык киемнәре, сүзлек, музыка, ”Милли киемнәр” күргәзмәсе.

Дәрестын тыш чараның тәрбияви нәтиҗәсе – балада әхлакый сыйфатлар булдыру өчен аның  шул чараларда катнашуы мөһим.

Дәрестән тыш чараның тәрбияви эффекты – балада барлыкка килгән әхлакый сыйфатларның баланың шәхес буларак формалашуына тәэсире.

Беренче баскыч – татар милли уеннарын өйрәнү,кагыйдәләре белән танышу.

Икенче баскыч –  уеннарны башкару эзлеклелеген саклау.

Өченче баскыч – милли уеннарны дөрес башкаруга ирешү,хәрәкәтләрен саклау,җыр-биюгә осталык.      

Шәхескә кагылышлы универсаль гамәлләр:

– үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, сәхнәдә үзеңне дөрес тота белүгә өйрәнү, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү, аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру;

–  матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру;

регулятив универсаль  гамәлләре:

максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру;

– план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау;

– ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү;

танып-белү универсаль  гамәлләре:

эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;

– нәтиҗә чыгару;

– охшашлыклар урнаштыру;

– проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу;

коммуникатив универсаль гамәлләр:

катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләү;

– дискуссиядә катнашу, сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан  сорашып белү;

– проблеманы ачу, аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү;

– эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү;

– үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

Дәрес барышы

  1. Оештыру

Укытучы. (Ерактан кычкыра. Әби-бабайларыбыз әйткән сүзләр авазы яңгырый.) Балалар, халкыбызның уеннары – безнең байлыгыбыз. Милли хәзинәбез. Уеннар безне яхшылыкка өйрәтә. Уйнагыз. Саклагыз. Васыять итеп әйтәм.

Укытучы. Укучылар, ишеттегезме? Васыять, ди.

Укучы (тиз генә компьютердан сүзнең мәгънәсен таба). Васыять ул –…

  1. Әзерлек өлеше

(Шул арада чуваш малае килеп керә.)

Чуваш малае. Юлдан таптым. Бик матур. (Татарча сөйли. Кулында кәләпүш.)

Арадан бер малай  . Минем кәләпүш ич бу! Елга буена печән төяргә килгәч, онытып калдырганмын.

Укытучы. И-и Йосыф, син ачык авыз. җебегән икәнсең бит!

Әйдәгез тезелик әле, балалар! Уен уйнап алыйк әле. Дөрестән дә, Йосыф ачык авызмы икән?

«Ачык авыз, җебегән» уены

(Балалар зур түгәрәк ясап баса. Физкультура дәресен искә төшереп 1, 2 дип санап чыгалар. Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка биеп китәләр. Көй туктауга парлашып әйләнергә кирәк. Парсыз калучы уртага баса,”Мин кем инде хәзер ?” – ди.

Балалар: «Син-ачык авыз,җебегән», – диләр.)

Денис. Мә, Йосыф, кәләпүшең бик матур икән.

Азат (кәләпүш турында сөйли). Бу – түбәтәй. Ир-атлар кия торган традицион баш киеме. Түбәтәйне бисер белән матур итеп бизиләр, төрле төстәге җепләр белән чигәләр. Безнең түбәтәйдә дә матур татар бизәкләре (орнаментлары) чигелгән.

III. Төп өлеш

Йосыф. Кәләпүш бик матур. Аңа багышланган уен да бар бит. Әйдәгез, ”Түбәтәй” уены уйныйбыз.

(Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлыйлар, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр.)

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм дигәнсең.

Туп-туп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

(Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә. Уен шулай дәвам итә.)

Укытучы. Халкыбызның уеннары безне яхшы балалар итеп тәрбияли. Сез игътибарлы микән? Тикшереп карыйкмы? Уен «Утыр, утыр, Мәликә!” дип атала. (Балалар түгәрәккә басалар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар, кулга-кул тотынып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр.)

Утыр-утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,

Утыр-утыр, Мәликә, алмагачның төбенә.

Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

Берәү аның кырыена килеп утыра. Уртадагы бала аны капшап белергә һәм исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Укытучы. Кем бу?

Укучы.  Бу – Азат.

Укытучы. Кайдан белдең?

Укучы. Азатның куллары шундый.

Укытучы. Азатның сүзе кайсы килештә? (Укучы җавап бирә.) .

Укытучы. “Без, без  идек…” Халкыбызның уеннары белән тәрбияләндек.

Укучы. Без әдәби уку дәресендә менә шул сүзләрне өйрәндек ич. (Әйтеп карый.)

Укытучы. “Без, без, без идек” уенын уйнатырга безгә Данис булышыр. Аның өчен санамыш әйтү кирәк. Кем оста санамыш әйтә?

Данис. Без дәрестә өйрәнгән идек. Миңа бик ошады. Әйдәгез, дусларым, бергәләп кабатлыйбыз. (Кабатлыйлар.)

Укытучы. Чираттагы уенны уйнаганда, санамыш белән көлдерүчене сайларбыз.

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май каптык,

Кап та коп, кара, Якуб,

Тимер туп,

Авызыңны ач та йом!

М-м-м…

(Балалар уен сүзләрен көйләп әйтәләр, аннары берьюлы авызларын йомып, җиңелчә күңелле төрле шаян хәрәкәтләр ясыйлар. Кем көлеп җибәрә, шул уеннан чыга һәм җәза үтәргә тиеш була.)

  1. Иҗади эшчәнлек

Укытучы (җырлый башлый). Халкыбызның җырлы-биюле уеннары да бар бит.“Көймә генә килә генә” уенын өйрәнәбез, укучылар. (“Көймә генә килә генә…”уенын өйрәнү.)

Чуваш малае Денис. Мин дә татар халык уеннарын беләм. Миңа бик ошады. Уеннар безгә яхшы тәрбия бирә.

  1. Рефлексия

Укытучы. Кластер төзик әле, укучылар. (Уртада “Милли уеннар” дип язылган. Уеннар язылган кәгазь битләрен ябыштыралар. Кластерда укучыларның күпме уеннар белүе ачыклана.)

Синквейн. Бишьюллык.

(Уен турында шигырь иҗат итү.)

(Шулвакыт ишек шакыйлар.Ишек төбендә – хат.)

“Кадерле балалар!  Халкыбызның уеннарын югалтмавыгыз өчен  рәхмәт белдерәбез.Сезгә чакыру билеты тапшырабыз. Иртәгә клубка милли бәйрәмгә килегез. Көтеп калабыз.”

Укытучы. Бәйрәмгә ничек киенеп барасыз?

Укучы. Милли бәйрәмгә милли киемнән барырга. (Милли киемнәр күргәзмәсе ясала.)

(Балалар бер рәткә тезелеп басалар. Һәр укучы ”Мин шуны тойдым…” дип сүзләрне кабатлый.)

Азат. Туган теле барның 

Йосыф. Милли юлы бар,

Данис. Милли йөзе бар.

Арина. Шәхес буларак үзе бар.

Ралина. Кадер бәясе, хөрмәте бар,

Бергә. Җырлы-биюле, хәрәкәтле, матур уеннары бар!